7


  • Учителю
  • Конспект урока Шәхси гигиена предметлары (2 сыйныф, рус группасы)

Конспект урока Шәхси гигиена предметлары (2 сыйныф, рус группасы)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Сыйныф: 2а

Укытучы: Владимирова А.В.

Төркем: рус төркеме

Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова «Күңелле татар теле», 2 сыйныф, Казан, «Татармультфильм» нәшрияты, 2013

Тема: Шәхси гигиена предметлары

Дәреснең тибы: Лексик грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Максат. Дидактик максат. 1."Шәхси гигиена" темасына караган сүзләрне һәм җөмлә калыпларын сөйләмдә куллануны оештыру.

2. Тартымлы исемнәрне дөрес әйтергә күнектерү; диалогик сөйләм оештыру; алган күнекмәләрне активлаштыру.

3. Шәхси гигиена предметларының нинди икәнен, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белергә өйрәтү.

Үстереш максаты. 1. Кирәкле мәгълүматны сайлап алырга өйрәтү. 2. Үз фикереңне дәлилли белергә өйрәтү. 3. Ишетеп аңлау күнегүләре аша игътибарлылыкны үстерү.

Тәрбияви максат: укучыларда чисталык, пөхтәлек кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: уен өчен карточкалар, билгеләү өчен таблицалар, мультимедиа, презентация.



Дәрес барышы.

I. Оештыру.

1. - Исәнмесез,укучылар!

- Исәнмесез!

- Хәерле көннәр сезгә!

- Хәерле көн!

- Укучылар, безгә бүген кунаклар килгән. Әйдәгез аларга да "Хәерле көн" телибез.

- Хәерле көн, кунаклар!

2. - Утырыгыз. Укучылар, сез дәрескә әзерме? (Әйе)

- Кәефләрегез ничек? (Яхшы)

II Дежур укучы белән әңгәмә.

  • Сыйныфта кем дежур?

  • Бүген сыйныфта мин дежур. Бүген урамда җылы, кар яумый, җил исә, кояш юк. Бүген 3нче декабрь, пәнҗешәмбе.

III. Аудирование.

- У вас на столах есть лист оценивания. После каждой проделанной работы вы оцениваете себя и рисуете напротив задания кружок определенного цвета. Красный, если у вас все получилось, синий, если все получилось, но были затруднения, желтый, если вам нужна была помощь.

а) Прослушайте и укажите слова с мягкими гласными звуками.

Йомшак, сабын, кечкенә, сөлге, кул, көндез, иртән, белән, теш, пөхтә.

ә) Прослушайте и повторите эти слова, добавляя к каждому из них слова минем, синең, аның.

Бит, чәч, теш, кул, аяк, сөлге.

  • Оцените себя и нарисуйте кружок напротив задания №1.

IV. Алган белемнәрне актуальләштерү.

- Балалар, мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез аларга җавап табыгыз. (1 слайд)

1) Гладко и душисто,

Моет очень чисто,

Нужно, чтоб у каждого было.

Что это? (Мыло - сабын)

- А кто-нибудь знает, как по-татарски будет мыло?

2) После бани помогаю,

промокаю, вытираю.

Пушистое, махровое,

чистое, новое. (Полотенце-сөлге)

-А как по татарски будет полотенце?



3) Возле зеркала на полке

Поселился хитрый ёж.

С ним расчешешь куклу

Катю и косичку заплетёшь.

Станет модною причёска,

Если трудится... (Расческа- тарак)

- А расческа?



4) Мои зубы все белей

Раз за разом веселей

Она чистит зубы чётко

У меня... (Зубная щётка- теш щеткасы)

- А как по-татарски будет зубная щетка?



V. Төп өлеш.

- Укучылар, сабын, сөлге, теш щеткасы, теш пастасы, тарак сүзләрен нәрсә берләштерә (объединяет)?

- (Чисталык)

Тактаның уртасына "чисталык" карточкасы эленә.

- Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?

- (Чисталык, гигиена турында)

- Что мы должны сделать, чтобы изучить тему урока?

- ( Познакомиться с новыми словами)

- У вас на столах листы бумаги, один из вас пишет на листе слово по теме нашего урока, передает лист следующему, который добавляет свое слово и т.д. Слова не должны повторяться. На эту работу вам отводится 1 минута. (РАУНД ТЭЙБЛ структурасын куллану.)

- Данил, Амир, Рузаль, басыгыз, беренче язылган сүзләрегезне әйтегез. Сез аларны дөрес яздыгызмы? (Тактага дөрес итеп язам.)

(Шулай ук башкаларның сүзләрен тикшерәбез.)

- Оцените себя: нарисуйте кружок определенного цвета напротив задания №2.

VI. Сүзлек эше.

  • Мин сезгә яңа сүзләр тәкъдим итәм. Сүзлек дәфтәрләрегезне ачыгыз. Бу сүзләрне язып алыйк.

Чисталык - чистота

Сөлге- полотенце

Тарак - расческа

Сабын - мыло

Теш щеткасы - зубная щетка

Йомшак - мягкий

Юынам - умываюсь

Теш чистартам - зубы чищу

Чәч тарыйм - волосы расчесываю

Бит сөртәм - лицо вытираю

VII. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш:

  1. сүзләр укытучы артыннан хор белән кабатланыла;

  2. төрле интонация белән рәтләр буенча кабатланыла.

VIII. Физминут.

IХ. Ситуатив күнегүләр.

- Мы узнали новые слова, а теперь будем учиться употреблять их в своей речи.

- Данил, син сабын (сөлге, тарак) белән нишлисең ?

(Мин сабын белән кул юам. Мин тарак белән чәч тарыйм. Мин теш щеткасы белән теш чистартам. Мин сөлге белән бит сөртәм.)

(Җөмләләрне балалар дәфтәрләренә язалар)

  • Ә сезнең шәхси гигиена әйберләре бармы? (Әйе)

а) I, II зат тартым кушымчалары белән эш:

-минем сабыным;

- минем сабыным зәңгәр;

- минем сабыным бар.

ә) Диалог (төркемнәрдә сөйләшү):

-Алена, синең сөлгең бармы?

-Әйе, бар.

- Ул нинди?

- Ул йомшак.

- Оцените себя: нарисуйте кружок определенного цвета напротив задания №3.



X. Ныгыту. Уен.

- Һәр өстәлгә мин карточкалар таратам, сез дөрес итеп җөмләләр төзәргә тиешсез.

Җөмләләр: Мин теш чистартам.

Мин битне юам.

Мин чәч тарыйм.

Мин кул юам.

Мин чисталык яратам.

-- Оцените себя: нарисуйте кружок определенного цвета напротив задания №4. Подведите итог: какую оценку вы себе поставите за работу на уроке?

XI. Йомгаклау. Рефлексия.

- Укучылар, безнең тема нинди иде?

- Без нинди яңа сүзләр белдек?

- Нинди җөмләләр төзедек?

XII. "Юындыр" мультфильмыннан өзек карау.

  • Укучылар, димәк, безгә ни өчен сабын, сөлге, тарак кирәк?

(Чиста, пөхтә булыр өчен)

  • Ә ни өчен чиста, пөхтә булырга кирәк?

( укучылар үз фикерләрен әйтәләр)

- Бик яхшы. Сез бүген дәрестә бик актив эшләдегез. Барыгызга да рәхмәт .



XIII. Өй эше.

  • Ә хәзер көндәлекләрне ачыгыз. Шимбә көненә өй эшен языгыз: 1 нче өстәл - эш дәфтәре 26 бит, №1, 2; 2 нче өстәл - яңа сүзләр белән текст язып килергә; 3 нче өстәл- китап 57б., №3





































МБГБУ "54 номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче гомуми

урта белем бирү мәктәбе"

























Район семинарында үткәрелгән ачык дәрес конспекты

Тема: Шәхси гигиена предметлары









Үткәрелгән: 2 а сыйныфында

(рус группасында)

Үткәрде: Владимирова А.В.





































2015 ел



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал