7


  • Учителю
  • План-конспект по татарскому языку на тему Антонимы ( 3 класс )

План-конспект по татарскому языку на тему Антонимы ( 3 класс )

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Максатлар: 1. Телдәге капма - каршы мәгънәдәге сүзләр һәм аларның кулланылышы турында мәгълүмат бирү;

2. Укучыларның сүз байлыгын арттыру, фикерләү сәләтен көчәйтү;

3. Халык авыз иҗаты аша әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, игътибарлы булырга өйрәтү.

Җиһазлау: Дәреслек, проектор, карточкалар, компьютер.

Дәрес тибы: Яңа материал аңлату





Дәрес барышы

I Оештыру ( максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру)

Исәнләшү.

УКЫТУЧЫ: Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн! Кәефләрегез ничек? Урамга күз салыйк әле, бүгенге көн нинди? Әгәр көнне яхшы кәеф, әйбәт сүз белән башласак, бөтен көнебез дә яхшы үтәр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк, бер- беребезгә елмаик, якты теләкләр телик ( укучылар бер-берсенә елмаялар, матур сүзләр әйтәләр, теләкләр телиләр)

- Яңа көн тынычлык алып килсен

- " 5" леләр генә алып кайтыйк

- Әниләребезне сөйендерик

УКЫТУЧЫ: Узган дәрестә без сезнең белән синонимнар турында сөйләшкән идек. Бу төр сүзләрне кабатлап узыйк. Һәрбер партага карточкалар таратылыр, анда сүзләр язылган, шул сүзләр арасыннан синонимнарны сайлап алып әйтергә кирәк булыр.

  1. Ялгыш, начар, матур, хата.

  2. Матур, карт, ямьсез, гүзәл.

  3. Зур, кечкенә, олы, яшел, дәү.

  4. Яхшы, башлы, юеш, әйбәт.

  5. Уңган, икмәк, дымлы, булган.

  6. Ипи, акыллы, дымлы, икмәк.

  7. Булган, кыен, юеш, әйбәт, дымлы.

( Укучыларның җаваплары тыңлана. Дөрес җавапларга " билгеләр"куела )

II. Яңа материал аңлату.

УКЫТУЧЫ: Укучылар, әйдәгез хәзер игътибар белән экранга карыйк. Экранда төрле рәсемнәр (слайдлар) булыр, сез шул рәсемнәрнең нәрсә аңлатуын әйтергә тиеш булырсыз( 1.слайдлар карала).

УКЫТУЧЫ: Әйдәгез, хәзер сорауларга җавап бирегез.

Слайдларда нинди рәсемнәр сурәтләнгән?

Нинди предметлар күрәсез? Әйтеп чыгыгыз

Болар нинди сүзләр?

Алар нәрсә аңалаталар? Русчага тәрҗемә итеп карагыз ( укучыларның җаваплары тыңлана)

УКЫТУЧЫ: Дөрес, укучылар. Бу сүзләр капма-каршы мәгънәне белдерәләр. Һәм бүгенге дәреснең темасы да капма-каршы мәгънәдәге сүзләр турында булыр. Укучылыар, алар антонимнар дип аталалар. Әйдәгез әле, дөресме юкмы икәнен экранга карап белербез ( 2. слайдта 2 телдә кагыйдә язылгыан)

























III. Күнекмәләр булдыру

УКЫТУЧЫ: Укучылар, дәфтәрләрне ачып, бүгенге число һәм теманы язып куябыз. Кызыл юлдан, дәреслекнең 33 нче битен ачып, кагыйдәне күчереп язып куябыз. Ручкаларны куеп, дәфтәрләрне ябабыз. Инде ял итеп алыр вакыт та җитте. Барыбыз да физкультминуткага басабыз.

Без инде хәзер зурлар

Күп эшли безнең куллар

Без идән дә юабыз

Һәм керләр дә уабыз.

Тузан сөртә беләбез

Ашарга пешерәбез.

Тиздән үсеп җитәрбез

Шунда эшкә китәрбез

( физминутканы 1 укучы ясата, калганнар кабатлый)

УКЫТУЧЫ: Молодцы, тыныч кына утырдык. Хәзер инде тырышып эшләргә туры килер. Бар игътибарны экранга юнәлттек. Экранда табышмаклар һәм мәкальләр бирелгән. Аларны укып чыгыгыз һәм арасыннан антоним сүзләрне сайлап әйтегез.( 3. слайд)

1 Еракка куйсаң, якыннан алырсың.

2. Иске яңаны саклый.

3. Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.

4. Ач дисәң ачыла, яп дисәң ябыла.

5. Утта янмый, суда батмый.

6. Авызы бар - теле юк, тавышы бар - сүзе юк.

( укучылар укыйлар, антонимнарны әйтәләр)

УКЫТУЧЫ: Әйдәгез әле, бу халык авыз иҗаты җимешләрен рус теленә тәрҗемә итеп, аларның мәгънәләре белән якынрак танышыйк Табышмакларның җавапларын табыйк( тәрҗемә ителә, җаваплар эзләнә).

УКЫТУЧЫ: Бу мәкальләрнең мәгънәләрен ничек ааңлыйсыз?

Рус телендә охшаш табышмак я мәкальләр бармы?

" Җәй эшләсәң, кыш ашарсың", " Иске яңаны саклый" ( укучылар җавабы тыңлана)

УКЫТУЧЫ: Мин сезнең җавапларыгыздан канәгать, молодцы. Хәзер мисалларны дәфтәрләргезгә күчереп язып куегыз, антонимнарның астына сызыгыз.

УКЫТУЧЫ: Укучылар, хәзер сезнең белән кызыклы гына эш эшләп алырбыз. Сезгә карточкалар таратылыр, аларның антоним парлы җөмләләрен эзләп табу, сезнең бурычыгыз булыр ( укчыларга карточкалар таратыла, басып укыйлар, антонимнарын билгелиләр)

1 Җылы җәйләр үтеп, салкын көзләр җитте.

2. Айдарга зур футбол тубы, ә Маратка кечкенә туп алдылар.

3. Бу авыл шәһәрдән ерак урнашкан

Ә бу авыл шәһәргә якын урнашкан.

4. Алсу китапхаәдән китап ала.

Укытучы укучыларга сорау бирә.

5. Дәрестә җиңел күнегүләр эшләдек.

Математкадан контроль эш җиңел булды.

IV. Йомгаклау

УКЫТУЧЫ: Молодцы, укучылар, бу биремне дә уңышлы гына башкарып чыктыгыз. Дәресне төгәлләр вакыт та килеп җитте.

Димәк, укучылар, бүгенге дәрестә нинди сүзләр турында сөйләштек?

Нәрсә ул антонимнар? Мисаллар белән дәлилләгез( укучыларның җаваплары тыңлана)

УКЫТУЧЫ: Мин бик шат, укучылар. Җавапларыгыз шатландыра. Теманы яхшы үзләштергәнсез. Барлык катнашкан укучыларга да балге куела. Дәрестән нинди кәеф белән чыгып китәбез? - Яхшы. Көндәлекләрне алып, дүшәмбегә өй эшен язып куябыз

Өй эше: 33 нче бит 71 нче күнегү.

-Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин. Саубулыгыз.

























































































Ялгыш, начар, матур, хата.

Матур, карт, ямьсез, гүзәл.

Зур, кечкенә, яшел, дәү.

Яхшы, башлы, юеш, әйбәт.

Уңган, икмәк, дымлы, булган.

Ипи, акыллы, дымлы, икмәк.

Булган, кыен, юеш, әйбәт, дымлы.

1 Җылы җәйләр үтеп,

салкын көзләр җитте.

2. Айдарга зур футбол тубы,

ә Маратка кечкенә туп алдылар.

3. Бу авыл шәһәрдән ерак урнашкан

Ә бу авыл шәһәргә якын урнашкан.

4. Алсу китапхаәдән китап ала.

Укытучы укучыларга сорау бирә.

5. Дәрестә җиңел күнегүләр эшләдек.

Математкадан контроль эш җиңел булды





























Тема: Антонимнар

3 нчы сыйныф татар төркеме

Төзүче : 1 нче категорияле

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Агишева А.И.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал