7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарской литературе 2 класс

Рабочая программа по татарской литературе 2 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



«Татарстан Республикасы

Биектау муниципаль районының

Бөреле урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе







__________ Г. В. Равыйлова.



" " август 2016 ел.







"Расланды"

Мәктәп директоры:

___________ Н. Г. Медведева.



Педагогик совет утырышы

беркетмәсе №1



" " август 2016 ел.



Эш программасы

Фән - уку



Параллель/сыйныф/ төркем - 2 нче а сыйныф, рус төркеме.



Ф.И.О. - Таҗмиева Рушания Миннәхмәт кызы, беренче квалификацион категорияле.



Реализацияләү вакыты - 2016 - 2017 нче уку елы.







Бөреле, 2016 нчы ел



2. Укыту методик комплекты.

1. Програма:Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева "Урта (тулы гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы" 2014.

  1. Дәреслек: Р. З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Г.М. Әхмәтҗанова "Күңелле татар теле". Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф ы өчен татар теле Һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) Казан,"Татармультфильм"нәшрияты,2013.

  2. Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина "Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту" . 2 нче сыйныф:Укытучылар өчен методик кулланма. -Казан:"Татармультфильм",2013.

  3. Мультимедиа.

  4. Н.Г.Галиева, Л.Ә.Гыйниятуллина "Татар теленнән эш"Гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче 2 нче сыйныф укучылары өчен. - Казан. "Татармультфильм" нәшрияты, 2013.

  1. Укыту предметына гомуми аңлатма.

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше - системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент -нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле укыту системасына да карый. Ягъни, рус телле балаларга татар теле укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, укыту процессы, белем дәрәҗәсенә контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. -бар да бер максатка-нәтиҗәгә хезмәт итә. Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы-иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышка актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү. Рус телле балаларга татар теле укыту максаты берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.





Танып белү максатының эчтәлеге





Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен бета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны, башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе, татар сәнгатенеңтөрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү,тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү,

- хәтерне үстерү(ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү,

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре),

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башта укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү телне аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбадәт. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзрара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булаларак.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашудә кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне , я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Бурычлары:





- укучыларның 1-4 нче сыйныфларда үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү,

- татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү,

- программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү,

- татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү, текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү,

- татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү,

- татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары,күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү,

- халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү,

- укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру,

-рус телле укучыларда аралашу осталыгы формалаштыру,

- татар теленең фонетик, лексик, грамматик берәмлекләрен гамәли үзләштерүгә ирешү,

-укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү,

- балаларның рухи дөньясын баету, аларда шәхесара һәм мәдәниятара аралашу күнекмәләре булдыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү,

- сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру,

- сөйләмдә актив кулланыла торган сүзләрне орфографик яктан дөрес язу күнекмәләрнен үстерү,

- татар теленең фонетик , лексик, грамматик нигезләрен гамәли үзләштереп, сөйләм булдыруга күнектерү,

- татар теленә укучыларны җәлеп итү, укучыларның мәгълүматлылыгын киңәйтү.

Белем дәрәҗәсенә таләпләр:

-сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү,

-дәреслектә бирелгән тематик кысаларда татарчадан-русчага, русчадан-татарчага тәрҗемә итә белү,

-күчереп язу,

- фикер йөртү элеменлары кертеп, әзер план буенча бирелгән диалог, монолог язу,

- изложение язу,

- эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә , дөрес уку.

Күнекмәләргә таләпләр:

Гомуми белем мәктәбендә татар теле дәресләре укучыларның сөйләм телен үстерүгә юнәлтелә, бу исә аларның тыңлап аңлау, сөйләү һәм сөйләшү , уку, язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен формалаштыруны үз эченә ала.

  • Тыңлап аңлау - аерым авазларны, иҗек калыпларын, сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләрне, бәйләнешле текстларны ишетеп, мәгънәләрен һәм эчтәлекләрен аңларга өйрәтү,

  • Диалогик сөйләмгә өйрәткәндә, укучыларның көндәлек тормышын чагылдыра торган табигый темаларгасөйләшүләрен формалаштыру,

  • Монологик сөйләмгә өйрәткәндә аерым кешеләрне, әйберләрне табигать күренешләрен, хайваннарны тасвирлауга, сыйныф, мәктәп, авыл, шәһәр тормышы һ.б. турында хәбәр итүгә, укытылган (тыңланган) текстның эчтәлеген план буенча сөйләп бирү күнекмәләрен формалаштыру,

  • Укуга өйрәткәндә, татар хәрефләрен танып, алар белдергән авазларны дөрес әйтү, дәреслектәге текстларны сәнгатьле итеп, йөгерек һәм аңлап уку күнекмәләре булдыру,

  • Яңа сүзләрне сүзлектән табу,

  • Язуга сүзләрне сүзлектән табу

  • Язуга өйрәткәндә, сүзләрне иҗекләргә бүлеп, юлдан юлга дөрес күчерү кагыйдәләрен үзләштерү, сөйләмдә актив кулланыла торган сүзләрне орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерү,

  • Язма сөйләмгә өйрәткәндә, терәк сүзләр, сүзтезмәләр һәм үрнәк җөмләләргә нигезләнеп, өйрәнелә торган лексик тема яки бирелгән ситуация буенча җөмләләр яза белү,

Укучыларда фонетик күнекмәләр булдыру өчен, түбәндәгеләргә игътибар итү мөһим: татар теленә генә хас булган авазларның әйтелешен үзләштерү, татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазларны чагыштырып өйрәнү, авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә, бәйләнешле сөйләмдә дөрес әйтүгә ирешү. Бу төр күнекмәләр булдыру өстендә эзлекле эшләү генә укучыларның сөйләмендәге фонетик хаталарны бетерергә мөмкинлек бирә.

Укучыларның лексик күнекмәләрен үстерү өчен, сүзләрнең әйтелешен, язылышын, мәгънәсен, ясалышын, башка сүзләр белән бәйләнешен, сөйләмдә кулланышын үзләшерү шарт. Моның белән беррәттән, татар һәм рус сүзләрнең мәгънә ягыннан аермаларын күрсәтеп бару да, рус телендә эквивалентлары булмаган сүзләрне аңлатып бирү дә сорала.

Укучыларның грамматик күнекмәләрен үстерү - төрле сүз төркемнәренең морфологик формалары, ясалышлары белән таныштыру, сүзләрнең җөмләдә үзара бәйләнеш чараларын үзләштерү һәм кагыйдәләрен белү дигән сүз. Татар телен икенче тел буларак укытканда, лексик-грамматик материалны синтаксик нигезендә үзләштерү принцибына таянып эш итү кирәк, чөнки сүзләр башка сүзләр белән бәйләнештә булганда гына, җөмлә, гомумән, сөйләм барлыкка килә.





4.Укыту предметының мәктәп уку планында тоткан урыны.





Башлангыч белем бирү баскычында татар теле һәм әдәби укуга 313 сәгать билгеләнә. Шулай ук, базис укыту планында һәр сыйныфта сәгатьләр саны бүленеше түбәндәгечә күрсәтелә.

1 сыйныф - 1 сәгать - 33 сәгать

2 сыйныф - 2 сәгать - 70 сәгать

3 сыйныф - 3 сәгать - 105 сәгать

  1. сыйныф - 3 сәгать -105 сәгать

Программа эчтәлеге укучыларның сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча базис дәрәҗәсендә(базовый план) белемнәргә ия булуларына юнәлтелгән. Уңышка ирешү өчен тел дәресләрен уку дәресләре белән тыгыз алып бару отышлы. Татар теле дәресләрендә өйрәнелгән лексик берәмлекләр, аларның грамматик формалары, җөмлә калыплары уку дәресләрендә бәйләнешле сөйләмдә кулланыла. Грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас скүренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле. Укучыларның белемнәрнә таяну, беренчедән, ике телгә хас булган охшаш һәм аермалы якларны ассызыклау булса, икенчедән, алган белемнәрне ныгыту булып тора, өченчедән, яңа материалны аңлату өчен вакыт күбрәк кала. Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан хикәя яздырыла. Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын искә тотып төзелде.

5.Укытуның көтелгән нәтиҗәләре

Татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын)үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру,

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм верваль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу,

  • "Татар теле" предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана.

  • шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

  • татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;

  • ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучанлык хисләрен тәрбияләү.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

Урта белем бирү баскычында татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүммати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сүрәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала, презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә, укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана күнекмәләре формалаша.

  • уку хезмәтенә бәя бирә белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

  • укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белүе;

  • дәрескә кирәкле кук-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралашу күнекмәләрен формалаштыру;

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү; укыганның эчтәлеген аңлап, биремнәрне мөстәкыйль үтәү.

Предмет нәтиҗәләре:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру,

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның верваль һәм верваль булмаган чараларыннан, сцйлщм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу,

Танып белү нәтиҗәләре.



-фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу,индкутив, дедуктив

фикерли белү,

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру,

  • объектларны чагылдыру, классификацияләү өчен уртак билгелеләрне билгеләү,

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү,

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр.

- уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү,

- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү,

- уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү,

- билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү,

- укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү,

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру,

- дәрескә кирәкле уку- язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү,

- дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмә дәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү,

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү,

  • аралаша белү сәләтен үстерү(аралашучанлык, хислелек,эмпатия хисләре),

  • парларда һәм күмәк эшләрдә эшли белү,

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару,

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Предмет нәтиҗәләре:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру,

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның верваль һәм верваль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу,

"Татар теле һәм әдәбияты" предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңайлы үзләштерергә шартлар тудыру.

Тыңлап аңлау

Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.



Диалогик сөйләм

2 нче сыйныфта дәрес вакытының 60-70% ын сөйләшүгә өйрәнү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

- сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

- дәреслектә бирелгән үрнәк диалогарны сәнг. итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, билгеле бер тема буенча кечкенә диалоглар төзи белү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм

Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

  • җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

  • программада күрсәтелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.

Ишетеп аңлау (аудирование)

Аралашу өчен төп шартларның берсе - әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 2 сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең төп бурычлары түбәндәгеләр:

  • нормаль темп белән әйтелгәннең мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;

  • сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;

  • ишетү хәтеренең күләмен арттыру.

Уку

Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

  • хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп уку белү;

  • дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

  • укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

  • кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

  • укыганда сүзлекләр куллана белү.

Язу

Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

  • татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

  • дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

  • бәйрәмнәр белән котлау язу.





  1. Үзләштерелергә тиешле грамматик материал.

1нче сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем, күнекмәләр.

  • Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.

  • Исемнәргә кем? нәрсә? сорауларын куя белү.

  • Исемнәрнең 1, 2 затта берлектә тартым белән төрләнеше белән таныштыру.

  • Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләре белән таныштыру.

  • Микъдар һәм тәртип саннары белән таныштыру (1-10 саннары).

  • Зат алмашлыкларын берлектә баш, иялек, юнәлеш килешләрендә сөйләмдә куллану белән таныштыру.

  • Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану.

  • Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирә белү.

  • Ничә? Ничек?Нинди? сорауларына җавап бирә белү.

  • Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3 зат формаларын берлектә сөйләмдә куллану.

  • Боерык фигыльнең II затта берлек сан формасы белән таныштыру.

  • -мы/-ме, түгел, әле кисәкчәләрен сөйләмдә куллану.

  • Белән бәйлеген исем белән сөйләмдә куллану.

  • Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.

  • Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

  • Сан+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

  • Сузык һәм тартык авазлар, аларның аермасы. Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аерырга өйрәнү.

- Татар һәм рус телләрендәге сузык һәм тартык авазларны чагыштырып, дөрес әйтә белү, транскрипция билгеләре белән таныштыру.

- Сүзләрне иҗекләргә бүлү, иҗекләп икенче юлга күчерү. Иҗек калыпларына нигезләнгән уку кагыйдәләрен гамәли үзләштерү.

- Озын һәм кыска сузыкларны сүзләрдә дөрес итеп әйтә белү.

- Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес язу.

- Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес кую.

- Хикәя һәм сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтергә гадәтләндерү. Җөмлә ахырында дөрес тыныш билгеләрен куеп язарга күнектерү.

- Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап язарга өйрәнү.

- Матур һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру.

- Боеру максаты белән әйтелгән җөмләләрне аңларга өйрәнү.

  1. нче сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем, күнекмәләр.

  • Исемнең төшем килеше белән таныштыру.

  • Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләрен сөйләмдә куллануны камилләштерү.

  • Исемнәрнең берлек санда 1,2 затта тартым белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү.

  • Исемнәрнең берлек санда 3 затта тартым белән төрләнеше белән таныштыру (аның китабы, сумкасы).

  • Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану.

  • 11дән 20 кадәр саннарны сөйләмдә куллану.

  • Мин, син зат алмашлыкларын юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану.

  • Зат алмашлыкларын күплектә сөйләмдә куллану.

  • Кайчан? сорау алмашлыгы белән таныштыру.

  • Кем? Нәрсә? кайда? кая? кайдан? нинди? ничек? ничә? ничәнче? сорауларына җавап бирә, аларны кулланып, сорау бирә белүне камилләштерү.

  • Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3нче зат юклык формасы белән таныштыру.

  • Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта берлек сан 1,2,3нче зат формасы белән таныштыру.

  • Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формалары белән таныштыру.

  • Кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый хәбәрлек сүзләрен сөйләмдә куллану.

  • Чөнки теркәгечен сөйләмдә куллану.

- Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен камилләштерү. Сингармонизм законы.

- Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Сүзләрне транскрипция

билгеләре белән яза белү.

- Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.

- Татар алфавитын яттан белү.

- Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Укылган иҗекләр санын билгели белү.

- Аралашу өчен бирелгән темаларга караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.

- Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую

  1. нче сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем, күнекмәләр.

  • Исем - сүз төркеме белән таныштыру.

  • Исемнең иялек килеше белән таныштыру.

  • Чы/-че - исем ясагыч кушымчалары белән таныштыру.

  • Сыйфат - сүз төркеме белән таныштыру.

  • Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар белән танышу.

  • Синоним һәм антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану.

  • 21дән 100 кадәр саннарны сөйләмдә куллану.

  • Аннан соң рәвеше һәм һәр, һәркем, барлык, алмашлыклары белән таныштыру.

Фигыль - сүз төркеме, аның хәзерге һәм үткән заман формалары белән таныштыру.

  • Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта күплектә 1,2,3 зат формалары белән таныштыру.

  • -гына/-генә, -кына/-кенә кисәкчәләре белән таныштыру.

  • Янында, алдында, артында, турында бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану.

  • Ләкин, чөнки, шуңа күрә теркәгечле җөмләләрне сөйләмдә куллану.

  • Казан шәһәре, киемнәр кибете - төзелмәләре белән таныштыру.

  • Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сорауларын һәм аңа җавапларны сөйләмдә куллана белү.

  • Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтүне ныгыту.

  • Алынма сүзләрнең дөрес әйтелешен саклап, сөйләмдә кулланырга күнектерү.

  • Укучыларның язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү эшен дәвам итү.

  • Ике бертөрле тартык янәшә килгән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен булдыру(китте, кайтты).

  • Янәшә килгән ике бертөрле тартык булган сүзләрне икеләтеп әйтергә өйрәтү.

  • я, ю, е хәрефләре, алар белдергән авазларның әйтелешен һәм язылышын истә калдыруны булдыру.

  • О, ө хәрефләренең беренче иҗектә генә язылуы.

  1. нче сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем, күнекмәләр.

  • Исемнәрнең килеш белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү.

  • Тартымлы исемнәрнең күплек санда төрләнеше белән таныштыру.

  • Кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.

  • Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.

  • Вакыт рәвешләре (бүген, иртәгә, кичә, иртән) белән таныштыру.

  • Монда, анда рәвешләрен сөйләмдә куллану.

  • Тамыр, кушма, тезмә саннар белән таныштыру.

  • Мин, син зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә сөйләмдә кулланышы.

  • Кемдер, нәрсәдер алмашлыклары белән таныштыру.

  • Билгесез үткән заман хикәя фигыльне барлыкта 3 затта сөйләмдә куллану.

  • Ашыйсы килә, эчәсе килә формалары белән таныштыру.

  • Кебек бәйлеген сөйләмдә куллану.

  • Кадәр, соң - бәйлекләре белән таныштыру.

  • Ян бәйлек сүзен юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә куллану.

  • Уйнарга яратам, уйный башлады - төзелмәләре белән таныштыру.

  • Сүз басымы. Аны дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру.

- Басымның үзенчәлекле очракларын белү.

- Сингармонизм законының асылын гамәли үзләштерү.

- Җөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен язу күнекмәләрен гомумиләштерү.





7.Программаның эчтәлеге



www.mon.gov.ru РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы

www.ed.gov.ru Белем бирү буенча федераль агентлык

www.fasi.gov.ru Фән һәм инновацияләр буенча федераль агентлык

www.obrnadzor.gov.ru Рособрнадзор

www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм профессиональ әзерләү академиясе

www.lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства

www.rustest.ruФедераль тест үткәрүүзәге

www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

www.edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем полрталы

www.mon.tatar.ru

pedsovet.org Бөтенроссия интернет-педкиңәшмәсе

www.bytik.ru Мәгариф системасында яңа технологияләр куллану - халыкара конференция

www.shoolexpo.ru

www.it-n.ru

. belem.ru

. tatar.ruТР рәсми серверы

. tatcenter.ruТР мәгълүмати - аналитик порталы

. Tat. Tatar - inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы

. intertat.ruТР электрон газетасы

. vatantat.ru "Ватаным Татарстан" газетасы

. Tatar - kongres.ru Бөтендөнья татар конгрессы

. xat.ru Татар хат алышу хезмәте

. suzlek.ruon- line русча сүзлеге

. Abaga.h16.ru "Абага чәчәге" олимпиада

. Tugan-tel.at.ru Шрифтлар һәм IT- технологияләр

. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

. tataroved.ru Татар тарихы: төрки - татар дөньясы

. selet.ru "Сәләт" яшьләр үзәге

</<font size="3">9. Календарь-тематик план.



Дәрес темасы

Укучы эшчәнлегенең төре һәм эш формасы

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты

Карректировка

Предмет

Метапредмет

Шәхескә кагылышлы

Программа буенча

фактик



Без мәктәпкә барабыз.



1.

Яңа уку елы белән!.

Сүзлек эше, тәрҗемә эше, сорауларга җавап

Мәктәп турында җөмләләр төзи белү

күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

Татар теленә уңай караш булдыру







2.

Хәләф Гарданов "Исәнмесез, иптәшләр! шигыре.

Сүзлек эше, сорауларга җавап

Дөрес итеп исәнләшә, саубуллаша белергә өйрәтү

кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Сәнг.уку күнекмәләре булдыру







3.

Уку-язу әсбаплары.

д/м сөйләм, сорауларга җавап бирү

Уку-язу әсбапларын үзеңә сорап ала белү

Рәсем буенча хикәя төзү

Предметларны саклап тоту хисләре тудыру







4.

ДСҮ "Мәктәптә"

Сүзлек эше, тәрҗемә эше

Диалогик сөйләм үстерү

Мәктәп турында сөйли белү

Диалог төзү, сәнг.уку







5.

"Беренче сентябрь" тексты.

Диалоглар төзү

Монологик сөйләм үстерү

Беренче сентябрь турында сөйли белү

Иң яхшы укучыга конкурс







6.

"Беренче сентябрь" тексты өстендә эшне дәвам итү

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

Беренче сентябрь турында сөйли

Дөрес тәрҗемә итү күнекмәләре булдыру







7.

МСҮ "Мин нишлим?"

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

Үзеңнең нәрсә эшләгәнеңне сөйли белү

Татар теленә ихтирамлы караш тудыру







8.

"Аквапаркта" тексты.

д/м сөйләм, сүзлек эше

Монологик сөйләм үстерү

Мультфильм карау

Сорауларга җавап бирү







9.

Син кайда яшисең?

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Сорауларга җавап бирү







10.

Син кая барасың?

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр, сүзлек эше

Монологик сөйләм үстерү

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү

Диалог төзү, сәнг.уку







11.

Син кайдан кайтасың?

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү

Сорауларга җавап бирү







12.

Гали нишли?

Сүзлек эше, әңгәмә

Галинең нишләвен әйтә белү

Рәсем буенча хикәя төзү

Сорауларга җавап бирү







13.

Гали нишләде?

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр, сүзлек эше

Монологик сөйләм үстерү

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү

Сорауларга җавап бирү







14.

Нәрсә? соравына җавап бирүче сүзләр.

Сүзлек эше

Диалогик сөйләм үстерү

Ишетеп тыңлау

Сорауларга җавап бирү







15.

Әкияттә кунакта.

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

Рәсем ясау

Татар теленә ихтирамлы караш тудыру







16

17

"Күмәч" әкияте.

Сүзлек эше, сәнг.уку

Әкиятне сөйләргә һәм әхнәләштерергә өйрәнү

Әкиятне сөйләргә һәм сәхнәләштерергә өйрәнү

Сәнг. уку күнекмәләре булдыру







18.

"Без мәктәпкә барабыз" темасын кабатлау.

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

Рәсем буена сөйли белү

Сорауларга җавап бирү







Көзге уңыш.



19.

Көзге уңыш. Яшелчәләр.

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

Яшелчәләрнең тәмен әйтә, сурәтли белү

Диалог төзү, сәнг.уку







20

Җиләк-җимешләр.

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

Рәсем буенча хикәя төзү

Дөрес тәрҗемә итү күнекмәләре булдыру







21

"Базарда" тексты.

Сүзлек эше, сорауларга җавап бирү

Сорауларга җавап бирә белү, базарга барырга чакыра белү

Текст эчтәлеген сөйли белү

Сорауларга җавап бирү







22

Көз билгеләре.

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Көзге матурлыкка соклану.







23

"Алтын көз" тексты.

Сүзлек эше, сәнг.уку

Монологик сөйләм үстерү

Рәсем буенча хикәя төзү

Диалог төзү, сәнг.уку







24

"Көзге уңыш" темасын кабатлау.

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

Көзне яратканыңны яратмаганыңны әйтә белү

Диалогта төшеп калган репликаларны кую







Мин чисталык яратам.

25

26

"Алсу-пөхтә кыз" тексты.

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

Шәхси гигиена предметларын куллануны әйтә белү

Сорауларга җавап бирү







27



Шәхси гигиена предметлары.

Сүзлек эше, тәрҗемә эше

Монологик сөйләм үстерү

Шәхси гигиена предметларын куллануны әйтә белү

Чисталыкка өйрәтү







28

"Марат авырый" тексты.

Сорауларга җавап бирү

Монологик сөйләм үстерү

Табипка кайсы җиреңавыртканын әйтә белү

Сәнг уку күнекмәләре булдыру







29

Хәл сорау-кирәк эш.

СТУ

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

Дустыңның кайсы җире авыртуы турында хәбәр итә белү

Дусларыңның хәлен белү.







30

ДСҮ "Табиб янында"

Сүзлек эше, сәнг.уку

"Табиб янында" уены, диалог төзү

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү

Диалог төзү, сәнг.уку







31

"Мин чисталык яратам" темасын кабатлау.

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Сорауларга җавап бирү







Кыш

32

"Кыш".

Сүзлек эше, диалог төзү

Монологик сөйләм үстерү

Кыш билгеләрен әйтә белү

Дөрес тәрҗемә итү күнекмәләре булдыру







33

"Кыш килә" тексты.

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

Һава торышын әйтә, сорый белү

Диалогта төшеп калган репликаларны кую







34

"Яңа ел бәйрәме" тексты.

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

Мультфильм карау

Сәнг.уку күнекмәләре булдыру







35

"Тауда" тексты.

Сорауларга җавап

Текстны сәнгатьле укый белү

Тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү

Диалогта төшеп калган репликаларны кую







36

Кышкы уеннар.

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

Кышкы уен төрләрен әйтә белү

Дөрес тәрҗемә итү күнекмәләре булдыру







37

ДСҮ "Тауда"

Сорауларга җавап

Тауга уенга чакыра белү

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү

Диалог төзү, сәнг.уку







38

"Җимлек ясыйбыз".

Сүзлек эше

Нәрсә булса да ясаганыңны әйтә белү

Рәсем буенча хикәя төзү

Сорауларга җавап бирү







39

"Кыш" темасын кабатлау.

Тәрҗемә эше, сорауларга җавап

Геройларга характеристика бирә белү

Дустыңнан нәрсә ясаганын сорый белү

Диалогта төшеп калган репликаларны кую







Безнең гаилә.

40

41

"Безнең гаилә" тексты.

Диалог төзү, сүзлек эше

Монологик сөйләм үстерү Эш сыйфатына бәя бирә белү

Рәсем буенча хикәя төзү

Туганнарыңа хөрмәт хисе тәрбияләү







42

Ш. Маннур "Яратам" шигыре.

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләрсорауларга җавап бирү

Монологик сөйләм үстерү

Үз сөйләмеңне дөресли белергә өйрәнү

Сәнг. уку күнекмәләре булдыру







43

"Айдар бездә кунакта" тексты.

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

Бер-береңне табында кыстый белү

Дөрес тәрҗемә итү күнекмәләре булдыру







44

"Безгә кунаклар килде" тексты.

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

Кунакларны табынга чакыра белү

Кунакчыллык хисләре тәрбияләү







45

"Безнең гаилә" темасын кабатлау.

СТУ

Сүзлек эше, д/м сөйләм төзү

Үзеңнең гаиләң турында сөйли белү



Туганнарны хөрмәт итү хисе тәрбияләү







Яз



46

Ф. Кәрим "Яз җитә" шигыре.

Сүзлек эше, диалог төзү

Язгы табигать турында сөйләү

Көннең нинди икәнен сорый һәм әйтә белү

Сәнг. уку күнекмәләре булдыру







47

Язгы көн.

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

Мультфильм карау

Язгы матурлыкка соклану







48

ДСҮ "Яз".

Сүзлек эше, диалог төзү, сорауларга җавап бирү

Язгы табигать турында сөйләү

Үз сөйләмеңне дөресли белергә өйрәнү

Диалог төзү, сәнг.уку







49

8 нче март бәйрәме.

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

Бәйрәм белән котлый белү

Әниләргә хөрмәт хисе тәрбияләү







50

"Яз" темасын кабатлау.

Диалог төзү, сүзлек эше

Язгы табигать турында сөйләү

Яз темасына хикәя төзи белү

Сорауларга җавап бирү







Мин Татарстанда яшим

51

Татарстан- минем туган ягым.

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

Минем туган ягым темасына сөйли белү

Туган җиребез белән горурлану хисләре тәрбияләү







52

"Туган ягым" тексты өстендә эшне дәвам итү.

д/м сөйләм, сүзлек эше, сорауларга җавап бирү

Диалог төзү, сәнг.уку

кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Сорауларга җавап бирү







53

Без шәһәрдә яшибез.

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

Рәсем буенча хикәя төзү

Диалогта төшеп калган репликаларны кую







54

"Юлда" тексты.

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

Юл аша чыгу кагыйдәләрен белү

Игътибарлыкны арттыру







55

"Авылда" тексты.

Сүзлек эше, сорауларга җавап бирү

Текстның эчтәлеген сөйләү

Авылда нәрсәләр барын әйтә белү

Сорауларга җавап бирү







56

Муса Җәлил "Әтәч" шигыре.

Сүзлек эше, тәрҗемә итү

Шигырьне яттан сөйләү

Муса Җәлилнең кем икәнен әйтә белү

Сәнг. уку







57

"Мин Татарстанда яшим" темасын кабатлау.

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

Рәсем буенча хикәя төзү

Туган җиребез белән горурлану хисләре тәрбияләү







Кибеттә

58

Киемнәр кибетендә.

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү

Диалогта төшеп калган репликаларны кую







59

"Матур киемнәр" тексты.

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

Киемнәрне сурәтли белү

Матурлыкны тоя белергә өйрәтү







60

Ашамлыклар кибетендә.

Сүзлек эше, сорауларга җавап бирү

Ашамлыкларны татарча дөрес атый белү

Рәсем буенча хикәя төзү

Ризыкны кадерләргә өйрәтү







61

Айгөл-юмарт кыз.

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү

Юмартлыкка өйрәтү







62

"Кибеттә" темасын кабатлау.

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү

Сорауларга җавап бирү







Җәй

63.

"Җәй җитте" тексты.

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

Җәй көне турында сөйли белү

Дөрес тәрҗемә итү күнекмәләре булдыру







64.

Б.Рәхмәт "Матур җәй" шигыре.

Сүзлек эше, сорауларга җавап бирү

Җәй көне турында сөйли белү

Җәй көне турында сөйли белү

Диалог төзү, сәнг.уку







65.

М.Газизов "Балан" шигыре.

Тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү

Шигырьне сәнгатьле уку

"Балан" шигырен сәхнәләштерү

Сәнг. уку күнекмәләре булдыру







66.

ДСҮ Сабантуйда.

Сәнг.уку,ситуатив күнегүләр

Монологик сөйләм үстерү

Рәсем буенча хикәя төзү

Милли бәйрәмнәрне ярату хисе тудыру







67

68

"Җәй" темасын кабатлау. Табигатькә сәяхәт.

Әңгәмә, д/м сөйләм

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

Хикәя төзеп сөйли белү

Татар теленә ихтирамлы караш тудыру























 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал