7


Рәвеш темасы буенча тест

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</"Рәвеш" темасы буенча тест

1.Рәвеш нәрсә белдерә?

1) предметның билгесен;

2) эш яки хәлнең билгесен;

3) эшне, хәлне белдереп килә.

2.Рәвешнең сораулары:

1)Ничек? Күпме?Кайчан? Кая ?Кайда? Нигә?

2)Нишли?Нишләде?Нишләгән?

3)Нинди? Кайсы?

3.Ясалышлары буенча рәвешләр нинди булалар?

1) тамыр, ясалма,кушма, парлы, тезмә, кыскартылма;

2) тамыр, ясалма, кушма;

3) тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә.

4."Кояш та аларны бертигез ярата" җөмләсендәге рәвешне табып, төзелеше буенча төрен билгеләгез.

1) тамыр;

2) кушма;

3) тезмә.

5.Рәвешләр нинди дәрәҗәләрдә була алалар?

1) рәвешләрнең дәрәҗәләре булмый;

2)төп, чагыштыру, артыклык, кимлек;

3) төп, чагыштыру, артыклык.

6.Рәвшләрнең мәгънәләре буенча төркемчәләре:

1)5;

2) 6;

3) 4.

7."Ул аны байтак вакытлар яшереп асраган" җөмләсендәге рәвешне табып, мәгънәсе буенча төрен билгеләгез.

1) саф;

2) күләм-чама;

3) охшату-чагыштыру.

8. Бу җөмләдә рәвеш нинди җөмлә кисәге булып килгән?

1) хәбәр;

2) тәмамлык;

3) хәл.

9. "Беркөнне Наил, үзе ясаган чаңгыга басып,тиз генә чыгып китте"җөмләсендә рәвешләрнең мәгънәләре буенча төркемчәләрен билгеләгез.

1) вакыт, саф;

2) вакыт, охшату-чагыштыру;

3) вакыт, күләм-чама.

10.Рәвешләр нинди сүз төркемен ачыклап киләләр?

1)исемне;

2) фигыльне;

3) фигыльне, сыйфатны.

11.Рәвешләрне күчереп языгыз, рус теленэ тәрҗемә итегез, төркемчәләрен билгеләгез: балалардай , әкрен, юри,бервакыт, ерак, инглизчә, шактый, язын, искиткеч, тикмәгә, бераз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал