7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарскому языку (9 класс, татарская группа)

Рабочая программа по татарскому языку (9 класс, татарская группа)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Аңлатма язуы.

Уку программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:

- Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының 2004 нче елның 5 нче мартыннан 1089 нчы номерлы приказы, 2015 нче елның 23 нче июненнән 609 нчы номерлы приказ нигезендәге үзгәрешләр кертелгән "Гомуми һәм урта (тулы) белем бирү дәүләт стандарты федераль компоненты";

- «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк гомуми программа. V-IX сыйныфлар» (Төзүчеләр: Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, Г.Р.Шакирова, Казан, 2013);

- «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. 1-11 нче сыйныфлар» (Казан: Татар, кит. нәшр., 2011);

- Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 26 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2016-2017 нче уку елына уку планы;

- Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 26 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең эш программасы турында нигезләмәсе.



Татар теле укытуның максатлары :

-укучыларның татар теленең фонетик,орфоэпик,орфографик,лексик,грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру,катлаулырак формада өйрәнүне дәвам итү;

-укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү,үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

-телнең төп грамматик чараларын сөйләмдә куллануга ирешү;

- татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга,аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү;

-телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын,тел һәм тарих бердәмлеген аңлату;татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү;татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү

-кушма җөмлә синтаксисы белән танышу,кушма җөмләгә синтаксик анализ ясый белү;

-татар теленең фонетик, лексик системаларын, грамматик төзелешен үзләштерү;

-грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү;

-эшчәнлеккә үзконтроль һәм үзбәя куя белү;

-телне мәдәният белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт, зәвык тәрбияләү

Татар теле укытуның бурычлары:

-укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;

-укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;

-татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;

-телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.



Предметның уку планында тоткан урыны

9 нчы сыйныфта татар теле база дәрәҗәсендә укытыла. Сәгатьләр саны елга- 68 , атнага- 2 сәгать. План буенча диктантлар-3, изложениеләр-2, сочинениеләр- 2.



Сәгатьләрнең тематик бүленеше



Гади җөмлә синтаксисын кабатлау

2

2

Кушма җөмлә турында төшенчә

2

3

Тезмә кушма җөмлә

5

4

Иярченле кушма җөмлә

21

5

Катлаулы төзелмәләр

4

6

Текст синтаксисы. Тезем

2

7

Пунктуация

6

8

Әдәби һәм язма сөйләм стильләре

4

9

Сөйләм культурасы

2

10

5-9 сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

7

11

Бәйләнешле сөйләм үстерү (БСҮ)

6

12

Язма эшләр

7 (5)

13

Барлыгы

68



Укытуның төп эчтәлеге



Тел турында гомуми мәгълүмат. Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны. Татар теле - Татарстан Республикасының дәүләт теле. Татар милли әдәби теле. Татар әдәби теленең нормалары. Хәзерге татар теле лексикасының ачык система булуы.

Синтаксис һәм пунктуация. Җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

Кушма җөмлә турында гомуми төшенчә. Тезмә кушма җөмлә.Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.Күп тезмәле кушма җөмлә.

Иярченле кушма җөмлә.Аналитик һәм синтетикиярченле кушма җөмләләр. Татар һәм рус телләрендә тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр.Татар һәм рус телләрендә тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрнең охшаш һәм үзенчәлекле билгеләре.Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре. Җөмлә кисәкләре белән иярчен җөмлә төрләре арасындагы мәгънә бәйләнеше.Иярчен ия, хәбәр, аергыч һәм тәмамлык, хәл җөмләләр.Кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.Кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

Текст һәм пунктуация. Текст, аның төзелеше.Текст турында гомуми төшенчә. Хәзерге татар әдәби теленең синтаксик нормалары.Туры һәм кыек сөйләм. Туры сөйләм янында тыныш билгеләренең куелышы.Пунктуация. Тыныш билгеләрен төркемләү. Тыныш билгеләренең язуда дөрес кулланылышы.

Стилистика һәм сөйләм культурасы. Язма сөйләмнең функциональ төрләре. Әдәби сөйләмгә хас төп билгеләр.Сөйләмдә лексик чараларның кулланылыш мөмкинлекләре.Стильләрнең лексик-грамматик үзенчәлекләре.Сөйләм культурасы. Стилистик хаталар.Татар әдәби теленең байлыгы һәм тәэсирле булуы.Сөйләмдә калькаларны куллану.

Фәнни, рәсми, публицистик , эпистоляр, матур әдәбият, сөйләмә стильләр .

5-9 нчы сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.Фонетика,орфоэпия,графика һәм орфография .Лексикология.Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы.Морфология.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Татар һәм рус телләрендәге кушма җөмләләрне төзелешләре бәйләүче чаралары һәм функцияләре ягыннан чагыштыру. Татар телендәге сүз тәртибе үзенчәлекләрен чагылдырган текстларны тәрҗемә итү.Яңа әсәргә,телевизион тапшыру,спектакльгәбәяләмә бирү. Эш кәгазьләре. Беркетмә,гариза,белдерү,ышанычнамә язу



Предмет буенча ел ахырына укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  • ана теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;

  • телдән һәм язма сыйләм, диалог, монолог, аралашу ситуацияләрендә тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;

  • тыңлап аңлау һәм уку буенча телдән һәм язма рәвештә (радио, телеведениедән һ.б.) хәбәр ителгән мәгълүматны аңлау;

  • сөйләү һәм язуда татар әдәби теленең төп нормаларын (орфоэпик, лексик, грамматик, орфографик һәм пунктацион)саклау һәм сөйләм әхлагы нормаларын үтәү;

  • татар теленең фонетик, лексик системаларын һәм грамматик төзелешен үзләштерү;

  • сүзләрне төзелеше һәм ясалышыбуенча тикшерә белү;

  • текст төзелешен һәм тел үзенчәлекләрен билгәли белү;

  • сөйләм стиле, фәнни, публицистик, рәсми-эш, матур әдәбият стильләрен аерырга өйрәтү;

  • ана теленеү грамматик категорияләрен белү;

  • грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү;

  • сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау;

  • сүз, сүзтезмә, җөмләләрдәге хаталарны төзәтү;

  • җөмләгә тулы синтаксик анализ ясау;

  • төрле стиль һәм жанрдагы текстларны тиешенчә уку күнекмәләре булдыру;

  • төрле сүзлекләрдән һәм белешмә характерындагы китаплардан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан урынлы файдалану;

  • синтетик һәм аналитик иярченле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү;

  • текстның эчтәлеген телдән яки яәмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача, гади һәм кушма җөмләләр кулланып сөйли белү;

  • бирелгән темага, куелган максатка ярашлы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, сурәтләү яки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерлзү;

  • җөмләнең тиңдәш кисәкләрен, аерымланган кисәкләрен тиешенчә куллана белү, алар янында тыныш билгеләрен кую;

  • сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирү;

  • кушма җөмлә төрләрен тиешенчә куллана белү, алар янында тыныш билгеләрен кую,бәйләүче чараларны дөрес куллану

  • тормыш-көнкүреш, уку, иҗтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу"

  • туры һәм кыек сөйләмнән урынлы файдалану, алар янына тиешле тыныш билгеләрен кую;

  • текстның планын төзү яки аның эчтәлеген конспект формасында язу;

  • тәкъдим ителгән текстларны уку теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү;

  • ана теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;

татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне ана теленең кеше һәм җәмгыять тормышында алып торган урынын адлап куллана һәм бәяли белергә өйрәнү, татар теленең Татарстан Республикасында дәүләт теле буларак өйрәнелүен, аның иҗтимагый әһәмиятенең артуын аңлау.





Тәкъдим ителгән укыту-методик әдәбият исемлеге

</ 1. Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 9 нчы сыйныф укучылары өчен дәреслек (татар балалары өчен)/К.З.Зиннәтуллина, Ф.Ф.Фатыйхова,Р.Х.Мирзаһитов. -Казан:Мәгариф 2011.- 167 б., өстәмә әдәбият (дәреслек):

2.Татар теле. Яңа формада ДЙА әзерләнү өчен кулланма. -Казан:Гыйлем, 2012

3. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 с-флары өчен. Укытучылар өчен кулланма/Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хамидуллина.-Казан:Мәгариф, 2009

4.Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.-Казан: Яңалиф, 2012

5.Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек.Татар теле.-Казан: РИЦ "Школа", 2008

6. Татар теле: Кагыйдәләр, күнегүләр:Урта гомуми белем бирү мәкт. өчен/Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.-Казан: Мәгариф, 2007

7.Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге/Н.В.Максимов.-Казан: Мәгариф, 2008

8.Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология.Синтаксис. Укытучылар өчен методик кулланма/ Н.В Максимов.-Казан: Мәгариф, 2011

9.«Фән һәм мәктәп», «Мәгариф», журналлары, "Мәгърифәт", "Ачык дәрес" газетасы, Интернет мәгълүмат челтәре, электрон ресурслар

























Календарь-тематик планлаштыру



12.1 атна



24

Иярчен рәвеш җөмлә .

12.1 атна



26

Иярчен күләм җөмлә

12.2 атна



27

Иярчен сәбәп җөмлә

12.2 атна



28

Контроль изложение "Сукыр гармунчы"

12.3 атна



29

Хаталар өстендә эш. Иярчен максат җөмлә

12.3 атна



30

Иярчен шарт җөмлә

12.4 атна



31

Иярчен кире җөмлә

12.4 атна



32

Иярчен кереш җөмлә

12.5 атна



33

Иярчен аныклагыч җөмлә

12.5 атна



34

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау

01.3 атна



35

Иярченле кушма җөмләләрне үзгәртеп төзү

01.3 атна



36

Күп тезмәле кушма җөмләләр

01.4 атна



37

Күп иярченле кушма җөмләләр турында төшенчә

01.4 атна



38

Күп иярченле кушма җөмләләр төрләре

01.5 атна



39

Катнаш кушма турында төшенчә.Катнаш кушма җөмләләргә анализ ясау тәртибе белән таныштыру

01.5 атна



40

Кушма җөмләлә синтаксисы һәм тыныш билгеләренең куелышы турында кабатлау

02.1 атна



41

Текст синтаксисы. Тезем.

02.1 атна



42

Чит сөйләмле текст белән эш

02.2 атна



43

Туры сөйләм янында тыныш билгеләренең куелышы

02.2 атна



44

Пунктуация турында төшенчә. Җөмләнең төзелеше, мәгънәсе, интонация һәм тыныш билгеләре

02.2 атна



45

Нокта, сорау һәм өндәү билгеләре куела торган очраклар

02.3 атна



46

Пунктуация буенча иҗади эш

02.3 атна



47

Хаталар өстендә эш. Күп нокталар һәм куштырнаклар куелу очраклары

02.4 атна



48

Өтер куелу очраклары

02.4 атна



49

Нокталы өтер,ике нокта куелу очраклары

03.1 атна



50

Сызык, җәяләр куелу очраклары

03.1 атна



51

Пунктуация һәм синтаксисны гомумиләштереп кабатлау

03.2 атна



52

КИМнар белән эш (БРТ әзерлек буенча)

03.2 атна



53

Әдәби һәм язма сөйләм стильләре турында төшенчә Синонимнарның сөйләм оештырудагы роле.Стилистик хаталар

03.3 атна



54

Контроль диктант "Яз-матур"

03.3 атна



55

Сөйләм культурасы.Әдәби тел нормалары

03.4 атна



56

Ирекле темага сочинение (БРТ ы форматында)

04.1 атна



57

Ирекле темага сочинение (БРТ ы форматында)

04.2 атна



58

Сочинениегә күмәк анализ . Фонетиканы кабатлау

04.2 атна



59

Орфоэпия, графика, орфография буенча кабатлау

04.3 атна



60

Лексикология.

04.3 атна



61

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

04.4 атна



62

Морфология

04.4 атна



63

Пунктуация һәм синтаксис

05.1 атна



64

БСҮ. Яңа әсәргә,телевизион тапшыру, спектакльгә бәяләмә бирү

05.1 атна



65

Синтаксисны кабатлау

05.2 атна



66

БСҮ Эш кәгазьләре

05.2 атна



67

Контроль диктант "Чыгарылыш кичәсендә"

05.3 атна



68

Йомгаклау дәресе

05.3 атна

























 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал