7


  • Учителю
  • Открытый урок по татарскому языку на тему Яз

Открытый урок по татарскому языку на тему Яз

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

ТЕМА: "Яз килә" темасын кабатлау.

Максат: - темага караган лексиканы активлаштыру, яз билгеләре турында

сөйләшү, алдагы дәресләрдә өйрәнгәннәрне куллану,

системалаштыру;

- укучыларның логик һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү өчен җирлек

булдыру, сөйләм телен үстерү, сөйләмдә һәм язуда язгы табигатькә

хас сүзләрне куллану күнекмәләрен камилләштерү;

- табигатьтәге матурлыкны күрә белү һәм аңа сакчыл караш

тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләүне дәвам итү.



Җиһазлау: Дәреслек, язга караган рәсемнәр, туп, презентация, компьютер



Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

а) Уңай психологик халәт тудыру. Сәламләү.

(Исәнләшү, хәл сорашу)

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез!

- Хәлләрегез ничек?

- Әйбәт, кояшлы көн кебек.

Тукай телен - татар телен

Өйрәнергә дип килдек.

ә) Укучылар әйдәгез әле, бер-беребезнең хәлен сорашыйк.

-Исәнме, дустым!

-Хәлләрең ничек?

- Яхшы.

б) Дежур укучы белән әңгәмә.

- Бүген сыйныфта кем дежур?

- ... ...

- Бүген ничәнче число?

- ... ...

- Атнаның кайсы көне?

- ... ...

- Сыйныфта кемнәр юк?

- .... ....

II. Актуальләштерү.

  1. Фонетик зарядка.

(татар теленә хас үзенчәлекле авазларны кабатлап үтү)

ә, ө, ү, җ, ң, һ

Көлә, килә,бетә, көн, яз көне, җылы, җылы түгел, бүген, яңгыр, һава

2) Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.

-Укучылар, бүген без дәрестә "Яз" темасы буенча алган белемнәребезне ныгытырбыз, җөмләләр төзербез, яз билгеләре турында сөйләшербез, бер - беребезне урамга уйнарга чакырырбыз.



III. Яңа дәрес күнекмәләрен формалаштыру.



а) Укытучы сүзләрне русча әйтә һәм балаларга туп бирә, ә туп алган бала сүзнең тәрҗемәсен әйтә.

солнце - кояш

солнечный - кояшлы

улыбается - көлә

облако - болыт

облачный - болытлы

капля - тамчы

день - көн

теплый - җылы

холодный - салкын

тает - эри

птицы - кошлар

прилетают - килә

ә) Укытучы сүзнең башын әйтә, ә балалар дәвам итәләр.

ко-яш

кө-лә

кош-лар

ки-лә

там-чы

та-ма

җы-лы

б) Рәсемнәр белән җөмләләр төзү.

Кояш көлә. Кошлар килә. Көн җылы. Кар эри. Тамчы тама.

в) "Яз җитә" җырын җырлау.

г) Дәфтәрләрдә эш. (Число, көн исеме языла)

Матур язу күнекмәсе өстендә эш.

К к

көн

Көн кояшлы.

IV. Белем һәм күнекмәләр үзләштерү.

а) Җөмләләрне русча әйтү, укучылар татарчага тәрҗемә итәләр.

1. День солнечный.

2. День теплый.

3. Птицы прилетают.

4. Тает снег.

5. Капают капли.

6. Дети играют.

7. Дети играют на улице.

ә) Ял минуты. Шаян курчак

б) Кая? Кайда? сорауларын искә төшерү

Кая соравына җавап бирүче сүзләргә нинди кушымчалар ялгана?

урам урамга

урман урманга

өй өйгә

мәктәп мәктәпкә

сыйныф сыйныфка

Кайда ? соравына җавап бирүче сүзләргә нинди кушымчалар ялгана?

урам урамда

урман урманда

өй өйдә

мәктәп мәктәптә

сыйныф сыйныфта

в) - Балалар, ә сез уйнарга яратасызмы? Әйдәгез әле, бер-беребезне урамга чакырабыз. А как ты пригласишь друга на улицу?

- ....., әйдә урамга чыгабыз?

- Ә көн нинди?

- Көн җылы.

- Әйдә. Мин риза

г) А как пригласить друга на улицу поиграть.

- …., Әйдә урамда уйныйбыз.

- Көн җылымы?

- Әйе, көн җылы.

- Әйдә, уйныйбыз.

V. Нәтиҗә ясау, йомгаклау.

Яз билгеләрен әйтү. Урамга чакыру формаларын истә калдыру.

VI. Укучыларның белемнәрен бәяләү.

Дәрестә актив катнашкан балаларга йолдыз бирү.



















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал