7


  • Учителю
  • Педагогическое эссе Минем педагогик табышларым

Педагогическое эссе Минем педагогик табышларым

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Минем педагогик табышларым





"Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас

вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы

җимешләрне дә үзегез җыярсыз."



Ризаэддин Фәхреддин





Җөмһүриятебездә икътисади-сәяси тормыш, кискен борылыш алып, капма-каршы юнәлешкә үзгәрде. Бу үзгәрешләр халыкның иҗтимагый тормышын яңача корырга мәҗбүр итә. Бүген яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә көн кадагына килеп баскан җитди бурычлар булып милли мәктәпне торгызу, киләчәк буынны милләтнең рухи, мәдәни хәзинәләренә таянып тәрбияләү, аның милли үзаңын үстерү, милләтенә карата ихтирам, горурлык, сөю хисләре тәрбияләү тора.

Мин гомеремне, тормышымны укытучы һөнәре белән бәйләгәнгә һич тә үкенмим. Укытучы галим дә, гадел дә, күркәм дә, сабыр да, гүзәл дә. Күпләр өчен ул идеал, үрнәк кеше дә. Яшь буынга үрнәк тәрбия, гүзәл холык, тирән белем бирергә алынган укытучы-мөгаллимнәрнең һөнәри осталыклары, камиллекләре югары дәрәҗәдә булырга тиеш..Мөгаллим - гаять зур мәгълүматлы, җитди әзерлекле һәм ихлас, чиста күңелле кешеләр. Бары тик шундыйлар гына укытучы була ала. Галәм кояшы белән якты, ә кеше белеме белән күркәм, көчле була. Укытучы белем чыганагы гына түгел, ә укучының уңышсызлыклары өчен төннәрен йокламаучы, аның тәртипсезлеге, ялгыш эшләре өчен көенүче, баланы кеше итүдә үз өлешен күреп сөенүче дә ул.

Укытучы - мәктәпнең җаны. Бүген аңа предметын, методиканы белүдән, баланы яратудан тыш, гомуми культура, зыялылык, осталыкны камилләштерергә омтылыш кебек күркәм сыйфатлар һәм тирән белем хас булырга тиеш.

Бөек галимебез Ризаэтдин Фәхреддин үзенең хезмәтләрендә бик ачык һәм мәгънәле итеп: "Һәрбер кешенең вә кавем дә милләтенең бәхетле булуларының төп сәбәбе - гыйлемдер. Ашлыклар өчен яңгыр никадәр кирәк булса, адәм баласы өчен дә гыйлем шулкадәрле кирәкледер... Шуның өчен сез дә гыйлем өйрәнегез вә балаларыгызны да гыйлем юлына салыгыз..." - дигән.

Ләкин аң-белем генә зыялылыкның төп сыйфаты була алмый әле. Шәхес һәр эшне уйлап, фикерләп, иҗади якын килеп башкара алса гына, аның белеме үзе өчен дә, кешелек өчен дә файдалы булачак. Ә инде үзеңдә булган белемне башкаларга да тапшыра белү сәләтен мөгаллимлек итү дип уйлыйм мин.

Әгәр син укытучы икәнсең, күңелеңдә икеләтә җаваплылык хисе булсын. Укытучы бүген кичәгедән күбрәк белү омтылышы белән яшәргә һәм һәр яңалык аны кызыксындырырга тиеш. Бу иң изге, гаять кыен һөнәр иясе булу өчен үзенең тормышын шуңа багышлаган кешедән даими иҗат итү, көчле фикерләү сәләте, зур рухи юмартлык, балаларга мәхәббәт, эшкә иксез-чиксез тугрылык таләп ителә.

Тормыш безгә, мөгаллимнәргә, укыту-тәрбия эшен яңача оештыру бурычын куя. Безнең алда "базар икътисады алга киткән җәмгыять"кә генә хас булган укыту, тәрбия эшен гомумкешелек кыйммәтләренә туры килерлек итеп, ничек оештырырга, дигән сорау килеп туа. Тормыш алга бара, заман бездән яңача эшлекле, иҗади фикерләүне сорый. Баланы фән белән кызыксындыру өчен укытучы иҗади эшләргә тиеш. Укучы фәнне яратса, укытучыны хөрмәт итсә генә, мәктәптә теләп укый. Белем алу шатлыгын кичергән бала сәламәт була, ә балалар бит - тормышыбызның киләчәге. Безгә һәрвакыт баланың карашын аңлап, сулышын тоеп эшләргә, аның олы ярдәмчесе дә, киңәшчесе дә булырга кирәк. Билгеле, мөгаллимнең төп бурычы - баланың үсешенә ирешү, аларга белем һәм тәрбия бирү беркайчан да юкка чыкмый. Бу иң катлаулы процессның технологиясе - балаларны Белем, Ышаныч һәм Мәгънә дөньсына алып керүгә юнәлеш тоту. Ә бала үзе һәрвакыт - яңалыклар, көтелмәгән һәм сирәк хәлләр дөньясы.

Үз эшеңне, балаларны яратудан тыш, һөнәри күнекмәләргә - аеруча алдан күрә белү, сиземләү, тоемлау сәләтенә ия булу - укытучы эшендә гаять мөһим. Дәреслек материалын укып чыгып, аны класска җиткерү кыен түгел, ә менә бер генә дәреслектә язылмаган хаклыкны иң кирәкле мизгелдә бала күңеленә ирештерү осталыгы һәркемгә дә бирелмәгән. Баланы сүзсез аңлап, ул көткәнне урынлы һәм вакытлы әйтә белү - иң мөһиме.

Алда торган бурычларны фәкать милләтнең педагогикасын тәрбия процессының нигезенә куеп, киң файдаланып кына хәл итәргә мөмкин икәнен яхшы аңлыйм һәм милләтебезнең тәрбия һәм белем бирү өлкәсендәге тәҗрибәсен укыту-тәрбия эшчәнлегендә киң кулланырга тырышам. Хәзерге заманда, рухи ярлылык, рухи гариплек көндәлек тормышыбызга нык үтеп кергән чорда, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, сыйныф җитәкчесе буларак, яшь буын күңеленә мәгърифәт орлыклары иңдерүдә халкыбыз тарихында тирән эз калдырган Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләреннән бик теләп файдаланам. Әдәбият дәресләрендә әдәби образга характеристика биргәндә, бүгенге тормышыбыздан гыйбрәтле мисаллар китерәм, фикер алышулар оештырам, һәр балага үз фикерен әйтергә мөмкинлек бирергә тырышам.

Мәктәп алдына куелган гаять әһәмиятле бурычлардан берсе - конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү. Моңа ирешүнең мөһим юлы булып иҗади шәхес үстерү һәм формалаштыру тора.Шуңа күрә укыту-тәрбиядә балаларның сәләтен, талантын үстерергә ярдәм итә торган технологияләр кулланырга тырышам. Үз фәнемне башка фәннәр, тормыштагы вакыйгалар, әхлак темалары белән бәйләргә тырышам. Укучыларның иҗади күзаллауларын үстерүгә, укыту-тәрбиягә милли төбәк компонентларын кертүгә дә игътибарымны юнәлтәм.

Мәгарифтә бүген белем бирү системасын камилләштерү, белем сыйфатын үстерү юлларын эзләү бара. Чөнки җәмгыятькә талантлы, иҗади фикерли, аралаша белүче, инициативалы гражданнар кирәк. Мәктәп бусагасын атлап чыгучы һәр укучы җаваплылык хисе, үздисциплина, үзбелем күтәрүгә омтылып, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булырга тиеш. Шундый сыйфатлар тәрбияләүгә укучы шәхесен төрле яклап үстерүгә юнәлдерелгән яңа педагогик технологияләр ярдәм итә. Алар ярдәмендә туган телне һәм әдәбиятын өйрәнү укучыны тагын да активлаштыра, мөстәкыйльлек тәрбияли.

Дәрес - укучылардан сорау алу, материалны аңлату яки ныгыту этабында укытучыны иҗади эшләргә омтылышын гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирә торган өлкә ул. Анда яңадан-яңа файдаланмаган резервлар табарга кирәк. Бүгенге көн күзлегеннән чыгып шуны әйтергә кирәк:

укытучы - бары тик дәрес үткәрүче генә түгел, ә яңача эшләүнең төп сыйфатлары - үзенә генә хас эш алымнары, шәхси, фәлсәфи, үзенең бөтен мөмкинлеген иҗади педагогик эшкә сарыф итүче. Борынгы грек галиме Платон: "Кем алга бармый, шул артка бара. Табигатьтә туктап калу халәте юк,"-дип әйтеп калдырган.Әйе, табигатьтә туктау булмаган кебек,педагогикада да бер урында гына тукталу юк. Дөрестән дә, әгәр педагог яңалыкка омтылмаса, иҗади эзләнү алып бармаса, ул балаларның киләчәк язмышына "балта белән чаба" дип уйлыйм. Чөнки бары тик инновацион технологияләр кулланып, үзен иҗади шәхес булуын исбат итәрдәй сәләтле балалар тәрбияләргә мөмкин. Балаларның табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес буларак тәрбияләү - заман таләбе.

Халкыбызның гасырлар буе тупланган тормыш тәҗрибәсен, зирәк акылын, тапкыр фикерләрен, үзенчәлекле тәрбия алымнарын, әхлак нормаларын, яхшы гамәлләрен эшебездә юлдаш итсәк, без киләчәктә дә уңышка ирешәчәкбез. Бөек шәхесебез Ризаэддин Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм сәнгать өлкәсендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм итәргә тиеш. Әйе, халыкның үткәнен, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле. Моның өчен без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, тормышта якты өмет белән яшәргә һәм армый-талмый хезмәт итәргә, зыялы, кешелекле, милли рухлы балалар тәрбияләү өчен һаман эзләнергә, яңалыкка омтылырга тиешбез.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал