7


  • Учителю
  • Разработка урока по татарскому языку на тему 'Определение' (8 класс)

Разработка урока по татарскому языку на тему 'Определение' (8 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Тема. Аергыч һәм аның белдерелүе.   Максат.Иярчен җөмлә кисәкләрен өйрәнүне дәвам итү; аергыч һәм аның җөмләдә белдерелүе турында төшенчә бирү,  мисалларда ныгыту.Укучыларның сөйләм телен үстерү.Туган якка мәхәббәт тәрбияләү. Җиһазлау. Табигать күренешләре төшерелгән
предварительный просмотр материала

Тема. Аергыч һәм аның белдерелүе.

Максат.Иярчен җөмлә кисәкләрен өйрәнүне дәвам итү; аергыч һәм аның җөмләдә белдерелүе турында төшенчә бирү, мисалларда ныгыту.

Укучыларның сөйләм телен үстерү.

Туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау. Табигать күренешләре төшерелгән слайдлар, индивидуаль карточкалар.

Дәрес тибы. Яңа тема өйрәнү дәресе.

Дәрес формасы. Күргәзмә-дәрес.

Дәрес барышы.

1.Оештыру. Уңай халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек?

Барыгызга да яхшы кәеф, хәерле көн теләп, дәресебезне башлыйбыз.

2. Актуальләштерү.

- Укучылар, үткән дәресләрдә сез җөмләнең баш кисәкләре белән таныштыгыз. Әйдәгез әле шул белемнәрегезне искә төшереп,тактадагы сорауларга җавап бирегез (слайд).

Бүгенге дәрестә җөмләнең иярчен кисәге булган аергыч, аның белдерелүе турында өйрәнербез.

Число, теманы язу.

Сүзлек эше.

3. Яңа теманы аңлату.

-Укучылар, табигатьтә елның кайсы мизгеле күзәтелә? Кыш вакыты.

-Менә бу рәсемдә нәрсә күрәбез? Кышкы урман (слайд).



-Әйе, туган җиребезгә кыш килә. Бөтен җир: кырлар, болыннар, урманнар, елга-күлләр карга күмелде. Әйдәгез әле, якташ язучыбыз Г. Ибраһимовның кыш турындагы сурәтләмәсен укыйк. (Бер укучы укый). (Слайд).

-Беренче җөмләне күчереп языгыз, баш кисәкләрен билгеләгез. (Йөзе капланды). Предметны белдергән сүзләрне әйтегез. (кар, йөзе). Аларның нинди аерым билгеләре күрсәтелә? (Кар ап-ак, йөзе җирнең).Димәк, предметның аерым билгесен күрсәткән сүзләр аергыч була, ә аергыч ачыклап килгән сүз аерылмыш дип атала. Икенче җөмләне укып, аерылмышларны аергычлары белән атарга кирәк (киң яланнар, биек таулар, карның яңа матурлыгы). Аергычлар нинди сүз төркеме белән белдерелгән? (Сыйфат, и.к. исем). Өченче җөмләдәге аергычлар турында нәрсә әйтә аласыз? ( Яңа, йомшак -тиңдәш аергычлар, предметны бер генә яктан ачыклый).Тагын бер мәртәбә җөмләләрдәге аергыч һәм аерылмышларны игътибар белән карап нинди үзенчәлкләрен әйтә аласыз? ( аергыч һәрвакыт аерылмыштан алда килә).

Дәреслектән кагыйдәне укыту(58 б.).

4.Физкультминутка.

5.Теманы ныгыту. - Кышын күпчелек җәнлекләр өннәренә, ояларына кереп посалар. Кар өстен чуарлаган эреле-ваклы эзләр генә кыш көне дә урманда тормыш кайнап торуын күрсәтә. Менә бу картина һәм ярдәмче сүзләрне кулланып, сезгә җөмләләр төзергә, аергыч, аерылмышларын әйтергә.

-Бирелгән терәк схемалар буенча мисаллар уйлап әйтегез.



-Бөек якташыбыз туган ягыбызның һәр мизгелен яраткан һәм әсәрләрендә оста итеп сурәтләгән.Кыш белән язның да, җәй белән көзнең дә үзенә генә хас булган аерым матурлыклары бар. Хәзер сез дә үзегезне сүз остасы итеп күрсәтегез әле, охшаган ел мизгелеген аергычлар кулланып сурәтләгез.



  • Ел вакытларына ата-бабаларыбыз да зур игътибар биргән. Матур эчтәлекле, зирәк мәкаль-әйтемнәр иҗат иткән.

-Кышкы кар - көзге икмәк.

-Җәйге кояшта тирләсәң-кышкы суык калтыратмас.

-Сабанчы тирләгән төштә игенче биеп йөри.

-Җәй кышка, кыш җәйгә эшли.

-Чебиләрне көз саныйлар.

Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлату, тәрҗемә итү.

6. Нәтиҗә ясау.

-Шулай итеп бүген дәрестә нәрсә турында белдегез?

Белемнәрегезне тикшерү өчен, алдыгыздагы тестларга җавап бирегез.

7. Өй эшен аңлату.

1) 99нчы күнегүдәге җәмләләрдән аергычларны аерылмышлары белән күчереп алырга.

2)104нче күнегүдәге үрнәк буенча якын иптәшеңә, аергычлар кулланып характеристика язарга.

3)Ел вакытлары турында ,аергычлары булган , табышмаклар язып килергә.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал