7


  • Учителю
  • Урок по татарскому языку на тему 'Сыйфат дәрәҗәләре' (6 класс)

Урок по татарскому языку на тему 'Сыйфат дәрәҗәләре' (6 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Урок по татарскому языку для 6 класса «Сыйфат дәрәҗәләре»
Максат:

1. Укучыларның сыйфат, аның нәрсә белдерүе, сораулары, предметның нинди билгесен белдерүе,

асыл, нисби булуы турында белемнәрен системалаштыру,

сыйфатка хас - дәрәҗә категориясе белән таныштыру;

2.Укучыларның сөйләм телләрен үстерү, сүзлек запасларын баету, сыйфатларның дәрәҗәсен билгели белү күнекмәләрен формалаштыру;

3.Үз хатаңны таный белү, укучыларда белем алуга җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү.
Җиһазлау: Дәреслек, компьютер,мультимедия, презентация, карточкалар, тестлар, сүзлекләр.

Дәрес барышы
I.Оештыру өлеше. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.(1 мин.)

Укучылар:

Чыңлады көмеш кыңгырау,
Безне дәрескә чакырып.
Кызыклы дәресне башлыйк
Парталар артына утырып.
-Рәхмәт, әйдәгез бер-беребезгә уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик.


II.Актуальләштерү. (11 мин.)

1. Сүзлек диктант (Бер укучы тактада яза).

Яңгырлы (көн),ак(яулык), язгы-көзге (пальто), оялчан (малай) йомшак, иске-москы (әйбер), кыска чәчле (кыз), бишьеллык (уку), аклы-каралы(эт), көзге (урман), куе сары(күлмәк), халыкара(конференция), очсыз-кырыйсыз (диңгез), купьеллык (үсемлек), ачык яшел (төс)


Тикшерәбез.

Бер- берегезнең дәфтәрен тикшерегез! Билге куегыз.

Слайд №1.Билгеләү нормалары слайдта бирелгән.


Тамыр: ак, йомшак, сары

Ясалма: яңгырлы, көзге,оялчан,

Кушма: бишьеллык, халыкара, купьеллык

Парлы: иске-москы, аклы-каралы, очсыз-кырыйсыз

Тезмә: куе сары(күлмәк), ачык яшел (төс), кыска чәчле (кыз)

- Укучылар, сүзлек диктантта нинди сүзләр яздык?

- Укучылар, искә төшерик әле, без сезнең белән нинди тема өйрәнә башладык? (сыйфат)

- Сыйфат нәрсә ул? (сүз төркеме)

- Сыйфат нәрсәне белдерә?

- Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

- Нәрсә ул сыйфатланмыш?

Мисаллар сүзлек диктанттагы сүзләр белән әйтегез.

- Ясалышы ягыннан нинди сыйфатлар була?

- Ясалма сыйфатлар нәрсәләр ярдәмендә ясала?

- Сыйфат ясагыч кушымчаларны атагыз?


Кызыклы грамматика.Табышмак әйтү.
1.Үзе кып - кызыл, күлмәге ямь - яшел . (Карбыз)
2.Җәен - соры, кышын - ак, аңа шулай яхшырак. (Куян)
3.Су түгел - сыек,
Кар түгел - ап - ак. (Сөт)

4.Тышы сары, эче ак, ерактан торып елата.(Суган)

5.Көмеш тәнле, ите итәмле.(Балык)

6.А җир, кара тап, нәрсә булыр уйлап тап.(Китап)


2. Укучылар, ә хәзер экранга карыйк әле.
Монда сүзләр бирелгән. Бу сүзләрне төркемнәргә аерып карагыз әле. (Аералар, аңлаталар, булып чыкмый)
Ни өчен аера алмадыгыз?(чөнки нинди билгегә карап аерасын әйтмәдем)

III. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1. Укучылар, әйдәгез әле бу сүзләрдә предметның бер үк билгесен табып карыйк әле.
Кызыл, кызылрак, кып-кызыл, кызгылт, сары, сарырак, сап-сары, саргылт, яшел, яшелрәк, ямь-яшел, яшькелт (язып алабыз)
-Ә хәзер сүзләрне төркемнәргә аерып карагыз әле.
Кызыл кызылрак кып-кызыл кызгылт
сары сарырак сап-сары саргылт

Яшел яшелрәк ямь- яшел яшькелт

-Ни өчен болай аердыгыз?
-Беренче баганадагы сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?
Бу нинди сүз төркеме, нинди сорауга җавап бирәләр?
Бу сүзләр сыйфатның нинди дәрәҗәсендә бирелгән?
Икенче баганадагы сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?
Беренче баганадагы сүзләрдән аерылалармы, нәрсә белән?
- Икенче баганадагы сыйфатларны кайчан кулланырга мөмкин?

(ике предметның бер үк билгесен чагыштырганда. Кызыл-кызылрак).
Димәк, предметларның билгеләрен чагыштырганда сыйфатка нинди кушымчалар өстибез?
Бу сүзләр сыйфатның нинди дәрәҗәсе икәнен кем әйтеп бирә ала?

Димәк, безнең дәрес темасы нинди тема була инде?

(Красивый - красивее - самый красивый. Степени прилагательных)

Ә татарча ничек булыр? Степень - дәрәҗә була.
(Дәреснең темасы, максаты әйтелә). Слайд №2



IV.Яңа тема.(13 мин) Слайд №3

Дәрәҗә - степень
Сыйфатларга хас грамматик категория. Бер предметның билгесе башка предмет билгесе белән чагыштырганда артыграк, кимрәк яки гадәти булуын күрсәтә.


Ә хәзер, укучылар, сүзләрне дүрт төркемгә аерып карыйк инде. Нинди билгеләре буенча аерырсыз икән?

Слайд №4

Сыйфатларны чагыштырыгыз. Предметның билгеләре аерыламы?

Кызыл кызылрак кып-кызыл кызгылт
сары сарырак сап-сары саргылт

Яшел яшелрәк ямь- яшел яшькелт


Слайд №5

Димәк, кызыл, сары, яшел - предметның төп билгесе .

Кызылрак, сарырак,яшелрәк - бер предметтагы билгенең икенчесенә караганда артыграк яки азрак булуы.

Кып-кызыл, сап-сары, ямь-яшел - предметның билгесе төп билгедән артык булуы.

Кызгылт, саргылт, яшькелт - предметның билгесе төп билгедән ким булуы. .

Слайд №6

Ә хәзер слайдка игътибар итик. Сыйфатның 4 дәрәҗәсе бар. Ясалу юллары анлатыла.
1. Гади дәрәҗә ( Основная степень).
2. Чагыштыру дәрәҗәсе (Cравнительная степень).
3. Артыклык дәрәҗәсе (Превосходная степень).
4. Кимлек дәрәҗәсе (Уменьшительная степень).

Дәреснең ял итү өлеше (Физкультминута 2 минут)

Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,(алга башларны ию хәрәкәте)
Ә аннары - артка (башларны артка ию хәрәкәте)
Уңга, сулга борабыз (башларны уңга - сулга хәрәкәтләндерү),
Аннан карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез (иң өсләрне сикертү),
Кулларны биетәбез (кулларны селкетү),
Бер алга, бер артка сузып (кулларны алга, артка таба сузу хәрәкәте
Күңелле ял итәбез.
Аннары без чүгәлибез (чүгәләү),
Тезләрне кочаклыйбыз (чүгәләп, тезләрне кочаклыйбыз),
Башларны алга яшереп (чүгәләп, башларны тезгә кую)
Азрак кына «йоклыйбыз».
Менә ничек ял иттек,
Дәресне дәвам итик.


V. Яңа теманы ныгыту.(16 мин.)

Сыйфатларны 4 дәрәҗәгә куегыз. Язабыз. Слайд №7.

Салкын, ак , җылы, авыр, матур, тын, усал, хәйләкәр, куркак, зур.

Тикшерәбез. Слайд №8

Салкын Салкынрак Сап-салкын Салкынча
Ак Аграк Ап-ак Аксыл
Җылы Җылырак Җып-җылы Җылымса
Авыр Авыррак Бик авыр -----------
Матур Матуррак Бик матур ------------
Тын Тынрак Тып-тын -------------
Усал Усалрак Бик усал ------------
Хәйләкәр Хәйләкәррәк Бик хәйләкәр -------------
Куркак Куркаграк Бик куркак ------------
Зур Зуррак Зуп -зур -------------

Сорау.-Укучылар, бу сыйфатларны төрле дәрәҗәгә куеп буламы? Кайсы дәрәҗәгә куеп булмады?Авыр,тын, матур, усал, хәйләкәр,куркак ,зур сыйфатларның кимлек дәрәҗәгә куеп булмый.Бу очракта аларның антонимнарын кулланабыз. Нинди сүзләргә антоним дип әйтәбез? Антонимнарын әйтегез. Нинди сүзләргә синонимнар дип әйтәбез? Матур сүзенең синонимнарын әйтегез.

VI. Нәтиҗә:

  • Укучылар, без бүген нинди темага сөйләштек?

  • Сыйфат турында нинди яңа әйберләр белдегез?

  • - Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар, ниндиләр?
    - Сыйфатның сөйләмдәге роле нинди?

  • Сөйләмебездә бик күп сыйфатлар кулланабыз.

  • Нигә кирәк икән сыйфатлар?

Чыннан да, сыйфат кулланып язылган хикәяләребез безнең искиткеч матур яңгырый, сыйфат сөйләмебезне матурлый.


VII. Рефлексия. Дәрескә гомуми бәя кую

Карточкаларны алабыз, җөмләләрне дәвам итәбез.

  1. Миңа дәрес ошады, чөнки......

  2. Миңа дәрестә кызык булды, чөнки.

  3. Мин дәрестә күп нәрсәләр белдем, чөнки...

  4. Мин сыйфатларны җөмләләрдә күбрәк кулланам, чөнки...

  5. 2.Дәрескә гомуми бәя кую.


Үзбәя.

Укучылар, әгәр син дәрестә бик яхшы эшләдем дип уйлыйсың икән, яшел түгәрәкне күтәрәсең, әгәр син дәрестә яхшы эшләдем дип уйлыйсың икән, зәңгәр түгәрәкне күтәрәсең, әгәр син дәрестә бераз начаррак эшләдем дип уйлыйсың икән, кызыл түгәрәкне күтәрәсең. Рәхмәт.

VIII. Билгеләр кую.


Өй эше. (1 мин.)

102 нче күнегү.


Дәрес Хәләф Гардановның "Рәхмәт сезгә - барыгызга" дигән шигырен уку белән тәмамлана.

Рәхмәт сиңа, җылы кояш,

Якты нурлар сибәсең.

Рәхмәт сиңа, кара туфрак,

Көзгә байлык бирәсең.

Рәхмәт сезгә, әти-әни,

Иркәлисез, сөясез.

Рәхмәт сезгә, туганнарым,

Безгә ярдәм итәсез.

Рәхмәт, укытучылар,

Безгә дәрес бирәсез.

Рәхмәт сезгә, иптәшләрем,

Шатланышып киләсез.

Өстәмә бирем (карточкалар)


Көчле, урта, йомшак укучыларга биремнәр белән карточкалар бирелә.


Карточка №1 (Көчле укучы)

Текст өстендә эш. Сыйфатларны тап.
Менә салкын кыш та килеп җитте. Бөтен җирне ап-ак кар каплады.
Кешеләр җылы киемнәрен киделәр. Агачлар ак күлмәк кигән кебек
утыралар. Кыш көне кошларга да салкын. Аларга ризык табуы бик
авыр. Кешеләр аларга ярдәм итәләр: җимлекләр ясыйлар, җим салалар.
Менә урман. Кышкы урман бик матур! Тып-тын. Анда каен, усак,
нарат, чыршы, имән агачлары үсә. Ә кар өстендә җәнлек эзләре күр-
ренә. Урманда усал бүре, хәйләкәр төлке, куркак куян, матур тиен,
зур пошилар да яши.
Кышын җәнлекләргә авыр. Кешеләр аларга ярдәм итәргә тиешләр.

Карточка №2 (Көчле укучы )
Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетер.
Кышын көн кыска, ә төн ... .
Җәен көн аяз, ә көзен ... .
Күп укыган бала белемле, ә аз укыган ... .
Китап калын, ә дәфтәр ... .
Алма баллы, ә лимон ... .
Кар йомшак, ә боз ... .
Шикәр ак, ә күмер ... .

Карточка №3(Көчле укучы телдән эшли)

Сүзтезмәләрне татарчага тәрҗемә итеп яз. 2 җөмлә төзе.
Красивое платье, жаркое лето, умная девочка, ленивый кот, мелкий
дождь, холодный день, широкая река, прямая улица.


Карточка№4(Урта укучы эшли)

Түбәндәге сүзләрдән сүзтезмәләр төзеп яз.
Җилсез . чәчәк
Хуш исле . иртә
Көчле . дәрес
Кызыклы . бала
Уңайлы . тавыш
Тәмле . өстәл
Матур . аш



Карточка №5(Урта укучы эшли)

Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләләрне күчереп яз.
... ... көн. Болында ... , ... чәчәкләр үсә. ... күктә ... кошлар сайрый.
... үлән арасында ... җиләкләр үсеп утыра. Нинди ... вакыт.
Сыйфатлар: кызыл, зәңгәр, ак, җәйге, җылы, төрле-төрле, аяз, күңелле,
яшел.
Сыйфатлар өстәгәч, җөмләләр тулыландымы? Сыйфатлар ни өчен ки
рәк?


Карточка №6(Йомшак укучыга)
Уен. Карточкадагы "артык сүзне тап".
Кыяр, яфрак, яшел, агач.
Алма, карбыз, җиләк, тәмле.
Эшчән, кыз, укучы, малай.
Җил, кояш, кар, кечкенә.
Дәфтәр, каләм, китап, чибәр.
Сыер, кәҗә, кызыл, сарык.
Кишер, зур, чөгендер, кәбестә.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал