7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарскому языку. Звуки и буквы.

Конспект урока по татарскому языку. Звуки и буквы.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

«Авазлар һәм хәрефләр дөньясында».

(6 нчы сыйныф өчен дәрес-сәяхәт).


Максат:Фонетика, графика, орфография курсын гомумиләштереп кабатлау; укучыларның белемен ныгыту, системага салу; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.


Җиһазлау:уенчык паровоз, билетлар, карта-схема, алфавит схемасы, карталар, тестлар, карточкалар.


Дәреснең барышы:


I Кереш сүз.

Балалар, бүген без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз. Поездга утырып, "Авазлар һәм хәрефләр дөньясына" юл тотарбыз.

Юлга чыгар алдыннан, әйдәгез, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп алыйк әле.

1нче кагыйдә- Шауламаска.

2нче кагыйдә- Иптәшләреңне бүлдермә, тыңлап бетер.

3 нче кагыйдә- Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир.

4нче кагыйдә- Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын.

5 нче кагыйдә- Җавап биргәнче башта фикереңне тупла, аннан соң гына җавап бир.

Бүгенге сәяхәтебезнең максаты -

1)Фонетика, графика, орфография курсы буенча үткәннәрне кабатлау; 2)Алган белемебезне ныгыту, системага салу булыр.


Ә хәзер, әйдәгез, поездга билетлар сатып алыйк. Билетлар гади генә түгел, анда сораулар язылган. Дөрес җавап бирүчеләр генә билет алып, поездга утыра ала.

№1.Сузык авазлар ничек ясала?

№2. Тартык авазлар ничек ясала?

№3. Сузык авазлар тавыштан торамы, шауданмы?

№4. Нинди төр тартык авазларны шаулы авазлар диләр?

№5. Кайсы төр тартык авазлар ясалганда тавыш та, шау да катнаша?

№6. [м],[н],[ң] авазларын нинди авазлар диләр?

№7. Иреннәр хәрәкәтенә карап, сузыклар нинди ике төргә бүленә?

№8. Тел хәрәкәтенә карап, сузыклар нинди ике төргә бүленә? Һ.б.


Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле пассажирлар! Сезнең өчен бу сәяхәт кызыклы, файдалы һәм эшлекле булсын!


Без сезнең белән "Сузык авазлар елгасы"на килеп җиттек. Елга аша күтәртмәле күпер салынган. Күпергә керү өчен түбәндәге биремне үтәргә кирәк: Мин сезгә сүзләр әйтеп торырмын, ә сез аларның калын әйтелешлеме, нечкә әйтелешлеме икәнен әйтә барырсыз. ( Колын, чәчәк, алан, йолдыз, сукмак, күлмәк, җиләк, урман, күк, үлән).

  • Балалар, ә нигә соң бу сүзләр калын яки нечкә әйтелешле дип атала?


Күпергә керү бәхетенә ирештек. Ләкин чыгу ягын да кайгыртырга вакыт. Моның өчен тактадагы сүзләр арасыннан ике аваз кушылмасын белдерүче Е, Е, Я, Ю хәрефләре булганнарын табып, асларына сызарга кирәк. ( Юаш, ялгыш, слет, дөя, тальян, сентябрь, отряд, юмор, карьер, елан, аю, бюст, бюллетень ).

  • Е,Е,Я,Ю хәрефләре кайсы очракта ике аваз кушылмасын белдерә соң?

  • Бер генә авазны кайсы очракта белдерә?


Күперне дә чыктык. Бу тукталышта перронга төшәбез һәм алдыбыздагы (өстәлләрендәге) карточкалар белән эшләп алабыз. Анда бер хәрефе төшереп калдырылган сүзләр язылган. Сез тиешле хәрефне карандаш белән язып куегыз.

( Һәр карточкада укучыларның фамилиясе язылган. Эш ике вариантка бүленгән. Балалар, эшләп бетергәч, күршесенекен алып тикшерә, хатасын төзәтә. Үзенең фамилиясен аска язып куя. Карточкалар җыеп алына һәм дәрестән соң тикшереп, билгеләр куела.)

I- в. II-в.

к


чек

т


зак

с


лек

й


мыш

м


гез

б


рын

т


рек

к


лын

й


зак

т


тен

к


рыш

й


зем

ч


кыр

к


меш

й


зек

б


лын



Юлыбызны дәвам итәбез. Чираттагы тукталышыбыз "Тартыклар станциясе". Станциядә туктап, карточкалар белән эшләп алабыз.

( Һәр укучыга икешәр сүз язылган карточкалар бирелә.Укучылар карточкадагы сүзләрдә [гъ], [къ],[җ],[й] тартыкларының язылышы нинди кагыйдәгә буйсынган икәнен аңлата).

  1. Казан, гади. 5. Җиләк-җимеш.

  2. Кадерле, гомер. 6. Җыен,җыю.

  3. Сәгать, шәфкать. 7.Җәя,җуя.

  4. Мәгънә, тәrъдим. 8.Йомгак, йөгән.

Икенче биремебез тестлар белән эшләү булыр.Дөрес җаваплар карандаш белән билгеләнә һәм җыеп бирелә. (Һәр баланың фамилиясе язылган тестлар дәрес алдыннан парталарга өләшеп чыгыла.)

1."ң" тартык аваз хәрефе - а) сүз башында килми, б) бары тик сүз башында гына килә.

2. Сүз азагында килгән [п],[к] тартыклары артыннан сузык авазларга башланган кушымча ялганса, [п],[к] авазлары -

а) яңгыраулаша,

б) төшеп кала.

3. Яңгырау тартыкларны күрсәтегез:

а) [б],[в],[г],[гъ],[д],[ж],[з],[җ],[л],[м],[р],[н],[ң],[й],[w];

б) [б],[п],[в],[ф],[г],[к],[д],[т].

4. Сүздәге иҗекләр саны

а) калын сузыклар саны белән тигез була;

б) сузык авазлар саны белән тигез була.

5. " Ильяс" сүзендә ь билгесе хәрефе

а) аеру билгесе;

б) иҗекне нечкәртү билгесе.


Юл кешесенең юлда булуы хәерле. Юлыбызны дәвам итәбез. Каршыбызда "Сингармонизм станциясе". Ләкин анда шлагбаум төшерелгән. Шулай булгач, юлны дәвам иттерә алмыйбыз. Ни өчен икән? Әһә, анда ниндидер белдерү бар. Укып карыйк.

Белдерү:

Хөрмәтле пассажирлар!

Шлагбаум бары тик түбәндәге өч сорауга җавап биргәндә генә күтәреләчәк.

  1. Сингармонизм нәрсә ул?

  2. Сингармонизмның беренче төре ничек?

  3. Сингармонизмның икенче төре ничек?

Без бераз арыдык, әйдәгез, ял итеп алыйк. Физкультминут.

Булатның туган көненә

Без пешердек ак калач.

Менә шундый ул биек,

Менә шундый тәбәнәк,

Ак калач, ак калач,

Теләгәнеңне ал да кач!


"Иҗек станциясе"нә килеп җиттек. Станциядән үтәр өчен бирелгән сүзләрне юлдан-юлга күчерергә кирәк. Ничек күчерербез икән? ( Кәгазь битенә язылган сүзләр күрсәтелә. Һәр сүз аерым карточкада. Балалар, кулларын чәбәкләп, сүзләрне аерып әйтә баралар.)

Арба, алма ,акча ,балта, карандаш.

- Ә менә бу сүзләрне юлдан-юлга ничек күчерерсез?

Елан, оя, аю, куе, җәя.


Сәяхәтебез ахырына якынлашып килә. Менә "Алфавит каласы"на да килеп җиттек. Ләкин шәһәр эчендәге юллар бик чуалчык. Без туктыйсы йортка кереп җитү өчен схемадагы хәрефләрне алфавит тәртибендә дөрес итеп атарга кирәк. Үткән юлыбызны уклар белән күрсәтә барырбыз.( Укучылар берәмләп чыгып, карта-схемада хәрефләрне алфавит тәртибендә тоташтыра бара, исемнәрен атый бара.)

Ь Ж

м

А Л Д Ң Э

Ц Х Ү О Ф Я

Ч

В П Р С М Җ

И Ъ Б И Ә Т

Й Ө У

К Ы Е Н Г Ш З


Өйгә эш бирү: Дәреслекнең 89 нчы битендәге фонетик анализ ясау тәртибе белән танышырга.

Йомгаклау: Укучыларның белемен бәяләү.( Комментарийлар белән билгеләр кую).



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал