7


  • Учителю
  • Урок по татарскому языку для 5 класса Фәнис Яруллинның «Анам теле» шигыре

Урок по татарскому языку для 5 класса Фәнис Яруллинның «Анам теле» шигыре

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: ""Описание материала: "5нче сыйныфта татар төркемендә үткәрелгән «Фәнис Яруллинның» «Анам теле» шигыре» дигән темага дәрес эшкәртмәсе."Дәреснең максаты: Фәнис Яруллинның «Анам теле» шигыре белән танышу, шигырьнең эчтәлеге буенча фикер алышу; укучыларның сәнгатьле сөйл
предварительный просмотр материала

Тема: Фәнис Яруллинның "Анам теле" шигыре.

Максат: 1. Фәнис Яруллинның "Анам теле" шигыре белән танышу, шигырьнең эчтәлеге буенча фикер алышу;

2. Укучыларның сәнгатьле сөйләм телләрен һәм логик фикерләүләрен үстерү;

3. Телгә карата ихтирам һәм кызыксыну тәрбияләү.


Җиһазлау: Ф. Яруллинның портреты, стендгазета, тел турында табышмак, мәкальләр, компьютер, дәреслек, эпиграф, сүзлек эше.

Дәрес планы

I. Оештыру өлеше

  • Исәнләшү

  • Уңай психологик халәт тудыру.


II. Актуальләштерү

  • Тестлар ярдәмендә Ф. Яруллинның тормыш юлы турында алган белемнәрен тикшерү;


III. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

  1. Теманы, максатны хәбәр итү.

  2. Укытучының тел турында кереш сүзе.

  3. Сүзлек эше.

  4. Сәнгатьле уку үрнәген тәкъдим итү.

  5. Шигырьне сәнгатьле итеп укучылардан укыту.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. Шигырьнең эчтәлеге буенча фикер алышу, анализлау.

  2. Тел турында укучылардан шигырьләр сөйләтү.

  3. Тел турында мәкальләрне искә төшерү, фикер алышу.

  4. Язмача эш. Мәкальләрне дәфтәрләргә язып кую.

  5. Г. Тукайның халык көенә иҗат ителгән "Туган тел" җырын җырлау.

V. Дәресне йомгаклау.

1. Дәрескә нәтиҗә ясау.

2. Билгеләр кую.

3. Өй эше бирү.


Дәрес барышы:

  1. - Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн. Әдәбият дәресебезне башлыйбыз.

  2. - Узган дәрестә без кемнең тормыш юлы турында сөйләштек? (Ф.Яруллинның)

- Әйдәгез белемнәребезне тестлар ярдәмендә тикшереп алыйк әле. (тестлар эшләү)

III.

  1. Укучылар , тактага язылган табышмакка игътибар итегез әле.

Көйдергән дә ул,

Сөйдергән дә ул,

Иң ачы да ул,

Иң татлы да ул.

Ул нәрсә? (тел)

  1. - Укучылар, сез нинди телләр беләсез?

- Ә татар теле сезнең өчен нинди тел?

- Әйе, укучылар, безнең туган телебез- татар теле. Бүгенге көндә җир шарында яшәүче халыклар 6 мең телдә сөйләшә. Шуларның яртысы юкка чыгу алдында тора. Татар теле - ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөньяда халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Без бүген сезнең белән туган телебез турында сөйләшәчәкбез. Ф.Яруллинның "Анам теле" шигырен укырбыз, фикер алышырбыз.

  1. Шигырьне аңлау өчен авыр сүзләр белән танышып китик.

Буын - поколение

Пакъләнү-чистару

Чарлану-т әҗрибәле, үткен кешегә әйләнү, остару, шомару.

  1. Шигырьне үрнәк уку.(үзем укыйм)

  2. Шигырьне сәнгатьле итеп укучылардан укыту.


IV.

  1. Шигырьнең эчтәлеге буенча фикер алышу. (куплетлап укып аңлау)

1 нче куплет : - татар теле нинди тел? (анам, борынгы баба теле)

- нигә анам теле дигән лирик герой?

- ни өчен ул бабам теле? (чөнки ул буыннардан-буыннарга күчеп килгән)

- ни өчен заман теле?

2 нче куплет: - Бүгенге көндә безнең телебез нинди?(матурайган, яңарган, чарланган, моңлы)

3 нче куплет: - Тел нишләгән? (изелгән, тапталган, пычранган)

- Изсәләр дә, таптасалар да, пычратсалар да ул нишләгән? (пакъләнгән)

4 нче куплет: - Татар теленә нәрсәләр сыйган? (милләтнең язмышы, кайгысы, шатлыгы)

- Нигә лирик герой беренче һәм актык тел ди? (Туган тел бер генә була).

5 нче куплет: - Бу юлларны сез ничек аңлыйсыз?

  1. - Без сезнең белән Ф.Яруллинның "Анам теле" шигырен укыдык. Башка шагыйрьләр дә бу темага еш мөрәҗәгать иткәннәр.Мин сезгә туган тел турында шигырьләр табарга кушкан идем. Кемнәр тапты?

  2. Татар телендә телгә багышланган бик күп мәкальләр бар.әйдәгез шуларның кайберләрен искә төшерик әле.

Иң татлы тел- туган тел.

Теле пычракның күңеле пычрак.

Туган телле халык - кадерле халык.


  1. Язма эш ( дәфтәрләргә мәкальләрне язып кую)

  2. Җыр тыңлау.

V.

1. -Укучылар, дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (туган тел)

- Кемнең шигырен укыдык? (Ф.Яруллинның "Анам теле" шигырен укыдык)

- Тактага игътибар итегез әле, Ф.Яруллин: "Тел-халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый," - дигән. Әйе, чынлап та шул кыңгырауны ешрак чыңлатыйк, үзебезнең ана телебездә сөйләшик, аны онытмыйк, хөрмәт итик.

2. Бүген дәрестә катнашкан барлык укучыларга да "5"ле билгеләре куям

3. Өй эше:Ф. Яруллинның "Кояштагы тап" әкиятен укып килергә.


Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест.



  1. Ф. Яруллин кайда туган?

А) Татарстанның Чистай районы Яуширмә авылында

Ә) Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында

Б) Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында

  1. 1970 нче елда Ф.Яруллин

А) урта мәктәпне тәмамлый

Ә) Казан дәүләт университетын тәмамлый

Б) Армия саларында хезмәт итә

  1. 1964 елда басылып чыккан беренче китабы

А) "Җилкәннәр җилдә сынала"

Ә) "Әнә килә автомобиль"

Б) ""Мин тормышка гашыйк"

4 . Муса Җәлил исемендәге премиягә ничәнче елда лаек булды?

А) 1978

Ә) 1987

Б) 1977

5. 1990 елда басылып чыккан әкиятләр җыентыгының исеме ничек?

А) "Биюче бака"

Ә) "Зәңгәр күлдә ай коена"

Б) ""Сандугач оясы"

6. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ничәнче елда бирелде?

А) 1985 нче елда

Ә) 2001 нче елда

Б) 1995 нче елда

7. Ф. Яруллинга 2001 нче елда нинди мактаулы исем бирелде?

А) "Татарстан Республикасының халык шагыйре"

Ә) "Татарстан Республикасының халык артисты"

Б) "Татарстан Республикасының халык рәссамы"



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал