7


  • Учителю
  • Фатих Кәрим-герой шәхес- фәнни - тикшеренү эше.

Фатих Кәрим-герой шәхес- фәнни - тикшеренү эше.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





Татарстан республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының "Утяшкино урта гомуми белем мәктәбе" төп белем муниципаль бюджет учреждениесе.







Фәнни - тикшеренү эше.



Тема: Фатих Кәрим -герой шәхес.





Башкарды:9 нчы сыйныф укучысы

Сибгатуллин Айназ Әдһәм улы

Тикшерде: : I категорияле татар теле

һәм әдәбият укытучысы - Ситдикова

Дания Сәмигулла кызы.



















2016 ел.

Кереш.

Безнең татар поэзиясе фронтовик шагыйрьләргә бай. Иң популяр шагыйрь кем дип сорасалар, Фатих Кәрим дияр идем мин. Бөек Ватан сугышы башлангач, ул, кулына корал алып, туган илебезне якларга китә.

Сөйләр сүзләр күпләр алар, иренмичә сөйләсәң;

Озын сүзнең кыскасы шул: күп яшәргә теләсәң,

Үлем турында уйлама, илең турында уйла,

Илең турында уйласаң, гомерең озын була.

Әлеге фәнни- тикшеренү эшемдә шагыйрьнең каршылыклы,фаҗигале тормышын өйрәнү барышында,аның гаҗәеп буталчык,кыен шартларда да туган халкына,гаиләсенә,шигъриятенә тугрылыклы булып калуын, кешелек намусына тап төшермәвен максат итеп куям.

"Фатих Кәрим - герой шәхес"- фәнни- тикшеренү эшемне бик актуаль дип саныйм.Татар поэзиясенең үсеш юлында иң якты маякларның берсе булган Фатих Кәрим иҗатын өйрәнү аша шигъриятебезнең олылыгын,шагыйрьләребезнең фидакарьлеген күрәбез. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычлар куела:

  • Ф.Кәримнең тормыш юлы;

  • иҗаты;

  • һәйкәл;

  • шагыйрь кызы;

  • ачылмаган соңгы хат;

  • соңгы сүз;

Фәнни - тикшеренү эшемнең бүлекләргә бүленеше шушы бурычларга туры китереп төзелде.Бу эшнең төп өлеше 6 бүлектән тора.Беренче бүлектә тормыш юлы турында белешмә бирелә.Икенче бүлектә иҗатына күз салдым.Өченче бүлектә Ф.Кәримгә куелган һәйкәл турында белешмә бирдем.Дүртенче бүлектә шагыйрьнең кызы Ләйләнең тормышы турында яздым.Бишенче бүлектә Ф.Кәримгә язылган хат язмышы турында әйтелә.Алтынчы бүлектә Ф.Кәрим - бөек шәхес икәнен исбатладым.























































Беренче бүлек



Тормыш юлы.



Әхмәтвәли улы Фатих Кәримов 9 гыйнварда Башкортстандагы Бишбүләк районы Ает авылында мулла гаиләсендә 11нче төпчек бала булып дөньяга килә. Бәләкәй чакта ул бигрәк тә табигатьне, Дим буйларын, тугайларда җиләк җыярга,кошлар сайраганын тыңларга ярата торган була. Аларга рәхәт тормышта үсәргә насыйп булмый, бик яшьли әтисез калалар. Әтиләре исән чакта указлы мулла була. Ул бик юмарт, кешелекле булган. Бирелгән хәерне дә өйгә алып кайтмыйча,ярлы кешеләргә, авыл балаларына тараткан. Әниләре дә бик йомшак күңелле кеше булган, әкиятләрне, бәетләрне яттан сөйләгән. Гаиләдә һәр кеше шигырьгә гашыйк булган.Кечкенә Фатих әнисен елата-елата "Сак-Сок"бәетен укыган. Апасы Мәрьям, абыйсы Габдулла да шигырьләр язган. Аларның йогынтысы Фатихка да тигәндер күрәсең.

13 яше тулгач аны абыйсы Габдулла Бәләбәйдәге педагогия техникумының әзерлек курсларына урнаштыра. Ике ел укыгач ФатихКазандагы Н.К.крупская исемендәге балалар йортында тәрбияләнә. 1925-1929 елларда Казан җир төзү техникумында укый. Булачак хатыны-Кадрия Ишукова белән дә шунда таныша.

Фатих та , Кадрия дә язу сәләтенә бик оста булганнар. Фатих ару-таруны белми каләмен чыныктыра. Башта ул мәкаләләр, фельетоннар, ә соңрак шигырьләр, хикәяләр, ялкынлы поэмалар яза башлый. Фатих Кәрим 1931 елда армиягә алына. 1933 елның гыйнварына кадәр Идел буе хәрби округының Казанда чыга торган "Кызылармияче" газетасында хәрби журналист-хәбәрче булып хезмәт итә. Хезмәттән соң төрле газета-журнал редакцияләрендә эшли. Татар дәүләт нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты секторы җитәкчесе була, зур әдәби мәктәп үтә. Ә Кадрия... Аңа балалар анасы, гаиләнең терәге, балалар бакчасында тәрбияче булу насыйп ителә. Беренче кызлары Ада 1935 елның 12 ноябрендә, ә Ләйлә1937 елның 11 ноябрендә дөньяга килә.









































































Икенче бүлек



Иҗаты.

Бөек Ватан сугышы чорында аның иҗаты үзенең иң югары ноктасына күтәрелә һәм фашизмга каршы көрәш җыры булып яңгырый. Ф. Кәрим үзе теләп фронтка китә. Ул башта гади солдат булып йөри, аннары хәрби инженерлык училищесын тәмамлый. Укудан соң аны Көнчыгыш Пруссиядә барган операцияләрендә катнашырга взвод командиры итеп билгелиләр. Антына тугрылыклы булып, «Ватаным өчен» дип, дошманга каршы сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәтә. Сугыш дәвамында ике тапкыр яралана, ләкин алгы сафтан китми, яңадан сугышка омтыла, дәваланып, тагын көрәшен дәвам итә.

Сугыш елларында Ф. Кәрим 150 гә якын шигырь, 8 поэма, 2 чәчмә әсәр, 5 пәрдәле драма, җырлар иҗат итеп калдыра. Аларда сугышларның жиңүебезгә олы ышаныч белән яшәүләре, шушы изге максат өчен бөтен көч-ихтыярларын туплаулары сурәтләнә

1942 елның 19 апрелендә "хәбәрсез югалды" дигән язу килә, ләкин шул ук елның 1 маенда Фатих Кәрим Казанга кайта, ай ярым госпитальдә дәвалана. Шунда ул "Кыңгыраулы яшел гармун" поэмасын иҗат итә, күп кенә шигырьләрен язып газеталарга бирә.

«Кыңгыраулы яшел гармун" поэмасы Фатих Кәрим иҗатында гына түгел, гомумән, сугыш чоры татар шигъриятендә күтәренке рух, киләчәккә ышаныч белән сугарылган иң уңышлы әсәрләрнең берсе. Халыкның ныклыгын, фидакарьлеген, сөйкемлелеген, мәхәббәт хисенең бөтен авырлыклардан өстенлеген раслау ул вакыт өчен бик тансык иде.

Әсәрнең үзәгендә Фазыл образы. Шагыйрь бу егеттә татар сугышчысының бик матур гәүдәләнешен тапкан. Фазыл сугышка кадәр алдынгы шахтер булган, сугышта да кыю, батыр егет булып танылган. Җитмәсә, гармунчы, җырчы. Чибәрлеге өстенә шаянлыгы да бар. Шүңа күрә кызлар да аңа яратып карыйлар. Госпитальдәге егетләрнең дә Фазылны үз итүләре сизелеп тора. Бу образны А. Твардовскийның "Василий Теркин" әсәренең герое белән тиң куясы килә.

Поэмада бик матур бер бизәк бар, ул -гармун. Үзе кыңгыраулы, үзе яшел, үзе матур тавышлы. Оста Фазыл сыздырып җибәргәндә, ул слодатларның күңел дөньясын тибрәтә. Егетләр түзмиләр, гармунга кушылып җырлыйлар. Йөрәкләрендә йөрткән иң кадерле хисләрен, җырга салып әйткәннәрен сизми дә калалар. Шулай итеп, җыр поэмада бик әһәмиятле хезмәт башкара. Ф.Кәрим җырның халыкчан яңгырашлы булуына нык игътибар итә. Алай гына да түгел, әсәр тукымасына табигый рәвештә халык җырларын да кертеп урнаштыра.



























Өченче бүлек.

Һәйкәл.

Мин рядовой солдат бу сугышта..." дип үз язмышын язган Фатих Кәрим Мәскәүдән Көнчыгыш Пруссиягә кадәр штык, мылтык белән генә түгел, каләме белән дә көрәшә-көрәшә сугышчан авыр юл уза. Соңгы сулышына кадәр батырларча көрәшеп, үзенең сугышчылары белән немецларның 45 офицерын һәм солдатын үтерә, 120 немецны әсир итә. Хәрби батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, 1 дәрәҗә Дан ордены, берничә медаль белән бүләкләнә. Җиңү көненә санаулы гына атналар калганда хәлиткеч көрәштә яраланып кече лейтенант, взвод командиры Фатих Кәрим батырларча һәлак була. Бу 1945 елның 19 февраль көне була. Дуслары-көрәштәшләре пулядан теткәләнгән шинелен шигырь дәфтәрләрен, хатларын һәм итеген Казанга җибәрәләр. Бу әйберләрне язучылар дәүләт музеена бирәләр. Дәүләт музеенда янгын чыгып бик күп кыйммәтле экспонатларны харап итә. Бу вакытта Фатих Кәримнең шинелен Ленинградка җибәргән булалар, шулай ул исән кала.

Фатих Кәримнең гәүдәсе Көнчыгыш Пруссиядәге Кенигсберг шәһәре янына күмелә. Соңрак, 1955 нче елда ул Победа исемле авылның паркына туганнар каберлегенә күчереп җирләнә. Ә 1966 нчы елда литвалылар 11 кеше бергә күмелгән каберлекне ачалар һәм бер сугышчының шинельсез икәнен күрәләр, бу Фатих Кәрим була. Аларны Багратионовск шәһәре янындагы туганнар каберенә күчерәләр. Анда мемориал ачыла. Шагыйрьнең кызы Ләйлә анда еш кунак була. Ә 2007 нче елның сентябрь аенда Фатих Кәримгә бу шәһәрдә һәйкәл ачылды . Анда Ләйлә дә катнашты.





Дүртенче бүлек

Шагыйрь кызы.

Кыз бала әтисенә охшаса, бәхетле була, дигәннәр борынгылар. Фатих Кәримнең кечкенә кызы Ләйлә дә әтисенә охшаган була. Үз гомерендә 2 генә тапкыр күреп калган әтисенә мәхәббәте гомер буе җанын җылыткан аның. Ләйлә 5 яшьтән апасы Ада белән укырга керә. Икесе дә бик мәктәпне гел 5ле билгеләренә тәмамлыйлар. Ада институтка керә, физмат тәмамлый, танылган галимнәр белән фәнни эш башкара.Ләкин гомере генә кыска була. Ләйлә исә университетка филология факультетына керә,ләкин укуын ташлый , заводка эшкә керә. Башта монтажчы, аннан мастер, партоешма секретаре була. Хәзерге көндә Казанда улы Артем белән яши. Улы белән берничә тапкыр әтисенең каберенә дә сәяхәт кылган ул. Әтисе белән горурланып, аның иҗатына сокланып яши ул.









































Бишенче бүлек

Ачылмаган соңгы хат.

Фатих Кәрим тормышында гаиләсеннән, туганнарыннан озаклап аерылып торган чорлар да булган. Монда авыр сугыш еллары гына түгел, ә илдә барган репрессия еллары да гаепле. Нахак бәла аркасында Ф.Кәрим төрмәгә барып эләгә. Үзе генә түгел, бик күп әдипләр, артистлар, хәрбиләр, галимнәр белән. Илдә канкойгыч сугыш барганда да, бу бер гаепсез "халык дошманнары" төрмәләрдән чыга алмаган. Бары тик хатыны Кадрия ханымның аерата тырышлыгы, дуслары, шул исәптән язучы Кави Нәҗми ярдәме белән генә Ф.Кәримгә иреккә чыгу бәхете эләгә. Тик бер шарт белән - кичекмәстән сугышка китәргә. Ничә еллар гаиләсеннән аерылып торган шагыйрь үзе турында уйлыймы соң? 1941 елның декабре башында ук ул фронтка китеп бара. Билгеле инде, мондый вакытта араларны якынайтып, хатлар йөри. Төрмәләрдә утырганда да, сугыш кырында чакта да шагыйрь һәм аның яраткан хатыны Кадрия ханым хатлар ярдәмендә сагышларын басканнар, бер-беренең хәлен белгәннәр, күңел яраларына дәва булырлык сүзләр тапканнар. Фатихына авыр сугыш давылларына бирешмәслек көчне бирерлек хатлар язарга кирәклеген Кадрия ханым яхшы аңлаган. Бүгенге көндә әлеге хатлар Ф.Кәрим һәм аның төп таянычы, терәге булган Кадрия ханым, аларның олы мәхәббәте турында сөйләүче төп шаһитләр булып тора.

Казанда Фатих Кәримгә аталган, ләкин ачылып укылмаган хат яши. Бу хатны шагыйрьнең хатыны Кадрия язган. Ләкин Фатих Кәрим хатны укырга өлгерми, 1945 нче елның 19 февралендә батырларча һәлак була, хат кире кайта. Хатны Кадрия ханым үзе ачып укымый, ә гомере буе саклый, үләр алдыннан кызы Ләйләгә биреп калдыра. Ләйлә дә хатны ачмаган. Сер булып калсын дигән. Татар халык шагыйре Ренат Харис шагыйрьгә багышлап "Кадрия" поэмасын иҗат иткән. Бу поэмада хатның язмышы турында сүз бара.

















































































Алтынчы бүлек

Соңгы сүз.

Фатих Кәрим - татар шигъриятенең горурлыгы. Аның әсәрләрен халкыбыз яратып укый. Ул гомеренең теләсә кайсы чорында да үзенең шагыйрь икәнен, халкына тугрылыклы булырга тиешлеген онытмады. Фатих Кәримнең балалар өчен язган шигырьләре әле дә яратып укыла. Алар уку һәм сөйләү өчен җиңел һәм кызыклы итеп язылган. Мин аның шигырьләрен бик яратып укыйм. Кечкенә чагымда әбием миңа "Гармунчы аю белән җырчы маймыл" әкиятен укый иде. Бу әкият бүген дә минем хәтеремдә саклана. Класстан тыш уку дәресләрендә без Ф. Кәримнең язган әсәрләрен кызыксынып укыйбыз, шигырьләрен һәм әкиятләрен яттан өйрәнәбез. Ә инде аның сүзләренә язылган "Яз җитә" җырын бик яратып башкарабыз. Аның батырлыгына сокланабыз, аның белән горурланабыз.

Ф. Кәрим Ватаныбыз алдында торган бөек бурычны үтәүдә үз каләме белән зур өлеш кертергә омтылды. Бөек Ватан сугышы чорында аның иҗаты үзенең иң югары ноктасына күтәрелде һәм сугыш фаҗигасен, аның халыкка, тормышка зыянын җырлады. Аның җырлары көрәш җыры булып яңгырады. Туган илгә, туган халыкка булган мәхәббәт Ф.Кәримгә бетмәс-төкәнмәс көч бирде, аны үстерде.

Ф. Кәрим поэзиясе - якты, саф һәм патриотик тойгылар поэзиясе. Ул бай, күпьяклы татар поэзиясендә иң күренекле урыннарның берсен тота. Аны халык мәңге онытмаячак! Аның батырлыгы безнең күнелләрдә мәңге сакланачак!

Фатих Кәримнең мирасы бүген дә татар дөньясы өчен кирәкле , ул бүген дә халык күңелендә яши. Якташлары аны онытмый. Туган авылы Аетта әдип хөрмәтенә һәйкәл куелган, урта мәктәп аның исемен йөртә.

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

1. Роза Камалетдинова. Солдат шинеле. - «Сөембикә", №1, 2009, 36-39 бит.

2. Татар язучылары порталы (Интернет-сәхифә)

3. Мәҗитов З. Фатих Кәрим: Тормыш һәм иҗат юлы турында очерк. - Казан: Татар.Кит.нәшр., 1963.

4. Кәрим Ф. Әсәрләр. Өч томда. Казан: Татар. кит. нәшр., 1979- 1981.



















































Эчтәлек

1.Кереш..............................................................................................2

1.Ф.Кәримнең тормыш юлы........................................................4

2.Иҗаты........................................................................................6

3.Һәйкәл........................................................................................8

4.Шагыйрь кызы..........................................................................9

5.Ачылмаган соңгы хат..............................................................10

6.Соңгы сүз..................................................................................12

7.Кулланылган әдәбият.....................................................................13



















































































































15







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал