- Учителю
- 11 нче класста татар теленнән БРИ га әзерләнү өчен тест
11 нче класста татар теленнән БРИ га әзерләнү өчен тест
11 нче класста татар теленнән тест биремнәре
-
Тартык авазлар охшашлануы кайсы төркемдә күзәтелә?
-
көннәр, борынгы, сүзчән, унбер;
-
балалар, тукта, җәйге, урманда;
-
солы, көзге, гомер, соры;
-
төн, утын, кара, сал.
-
Түбәндә бирелгән мисаллар арасыннан кәкре каенга терәтү фразеологизмына синоним сайлап алыгыз.
-
теле телгә йокмый;
-
килмәгән җире юк;
-
төпсез чанага утырту;
-
тел белән тегермән тарту.
-
Кулъязма сүзендә ъ билгесе ни өчен язылган?
-
аеру билгесе буларак язылган;
-
ике сүзне бергә кушу өчен язылган;
-
[л] авазының калынлыгын күрсәтү өчен язылган;
-
орфографик сүзлектә шулай язылганга күрә.
-
ТР, РФ, КамАЗ, АКШ, БДБ сүзләре сүз ясалышының кайсы ысулы белән ясалганнар?
-
сүз ясагыч кушымчалар өстәү юлы белән;
-
сүзләрне кушу юлы белән;
-
сүзләрне кыскарту юлы белән;
-
сүзгә яңа мәгънә өстәү юлы белән.
-
Җөмләдә аерып бирелгән фигыльләрнең төркемчәсен билгеләгез:
Көн туса да, кич җитсә дә, аның уенда Гөлйөзем генә иде. (А.Шамов)
-
хикәя фигыль;
-
сыйфат фигыль;
-
боерык фигыль;
-
шарт фигыль.
-
Койма буйларында яшел чирәм, әмма юллар тузанлы.(Г.Әпсәләмов) җөмләсе -
-
иярченле кушма җөмлә;
-
теркәгечле тезмә кушма җөмлә;
-
тезем;
-
бер составлы исем җөмлә.
-
Җир өстен болытлы төн каплый. (Г.Ибраһимов) җөмләсендә аерып бирелгән сүз -
-
хәл;
-
аныклагыч;
-
аергыч;
-
тәмамлык.
-
Билгеләмәне дөрес итеп тәмамлагыз: Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә,...
-
аның алдыннан сызык куела;
-
аның алдыннан ике нокта куела;
-
аның алдыннан өтер куела;
-
аның алдыннан тыныш билгесе куелмый.
-
Кайсы очракта тыныш билгеләре дөрес куелган?
-
Кави үтеп киткәч кенә, Гаязны искәреп, артына борылды.
-
Кави үтеп киткәч кенә Гаязны искәреп, артына борылды.
-
Кави, үтеп киткәч кенә, Гаязны искәреп, артына борылды.
-
Кави, үтеп киткәч кенә Гаязны искәреп, артына борылды.