7


  • Учителю
  • План-конспект К уроку на тему Безнең дүрт аяклы дусларыбыз.

План-конспект К уроку на тему Безнең дүрт аяклы дусларыбыз.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Шәмсетдинова Гүзәл Әмир кызы Алабуга шәһәре 6 нчы урта мәктәп.

Тема:Дүрт аяклы дусларыбыз темасын кабатлау дәрес.

Максат:1. Лексик-грамматик материалны сөйләмдә мөстәкыйль куллану дәрәҗәсенә җиткерү, "Дүрт аяклы дусларыбыз" темасы буенча белемнәрне кабатлау,ныгыту.

2. Диалогик-монологик сөйләмне үстерү.

3. Этләргә карата ихтирамлы, игътибарлы булу хисләре тәрбияләү;



Бурычлар:



1) хайваннар турында булган белемнәрен арттыру;

2) диалогик һәм монологик сөйләм телен камилләштерү;

3) укучыларда хайваннарга карата кайгырту хисе тәрбияләү.

Дәрес тибы: ЛКК - алдагы дәресләрдә өйрәнелгән лексик материалны сөйләмдә куллануны ныгыту, камилләштерү.



Материал дәреслек (Р.З. Хәйдәрова, «Күңелле татар теле», V сыйныф, 2014),

җиһазлау: компьютер, презентация.



Көтелгән нәтиҗә:

Шәхси: әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

Метапредмет:

  • диалог төзергә һәм күршеңне тыңлый белү;

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, фикерли белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

  • әңгәмәдәшеңең фикерен тыңлый, аралаша белү күнекмәләрен

формалаштыру;

әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү

Дәрес.планы:

I. Оештыру.

II. Актуальләштерү.

- III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

V. Йомгаклау.

VI. Өй эше. Билгеләр кую.







Дәрес барышы:



I. Оештыру моменты:Исәнмесез, укучылар!

-Хәерле көн сезгә!



- Бүген безнең дәрестә кунаклар бар. Әйдәгез алар белән дә исәнләшеп алыйк.

-Хәлләрегез ничек?

-Әйдәгез әле бер-беребезгә хәерле көннәр телик .

- Исәнмесез!



_Рәхмәт.Сезгә дә хәерле көн!





Кунаклар белән исәнләшү.

- Рәхмәт, яхшы!





II. Фонетик күнегүләрДөрес әйтәбез. Произносим правильно.

([а, ә] авазларына күнегүләр.)

Ба - бә, ка - кә, на - нә, җа - җә, за - зә, ха - хә, па - пә, га - гә, ңа - ңә, ча - чә, са - сә, һа - һә



Хор белән кабатлыйлар

Аудирование

- Мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез [ә] авазы кергән сүзләрне ишетсәгез кул чабарсыз. Игътибар белән тыңлыйбыз.

Мәче, эт, сыер, кәҗә, сарык, , песи, песнәк.



- Игътибар белән текстны укыгыз. Логик яктан туры килмәгән җөмләне табыгыз.(Слайдта текст язылган укытучы укый кычкырып)

Минем этем бар. Аның исеме - Акбай. Ул ау эте. Токымы - афган. Акбай озын колаклы,йонлач, зур һәм матур. Безнең гаилә бик тату. Ул миңа бик тугры. Мин Акбайны яратам.





III. .Өй эшен тикшерү Дүрт аяклы дусларыбыз турында 5 җөмлә төзеп килергә иде.

(Һәрбер өстәлдән 1әр укучыдан сорала)





КОПИ КЛЭП (Укытучы кулларын бер манерга чәбәкли.) Укучылар да, укытучыга таба борылып, кулларын чәбәклиләр.

Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм ,сез җавапларын уйлагыз,әйтерсез.

Үзе йомшак , өйдә яши.

Мыр, мыр килеп йөри ул.

Тәмле ашарга ярата

Я, нәрсә ул, беләмсез?(песи)



Ул кешенең чын дусты,

Тиз ишетә тавышны,

Яхшы сизә исләрне,

Өйгә кертми читләрне.(эт)



Сабантуй чабышында

Ул катнаша бик теләп.

На дип хуҗасы әйтүне,

Көтеп тора тизрәк.(ат)











- Димәк, шушы җаваплардан чыгып уйлап карагыз әле укучылар бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?





Димәк, бүген дәресебезнең максаты да дүрт аяклы дусларыбыз турында белемнәребезне арттыру

-Песи, эт, ат.

- Дүрт аяклы дусларыбыз турында сөйләшәчәкбез.







Модель Фрейер.

1)- Бүген без 3 төркемгә бүлендек. Һәм мин һәрбер өстәлгә 1 әр хайван рәсемен бирәм ,сез бу хайваннарны бәяләргә тиеш буласыз:

1 нче номерлы укучы бер ак битне ала һәм бөкли: 1, 2. Сезнең 4 шакмак килеп чыкты. Уртасында фламастер белән шакмак ясыйбыз.

-. Каждый из вас должен написать в своей части листа какими бывают эти животные . Начинают номера под номером 1 и так по очереди .

- Если вся команда приходит к одному мнению («большой палец вверх»), один ученик записывает эту идею в центр квадрата.

- Ә хәзер 4 нче номерлы укучы төп фикерне укый

Укучылар үзләренең фикерләрен шакмакларга язалар.

Ученики по очереди обмениваются своими идеями. Продолжают до тех пор, пока все не поделятся своими идеями. Идеи, записанные в центральном квадрате, являются решением всей команды

-Укучылар һәрберебез үзене ничек эшләвенә карап билгеләрне куябыз.

2) Ситуатив күнегү ( парлап эшләү)

- Представим, вы хотите завести собаку. Какой разговор произойдет между вами и мамой. Составьте диалог, состоящий из 4 реплик .( вакыт бирелә һәм 3-4 диалог тыңлана)

Һәрбер өстәл 1 әр диалог төзи .

-Хәзер уучылар сез үзегезне бәяләү битләрегезне каршыда утыручы иптәшегезгә бирәсез, һәм бәялисез.

ФИЗМИНУТКА.

3)-Бик яхшы.

-Укучылар бүген безнең ничәнче число әле?

-26 нчы апрель.

-26 нчы апрель нинди истәлекле көн ул безнең?

-Г.Тукайның туган көне.

-Әйе бүген бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне.Аның тууына 130 ел.

-Без сезнең белән Габдулла Тукайның нинди шигырьләрен беләбез?

-Туган тел,Туган авыл,Кызыклы шәкерт.

-Бик яхшы укучылар ,Менә сез "Кызыклы шәкерт "дидегез,бу шигырь нәрсә турында?

-Акбай белән малай турында.

-Дөрес хәзер без сезнең белән "Кызыклы шәкерт"дигән шигырьгә мультфильм карап китәрбез.(мультфильм карау.)

-Акбай нәрсә булды инде укучылар?

-Эт.

-Акбай нинди?

-Шаян.

-Малай Акбайны нишләргә өйрәтә?

-Арт аягында торырга.

- Габдулла Тукайның бу шигыре безнең дәрескә нәрсә белән бәйле?

_Бу шигырь дә 4 аяклы дустыбыз эт турында.

-Әйе, бик дөрес.





4)Кисмәктәге хикмәтләр" уены.

-Хәзер без сезнең белән уен уйнап алабыз. Сез һәрберегез кисмәктән сүз аласыз һәм тәрҗемә итәсез.

Кисмәктәге сүзләр: КОЙРЫГЫН БОЛГЫЙ, ХУҖАСЫ ЯНЫНДА БӨТЕРЕЛӘ, ШАТЛАНЫП СИКЕРӘ,КҮЗЛӘРЕ ЯНА,ШАТЛАНЫП ӨРӘ,ХУҖАСЫН КӨТӘ.

Якшы әйдәгез хәзер җавпларыбызның дөреслеген слайттан тикшереп карыйк.

Хәзер сез бу сүзләрне кулланып җөмләләр төзегез.(Һәр өстәлдән 2 укучыдан сорала.)



-Үзбәя куела.



5) Хәзер без командалап ярышып алабыз.1 нче өстәл дүрт аяклы дусларыбыз нәрсәләр алар шуны язалар.(песи,эт,сыер,бозау,кәҗә,сарык,куян,ат.)

2 нче өстәл дүрт аяклы дусларыбыз нинди булалар :төсе, кыяфәтен язалар.(зур ,кечкенә,йомшак,йонлач,матур)

3 нче өстәл дүрт аяклы дусларыбыз нишли беләләр шуны язалар(чаба,сикерә,өрә,мырлый,тәпиен бирә,күзе ялтырый)



-Үзбәя.

ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН кулланып эшләү.

- Без бүгенге дәрестә күнегүләр эшләдек, нинди күнегүләр җиңел булды?

- Кайсы күнегүләр авыр булды?

-Кемнәргә күненгүләр кызыклы булды? Миңа дәрес кызыклы булды .....(ничә кешегә кызык булган шулар баса).

-Кемнәргә күнегүләр авыр булды?(кемгә авыр булды шулар баса...)

Мин аңладым......

Әйдәгез укучылар, дәресебезне йомгаклап , нәтиҗә ясыйк әле, без дәресебезгә дүрт аяклы дусларыбыз турында белемнәребезне арттыру дип максат куйган идек,ничек уйлыйсыз, без максатыбызга ирештекме?

-Һәрберебез үзебезгә дәресне йомгаклап билге куябыз.

Билгеләр кую. Мин сезнең билгеләр куйган битләрегезне җыеп алам, дәрестә ничек катнашканыгыз белән чагыштырып билгеләрне журналга куям.

Өй эшен бирү. (аңлату)"Минем яраткан дүрт аяклы дустым"дигән темага хикәя язып килергә.Укучылар хәзер көндәлекләрегезне ачыгыз,өй эше язабыз.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал