7


  • Учителю
  • Урок татарского языка 4 класс Татарстан - моя республика

Урок татарского языка 4 класс Татарстан - моя республика

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан - минем Ватаным.

Максат: "Татарстан - минем Ватаным" темасын кабатлау, ныгыту; диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү; туган ягыбызның матурлыгын күрә белү, аңа карата горурлык хисе тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

предмет-"Татарстан-минем Ватаным" темасын кабатлау; сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү; бер-береңә игътибарлылык, дуслык хисләре тәрбияләү.

шәхескә кагылышлы- укучыларның үз эшлчәнлеген оештыра белүе.

Универсальуку гамәлләре формалаштыру.

Регулятив: эшчәнлекне планлаштыра, үз алдыңа максат куя белү, нәтиҗә ясау.

</<font face="Times New Roman, serif">Танып-белү: дәрестә ориентлаша белү, төрле биремнәр үтәү, проблема кую һәм аны чишү.

Шәхси: кыенлыклардан чыгу юлларын эзләү; үз мөмкинлекләреңне бәяләү.

Коммуникатив: үз фикереңне җиткерә, башкаларны тыңлый белү; монолог төзү һәм диалогта катнашу осталыгын үстерү; әңгәмәдә катнашу.

Дәрес тибы. Белем һәм күнекмәләрне кабатлау.

Эш формалары. Фронталь,индивидуаль, парлап эшләү.



Җиһазлау: компьютер, Татарстан картасы, гербы, флагы, китаплар күргәзмәсе, рәсемнәр, папкалар.

Материал: Р.Хәйдәрова. Татар теле һәм уку китабы. 4 нче сыйныф.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

1.Уңай психологик халәт тудыру.

2.Дәрескә әзерлекне тикшерү.

-Хәерле көн, укучылар. Кәефләрегез ничек? Барыгыз да дәрескә әзерме? Әйдәгез, бер-беребезгә елмаю бүләк итеп эшкә керешик.



II.Өй эшен тикшерү.

Татарстан флагы, гербы, гимны, татарларның милли киемнәре, калфак, түбәтәй турында язып килергә иде.

-Укучылар, әйдәгез өй эшен тыңлап китик әле.(Укучылар, папкалары белән такта янына чыгып, өй эшен укыйлар, рәсемнәрен күрсәтәләр. Берничә укучы укый, калган укучылар эшләрен тикшерергә тапшыра.)



III.Укучыларның эшчәнлеген мотивлаштыру. Дәрескә максат кую.

1.Өйрәнгән сүзләрне кабатлау аркылы дәрескә максат кую.

(Компьтерда слайдлар күрсәтү. Укучылар сүзләрне тәрҗемә итәләр, аннан соң экрандагы җаваплар белән чагыштыралар.)

Нация - милләт

Родина - Ватан

Родной язык - туган тел

Республика- дәүләт

Пшеница - бодай

Рожь - арыш

Үзбәя.

-Укучылар, без кабатлап киткән сүзләр нинди темага карый?

-"Татарстан-минем Ватаным" темасына.

-Әйе. Димәк, без бүген дәрестә нинди теманы ныгыту өстендә эшләрбез?

-"Татарстан-минем Ватаным" темасын

- Укучылар, без бүген дәрестә "Татарстан - минем Ватаным " дигән теманы кабатлап, ныгытып китәрбез, диалоглар төзербез, туган ягыбыз турында сөйләрбез. Сезнең һәрберегездә билге кую табеле бар. Сез үзегезгә билгеләр куярсыз.

2.Матур язу.

Иле барның теле бар.(Мәкальне каллиграфик таләпләр буенча язу.)



II.Белемнәрне актуальләштерү.

1 Дәреслек белән эш.

8 нче күнегү. Таблицаны тутырырга.

а) -Укучылар, әйдәгез Татарстан шәһәрләрен искә төшерик әле. Дәфтәрегезгә Татарстан шәһәрләрен языгыз. Кем күбрәк язар икән?

- Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама, Зәй, Буа, Чистай, Минзәлә, Арча, Яшел Үзән. (4-5 укучыдан сорау.)

- Ә хәзер Татарстанның башкаласы Казан шәһәре турында сөйлибез. (Компьютерда слайдлар күрсәтү.)

Нәтиҗә ясау. Үз-үзләренә билгеләр кую.

б) Татарстан елгаларын искә төшерү.

- Идел, Кама, Агыйдел, Казансу , Ык, Зәй, Чулман.

(4-5 укучыдан сорау.)

Татарстанның иң зур елгасы - Идел турында сөйләү.(Компьтерда слайдлар күрсәтү.)

в) Физкультминут. (күзләргә)

г) Шагыйрьләр, язучылар исемнәрен искә төшерү.

- Г.Тукай, М.Җәлил, Р.Миңнуллин. Б.Рәхмәт, Ш.Галиев, И.Туктар, Р.Батулла, Р.Вәлиев...

Шигырьләр сөйләү: Б.Рәхмәт "Алтын безнең җир", М.Шабаев "Идел суы", З Туфайлова "Туган ил", Р. Вәлиева "Иң матур җир."

Нәтиҗә ясау. Үзбәя.

д) Җырчылар исемнәрен искә төшерү.

- С.Фәтхетдинов, И. Шакиров, З.Билалов, З.Фәрхетдинова, Ә.Авзалова, Х.Фәрхи, А. Вәлиев...

е) Композиторларны искә төшерү.

- С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, З.Хәбибуллин, А. Ключарев, М. Мозаффаров, Р.Яхин, Җ.Фәйзи.

Нәтиҗә ясау. Үзбәя.

2. Җыр тыңлау "Татарстаным."

3.Татарстан Республикасы турында сөйләү. (3-4 укучы)

(Компьютерда слайдлар күрсәтү.)





IV. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.



1. - Укучылар, бик яхшы. Сез Татарстан шәһәрләрен, елгаларын, язучыларын, җырчыларын, композиторларын беләсез икән. 2013елда Казан шәһәрендә Универсиада булды. Безгә төрле илләрдән кунаклар килде. Без аларны яхшы каршы алдык. Безнең шәһәребезгә кунаклар еш килеп тора. Әйдәгез хәзер диалог төзеп карыйк әле. Диалогның темасы "Танышу."

а) -Исәнме.

- Исәнме.

- Синең исемең ничек?

- Минем исемем Слава. Ә синең?

- Минем исемем Артем.

- Син кайда яшисең?

- Мин Татарстанда яшим. Ә син?

- Мин Америкада яшим. Татарстанда кемнәр яши?

- Татарстанда татарлар, руслар Һәм башка милләтләр яши.

- Алар ничек яшиләр?

- Алар дус һәм тату яшиләр.

б) -Исәнме.

- Исәнме.

- Син кайда яшисең?

- Мин Татарстанда яшим. Ә син?

- Мин дә Татарстанда яшим.

- Нинди шәһәрдә яшисең?

- Казан шәһәрендә яшим. Ә син?

- Мин Алабугада яшим. Казан шәһәре матурмы?

- Әйе, матур, зур. Ул Татарстанның башкаласы.

- ...

Үзбәя.



2.Туган ил турында мәкальләр уйлап әйтү.

Туган илең - туган анаң.

Халыкның бер йорты бар, ул да булса - Туган ил.

Һәркемгә үз иле кадерле, газиз.

Иле барның теле бар.

Иленнән аерылганның канаты каерылган.



3. Тест сорауларына җавап бирү.

А1.Дөрес тәрҗемәне тап.

Ватан - 1) Родина, 2) город, 3) дом

Туган җир - 1) родная земля, 2 )родная страна, 3) красивые леса

Табигать - 1) природа, 2)река, 3)поле)

А2. Кайсы җөмлә белән килешәсең?

1)Татарстан - минем туган ягым.

2) Украина - минем туган ягым.

3) Грузия - минем туган ягым.

А3. Кайсы сүз артык?

1) дәүләт, милләт, Ватан, яши

2) Идел, Агыйдел, Кама, ага

3) бай, зур, файдалы, нефть

(Җаваплар компьютерда ачыла.Үзбәя.)



4. Уен "Бүләкне ал."

Кар бөртекләрендәге сорауларга җавап бирү. Һәр кар бөртегенә бүләк куелган. Сорауга җавап бирүче укучылар бүләк алалар.



V. Өй эше.

"Татарстан - минем Ватаным" дигән темага хикәя язып килергә.



VI. Рефлексия.

Дәресне йомгаклау

Сорауларга җавап бирү.

- Дәрестә нишләдек?

-Кайсы эшләр ошады? Ни өчен?

-Үзегезнең эшегезне бәяләгез.

Билгеләр кую.



- Укучылар,без бүген дәрестә туган ягыбыз - Татарстан турында белгәннәребезне кабатладык. Туган илебез турында шигырьләр сөйләдек, мәкальләр уйлап әйттек. Татар язучыларын, шагыйрьләрен искә төшердек. Туган ягыбыз турында сөйләдек. Сез дәрестә үз-үзегезгә билгеләр куйдыгыз. Сез дәрестә бик актив булдыгыз. Хәзер барыгыз да басыгыз, Татарстан гимнын тыңлап, дәресне тәмамлыйбыз.





































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал