7


  • Учителю
  • Внеклассное мероприятие Җырлыйк дуслар, бергәләп

Внеклассное мероприятие Җырлыйк дуслар, бергәләп

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы

муниципаль белем бирү учреждениесе

9 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе



"Җырлыйк, дуслар, бергәләп " (җыр бәйгесе)

Төзүче: Инсапова Гөлнар Мәҗит кызы

9 нчы урта мәктәбенең

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: татар халык җырларына карата мәхәббәт, туган якка карата кадер-хөрмәт,ярату, олылау хисләре тәрбияләү;иҗади активлыкны арттыру;

Җиһазлау: мультимедия, плакатлар.

Зал бәйрәмчә бизәлгән.

Бәйрәм барышы. ( салмак кына көй яңгырый):

1 нче алып баручы: -Исәнмесез,диеп башлыйм әле,

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга,дуслар,

Күңелебез шундый шатлана.

2 нче алып баручы: Татар җыры... Ерак тарихлардан

Алып килә халык хәтерен.

Оялчан ул, инсаф, ягымлы ул-

Үзе салмак- үзе әкрен.

1 нче алып баручы: Шул җыр белән сәфәр чыгып,

Тарих үрләреннән килгәнбез.

Татар җырын җырлап таралганбыз,

Татар җырын җырлап җиңгәнбез.

2 нче алып баручы: Мин хәзер дә, үзәк өзелгәндә,

Җырлар канатында тирбәләм;

Кайгы килеп, башым иелсә дә,

Сөенсәм дә, җырлап җибәрәм.

1 нче алып баручы: -Әйе, җыр - кешенең гомерлек юлдашы.

Татар халкы гомер-гомергә җыр белән хезмәт башкарган, җыр белән ял иткән, җыр белән ир-егетләрне яуга озаткан һәм каршы да алган, сагышланган, юанган.

Җырны беренче булып уйлап тапкан кеше, мөгаен, "менә мин җыр иҗат иттем әле" дип уйламагандыр да. Ул кошлар сайраган, агач шаулаган, җил искән кебек, табигый итеп, үзе дә сизмәстән җырлап җибәргәндер. Хис-кичереш булып җырның сүзләре дә, көе дә берҗюлы күңеленнән тугелгәндер. Әмма ул дөньяның яктырып, киңәеп киткәнен сизми калмаган. Бу матурлыкны тагын да җырлап күрсәткән. Шулай итеп җыр, канатлы кош кебек, дөньяга таралган. Иң матурлары, башкалар да яратып тыңлаганы, кушылып җырлаганы күңелләрдән-күңелләргә күчеп, камилләшә барган. Анадан балага, буыннан буынга тапшырылып, халыкның уртак байлыгы булып безнең көннәргә килеп җиткән.

2 нче алып баручы: -Менә бүген дә, сезнең белән "Җырлыйк, дуслар, бергәләп" дигән бәйге үткәрергә җыелдык.Бәйгебездә чыгыш ясаучыларга жюри нәтиҗә ясый барыр. Бәйге булгач, җанатарлар да булырга тиеш. Болары инде, хөрмәтле кунакларыбыз - сезнең вазифа.

1 нче алып баручы: - Ә хәзер, әйдәгез, командалар белән танышып китик.

Беренче команда да безнең - (команда исеме әйтелә)

Икенче команда да - (команда исеме әйтелә)

Командалар белән таныштык, инде бәйгебезне башлар вакыт җитте.

1-тур. (экранда слайд)

"... Сез дә килгәнсез икән,

Без дә килгәнбез икән..." - дип атала. 1 1 нче алып баручы: Бу турда һәр команда да үзегезнең визит карточкагызны тәкъдим итәргә тиешсез. Визит карточкасы итеп, сез әзерләп килгән җырны матур, моңлы итеп башкарырга тиешсез. Ә жюри әгъзалары игътибарлы булыр дип ышанып калабыз.Рәхим итеп, сүзне командаларга тапшырабыз.

(ике команданың да визит карточкасы тыңлана)

Ике команда да бу эшне җиңеп чыкты, җырларны бик матур итеп башкардылар.

2 нче алып баручы: Кадерле тамашачылар, ә хәзер, икенче турның да вакыты килеп җитте.

2 нче турыбыз (экранда слайд) " "... Җырлыйк әле,җырлыйк әле,

Җырлап ачыла күңел... " дип атала. Икенче турның кагыйдәләре белән таныштырып китәм. Мин һәр командага да җырларның беренче юлын укыйм,ә сез җырны танып, 1 куплетын яисә кушымтасын матур җырлап күрсәтергә тиеш буласыз. Безнең җанатарлар алкышларын кызганмый, ә жюри исә, игътибар белән һәр команданы күзәтә.

Командаларга уңышлар теләп, уенны дәвам итәбез.

  1. Тып-тын калган төнге авыл.....

  2. Чәчкәләрнең нигә кирәге бар....

  3. Сөям бел сине, сөям гел сине...

  4. Уфтанма,гомерләр яз кебек үтә дип...

  5. Тормыш бит ул,бер карасаң..

  6. Сине уйласам, мине моң баса...

  7. Алларыма килеп тезләндең син....

  8. Су буеннан әнкәй кайтып килә...

  9. Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр...

  10. Мин әнкәемне төшемдә күрдем...

Бик булдырдыгыз, эшли дә, ял да итә беләсез,

1 нче алып баручы: 3 нче турыбыз (экранда слайд) ... " ... Кайда калды гүзәл балачагым,

онытылып уйнап йөрүләр ..." дип атала.

Дөрестән дә, кайда калды икән гүзәл балачакларыбыз? Балачак... "әни" дип теле ачылганчы ук, һәркем әнисенең бишек җырын ишетә, шулай итеп баланың күңел күзләре ачыла, матурлыкны, моңны таный башлый. Шуннан башлап кешене гомере буена җыр озатып йөри, якын сердәш тә, ышанычлы дус та һәм киртәләрне-чикләрне үтә торган хәбәрче дә була җыр.

2 нче алып баручы: Хәзер мин сезгә бер җыр турында хикәя укыйм. Сез биремне тынлап бетерәсез,җырның исемен әйтергә, җырлап җавап бирергә тиеш буласыз. Бирем аңлашылдымы?

1 нче текст. Борын-борын заманда түгел, нәкъ безнең көннәрдә, бик матур җирдә бик матур кыз яшәгән. Ниндидер бер матур бәйрәм якынлашкан, кыз тырышып-тырышып нәрсәдер эшли. Шуннан соң, бик якын кешесенә нәрсәдер эшләтә. Һәм алар икәүләшеп күккә карап нәрсәдер сөйлиләр, ә бу нәрсәне алар безгә бик кирәк булган күк җисеменә сөйлиләр.Шуннан сон аларны барысы да ишетеп ала, ә инде композиторлар булып сандугачлар, тургайлар сайлана.

(Кайсы команда өлгер, тизрәк танып өлгерә, шул җавап бирә, экранда җыр эчтәлегенә туры килгән рәсем )

1 нче алып баручы. Игътибар белән икенче текстны тыңлыйбыз, һәм җавап бирергә әзерләнәбез. 2 нче текст. Бер матур авылда,бик акыллы, яхшы күңелле хуҗа яшәгән.Аның сары төстә, тәмле әйбере булган. Бу хуҗа нигәдер аны яшереп тота торган булган. Көннәрдән бер көнне бу әйбергә хуҗалар яратмый, күрә алмый торган җан ияләре ияләшкән. Ачуы чыккан хуҗа, ышанычлы дип уйлап, мыеклы, койрыклы, ялкау җан иясен сакларга куя. Тик ,каһәр суккан ул җан иясе дә җавапсыз, алдакчы булып чыга.Хуҗаның яшереп куйган сары төстәге әйберен минут эчендә юк итә.

(Командаларның җаваплары тыңлана, экранда рәсем)

Бу биремне дә үтәдегез, җиңеп чыктыгыз.

Ял иту минуты.

2нче алып баручы: 4 нче турга да тырыша торгач килеп җиттек.

(экранда слайд)

"...Туган җирем, синең куеныңда,

Гөрләп үтте яшьлек елларым... "

Бу турда сез туган җир, туган як турында җырлар җырларга тиеш буласыз.Шәһәр җирендә ,туган якларыгыздан читтә яшәп ,туган якларыгызны онытып бетермәдегез микән? Хәзер шуны беләбез инде.Командалар ярыша, берегез башлый,берегез дәвам итә.

1 нче алып баручы: 5 нче турга килеп җиткәнне сизми дә калдык. (экранда слайд) " "...Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел..."

Ә хәзер, татар җырларының тәрҗемәләре сезгә тәкъдим ителәчәк.Сез тәрҗемәләрне дөрес танып, нинди җыр икәнен әйтергә тиеш буласыз.(слайдлар күрсәтелә)

  1. Мама, я твои молитвы

В глубине храню души.

В трудные минуты жизни

Берегут меня они.

  1. Вот волнуется вода,

Вот качается волна,

Под какою же звездою

Место, где ты рождена?

3.Завет твой мне- полюбишь если ты

Кого-нибудь ещё -полюби.

Но полюби достойную любви,

Красивее меня ты найди.

  1. Вот берёза, да берёза,

Как же мне тебя найти?

Вот обнял - опять берёза,

Я - то думал, это ты.

  1. На моём окне герань цветёт,

Мимо дома милый мой идёт.

Запылает, как герань лицо,

Лишь его увижу я в окно.

  1. Льёт и льёт дождём обильным,

Привязалось облако.

Если дали бы мне крылья,

Улетела б далеко.

Молодцы ,булдырдыгыз .татарча да, русча да бик яхшы беләсез икән.

2 нче алып баручы: Инде 6 нчы турга да килеп җиттек.(экранда слайд)

"... Ал да булыр чагыбыз,

Гөл дә булыр чагыбыз,

Без җырламый,кем җырласын,

Безнең шундый чагыбыз...."

Хәзер без сезнен белән ике команда да бергә караоке җырларбыз.

1 нче алып баручы. Кадерле дуслар, инде бәйгебезне йомгакларга вакыт җиткән.Сүзне без жюрига бирәбез.

(жюрины тыңлау)

Бәйгедә, бүгенге уенда барлык катнашучыларга да зур рәхмәтләребезне белдерәбез, эшегездә зур уңышлар теләп калабыз.

2 нче алып баручы. Җырсыз җирнең яме юк,

Җырсыз тормыш яме юк,

Җыр сулар һава кебек

Җыр яши, җыр - мәңгелек.

Игътибарыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт.Сау булыгыз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал