7


  • Учителю
  • Игра по татарскому языку Тамчы шоу

Игра по татарскому языку Тамчы шоу

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

"Тамчы - шоу" уены

Максат:

  • укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш булдыру;

  • укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып - белү, күзаллауларын арттыру, баету;

  • тел культурасын үстерү;

  • укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру;

  • эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү;

туган телгә, төбәккә, аның күренекле кешеләренә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү



Уенда 2 команда катнаша. Иң күп балл җыючы команда җиңүче дип табыла. Экранда "Тамчы-шоу" дип язылган. Турларның исемнәре һәм сораулары экранда чыгып бара.

Уен барышы.

Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар! "Тамчы- шоу" уенын башлап җибәрәбез. Шат елмаеп бер- беребезгә карыйк, ачык йөзле булыйк. Безнең бүгенге уеныбыз татар теленә багышлана.

Хәзер командаларга сүз бирәбез.

Командалар бер-берсен сәламлиләр. Команда составы белән таныштыралар.



1 тур 2, 3нче слайд "Кайсыгыз белә".

Алып баручы. Уенга кереп китү, җылынып алу өчен җиңел сораулар.

(командаларга чиратлап сораулар бирелә)

  1. Г.Тукайның татарларның гимнына әверелгән шигыре ("Туган тел")

  2. Татарстанда дәүләт телләре? (рус һәм татар теле)

  3. Татарстанның беренче президенты кем? ( Минтимер Шәймиеев)

  4. Казан Кремле нинди төстә? (ак)

  5. Казан шәһәрендәге иң зур мәчет?( Кол Шәриф)

  6. Муса Җәлил кем ул? (патриот-шагыйрь)

  7. "День мамы" татарча бу бәйрәм ничек атала? (Әниләр көне)

  8. Татарстанның дәүләт гербында нәрсә сурәтләнгән? (акбарс)

  9. Без кайсы районда яшибез? (Идел буе районында)

  10. Казан шәһәренең мэры кем? (Илсур Метшин)



Икенче командага сораулар.

  1. "Су анасы" әкиятенең авторы кем? (Габдулла Тукай)

  2. Татарстанның башкаласы нинди шәһәр? (Казан )

  3. Татарстанның президенты кем? (Рөстәм Миннеханов)

  4. Сөембикә манарасы нинди төстә? (кызыл)

  5. Татарстанның дәүләт флагында нинди тәсләр бар? (кызыл, ак, яшель)

  6. Салих Сәйдәшев кем ул? (композитор)

  7. "Новый год" татарча бу бәйрәм ничек атала? (Яңа ел)

  8. Татарстан гимны авторы? (Рөстәм Яхин)

  9. Татарстандагы иң зур музей исеме? (Милли музей)

  10. Тугызынчы май көнне нинди бәйрәм була? (Җиңү кәне)





2 тур. 4, 5, 6 слайд "Бер сүз белән әйт".

Укучыларга предмет рәсемнәре күрсәтелә, алар бер сүз белән әйтергә тиешләр.

Куян, төлке, аю - җәнлекләр.

Каз, үрдәк, аккош- кошлар.

Кишер, кәбестә, чөгендер - яшелчәләр.

Карлыгын, кура җиләге, алма - җиләк- җимешләр.



Музыкаль тәнәфес.





3 тур. 8 нче слайд "Артык сүзне тап".

Бирелгә сүзләр арасынннан артык сүзне табарга һәм ни өчен артык икәнен аңлатырга.

Бара

Барган

Бармады

Барды

(Барды сүзе артык, чөнки ул юклык формасында килгән).



Кызыл

Сарырак

Кара

Яшель

(Сарырак сүзе артык, чөнки ул чагыштыру дәрәҗәсендә килгән).



5 тур. 9, 10,11 нче слайд "Игътибарлылык" конкурсы.

(Бу турда укучыларга экранда рәсемнәр күрсәтелә. Рәсемнәр урынына төрле фотолар кулланырга да ярый Шул рәсемнәрдән чыгып алып баручы төрле сораулар бирә.)

Беренче командага сораулар: Нинди әкият геройларын күрдегез?

(Шүрәле, су анасы)

Икенче командага сораулар: Бала нинди хайван белән уйный?

(Малай ат белән уйный)

Музыкаль тәнәфес.



6 тур. 12 нче слайд " Капитаннар ярышы".

Бирелгән сүзне килеш белән төрләндерегез (урман). Кайсы капитан иң беренче дөрес төрләндереп бетерә, шул җиңүче була.



7 тур. 13 нче слайд "Җөмләләр төзү".

Укучылар бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзиләр.

  1. </<font size="4">көне, коя, яфракларын, көз, агачлар.

  2. Бакчасында, үсә, яшелчәләр, күп, алар.



8 тур. 14 нчы слайд "Әдипне таны".

Белдерүне игътибар белән тыңлыйбыз, кем турында сүз бараганын әйтергә кирәк. Җавапларны кәгазьгә язабыз.



Татар халкының бөек улы 1906 елның 15 февралендә Оренбург губернасы Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Шигырьләр яза башлый. 1941 елның декабрендә фронтка китә. 1942 елны фашистлар кулына эләгә. 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә үтерелә. (Муса Җәлил)



Алып баручы. Безнең ярышыбыз ахырына якынлашты. Жюри нәтиҗә ясый.

























































































(Сыйныфтан тыш чара)























Насыбуллина Гөлшат Камил кызы



Казан 2014





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал