7


  • Учителю
  • Рабочая программа по чтению (тат), 1 класс

Рабочая программа по чтению (тат), 1 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Эш программасы түбәндәге документлар нигезендә төзелде:



  1. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законы ( Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации").

2. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы (Закон Республики Татарстан " Об образовании" № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года , статья 8 ).

3. Россия Федерациясенең "Россия Федерациясе халык телләре турында" гы 126 -ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 ("Об утверждении порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования").

5. Татарстан Республикасының халык телләре турында" Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560- XII ( ред. От 03.03.2012г.) " О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан").

6. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы, 2004 нче ел, 1 нче июль.

7. "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы" , 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

8. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгэн "Урта (гулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән үрнәк программа", (төзүче-авторлары: Хәйдәрова Р.З., Фәтхуллова К.С, Г.М. Әхмәтҗанова, - Казан, 2013).

8."Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы"на (1 - 11 нче сыйныфлар), авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева (2014).

9. Сан ПиН 2.4.2.2821 -10 "Санитарно-эпидеологические требования к условиям и организации обучения к общеобразоательных учреждениях" (от 29.12.2010 №189)

10. " " муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең укыту программасы.

11. "" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2016-2017 нче уку елына укыту планы.

12. " " муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең "Эш программаларын төзү һәм раслау тәртибе.

13.Күңелле татар теле Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). - Казан, "Татармультфильм" нәшрияты, 2012.



Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең " " муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесенең 2016-2017 нчы уку елына укыту планы буенча 1 нче сыйныфта әдәби уку дәресләренә атнага 1 сәгать бирелә, 33 атна, ел буена 33 сәгать.













Бүлек исеме

Сәгать саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

1

Әйдәгез, танышабыз!



3

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, хәлен сорый белү. Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү. Бер-береңнең яшен, ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Бергә уйнарга чакыра белү.

Әйдәгез танышабыз! Татарстан шәһәрләре; Дустыңны уенга чакыру.

2

"Урман дусларыбыз"

2

Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, санын әйтә белү. Кыргый хайваннарның кайда яшәгәнен әйтә, аларны сурәтли белү.

Урман дусларыбыз; Рус халык әкияте "Теремкәй".

3

"Спорт бәйрәме"



2

Иптәшеңә командалар бирә белү. Спорт бәйрәмендә нишләгәнеңне әйтә белү. Дустыңны уйнарга чакыра, кем белән уйнаганыңны әйтә белү.

Спорт бәйрәме; дустыңны уенга чакыру.

4

"Мәктәптә"



2

Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә, үзеңә сорап ала, иптәшеңә тәкүдим итә, кирәклеген,санын әйтә белү. Мәктәптәге уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү. Предметларның урынын әйтә белү (китап өстәлдә).

Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтү, иптәшеңә тәкъдим итү, үзеңә сорап алу. Үзеңнең һәм иптәшеңнең ничек укыганын әйтү.

5

"Йорт хайваннары һәм кошлары"

3

Йорт хайваннары һәм кошларының исемнәрен әйтә, саный, яшәү урынын әйтә белү.

"Акбай" тексты, "Без йоклыйбыз" тексты; "Тыныч йокы" шигыре.

6

"Бакчада"

3

Яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү. Бакчада нәрсә үскәнен, нинди эшләр эшләгәнеңне әйтә белү. Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтә, сорый белү. Хезмәтеңә карап, геройга бәя бирә белү.

Санамыш; "Шалкан" әкияте; "Щи" тексты.

7

"Кыш җитте"

3

Кыш билгеләрен әйтә, сорый, һава торышын тасвирлый белү. Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү. Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганын әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чана, чаңгы, тимераякларның барлыгын, юклыгын, нәрсә шуганыңны әйтә белү.

"Кыш бабайга хат"; "Кыш бабай килә" шигыре; "Яңа ел бәйрәме" тексты.

8

"Сәламәт бул!"

2

Тән әгъзаларының исемнәрен атый, кайсы җирең авыртканын сорый, әйтә белү. Сәламәт булу өчен киңәшләр бирә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү. Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә, аларны сорап ала белү.

"Хәл сорау - кирәкле эш" тексты; шәхси гигиена предметларын сорап алу.

9

"Безнең гаилә"

2

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү. Язгы көнне сүрәтләп сөйли белү. Яз фасылының ошаганын, ошамаганын әйтә белү. Бәйрәм белән котлый, кемгә бүләк бирүне әйтә белү.

"Безнең гаилә" тексты; Г. Тукай "Безнең гаилә" шигыре; Ф. Кәрим "Яз җитә"шигыре.

10

"Татар халык ашлары"

3

Татар халык ашларының исемнәрен, ризыкларның тәмле булуын, нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү. Кунакларны каршы ала, аларны табынга чакыра белү. Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү.

"Татар халык ашлары"; "Кунакта" тексты; "Туган көн" шигыре.

11

"Кибеттә"

3

Ашамлыкларның исемнәрен, нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә, кибеттә сатып ала белү. Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү. Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү.

"Ашамлыклар кибетендә" тексты; Б. Рәхмәт "Аш вакыты" шигыре; "Кибеттә" тексты.

12

"Без шәһәрдә яшибез"

2

Нинди республикада яшәгәнеңне, Татарстан шәһәрләре исемнәрен әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү.

"Безнең шәһәр" тексты; "Малайлар транспортта бара" тексты.

13

"Җәй җитә"



3

Җәй билгеләрен әйтә белү. Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра, бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү

"Дуслар, кая барасыз?" шигыре; Г. Тукай "Бала белән күбәләк" шигыре; "Сабантуй - күңелле бәйрәм"



Барлыгы

33







1нче сыйныфның рус төркемендә әдәби уку буенча планлаштырылган нәтиҗәләрМетапредмет нәтиҗәсе

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

"Сөйләм һәм уку эшчәнлеге төрләре" юнәлеше буенча

- фольклор әсәрләрен (такмак, җыр, санамыш, табышмак, мәкаль, әйтем, әкиятне) аңлап зиһенгә кабул итә һәм аера белергә;

- төрле жанрдагы (хикәя, шигырь, әкият) әсәрләрне кычкырып укырга һәм эчтәлек буенча сорауларга җавап бирергә;

- әдәби әсәрне дөрес итеп әйтергә (авторның исем-фамилиясе, әсәрнең исеме);

- китап тышлыгын модельләштерергә: авторын, исемен, жанрын һәм темасын (туган ил, балалар, хайваннар, табигать турында сөйләргә)

- укылган әсәрнең әхлакый эчтәлеген аңларга; әсәр һәм геройлар турында фикерләрен җикерергә;

- әсәр өзекләреннән укылган әсәрләрне танырга.

- әдәби әсәрләрне анализларга, аларның билгеле бер жанрга каравын, идеясен тотып ала белергә;

- геройларга характеристика бирергә, төрле әсәрдәге бер яки берничә геройны чагыштыра белергә;

- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итергә, эчтәлекне дөрес аңларга;

- әдәбиятның образлы дөньясын сүз сәнгате күренеше буларак аңларга, әдәби әсәрләрнең эстетик ягын кабул итәргә.

Регулятив күнекмә

1. Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып ала, аның чишелеш юлларын билгели, аерып алынган проблеманы мөстәкыйль хәл итә, рефлексия ясый, үз эшенә адекват бәя бирә: булган белем нәтиҗәсен анализлый, киләчәк нәтиҗәне планлаштыру; үз проблемаларын тиңләштерә, төп проблеманы билгеләү; билгеле проблема нигезендә эшчәнлеккә максат куя, мөмкин булган чишү юлларын билгеләү.

2. Мөстәкыйль рәвештә максатка ирешү юлларын, шулай ук альтернатив юлларын планлаштыра белү: роблеманы чишү планын төзү (проект өстендә эш); уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишкәндә туган потенциаль авырлыкларны билгеләү, аларны бетерү чараларын табу; уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишүнең шартларын, шулай ук бирелгән вариантлардан таба, билгели белү.

3. Үзеңнең чынбарлыкны үзгәртүгә юнәлтелгән адымыңны планлаштырылган нәтиҗәләр белән тиңләштерә белү, нәтиҗәгә ирешү процессында үз эшчәнлегеңә контроль ясый белү: педагог һәм яшьтәшләре белән бергә уку эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын билгели белү; үз эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын билгеле бер системага салу (шулай ук өстен булганнарын сайлый белү); үз эшчәнлегеңнең бәяләү инструментларын сайлау,тәкъдим ителгән шартлар һәм таләпләр рамкасында эшчәнлегеңә үзконтроль ясау; көтелгән нәтиҗәгә ирешә яки ирешә алмау сәбәпләрен аргументлаштырып,үз эшчәнлегеңә бәя бирү.

4. Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү: уку мәсьәләләрен бәяләү критерийларының дөреслеген билгели белү; максаттан чыгып, нәтиҗә һәм гамәл ысулларын аера, эшләнелгән бәя һәм үзбәя критерийларын иркен куллана белү; эшчәнлек максатыннан чыгып, бирелгән яки мөстәкыйль билгеләнгән критерийлар нәтиҗәсендә үз эшчәнлегең продуктына бәя бирә белү.

5. Үзконтроль нигезләрен яхшы белү, уку һәм танып-белү процессында үзбәя, карар кабул итүне аңлы рәвештә сайлый белү: бер-береңне тикшерү процессында үзеңнең, башкаларның уку һәм танып-белү эшчәнлеген күзәтә, анализлый белү; шәхси белем алу эшчәнлегендә көтелгән нәтиҗәләрне реаль нәтиҗәләр белән чагыштыра, нәтиҗәләр чыгара белү; уку ситуацияләрендә карар кабул итә белү һәм җаваплылык хисе тою; мөстәкыйль рәвештә уңышыңның яки уңышсызлыгыңның сәбәпләрен ачыклый белү, уңышсызлык ситуацияләреннән чыгу юлларын таба белү.

Танып-белү күнекмәсе

6. Төшенчәләрне билгели, йомгаклый, аналогияләрне таба, логик фикерләү, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясау күнекмәләре: мөһим һәм аннан бәйле сүзләрдән торган логик чылбыр төзү; ике яки берничә предметның, күренешнең гомуми билгесен табу, аларның охшашлыгын аңлату; аерым билгеләре буенча предмет һәм күренешләрне берләштерү, чагыштыру, классификацияләү, факт һәм күренешләрне гомумиләштерү; фикер йөртүне предметларны һәм күренешләрне чагыштыру һәм гомуми билгеләрне аерып алу нигезендә төзү; алынган мәгълүматны, чишеләсе мәсьәләне контекст эчендә интерпретацияләп аңлатып бирү.

7. Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү күнекмәсе: предмет һәм күренешләрне билге һәм символлар белән билгели; предмет һәм күренешләр арасындагы логик бәйләнешне билгели, аларны билге, схемалар аша күрсәтү; предметның яки күренешнең абстракт, реаль образын тудыру; мәсьәләнең шарты яки чишелү ысулы нигезендә модель, схема төзү; туры, кыек, каршылыклы исбатлау төзү; бирелгән предмет өлкәсен билгеләүче гомуми законнарны ачыклау максатыннан модельләрне үзгәртү.

8. Аңлап уку: үз эшчәнлеге максатларына туры килгән, соралган информацияне тексттан табу; текст эчтәлегендә ориентлашу, текстның тулы мәгънәсен аңлау.

9. Экологик фикерләүне формалаштыру һәм үстерү, аны танып-белү: табигый тирәлеккә үзенең мөнәсәбәтен билгели белү;

экологик белемнәрне тарату, проект эшләр, модельләр, сочинениеләр, рәсемнәр аша табигатькә үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

10. Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү сәләтен мотивлаштыруны үстерү: кирәкле мөһим эзләнә торган сүзләрне билгеләү; электрон эзләү системалары белән үзара бәйләнеш булдыру; эзләү нәтиҗәләрен үз эшчәнлегең белән чагыштырып карау.

Коммуникатив күнекмә

11. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү күнекмәсе булдыру. Дәлилле итеп үз фикерен башкаларга җиткерә белү: бердәм эшчәнлектә мөмкин булган рольләрне билгели белү; бердәм эшчәнлектә билгеле бер рольне башкара белү; әңгәмәдәшеңнең позициясен аңлау һәм кабул итә белү; уку һәм танып-белү процессында позитив мөнәсәбәтләр булдыру; үз фикереңне аргументлар китереп, әдәпле яклый белү; үз фикереңә критик карау, үз хаталарыңны лаеклы рәвештә таный белү һәм аны төзәтә белү; төркемдә уку эшчәнлеген оештыра белү (гомуми максатлар билгели белү, рольләрне бүлешү, бер-берең белән уртак фикергә килү.

12. Үз хисләреңне, фикерләреңне бирү, үз эшчәнлегеңне планлаштыру, язма һәм телдән, монологик һәм контекстсөйләм төрләрен оста файдалана белү: коммуникация бурычларын билгели белү һәм аңа туры килгән сөйләм чараларын сайлап ала белү; башка кешеләр белән коммуникация барышында сөйләм чараларын сайлап ала һәм куллана белү (парлы диалог, кече төркемдә һ.б.); диалог барышында үз фикереңне дәлилләп бирә, партнер фикерен сорый белү, диалог барышында карар кабул итә һәм аны әңгәмәдәшең белән яраштыра белү; тиешле сөйләм чаралары кулланылып төзелгән оригиналь язма текстлар булдыру.



13. Информацион-коммуникатив технологияләр өлкәсендә компетентлыкны формалаштыру һәм үстерү: уку һәм практик мәсьәләләрне чишү өчен кирәкле информацион ресурсларны ИКТ чаралары аша эзләргә һәм максатчан кулланырга; информацион һәм коммуникатив уку мәсьәләләрен чишү өчен, шулай ук: хат язу, сочинение, презентацияләүдә компьютер технологияләрен куллана белү; мәгълүматне этик һәм хокукый нормаларны истә тотып куллана белү.

1. Үзеңне Рәсәй гражданины итеп тою: ватандарлык; Ватанга, күпмилләтле Рәсәй халыкларының үткәненә, бүгенгесенә хөрмәт, Ватаның алдында бурыч һәм җаваплылык хисе, рус теле һәм Рәсәй халыклары телләренең кулланылышта булуының әһәмияте. Үзеңне милләтеңнең вәкиле итеп тану; туган телеңнең, туган төбәгеңнең, милләтеңнең тарихын һәи мәдәни мирасын белү. Рәсәй халыкларының һәм дөнья халыкларының теленә, диненә, мәдәни мирасына хөрмәт белән карау.

2. Мотивация нигезендә белем алу һәм танып белүнең укучыларның үзлегеннән үсеш, үзлегеннән укып белем алуга әзерлек һәм мөмкинлекләре.

3. Шәхси сайлау нигезендә мораль (әхлакый) проблемаларны чишүдә компетентлык һәм камилләшкән мораль, аң, әхлакый хисләр һәм әхлакый тәртип (үзеңне тоту) , үз гамәлләреңә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру: диннәргә түземлелек, кешеләрнең дини карашларына, хисләренә хөрмәт белән карау. Укуга җаваплы караш, хезмәткә хөрмәтле караш формалаштыру, социаль кирәкле хезмәттә катнашу. Кеше тормышында һәм җәмгыятьтә гаиләнең кирәклелеген аңлау, гаилә әгъзаларына хөрмәт белән караш һәм кайгыртучан мөнәсәбәт.

4.Заманча дөньяның социаль, мәдәни, тел, рухи төрлелеген истә тотып, дөньяга тулы бер караш булдыру .

5.Башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш булдыру. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү (үзеңне аралашуның тигез хокуклы субьекты итеп тою, диалог буенча партнер образын төзүгә әзерлек, мөмкин булган диалог оештыру ысулларын төзүгә әзерлек; кызыксынуларын, эшчәнлекләрен (процедураларын) конверсияләү (үзгәртү) буларак, диалог барышын оештыруга әзерлек; аралашу алып баруга әзерлек һәм сәләтлелек.



6. Гомумкешелек нормаларын белү, төркемнәрдә һәм җәмгыятьнең төрле оешмаларында үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерү;

төрле яшь кысаларында укучыларның мәктәп үзидарә эшендә һәм иҗтимагый тормышта катнашу;

яшүсмерләрнең иҗтимагый оешмаларында катнашырга әзер тору; оештыру эшчәнлегендә компетентлык кыйммәтләрен үзләштерү; бердәм башкарыла торган эшчәнлеккә уңай караш тудыру;

анализ ясау, проектлаштыру эшчәнлеген оештыру, шәхесара мөнәсәбәтләрдә отышлы икеяклы хезмәттәшлек алымнарын булдыру;

Үзеңдә лидерлык сыйфатларын тормышка ашыру ысулларын формалаштыру.

7. Сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше кыйммәтләренең формалашуы; кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы (тудыручы) гадәттән тыш хәлләрдә коллектив һәм индивидуаль үз-үзенне тоту, юлларда, транспорта үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыру.

8. Дөнья һәм Рәсәй халыкларының сәнгать мирасын аңлау, эстетик характердагы иҗади эшчәнлекне үзләштерү аша: төрле этномәдәни гореф-гадәтләрне чыгалдыручы әдәби әсәрләрне аңлау сәләте; гомуми рухи мәдәният, тормышны танып-белүнең үзенчәлекле ысулы һәм аралашуны оештыру чаралары буларак,укучыларда әдәби культура нигезләрен формалаштыру; әйләнә-тирә дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша күзаллау; дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша үзләштерү, үз-үзеңне күрсәтү һәм мәдәниятнең әдәби, әхлакый киңлегендә ориентлаша белү сәләте; кеше матурлыгын аңлау аша,үз илеңнең мәдәният тарихына хөрмәт; әдәби әсәрләрне өйрәнү ихтыяҗы булу; мәгънәви, эстетик һәм шәхескә юнәлтелгән кыйммәт буларак, әдәби мәдәниятнең гореф-гадәтләренә актив мөнәсәбәт формалаштыру.

9.Тормыштагы төрле очракларда экологик ориентлашкан рефлексив бәя бирерлек һәм практик эшчәнлек тәҗрибәсе булырлык, экологик фикер йөртүнең заманча дәрәҗәсенә туры килерлек экологик культура нигезләрен формалаштыру: табигатьне өйрәнергә, авыл хуҗалыгы хезмәте белән шөгыльләнергә, табигатьне эстетик-нәфис итеп чагылдырырга, туризм , шул исәптән экотуризм белән шөгыльләнергә, табигатьне саклау эшчәнлеген тормышка ашырырга әзерлекле булу.

"Әдәби пропедевти-ка" юнәлеше буенча



- өйрәнелә торган әсәрләрнең жанрларын һәм темаларын билгеләргә һәм әйтергә;

- сөйләмдә әдәби төшенчәләрне (әдәби әсәр, авторның исеме һәм фамилиясе, әсәрнең исеме) кулланырга;

- шигырь, хикәя, табышмак, мәкаль, әкият жанрларын аерырга;

- әкият һәм шигырь, табышмак һәм мәкаль текстларын чагыштырыга;

- тексттан геройлар арасындагы диалогны табып укырга;

- рәсеме һәм тышлыгы буеча китапның якынча темасын билгелергә

"Иҗади эшчәнлек" юнәлеше буенча



- диалог формасындагы кечкенә әсәрләрне рольләргә бүленеп укырга;

- укылган әсәр геройлары белән төрле вакыйгалар уйларга;

- герой яки үз исеменнән әсәр эчтәлеген сөйләргә

- укылган әсәрнең аерым эпизодларына рәсем ясарга;

аерым

- эпизодларны парлап яки төркемләп сәхнәләштерергә;

- телдән кечкенә хикәя, әкият уйларга









</





























1 нче сыйныфның рус төркемендә әдәби уку буенча

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп төзелгән календарь-тематик планСәг. саны

Үткәрү вакыты:

Уку эшчәнлеге төрләре

Планлаштырылган срок

Фактик

срок

Әйдәгез, танышабыз! (10 сәгать).

Лексика: исәнме(сез), хәерле көн, мин, син, ул, бу, кыз, малай, укучы, укытучы, ничек? кем? нәрсә? исем, сау бул, яхшы, әйе, юк, түгел, ул, кайда? шәһәр исемнәре, яши, авыл, шәһәр, ничә? яшь, Татарстан, уйныйбыз,әйдә, ярый.1-10 кадәр саннар, ничәнче?Татарстан, Россия шәһәр исемнәре

1.

"Әйдәгез танышабыз!" темасына диалогик сөйләшү

1

07.09



Сорауларны аңлап, дөрес җавап бирү.



2.

Татарстан шәһәрләре

1

14.09



Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

3.

Әйдә бергә уйныйбыз

1

21.09



Әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

Урман дусларыбыз (2 сәгать)

Лексика: Аю, бүре, төлке, тиен, керпе, куян, урман, фил, жираф, арыслан, кечкенә, усал, хәйләкәр, куркак, яши, дус, Шүрәле

4.

Урман дусларыбыз

1

28.09



Укытучының соравына җавап бирәләр. Рәсемнәргә карап, сорау һәм җаваплар бирү.

5.

Рус халык әкияте. "Теремкәй"

1

05.10



Сорау җөмләләрне аңлап, уңай, кире җавап бирү.

Спорт бәйрәме (2 сәгать). Лексика: йөзә, сикерә, оча, йөгерә, нишли?, нишлиләр? кил, кил әле, бара, кайта, уйный

6.

Спорт бәйрәме

1

12.10



Әңгәмәдәшнең тыңлый белү;

7.

Дустыңны урамга уйнарга чакыру

1

19.10



Әңгәмәдәш белән контактны башлау, дәвам итү, тәмамлау.

Мәктәптә ( 2 сәгать)

Лексика:Дәфтәр, китап, бетергеч, каләм, акбур, дәрес, рәсем, татар теле, нишли? укый, яза, рәсем ясый, җырлый, мәктәп, бүген, бар,кирәкме? бир әле, мә, ал, такта, нинди? пычрак,чиста, яхшы, матур, кирәк(ми), рәхмәт, кайда? өстәлдә, укучы, укытучы, начар, бас, утыр, татар теле, җыр

8.

Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы, юклыгы

1

26.10



Әңгәмәдәшенең фикерен тыңлый белү.



9.

Без ничек укыйбыз?

1

09.11



Үз фикереңне әйтү, парларда эшләү

Йорт хайваннары һәм кошлары ( 2 сәгать)

Лексика: песи, эт, сарык, сыер, ат, кәҗә, дуңгыз, кош, әтәч, тавык, каз, үрдәк, җир, су, бара, кайта, оча, бара, кайта

10.

"Акбай" тексты

1

16.11



Текст буенча сорауларга җавап бирү.

11.

"Без йоклыйбыз" тексты

1

23.11



Укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану.

12.

"Тыныч йокы" шигыре







Шигырьнең эчтәлеген аңлау. Шигырьнең сәнгатьлелегенә игътибар итү.

Бакчада ( 3 сәгать )

Лексика:кишер, шалкан, алма, кыяр, бәрәңге, суган, кәбестә, җиләк

13.

Санамышлар

1

30.11



Халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.Авазларны дөрес әйтү.

14.

Рус халык әкияте. "Шалкан"

1

07.12



Әкиятнең сюжетын, персонажларын белү. Әкиятнең теленә игътибар итү. Сорауларны аңлап, дөрес җавап бирү

15.

"Базарда сатып алу" темасына диалогик сөйләшү

1

14.12



Рәсем буенча җөмләләр төзү. Әңгәмәдәшне тыңлый белү.

Кыш җитте (4 сәгать )

Лексика: кыш, салкын, кар ява, җил, буран, чаңгы, чана, әкрен, ярый, шуа, тау, яңа ел, Кыш бабай, Кар кызы, чыршы, яшел, бәйрәм, җитә, котлыйм

16.

Кыш бабайга хат

1

11.01



Сәнгатьле уку; сорауларга җавап бирү.

17.

"Кыш бабай килә" шигыре

1

21.12



Үзеңнең һәм иптәшеңнең җавабына бәя бирү. әңгәмәдәшнең тыңлый белү.

18.

"Яңа ел бәйрәме" тексты

1

18.01



План буенча текстның эчтәлеген сөйли белү.

Сәламәт бул! (2 сәгать)

Лексика: баш, бит, чәч, борын, колак, авыз, кул, күз, аяк, бармак,авырта, сабын, тарак, сөлге теш щеткасы, чистарта, юа, сөртә, тарый

19.

"Хәл сорау - кирәкле эш" тексты

1

25.0101.02



Сөйләм берәмлекләрен логик фикергә сала белү,план буенча текстның эчтәлеген сөйли белү.

20.

Шәхси гигиена предметларын сорап алу

1

01.0208.02



Үрнәк буенча сөйли белү.

Безнең гаилә ( 2 сәгать)

Лексика: әни, әти, апа, абый, сеңел, эне, әби, бабай, бәлеш, гөбәдия, чәкчәк, өчпочмак, ипи, эшли, пешерә, ит, савыт-саба, тәлинкә, чынаяк, чәнечке, кашык, пычак, эчә, ашый, өй, тату, кунак, булыша, ю, юа, тәмле, идән, яз, тамчы тама, эри, рәхәт, ошый, кошлар килә, көн җылы, яз җитә, ни өчен? Котлыйм, бәхет телим, бүләк, 8 нче Март

21.

"Безнең гаилә" тексты. Г. Тукай "Безнең гаилә" шигыре

1

08.02



Шигырьнең эчтәлеген аңлау. Шигырьнең сәнгатьлелегенә игътибар итү. Актив үзләштерелгән лексик берәмлекне сөйләмдә дөрес куллану.

22.

Ф. Кәрим "Яз җитә"

1

22.0201.03



Эшчәнлеккә үзбәя куя белү.

Татар халык ашлары (3 сәгать)

Лексика: кунак, ярый, ярамый, уз, туган көн, кайчан?

23.

"Татар халык ашлары"

1

01.03



Татар теленә хас авазларны дөрес әйтү. Сорауларга җавап бирү.

24.

"Кунакта" тексты

1

08.03



Табын янында үз-үзеңне тоту буенча киңәшләр бирә белү. Укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану.

25.

"Туган көн" шигыре

1

15.03



Шигырьнең эчтәлеген аңлау. Шигырьнең сәнгатьлелегенә игътибар итү.

Кибеттә (2 сәгать).

Лексика: кишер, шалкан, алма, кыяр, бәрәңге, суган, кәбестә, җиләк, кызыл, зәңгәр, яшел, ак, кара, сары, тәмле, тәмле түгел, яратам, ничә сум, бирегез әле, чалбар, итек, яулык, итәк, бүрек, бияләй, башлык, күлмәк, сум

26.

"Ашамлыклар кибетендә" тексты

1

29.03



Аңлап уку.Сөйләм берәмлекләрен логик фикергә сала белү,план буенча текстның эчтәлеген сөйли белү.

27.

Б. Рәхмәт "Аш вакыты" шигыре

1

05.04



Шигырьнең эчтәлеген аңлау. Шигырьнең сәнгатьлелегенә игътибар итү. Укытучының соравына җавап бирәләр.

28.

"Кибеттә" тексты

1

12.04



Текст буенча сорауларга җавап бирү.

Без шәһәрдә яшибез (2 сәгать)

Лексика: безнең, бик, матур, зур, киң, урам, йөри, Татарстан шәһәрләре исемнәре.

29.

"Безнең шәһәр" темасына монологик сөйләм

1

19.04



План буенча текстның эчтәлеген сөйли белү.

30.

"Малайлар транспортта бара" тексты.

1

26.04



Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә алу.

Җәй (3 сәгать) Лексика: җәй, көн, елга, күл, җиләк, гөмбә, Сабантуй

31.

"Дуслар, кая барасыз?" шигыре

1

03.05



Аңлап фикер йөртү. Сәнгатьле уку. Сорауларга җавап бирү.

32.

Г. Тукай "Бала белән күбәләк" шигыре

1

10.05



Шигырьнең сәнгатьлелегенә игътибар итү. Актив үзләштерелгән лексик берәмлекне сөйләмдә дөрес куллану.

33.

"Сабантуй - күңелле бәйрәм"

1

17.05



Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал