7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарскому языку 8 класс татарская группа

Рабочая программа по татарскому языку 8 класс татарская группа

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

ТатарсанреспубликасыКазан шәҺәре Яңа Савин районының

</" Чит телләр тирәнтен өйрәнелә торган 132 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе''

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе









Каралды Килешенде Расланды

Методберләшмә җитәкчесе Милли тәрбия Һәм белем бирү буенча 132нче урта гомуми белем

_____Губеева Р.Н. директор урынбасары бирү мәктәбе директоры мәктәбе директоры

Беркетмә № _1__ ___Файзрахманова К.Х. ______Осипова О.А.

_26_08__2016ел _29__08___2016 ел Боерык №167-0 29__08__2016 ел







Югары категорияле укытучы

Шәрәфиева Мөслимә Равил кызының

8нче В/Г сыйныф татар телендә сөйләшүче балалар өчен

2016-2017 нче уку елына татар теленнән

эш программасы.

























Педсовет утырышында каралды:

Беркетмә № 1

26 август, 2016 нчы ел





2016







Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең

татар төркемендәге 8 нче сыйныф укучылары өчен

татар теле буенча

белем бирү программасына

аңлатма язуы

Атнага 2 сәг. Барлыгы-70 сәг.

Эш программасы статусы

1. Россия, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты;

2 Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган "Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа"V - IХ сыйныфлар өчен Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакировалар авторлыгында, К а з а н, 2013нче елда чыгарылган программа ;

3. "132 нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче гомуми урта белем бирү мәктәбе"муниципаль белем бирү учреждениесенең төп белем бирү программасы ;

4. "Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы" 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011нче ел.

5.Г.Ф.Гайнуллина, Ф.Ф.Харисов , Татар теле, 8 нче сыйныф. Рус телендә белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы,Казан, " Татарстан китап нәшрияты", 2016 нчы ел.

Укыту фәненең уку планында тоткан урыны программада күрсәтелгәнчә: елга - 70 сәг; атнага: 2 сәгать

Эш программасы структурасы.

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләр, белем һәм күнекмәләр, укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләрен үз эченә алган программаның эчтәлегеннән.

Эш программасыныңэчтәлеге

Татар телеукытуныңмаксатыһәмбурычлары.

Соңгы елларда республикада татар теленең куллану даирәсе киңәйде, иҗтимагый функциясе көчәйде. Милләтара мөнәсәбәтләрне якынлаштыручы, җайга салучы чара буларак та аның мөмкинлекләре үсте. Укучыларда лингвистик(тел), аралашу(коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.

Лингвистиккомпетенция (укуыларның ана телелннән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б. үз эченә ала.

Аралашу (коммуникатив) компетенциясе ул - башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.

Этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул - укучыларны сөйләмгә милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.



Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

1. Татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.

2. Татар теленеңбарлыктармакларыбуенчаэзлеклерәвештәфәннибелембирү.

3. Сөйләмэшчәнлегетөрләребуенчаныклыкүнекмәләрбулдыру. Тугантелдәматурһәмдөресаралашыргаөйрәтү.

4. Телдәнһәмязмасөйләмосталыгыһәмкүнекмәләренкамилләштерү. Көндәлектормышта татар телемөмкинлекләреннәнтулысынчафайдаланабелергәөйрәтү.

5. Туган тел ашаөзлексезбелемһәмтәҗрибәтуплау.

6.Татар телен башка фәннәрдә белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләрен булдыру.

7. Татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү.

8. Укучыларныдаимирәвештә татар миллимәдәниятемирасынатарту.

9. Татар теле дәресләрендә, белембирүбеләнбергә, тәрбиявибурычларныонытмаскакирәк.

10. Телнеөйрәнгәндәүзләштергәнбелемһәмкүнекмәләрнегамәлдәдөрескулланабелү.

11. Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү.

12. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.

Яңа уку елы башына укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә кыскача характеристика.

Фонетика:

1. Сузык һәм тартык авазларның классификациясен, алардагы үзгәрешләрне белү. Сингармонизм законын, рәт һәм ирен гармониясе үзенчәлекләрен сөйләмдә дөрес куллану.

2. Татар телендә иҗек калыплары, сүзләрне дөрес басым белән әйтү. Тиешле интонация белән сөйләү.

3. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Алфавитны истә калдыру.

4. Сүзләргә фонетик анализ ясау.

5. Орфоэпик сүзлекләрдән файдалану.

Лексика һәм фразеология:

1. Татар теленең сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу дәрәҗәсе буенча бәяли белү.

2. Сүзләрне һәм фразеологизмнарны урынлы куллану, аларның мәгънәләренә аңлатма бирә белү. Синоним, омоним, антоним сүзләрне дөрес куллану.

3. Төрле типтагы сүзлекләрдән файдалана белү.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы:

1.Сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү. Тамырдаш сүзләр табу. Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.

2. Татар телендә сүзләрнең ясалыш ысулларын белү.

Морфология:

1. Сүз төркемнәрен лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик билгеләре буенча аера һәм аларны таный белү. Морфологик анализ ясау.

2. Өйрәнелгән сүз төркемнәре белән җөмләләр һәм текстлар төзү. Сүз төркемнәренең төрле ысуллар белән ясалышын белү.

Синтаксис:

1. Җөмләнең баш кисәкләрен табып , аларның нинди сүз төркеме белән белдерелүен әйтү. Аергычны табып, аның сыйфат һәм сан белән белдерелүен күрсәтү.

2. Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану.

3. Тиңдәш кисәкләрне билгеләү, алар янында тыныш билгеләрен дөрес куллану.

4. Эндәш сүзләрне иядән аеру, алар янында тыныш билгеләрен дөрес кую.

5. Җөмләгә синтаксик анализ ясау күнекмәләре булдыру(ия, хәбәр, аергыч, тиңдәш кисәкләрне күрсәтә белү).

Сөйләм эшчәнлеге:

1. Тыңлаучылар ачык күзалларлык итеп, яратып укыган әсәрдән берәр әдәби герой турында сөйләү.

2. Укучыларның, үз тәҗрибәләреннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белүе.

3. Эш кәгазьләреннән белдерү, котлау тексты язу.

4. Грамматик биремле контроль диктантлар, төрле типтагы диктантлар язу(75-90сүз).

5. Рәсемгә карап, хикәя төзү.

6. Изложениеләр язу(190-230, 105-115)

7. Мөстәкыйль һәм ярдәмче сүз төркемнәрен кертеп төзелгән җөмләләрне тәрҗемә итү.

УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • Укучыларның коммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итәгатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • "Татар теле һәм әдәбияты" предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүгә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә,укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәният ара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • "гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек",төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычындататар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыругахезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алукүнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

  • - эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

8нче класс укучыларның белем күнекмәләре.

1. Алдагы сыйныфларда алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Гади җөмлә синтаксисы һәм пунктуациясе:

1. Сүзтезмәләргә, гади җөмләләргә синтаксик анализ ясый белү.

2. Җөмләнең баш кисәкләрен, иярчен кисәкләрен табып , аларның нинди сүз төркеме белән белдерелүен әйтү .Ия белән хәбәр янында сызык кую очракларын белү.

3. Сүзтезмәне җөмләдән аера белү. Сүз төркеме белән җөмлә кисәген дөрес билгеләү.

4. Аерымланган җөмлә кисәкләре, эндәш һәм кереш сүзләр кергән җөмләләр төзү. Аерымланган хәлләр, аерымланган аныклагычлар, эндәш, кереш сүзләр янында тыныш билгеләрен куя белү.

5. Туры һәм кыек сөйләмне дөрес куллану, алар кергән җөмләләр төзү.Диолог, туры һәм кыек сөйләм янында тыныш билгеләрен куя белү.

6. Җөмләнең әйтү максаты ягыннан төрен, интонация, логик басым һәм сүз тәртибен белү. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен куя белү.

7. Тиңдәш кисәкләрне билгеләү, алар янында тыныш билгеләрен дөрес куллану.

Сөйләм эшчәнлеге:

1. Эш кәгазьләреннән әдәби әсәр героена адресланган хат язу, әдәби геройларга характеристика язарга өйрәнү.

2. Укучыларның, үз тәҗрибәләреннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белүе. Хикәяләр язу.

3. Грамматик биремле контроль диктантлар, төрле типтагы диктантлар язу(85-110сүз).

4.Сочинение элементлары булган изложениеләр язу(270-350, 125-135)

5. Татар телендәге сүз тәртибе үзенчәлекләрен чагылдырган кыска текстларны тәрҗемә итү күнегүләре үтәү.

6. Бирелгән план буенча сочинениеләр язу(2-2,5 бит)





Программа материалының эчтәлеге.





Җөмлә турында кабатлау.



6

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре.

3

Хикәя, сорау, боеру , тойгылы җөмләләр, алар янында тыныш билгеләре.

7

Җөмлә кисәкләре. Гомуми мәгълүмат.

2

Җөмлә кисәкләре турында мәгълүмат

8

Баш кисәкләр

2

җөмлә кисәкләре, ия һәм аның белдерелүе, хәбәр һәм аның белдерелүе, кушма хәбәр һәм аның белдерелүе, ия белән хәбәр арасында сызык;

9

Җөмләнең иярчен кисәкләре



9

аергыч һәм аның белдерелүе, аергыч белән аерылмыш арасында бәйләнеш;

тәмамлык һәм аның белдерелүе,туры һәм кыек тәмамлыклар;

хәл һәм аның төрләре: урын хәле, вакыт хәле, рәвеш хәле, күләм хәле, сәбәп хәле, максат хәле, шарт хәл, кире хәл;

аерымланган хәлләр һәм алар янында тыныш билгеләре, төрле хәлләрнең аерымлануы;

аныклагыч; аерымланган аныклагычлар, алар янында тыныш билгеләре,

10

Җөмләнең модаль кисәкләре



2

эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре; кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре; кереш җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре;

11

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре



4

тиңдәш кисәкләр, алар янында бәйләүче чаралар, тиңдәш кисәкләр һәм янында тыныш билгеләре; тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр;

12

Модаль кисәкләр

2

сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе, логик басым;

13



Бер составлы җөмләләр

2

бер составлы җөмләләр: исем җөмлә, фигыль җөмлә, сүз җөмлә;

14

Тулы һәм ким җөмләләр.



2

тулы һәм ким җөмләләр турында төшенчә;



15

Раслау һәм инкарь җөмләләр

2

раслау һәм инкарь җөмләләр, раслау һәм инкарь җөмләләрнең кулланлышы;

17

Гомумиләштереп

кабатлау.

5

Гади җөмлә синтаксисын кабатлау, синтаксик анализ ясау.



Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

7





Изложение

3





Диктантлар

6(2)





Контроль эш

1





Барлыгы

70







Укыту - методик комплекты

1. "Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы" 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011нче ел

2..Г.Ф.Гайнуллина, Ф.Ф.Харисов , Татар теле, 8 нче сыйныф. Рус телендә белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы,Казан, " Татарстан китап нәшрияты", 2016 нчы ел.



3. Тата теле морфологиясе. /Ф.М. Хисамова. - Казан, "Мәгариф" , 2005.

4. Хәзерге татар әдәби теле. / Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.- Казан, "Мәгариф"нәшрияты, 1994нче ел.

5. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. / Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. - Казан: "Раннур", 2000нче ел.

6. "Диктантлар җыентыгы"(5-11 нче сыйныфлар өчен) З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина. Казан "Мәгариф" нәшрияты, 2004нче ел.

7. "Мәгариф" журналы.

8 . "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел" Ф.С.Сафиуллина, Г.Б.Ибраһимов. Казан"Мәгариф" нәшрияты, 2003нче ел.





8нче сыйныфның татар төркемнәре өчен татар теленнән календарь - тематик план

Барысы 70 сәг. Атнага-2 сәг.



  1. 5-7 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.



5









1.

Кереш дәрес. БСҮ. Туган телем - иркә гөлем



сент









2.

Сүз төзелеше.Тамыр һәм кушымчалар.



сент







3.

Мөстәкыйль һәм ярдәмлек сүз төркемнәре.



сент







4.

Сүз төркемнәренәморфологик анализ.



сент







5.

Диктант.(Кабатлау буенча)



сент









2.Гади җөмлә синтаксисы



60









6 .

Хат. өст. эш . Синтаксис.

Синтаксик берәмлекләр. Сүз һәм җөмлә.



сент







7

Гади һәм кушма җөмләләр.



сент







8

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Тезүле бәйләнеш



сент







9.

Ияртүле бәйләнеш.



сент







10

Сүзтезмә.



окт







11.

БСҮ. Сочинение.



окт







12.

Хаталар өстендә эш. Сүзтезмә. Сүзтезмәләрне тикшерү.



окт







13

Җөмләдә сүз тәртибе.Сүзләрнең уңай һәм

кире тәртибе.



окт







14Татар һәм рус телләрендә җөмләдә сүзләрнең

урнашу тәртибе. БСҮ. Әдәби геройга характеристика язу.













Гади җөмлә.Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре

Хикәя җөмлә.







Сорау җөмлә. Боеру җөмлә.







Диктант.







Тойгылы җөмлә







Әйтү максаты буенча җөмлә төрләрен кабатлау.









БСҮ Изложение







Хат. өст. эш . Синтаксик анализ.

Ике составлы һәм бер составлы җөмләләр. Җыйнак һәм җәенке

җөмләләр















Ике составлы җөмләләрне кабатлау.

















окт







15



окт



16



окт



17



окт



18



окт



19



нояб





20



нояб



21



нояб





22



нояб



23

Сочинение.





нояб







24

Җөмлә кисәкләре. Җөмләнең баш кисәкләре





нояб







25

Ия һәм аның белдерелүе.



дек







26

Хәбәр һәм аныңбелдерелүе.





дек







27

Ия белән хәбәрнең җөмләдәге урыны.



дек







28

Ия белән хәбәрарасында сызык. Җөмләнеңбашкисәкләрен

Кабатлау. Тест.



дек







29

Контроль диктант.



дек







30

Хат. өст. эш . БСҮ . Укыган әдәби әсәр

героена хат язу





дек







31

Җөмләнең иярчен кисәкләре.

Аергыч һәм аның белдерелүе.





дек





32

Аергыч белән аерылмышарасында бәйләнеш.





гыйн





33

Тиңдәш һәм тиңдәш булмаган аергычлар. Кабатлау.



гыйн





34

БСҮ. Изложение



гыйн





35

Хат. өст. эш. Тәмамлык һәм аның белдерелүе.





гыйн





36

Туры һәм кыек тәмамлыклар.



гыйн





37

Диктант.



гыйн





38

Хат. өст эш. Хәлләр. Урын хәле. Вакыт хәле.





гыйн





39

Рәвеш хәле. Күләм хәле.



фев





40





фев





41

Сәбәп хәле. Максат хәле.

.



фев





42

Шарт хәле. Кире хәл.Мөст. эш.



фев





43

Изложение



фев





44

Хаталар өстендә эш. Аерымланган хәлләр һәм алар янында тыныш билгеләре.Кабатлау.



фев





45

БСҮ. Концертка яки театргабаргач алган тәэсирләр

турында сөйләшү.Диалогикһәм монологик сөйләм.





фев





46

Аныклагыч. Аерымланган аныклагычлар



фев





47

Аерымланган аныклагычларянында тыныш билгеләре.











48

БСҮ. Сочинение



март





49

Тиңдәш кисәкләр. Тиңдәш кисәкләр янындатеркәгечләр.





март





50

Тиңдәш кисәкләр янындатыныш билгеләре.





март





51

Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр.





март





52

Контрольдиктант



март





53

Җөмлә кисәкләрен

гомумиләштереп кабатлау



март





54

Хат. өст. эш . Синтаксик анализ.



апр





55

Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.



апр





56

Кереш сүзләр һәм кереш җөмләләр. Алар янында тыныш билгеләре.



апр





57

Сочинение



апр





58

Хат. өст. эш .

Бер составлы җөмләләр.Исем җөмлә. Фигыль җөмлә.





апр





59



Тулы һәм кимҗөмләләр.





апр





60

Раслау һәм инкарь җөмләләр.





апр



61



Бер составлы җөмләләрнекабатлау.





апр





62

Диктант.



апр





63

Туры сөйләм янындатыныш билгеләре. Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү.





май





64

Тыныш билгеләренең куелышын кабатлау.



май





65

Йомгаклау контроль эше.



май





3. Гади җөмлә төрләрен гомумиләштереп кабатлау.

5







66

Хат. өст. эш. 8 нче сыйныфтаүткәннәрне кабатлау.





май





67

Гади җөмләгә синтаксик анализ.



май





68

Тәрҗемә итү.



май





69

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен кабатлау.



май





70

Өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.





май











































Кушымта 1.

Белемдәрәҗәсенбәяләүнормалары





Укучыларның ана теленнән алган белем сыйфаты даими рәвештә тикшерүгә бәйле. Татар теле дәресләрендә укучы үзе үзләштергән теоретик мәгълүматны гамәлдә куллана алырлык белем, осталык һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш. Тел һәм сөйләм күнекмәләрен дөрес бәяләү укучының тел, аралашу өлкәсенә караган мәгьлүматлылыгы, гомуми белем һәм фикерләү дәрәҗәсен дә билгели. Белемне тикшерү - укытуның аерылгысыз өлеше, чөнки ул укучыларның эшчәнлеген нәтиҗәле итеп оештырырга һәм аларның укуга карата мөнәсәбәтен үзгәртергә, җаваплылыгын арттырырга ярдәм итә. Димәк, укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен дөрес итеп бәяләү телне аралашу коралы буларак үзләштерүне, тел турында системалы белем булдыруны күзаллый, шулай ук ул башка милләт телен, мәдәниятен өйрәнү өчен дә мөмкинлекләр ача. Укучыларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен гадел итеп бәяләү - укытучы эшчәнлегенең иң мөһим сыйфаты. Бу таләпләрнең үтәлүе белем бирүнең сыйфатын арттыруга, аны бәяләүгә якын килүне, материалны чама белән тиешле күләмдә тәкъдим итүне тәэмин итә.

Мәктәптә укучыга куела торган билге телне үзләштерү дәрәҗәсен күрсәтеп кенә калмый, бәлки зур тәрбияви әһәмияткә дә ия. Шуңа күрә билгене җәза бирү чарасы буларак файдалану катгый рәвештә тыела. Билгене төшереп яки күтәреп кую да әхлакый тәрбия бирүгә җитди зыян китерә. Бары тик дөрес һәм гадел бәя генә укучыга карата уңай тәрбия чарасы булып санала ала.

Укучыларның белемнәрен тикшерү укытучы тарафыннан даими рәвештә алып барыла һәм укыту эшенең аерылгысыз өлешен тәшкил итә. Ул белем, осталык һәм күнекмәләрнең формалаша баруын белү, ачыклау өчен агымдагы тикшерү, шулай ук уку елы ахырында нәтиҗә ясау максатыннан үткәрелә торган тикшерүләр формасында башкарыла. Укытучы, укучының телдән һәм язма җавапларын бәяләгәндә, билгене аңлатып куярга тиеш.

Укучыларның ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләгәндә, гамәлдәге программада бирелгән тел белеменә, аралашуга һәм этнокультура өлкәсенә караган мәгълүматлылыклары да искә алына.

I. Уку тизлеген билгеләү һәм аны бәяләү

Уку - график рәвештә бирелгән текстны телдән сөйләмгә күчерү (кычкырып укыганда) һәм аны мәгънәви берәмлекләргә бүлүне (эчтән укыганда) үз эченә алучы сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Уку техникасы белән текстны аңлап уку тыгыз бәйләнештә тора, һәм алар бер-берсен тулыландыралар да.

Билгеле булганча, дөрес уку - әдәби әйтелеш кагыйдәләрен саклап, текстны хатасыз итеп уку. Ул балаларның әйтелеш һәм текстны аңлы рәвештә кабул итә алу күнекмәләреннән чыгып бәяләнә. Укучы аваз, иҗек һәм сүзләрне кабатламыйча, аларны төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, грамматик формаларын бозмыйча һәм дөрес әйтелешкә карата куела торган иң төп таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә укыганда гына дөрес укый дип әйтә алабыз.

Йөгерек уку - укыганның эчтәлеген аңлы рәвештә зиһенгә алуны тормышка ашырырга ярдәм итүче уку тизлеге. Гадәттә, кычкырып уку тизлегенең сөйләм тизлегенә туры килүе уртача уку тизлеге дип исәпләнә.

Сәнгатьле уку текстның эчтәлеген аңлап, автор әйтергә теләгән фикер, хис-тойгыларны тавыш, басым һәм башка барлык фонетик чараларны дөрес кулланып укый алуны белдерә.

Аңлап уку, ягъни текстның төп эчтәлеген аңлау һәм аңа карата үз карашыңны яки мөнәсәбәтеңне белдерә алу сәнгатьле укуга ирешүнең төп шарты булып тора.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының 1 минутта кычкырып уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә:

Сыйныфлар

Иҗекләр саны

Сүзләр саны



















8-9

160-220

90-110





Искәрмә. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5-7 нче сыйныфларда 30-40% ка, ә 8-9 нчы сыйныфларда 40-50% ка югарырак була.





Уку күнекмәләре түбәндәгечә бәяләнә:

Укучы билгеләнгән күләмдә сүзләрне дөрес әйтеп һәм җөмләләрне сәнгатьле итеп, тулысынча аңлап укыса, «5» ле куела.

Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә һәм текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап бирә алса, әмма уку барышында 1-2 . әйтелеш хатасы һәм сөйләмнең структур бүленешендә берничә төгәлсезлек җибәрелсә, «4» ле куела.

Уку тизлеге программада каралган таләпләргә туры килмәсә, текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап биргәндә, төгәлсезлекләр җибәрелсә, дөрес әйтелешкә бәйле һәм сөйләмнең төп структур берәмлекләренә бүлгәндә, 3-5 төгәлсезлек күзәтелсә, «3» ле куела.

Уку күнекмәләре тиешле тизлектән шактый түбән булып, текст эчтәлеген өлешчә аңлап, 5-6 дан артык әйтелеш хатасы җибәрелсә, «2» ле куела.

Өйдә әзерләнеп укуны бәяләгәндә, таләпләр югарырак була.





II. Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү

Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен яки аларның гомуми грамоталылыгын диктант, изложение, сочинение яздырып тикшереп була; сорауларга язма рәвештә җавап алу да уңай нәтиҗә бирә. Сораулар укыган әсәр, аерым текст, рәсем яки караган фильмнар буенча тәкъдим ителә. Бу очракта язма эшнең күләме һәр сыйныфның изложение күләменнән артмый. Укытучы, эшне бәяләгәндә, түбәндәге таләпләрне истә тотарга тиеш: җавапның тулы, төгәл, дөрес булуы, сөйләмнең стилистик яктан камиллеге, орфографик һәм пунк- туацион яктан грамоталылыгы.

Сорауларга җавап язуны бәяләү:

Барлык сорауларга да дөрес җавап бирелсә, «5» ле куела (1 сөйләм хатасы яки 1 пунктуацион хата булырга мөмкин).

Сорауларга дөрес җавап бирелсә, ләкин 2 сөйләм хатасы, 3 орфографик, 2 пунктуацион хата яки 2 сорауга җавап язганда, төгәлсезлек җибәрелсә, «4» ле куела.

Язма эштә сорауларга җавап бирә белү күнекмәләре сизелсә, 3 сөйләм хатасы, 4 орфографик,5пунктуацион хата булса, «3» ле куела.

Җавапларның яртысы дөрес булмаса, сөйләм хаталары 3 тән артса, 5орфографик, 6пунктуацион хатасы булса, «2» ле куела.





Язмаэшләрнеңкүләме

Сыйныфлар



Эш

төре



Сочинение

Диктант

Изложение

Барлыгы































8

4(1).

6(2)

4(1)

18(5)

































Искәрмә. Җәяэчендә контроль характердагыэшләр саны күрсәтелде.





Татар теле дәресләрендә укытучы укучыларның язу тизлегенә дә игътибар итәргә тиеш. Акрынрак язган укучылар белән аерым эшләргә кирәк. Бу эшне оештыру өчен, сүзләр һәм хәрефләрнең саны түбәндәгечә тәкъдим ителә.





Сыйныфлар

Сүзләр саны

Хәрефләр

5

6

7

8

9

8-9

10-11

12-13

14-15

16-17

50-55

56-61

62-67

68-76

77-87





Диктантларның күләме һәм аларны бәяләү

Диктант - укучының гомуми грамоталылыгын тикшерү өчен уздырыла торган язма эшнең бер төре. Диктантлар өйрәтү һәм контроль төрләргә бүленә.

Өйрәтү диктантын бәяләү

Өйрәтү диктантлары берничә төрле була: сүзлек диктанты, искәртмәле, аңлатмалы, сайланма, иҗади, күрмә, хәтер, ирекле диктантлар.

Орфографикхатасыбулмаса, «5» лекуела (1 пунктуацион хата булыргамөмкин).

1 орфографик, 1пунктуационхатасыбулса, «4» ле куела.

2 орфографик, 2пунктуационхатасыбулса, «3» ле куела.

5 орфографик, 4-6 пунктуационхатасыбулса, «2»ле куела. Өйрәтүдиктантлары 5-7 нчесыйныфлардаешракяздырыла.











Сүзлек диктантының күләме

Сыйныфлар

Сүзләр саны

5

6

7

8

9

16-20

18-25

22-30

26-34

30-38





Сүзлекдиктантынаәйтелешебеләнязылышы туры килмәгәнсүзләр, гарәп-фарсы алынмаларыкертелә.

Сүзлекдиктантынбәяләү

Пөхтәитепязылган, хатасыбулмаганэшкә«5» ле куела.

1орфографикхаталыэшкә«4» ле куела.

3 орфографикхаталыэшкә«3»ле куела.

5 орфографикхаталыэшкә«2»ле куела.

Контроль диктантларныңкүләмеһәмаларныбәяләү

Алганбелемһәмкүнекмәләрнетикшерүөчен, контроль диктантларелгаикетапкыряздырыла.

Контроль диктантның күләме

Сыйныфлар

Сүзләр саны

Уку елы башында

Уку елы ахырында



















8

90-100

100-110

























Контроль диктант текстларыүзэченәөйрәнелгән тема яки темаларбуенча орфограмма һәмпунктограммаларны (2-3 очрак) ала. Грамматик биремле диктант булганда, сүз саны киметелә дә ала. Контроль диктанттаукучытарафыннантөзәтүләркүпбулса, билгебербаллгатөшәргәмөмкин.

Контроль диктантныбәяләү

Эшпөхтәбашкарылса, хатасыбулмаса«5» ле куела(1орфографик, 2 пунктуацион хата булыргамөмкин).

2 орфографик, 2 пунктуацион яки 1 орфографик, 4 пунктуационхаталыэшкэ«4» ле куела.

4 орфографик, 4 пунктуацион яки 3 орфографик, 6 пунктуационхаталыэшкэ«3» ле куела.

6 орфографик, 5 пунктуацион яки 5 орфографик, 8 пунктуационхаталыэшкэ«2» ле куела.





Изложениенеңкүләмеһәманыбәяләү

Изложение яздыруөчен, матурәдәбиятәсәрләреннәнөзекләр, хикәяләр, аерымтекстларалына. Аларэчтәлегеһәмкүләмеягыннантиешлеталәпләргәҗавапбирергә, тәрбиявимаксатларныүзэченәалыргаһәмбәйләнешлесөйләмкүнекмәләренүстерү, камилләштерүюнәлешендәбулыргатиеш. Изложение ярдәмендәукучының тема эчтәлегеначабелүосталыгы, лексикбайлыгы, орфография, грамматика, пунктуация өлкәсенәкараганграмоталылыгытикшерелә. Бувакыттаяңасүзләрһәмтәгъбирләрнеаңлатырга, аларнытактагаязыпкуяргакирәк.



Изложение текстының күләме

Сыйныф-

лар

Уку елы башы

Уку елы ахыры

Тексттагы сүзләр саны

Язма күләме

Тексттагы сүзләр саны

Язма күләме































8

270-310

125-130

310-350

130-135





































Изложениенебәяләгәндә, фикерләрнең логик эзлеклелегенә, эчтәлекнеңтулы, дөресбирелүенә, язмасөйләмтеленеңкамиллегенә, грамоталыитепязаалудәрәҗәсенәигътибарителә.

Изложение һәм сочинение өченикебилгекуела: беренчесе - эчтәлекһәмсөйләмнедөресоештыраалуга, икенчесе-грамоталылыкка.

Изложениенебәяләү

Тема тулысынчаачылган, эчтәлегеһәм стиль бердәмлегесакланганэшкә«5» ле куела(1орфографик,2пунктуацион яки 2грамматик хатасыбулыргамөмкин).

Текстныңэчтәлегетемага, нигездә, туры килсә, фикернебелдерүдәзурбулмаганялгышларҗибәрелсә, 1-2 фактик, 1-2 техник хатасыбулса, 2 орфографик, 2-3 пунктуацион, 1 грамматик хатасыбулганэшкә«4» ле куела.

Язмадаэчтәлекэзлеклебирелмәсә, стиль бердәмлегесакланмаса, 3 фактик, 2-3 техник хатасыбулса, 3 орфографик, 4 пунктуацион, 2грамматик хатасыбулганэшкә«3» ле куела.

Эзлеклелек, стиль бердәмлегесакланмаса, язмаэшпланга туры килмәсә, фактикһәм техник хаталарыкүпбулса, орфографикхаталарның саны 4 тәнартса, пунктуационхаталарның саны 5 тән, грамматик хаталар саны 3 тәнартса, «2» лекуела.





Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение - укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия.

Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия Һ.6.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.

Сочинение план нигезендә языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме түбәндәгечә булырга тиеш: 5 нче сыйныфта 0,5-1 бит, 6-7 нче сыйныфларда 1 - 2 бит, 8 нче сыйныфта 2-2,5 бит, 9 нчы сыйныфта 2,5-3,5 бит, 9 -11 нче сыйныфларда 3,5-6 бит.

Сочинениене бәяләү

Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела (1 орфографик яисә 2 пунктуацион хата булырга мөмкин).

Язманың эчтәлеге, нигездә, темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлар күзәтелсә, 1-2 фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, 2 орфографик, 3 пунктуацион яисә 1-2 сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, 3 орфографик, 4 пунктуацион яисә 3-4 сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, 5 орфографик, 8 пунктуацион яисә 4-6 сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

Татар урта мәктәпләре өчен татар теле программаларында диктант, изложение һәм сочинение яздыруга куелган таләпләр, нигездә, рус мәктәбендә укучы татар балаларына да туры килә.



































































































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал