7


  • Учителю
  • Дәрес эшкәртмәсе А.Алиш Чукмар белән Тукмар

Дәрес эшкәртмәсе А.Алиш Чукмар белән Тукмар

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

























Әдәби уку

(3нче сыйныф)

Тема:Абдулла Алиш "Чукмар белән Тукмар".

























Төзүче:

укытучысы Исмәгыйлова Р.Т.











2015 нче ел.

Әдәби уку дәресе. (Татар төркеме)

Дәрес темасы: Абдулла Алиш " Чукмар белән Тукмар"

Дәреснең максатлары

1.Укучыларны Абдулла Алишның кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, әкиятне мультфильм аша балаларга җиткерү һәм эчтәлекне аңлауларына ирешү.

2.Укучыларның сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын, иҗади фикерләвен арттыру. Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту өстендә эшне дәвам итү, рольләргә бүлеп уку, әсәрнең эчтәлеген сәхнәләштерү.

3.А.Алиш әкиятләре аша укучыларда гаделлелек, татулык, кешелеклелек , игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, кече күңелле булырга өйрәтү.

Дәреснең бурычлары

1.Белем бирү максаты: әкиятнең төп фикерен укучы аңына җиткерү өчен шартлар тудыру.

2.Фикерләү сәләтен үстерү максаты: анализлау, чагыштыру, гомумиләштереп нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.

3.Тәрбия бирү максаты: татау яшәмәү яхшы гамәл түгел икәнлегенә ышандыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

1.Предмет нәтиҗәләре: әкиятнең тенмасын аңлау һәм формалаштыру,идеясен күрсәтү.

2. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: геройлар кылган гамәлләр аша яхшыны начардан аерырга өйрәнү.

3. Метапредмет нәтиҗәләр:

-регулятив: әсәрнең төп проблемасын табу, геройларның эшчәнлеген бәяләгәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү,төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу.

- танп- белү: анализ аша аны бәяләү,гомуми нәтиҗә чыгару.

-Коммуникатив: төп фикергә килгәнче, төрле җавапларны тыңлау; төркемдә эшләгәндә, төрле мисаллар белән үз фикереңне дәлилләү,әсәрнең төп фикерен табу һәм формалаштыру

Предмет ара бәйләнешләр.

1. Рәсем сәнгате ,театр сәнгате, татар теле, музыка

Ресурслар: А.Алишның портреты, тормышына багышланган презентация, аның китапларыннан күргәзмә, әдипнең әсәрләре буенча ясалган балаларның рәсемнәре, дәреслек, "Чукмар белән Тукмар" мультфильм, мәкальләр, карга рәсеме, хат, табышмаклар.

Эшне оештыру.

Төркемнәрдә һәм индивидуальэшләү.

Төп төшенчәләр.

Тема,идея ,тату яшәмәү,анализлау,чагыштыру,гомуми нәтиҗә.

Педагогик технлогияләр.

Өлешчә тикшеренүгә корылган әңгәмә.

Дәре тибы.

Яңа белемне үзләштерү

Дәрес барышы.

I. Дәресне оештыру.

1. Исәнләшү . Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез, укучылар! - Хәерле көннәр сезгә!



II. Актуальләштерү

а)Укытучының кереш сүзе.

-Укучылар, алдагы дәрестә без нәрсәләр турында сөйләштек?( А.Алиш ,тормыш юлы һәм иҗаты)

- Дөрес,

-Әйтегез тагын бер кат искә төшереп үтик . Ул нинди әсәрләр иңат иткән? (Әкиятләр, хикәяләр)

-Ә без сезнең белән нинди теманы өйрәнә башладык? (Әкиятләр)

Әкиятләр, әкиятләр

Тылсымлы һәм кызыклы,

Хыял дөньясына чума

Сине сөйгән укучы.

-Сезнең нинди әкиятләр укыганыгыз бар?

-Укучылар, без бүген әкиятләр иленә сәяхәтебезне дәвам итәрбез. (С.2)

Борын-борын заманда,

Бүре сарык көткәндә,

Тычкан олау чапканда,

Куян камыр басканда,

Идел чыккан балактан,

Әкият чыккан калактан

Мин сөйлим, син тыңла,

Сүзне башлыйм ерактан.

Карап тор да уйлап әйт

Бу кайсы әкияттән?

-Хәзер мин сезгә әкиятләрдән өзекләр укыйм, сез әкиятнең исемен атагыз.

(Әкиятләрдән өзек укыла, балалар әкиятнең исемен атыйлар)



а)"-Иләктә 15 йомырка бар иде. 14 калган. 15нчесе...(утлы йомырка)

б)"Әнисе кызына базардан киез итекләр алып кайткан"(Куян кызы)

в)"Тиен тәрәзәсен какканда, кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да әнисе янына йөгергән". (Өч кыз" әкияте).

-Бик яхшы укучылар, әкият исемнәрен дөрес атадыгыз.

-Әкиятләрне сезгә күбрәк кем сөйли?(Әбиләр)

-Әйе, балалар , безгә әкиятне күбрәк әбиләр сөйли. Менә бүген безгә дәрескә дә Казан шәһәреннән әкият сөйләүче әби килергә тиеш иде. Ләкин нишләптер күренми.

-Укучылар, карагыз әле, безгә кунакка ябалак килгән. Ул безгә нинди хәбәр алып килде икән, куенындагы хатны алып укыйк. (Хатны бер укучы алып укый)

Хат.

"Кадерле укучыларым! Мин сезнең янга ашыктым. Ашыга торгач юлны бутаганмын. Юл табарга ярдәм итегезче. Сезнең Мәдинә әбиегез."

-Ягез, укучылар, әбиебезгә юлны табарга булышабызмы?(Әйе)

-Хәзер юлга кузгалабыз. Хәерле сәгатьтә.

1нче тукталыш. (С.3)Биремне укыйбыз:" Табышмакларның җавапларын табыгыз":

1нче табышмак.

Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

2 нче табышмак.

Бернәрсә тегә белми,

Энәләр тагып йөри. (Керпе)

3 нче табышмак.

Сорыдыр төсе, үткендер теше,

Урманда йөри, бозаулар эзли. (Бүре)

4 нче табышмак.

Җәен урманда патша,

Кышын кардан да аста. (Аю)

5 нче табышмак.

Нечкә билле

Көянтә койрыклы. (Төлке)

6 нчы табышмак.

Соскы борын бакылдык-

Күп сөйләшә такылдык. (Үрдәк)

-Яхшы балалар, әйтегез әле, бу җәнлекләр кайсы әкият геройлары икән? Әкиятнең исемен кем белә? ("Сертотмас үрдәк" әкиятеннән)

-Молодцы, укучылыр! Әкият геройларыннан монда кем җитми? (Аучы белән эт)

-Кайсыгыз әйтер икән, бу әкиятне кем язган? (А.Алиш язган)

-Дөрес укучылар. Ә хәзер юлыбызны дәвам итәбез. Алдыбызда икенче тукталыш. Биремне укыйбыз.

2нче тукталыш. (С.4) Бирем:

-А.Алиш турында сез нәрсәләр беләсез?(Укучылар белгәннәрен сөйлиләр)

-Тактага игътибар белән карагыз әле, бу әкият геройлары сезгә танышмы? Алар А.Алишның кайсы әкиятләреннән?

III. Яңа тема белән танышу.

А.Алишның биографиясе һәм иҗаты белән таныштыру.(С.5,6,7,8,9) (Презентация буенча)































































Абдулла Алиш

(1908-1944)

Туган илем, барлык рухым сиңа,

Барысы синең өчен!

Тормыш юлы

Абдулла Алиш ( Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә (Куйбышев районы) Спас районы Көек авылында дөньяга килә.

Башлангыч белемне 6-7 яшендә әтисеннән ала. Спас педагогия техникумы каршындагы 7 еллык рус мәктәбендә укыганда стена газетасы һәм кулъязма журналлар чыгаруда башлап йөри, халык авыз иҗаты әсәрләрен җыя, өйрәнә һәм үзе дә иҗат белән шөгыльләнә.

1933-1934 елларда А.Алиш Казандагы Үзәк пионерлар клубында эшли, соңрак "Пионер каләме", "Ялкын" журналы редакциясе каршында оештырылган әдәби түгәрәк җитәкчесе. Бу еллар язучының иң актив иҗат чоры.

1941 елның июль аенда язучы фронтка китә. Солдат - радист була.1941 елның октябреннән башлап, берничә ел дәвамында аның язмышы билгесез булып кала. Сугыштан соң гына А.Алишның 1941 елның 12 октябрендә Брянск шәһәре янында әсирлеккә эләгүе һәм тоткынлыкта М.Җәлилнең көрәштәше булуы ачыклана.

1943 елда җәлилчеләр, шул исәптән А.Алиш та кулга алына һәм үлем җәзасына хөкем ителә. 1944 елның 25 августында 12 сәгать 12 минутта әдип фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелә.



Әдәби эшчәнлеге.(С.10,11,12,13)

А.Алишның балалар өчен иҗат иткән 25 ләп әкияте бар. Алар сурәтләү һәм образларга бай, уку өчен җиңел әсәрләр.("Нечкәбил","Сертотмас үрдәк" , "Кем көчле", "Куян кызы", "Каз белән аккош", "Бик яхшы сабак алды ябалак", "Песиләр һәм күселәр" һ.б.)

А.Алиш еш кына әкият исемнәрен халык мәкальләренә һәм әйтемнәренә нигезләнеп куя: "Ялкаулык - хурлык, тырышлык - зурлык", "Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык", "Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар", "Бикбатыр белән Биккуркак" һ.б. Геройларны әнә шулай чагыштырма планда бирү әйтергә теләгән фикерне тагын да үтемлерәк итеп укучыга җиткерергә ярдәм итә.

А.Алишның әкият жанрын үстерү юнәлешендәге тәрҗемәләре дә әһәмиятле. Ул төрле телләрдән "Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр"(1936), "Койрыклар" (1935), "Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән?" (1939), " Бай белән ялчы" (1940) әкиятләрен һ.б. иҗади тәрҗемә итә.

Автор хикәя жанрында да уңышка иреште. "Чуар тавык", "Әбиләргә кунакка" ,"Утлы йомырка", "Әни ялга киткәч", "Кемгә кирәк, кемгә кирәкми" һ.б. хикәяләре кыска, җыйнак, балалар телендә иҗат ителгән.

А.Алишның тоткынлык чоры иҗатына килсәк, аның бу елларда 2-3 блокноты булуы, шигырь һәм әкиятләр язуы турында истәлекләр сакланган. Әмма бу иҗатның бик азы гына илгә кайта алды: "Сагынам илемне", "Ул төшне мин кабат күрерменме?", "Иркәм хаты", "Газиз анам", "Ничек килер үлем?", "Очрашу", "Көтмә инде, көтмә" һ.б. шигырьләр. Алар туган илне ярату, якыннарны сагыну, Ватанга тугрылык идеяләре, ягъни патриотик рух белән сугарылган.

Гомумән, А.Алиш татар балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә зур тырышлык куйган, югалмас эз калдырган әдип.















3нче тукталышка .(С.14) Бирем: "Күңелле ял" .

Тәрәз каршына

Кунган бер чыпчык.

Мине чакыра: Чык әле, ди чык.

Алдый ул, беләм,

Гел шулай итә:

Йөгереп чыксам

Оча да китә.

(Балалар ял итеп алганнан соң, ишектән әби килеп керә)

-Исәнмесез кадерле укучылар! Рәхмәт сезгә, миңа юлны табарга булыштыгыз. Мин сезгә бүген буш кул белән килмәдем, күчтәнәч алып килдем.Сезнең Казан шәһәрендәге "Бала" исемле китапханә ишеткәнегез бармы? Мин сезгә шул китапханәдән күчтәнәч итеп А.Алишның "Чукмар белән Тукмар" әкиятен алып килдем.Ә сез әкиятләр яратасызмы? (Әйе)

-Ә нинди әкиятләр беләсез?

-Ә хәзер әйдәгез бергәләп "Чукмар белән Тукмар" әкиятен карыйбыз.

-А.Алиш бу әкияттә сезгә нәрсә әйтергә тели икән? Шул сорауга җавап табарга тырышыгыз.

IV. "Чукмар белән Тукмар" әкияте өстендә эш.

1."Чукмар белән Тукмар" мультфильмын карау.

Әби:-Сезгә әкият ошадымы. Ул сездә нинди тәэсирләр калдырды? (Балаларның фикерләре тыңлана)

Укучы:-Рәхмәт сезгә Мәдинә әби. Әкият безгә шундый ошады. Дәресебезне тагын да җанландырып җибәрде.

Укытучы: -Укучылар, әкияттә сезгә нинди сүзләр аңлашылмады?

2. Сүзлек өстендә эш. (С.15)

- Текстны яхшы аңлар өчен аңлашылмаган сүзләрне аңлатып китик.

Чукырга - делать больно другому клювом

Тукмый - нык - нык суга

Орышкан - тиргәгән, ачуланган

Әләкләү - ябедничать

Суярга - үтерергә

Юньләп - рәтләп, яхшылап

Кушылган исем - куелган исем

3. Сорауларга җавап бирү. (С.16)

1) Әбинең ничә әтәче булган?

2)Әтәчләрнең төсләре нинди?

3)Ул аларны ничек атаган?

4) Әби әтәчләрнең исемнәрен ничек уйлап тапкан?

5) Ни өчен ул Тукмарны күршеләргә илткән? Сәбәбен аңлатыгыз. 6)Чукмар белән Тукмарның нинди начар гадәтләре булган?

7)Алар яхшы гадәтләрме?

8)Әкият ничек тәмамлана?

4. Әкиятне үзлектән укыту.

Дәреслек белән эш, 108-109нчы битләр.

5. Әкиятне рольләргә бүлеп укыту.

6. Әкиятне уйнап карау. 7. Белемнәрне ныгыту. (С.17)

1) Әкият безне нәрсәгә өйрәтә? Язучы балаларда нинди начар гадәтләрнең булмавын теләгән?

6) Әкият буенча рәсем ясарга кирәк булса, кайсы очракны сайлар идегез? Ни өчен?

18) Мәкальләр өстендә эш.(С.18)

(Һәр мәкальнең мәгънәсе ачыклана)

Ике яхшы бер сәкегә сыя, ике яман бер шәһәргә сыймый.

Начарны күрмәгән - яхшының кадерен белмәс.

Яманның ярасы бетмәс.

Үзе яман туганын яманлар.

Аларның мәгънәсе әкиятнең кайсы өлешләренә туры килә?

V. Нәтиҗә ясау. (С.19)

- Әтәчләр хаталарын аңлаганнармы?

- Хәзер алар ничек яши?

- Балалар, сез дә дус, тату яшәгез. Бер-берегезне рәнҗетмәгез.

Әби:-Кадерле, балалар. Сездә кунакта булу миңа бик ошады. Бу сыйныфка белемле , акыллы, яхшы, дус, тату балалар җыелган. Сезнең җавапларыгыз миңа бик ошады. Ә хәзер китәр дә вакытым да җитте. Минем сезгә теләгем шул: бер-берегезне рәнҗетмәгез, дусларыгыз, туганнарыгыз, якыннарыгыз белән һәрвакыт дус яшәгез, аларны хөрмәт итегез. Сау булыгыз. (Әби чыгып китә)



VI. Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую. Өй эше бирү.

- Укучылар, без нинди язучы белән таныштык?

- Аның нинди әсәрләре исегездә калды?

- Алар балаларны нәрсәләргә өйрәтә?

Өй эше бирү: Эчтәлек буенча рәсемле план төзергә.

- Менә монда сез аның башка әсәрләре язылган китапларын күрәсез. Әкиятләре белән ныклап танышасыгыз килсә, сез аларны китапханәдән таба аласыз. Сезгә укуыгызда уңышлар теләп, дәресне тәмамлыйбыз. Сау булыгыз.



















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал