7


  • Учителю
  • Исемнәрнең килеш белән төрләнүе. Килешләр илендә сәяхәт (уен-дәрес)

Исемнәрнең килеш белән төрләнүе. Килешләр илендә сәяхәт (уен-дәрес)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәмсетдинова Лилия Ильдусовна

"Арча 7нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе"

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе







Тема: Исемнәрнең килеш белән төрләнүе.

Килешләр илендә сәяхәт (уен-дәрес)



Максат: Килешләр белән төрләндерү буенча алган белемнәрен

ныгыту; килешләрнең калын һәм нечкә кушымчаларын

аңлап куллана белү күнекмәләрен камилләштерү; исемнәр

турында үтелгәннәрне ныгыту; укучыларның уйлау сәләтен,

сөйләм һәм язма телен, мөстәкыйль активлыкларын үстерү;

туган телгә мәхәббәт, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.



Җиһазлау: перфокарталар, рәсемнәр, компьютер



Материал: Ф.Ф.Харисов,Ф.М.Хисамова, Ч.М.Харисова "Татар теле" 3 сыйныф (2009), эш дәфтәрләре, тестлар, "Ачык дәрес"

газеталары.



Дәрес төре: уен- дәрес



Дәрес тибы: йомгаклау дәресе, белем һәм күнекмәләрне ныгыту.











































Дәрес барышы



  1. Оештыру өлеше.

  • Исәнмесез, укучылар! Бүген бездә кунаклар бар. Без килгән кунакларга үзебезнең осталыгыбызны күрсәтербез. Дәрестә уйнарбыз, уйларбыз, күңелле әдәпле итеп сөйләшербез. Менә шушы зур эшләрне башкару өчен бүген безгә тагын дә активрак, акыллырак булырга кирәк булачак.

  • Укучылар, без сезнең белән "Исемнәр дөньясында" . Инде берничә дәрес без "Килешләр илендә" сәяхәттә. Бүген дә килешләр илендә тукталырбыз һәм сәяхәт итәрбез.

- Сәяхәтебезнең схемасы тактада.

(тактада схема)



Хикәя тугайлыгы



Белем авылы



Ял аланы



Китап утравы



Йомгаклау аланы









2. Өй эшен тикшерү . ХИКӘЯ ТУГАЙЛЫГЫ

196 нчы күнегү 91б. "Кышкы матур көндә" темасына язылган хикәяләрне тикшерү (хикәядә төрле килештә килгән исемнәр кулланыла)

Нәтиҗә: җөмләдә сүзләрне бәйләү өчен исемнәрне килешләр белән төрләндерә белергә кирәк.

3. Укучыларның белемнәрен актуальләштерү. БЕЛЕМ АВЫЛЫ

- Тактада эленгән чәчәкнең таҗлары серле. Аның артында сораулар. (Һәр бала чиратлап үзләре теләгән таҗны алып сорауларга җавап бирә баралар)

Сораулар:

а) исем нәрсәне белдерә?

б) исемгә нинди сораулар куела?

в) Ялгызлык исеменә нәрсә атамалары керә?

г) Нинди исемнәр уртаклык исем була?

д) Исем нәрсә белән төрләнә?

е) Исемнәр нинди саннарда була

ң) татар телендә ничә килеш бар?



б) " Дөрес билгелә" уены

Сүзләрнең килешләрен билгеләргә, сигнал карточкалар белән эшләү.

Сүзләр: китаптан, авылга, җәнлек, урманга, балалар, күлдә, яшеллекнең, кышны,әбидә,кунакта,болыннан, мәктәпкә.



в) Перфокарталарда сүзләрне килеш белән төрләндерү.

(урыннарда мөстәкыйль эшләү, эшләрне бәяләү)



Болын



Иялек килеш

Болын



Юнәлеш килеш

Болын



Төшем килеш

Болын



Чыгыш килеш

Болын



Урын-вакыт килеш

болын







4. Физкультминутка. ЯЛ АЛАНЫ

Бассейнга барабыз,

Колач салып йөзәбез,

Арысак та түзәбез.

Арт белән дә йөзәбез,

Ал белән дә чумабыз.

Сәламәт булабыз ,дип,

Шатланабыз,куанабыз.



" Дәвам ит" уены

( туп белән - сүзләрне килешләр белән төрләндерү)



Уен "Килешләр"

( 6 укучы килешләр - 3әр сүз, укучылар үзләре теләгән укучы янына киләләр , шул укучы килеш белән төрләндерергә тиеш була)



5. Дәреслек өстендә эш. КИТАП УТРАВЫ

а) Матур язу күнегүләре.

ТЕЛЕҢ БЕЛӘН АШЫКМА,ЭШЕҢ БЕЛӘН АШЫК!

(мәгънәсен аңлату)

б) 197 күнегү 91 б. -(телдән) ялгызлык исемнәрне табыгыз.

-Алар нинди хәреф белән язылган?



198 күнегү - күплектә килгән исемнәрне табып күчереп язу.

- Аларга нинди кушымчалар ялганган?



6. Үткәннәрне ныгыту күнегүләре. ЙОМГАКЛАУ АЛАНЫ а)- Хәзер, әйдәгез, белемнәрегезне тикшереп карыйк , тестлар эшләп алыйк. ( тестлар таратыла)

1) Исем белдерелә:

б) предметны

в) предметның билгесен

г) эш,хәл,хәрәкәтне



2) Исемнең соравы:

т) нинди?

у) кем? нәрсә?

ф) нишли?



3) Борын авазына тәмамланган исемнәргә нинди күплек кушымчалар ялгана?

к) -нан/нән,

л) -нар/нәр

м) -лар/ләр



4) Иялек килешенең соравы:

в) кемнән? Нәрсәдән? Кайдан?

г) кемне? нәрсәне?

д) кемнең? нәрсәнең?



5) Кайсы сүз чыгыш килешендә?

ь) вакыйганы

ы) чишмәдән

ъ) болында



6) -га/гә, -ка/кә кушымчасы кайсы килештә?

п) иялек килешендә

р) юнәлеш килешендә

с) урын-вакыт килешендә



7) Кайсы сүз дөрес язылган?

г) болынлар

д) колыннар

е) бәйрәмләр



8) Төшем килешенең кушымчасы?

ы) -ны/-не

ь) -ның/-нең

ъ)-нан/-нән



9) Урын-вакыт килешендәге исемне тап.

н) табыннарны

ң) җырларда

о) шигырьләрдә



  • Ә хәзер дөрес җавапларның хәрефләрен аска язып куегыз. Нинди сүз килеп чыкты? ( "булдырдың")



б) " Эшлекле төркемнәрдә" эшләү.

1 төркем: - Шигырьдә астына сызылган сүзләрнең исем икәнен исбатлагыз.



Ул сандугач- дус сандугач!

Көн дә бездә кунакта.

Минем өчен җырлар җырлый

Бакчабызда- куакта.



2 төркем:

- Исемнәрне табып килешләрен билгеләгез.



Ул сандугач- дус сандугач!

Көн дә бездә кунакта

Минем өчен җырлар җырлый

Бакчабызда - куакта.



3 төркем:

-Күп нокталар урынына тиешле кушымчаларны куегыз.



Ул сандугач- дус сандугач!

Көн дә бездә кунак...

Минем өчен җыр... җырлый

Бакчабыз...- куак...





7. Дәресне йомгаклау.

Компьютерда:

  • Дөрес җавапны сайлагыз.

  1. а) Исемнәр нинди? кайсы? Сорауларына җавап бирүче сүз төркеме

б) Исемнәр кем? нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүз төркеме



  1. а) Ялгызлык исемнәре баш хәрефтән языла

б) Ялгызлык исемнәре юл хәрефеннән языла



  1. а) Кеше һәм хайван исемнәре кем? соравына җавап бирәләр

б) Кеше исемнәре генә кем? соравына җавап бирәләр.



  1. а) Күплек сандагы исемнәр килешләр белән төрләнми

б) Исемнәр берлек һәм күплек санында да килешләр белән төрләнә.



  1. а) Исем- сүз төркеме

б) Исем -җөмлә кисәге

- Бүгенге сәяхәтебезне шуның белән тәмамлыйбыз.

- Дәрес сезгә ошадымы?

- Дәрестә бик яхшы катнаштылар.........

Билгеләр........



8. Өйгә эш. 92б. 199 нчы күнегү

( калын хәрефләр белән бирелгән исемнәрнең килеш-

ләрен билгеләгез.Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлаты-

гыз)















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал