7


  • Учителю
  • Технологическая карта по татарскому языку в 5 классе по теме 'Сорау җөмлә'

Технологическая карта по татарскому языку в 5 классе по теме 'Сорау җөмлә'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Дәреснең технологик картасы

Предмет: татар теле

5 нче сыйныф

Тема

Сорау җөмлә

Дәреснең максаты

1. - сорау җөмлә турында белгәннәрне актуальләштерү, сорау җөмләнең белдерелү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү.

2. - телдән һәм язма сөйләмдә сорау җөмләләрне табу күнекмәсен үстерүгә шартлар тудыру;

3. - укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру;

4. - коллективта эшләү, үзара ярдәмләшү, бер-береңә яхшы мөнәсәбәттә (вежливость) булу сыйфатлары тәрбияләү өчен шартлар тудыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

1. Предмет нәтиҗәләре:

- сорау җөмләнең ни икәнен белү;

- сорау җөмлә белдерелү чараларын үзләштерү ;

- төрле грамматик чаралардан файдаланып, сорау җөмләләр төзеп яза белү.

  1. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: мөһим нәтиҗәләрне истә калдыру теләген үстерү.

  2. Метапредмет нәтиҗәләр:

- регулятив: уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү; куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

- танып-белү: куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү; язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләренңе формалаштыра белү; өлешләрдән бербөтенне төзи белү; гомумиләштерү.- коммуникатив: сөйләмнең диалогик формасы белән эш итә белү; хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү; үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;

бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Предметара бәйләнешләр

Әдәбият, рус теле, әйләнә-тирәне өйрәнү

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

Төп: 14. Дәреслек: Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен укыту әсбабы Р.Хәсәншина - Казан: Татарстан китап нәшрияты 2012.

Өстәмә: слайдлар күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук.

Эшне оештыру

Төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү.

Төп төшенчәләр

Сорау җөмлә

Педагогик технологияләр

Проблемалы укыту

Дәрес тибы

Яңа белемнәр үзләштерү


Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Белем бирү һәм фикерләү сәләтен үстерү (дәреслек, предмет материалы)

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Эшкә этәргеч бирүче сораулар һәм тәкьдимнәр

Мотивлаштыру

2 мин.

Максат: уңай психологик халәт тудыру.


Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту.

Дәрестә төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр: башкаларны тыңла, үз фикереңне ачык әйт, игътибарлы бул.

Шәхси эшчәнлек: дәреслек һәм эш дәфтәрләрендәге язмаларны барлау.

Шәхси: әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү.

Дәресебез уңышлы булсын өчен нишлибез?

Актуальләштерү

6 мин.


Максат: яңа белем алуга әзерлекне тикшерү, аның темасын формалаштыру.


Белем алуга эчке ихтыяҗ булдыру өчен, шартлар тудыру.

белемнәрне актуальләштерү : үткән дәреснең УМ искә төшерү. (Модель күрсәтелә.)

Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыңлау һәм үзбәя.


Дәфтәргә тема языла.

Матур язу.


УМ кую ситуациясе. 30 нчы бирем. Җавап: Син ничәнче сыйныфта укыйсың?Бу-сорау җөмлә. Димәк, без бүген сорау җөмлә турында сөйләшербез. Үзбәя.


Шәхси: уку эшчәнлегендә бер-берсе һәм укытучы белән хезмәттәшлек оештыру.

Регулятив: һәр төркемнең бәясен тыңлап, нәтиҗә чыгару, алдагы адымнарны фаразлау.

Коммуникатив: теманы билгеләгәндә ике төркем хезмәттәшлегенә ирешү.


Узган дәрестә нинди тема үттек?

Әйтү максаты ягыннан җөмләнең нинди төрләре була?


Үзебезгә түбәндәге максатларны куябыз:

1.Нинди җөмләгә сорау җөмлә дип әйтәбез?

2.Сорау җөмләне белдерүче чаралар.

3.Сорау җөмләләрнең кулланылышы.

Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

10 мин

202 нче күнегү. Сорау җөмләләрне барлыкка китерергә ярдәм иткән чараларның астына сызыгыз.

Төркемнәрдәге аерым укучылар фикерләрен белдерәләр. Нәтиҗә чыгаралар.

Җавап: 1.Ни өчен сорау алмашлыгы+сорау интонациясе.

2.-мы сорау кисәкчәсе+сорау интонациясе.

3.Ни сорау алмашлыгы+ сорау интонациясе.

4.-мени сорау кисәкчәсе+сорау интонациясе.

5.Кайда сорау алмашлыгы+ сорау интонациясе.

6.Сорау интонациясе. Үзбәя.


Регулятив: сөйләм телен үстерү

Шәхси: нәтиҗәне истә калдыру

Сорауны белдерүче нинди чараларны ачыкладыгыз?

Беренчел ныгыту.

6 мин

ТИК-ТЭК-ТОУ ( сүзләрдән сорау җөмләләр төзү).

Төркемнәрдә эшлиләр. Сорау җөмләләр төзиләр.


Коммуникатив: төркемнәрдә хезмәттәшлеккә ирешү.

Җөмләләр төзегәндә нинди чаралардан файдаландыгыз?


Физминутка үткәрүгә җаваплы укучының эшен оештыру.


Музыка астында күнегүләр ясыйлар, сорауларга җавап бирәләр.


Шәхси: төрле ял итү күнегүләре ясау.

Регулятив: күнегүләрне дөрес эшләүне контрольдә тоту.

Модельләштерү.

Укучылар сорау җөмләнең моделен төзиләр.ельләштерүҗә чыгара.гыль кушымчасы астына сыза барыгыз.з.

Һәр укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль оештыруы, төркемнәрдә фикерләшү һәм төп нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту.

Сорау җөмлә

-сорауны белдерә;

-сорау интонациясе белән әйтелә;

-сорауны белдерүче чаралар: сорау алмашлыклары, сорау интонациясе, сорау кисәкчәләре;

-басым сорауны белдергән сүзгә төшә.

Үзбәя.


Регулятив: иҗади фикер йөртеп, алдагы эшчәнлекне күрә белү күнекмәләрен үстерү.


Шәхси: бу өлкәдә һәр укучының үз фикерен булдыруга ирешү, дәлилләү.

Танып-белү: төп фикергә килү юлындагы проблемаларны кую һәм чишү.


Димәк, сорау җөмлә турында нинди нәтиҗә ясый алабыз?

Икенчел ныгыту

6 мин

204 нче күнегү. Бирелгән хикәя җөмләләрне сорау җөмләләр итеп үзгәртеп языгыз. Сорау калын хәрефләр белән бирелгән кисәккә карата куелырга тиеш.

Индивидуаль фикерләр тыңлана, төркемнәрдә тикшерелә.

Җавап: 1. "Туган тел" шигырен кем язган? 2. Без бүген кайда эшләдек? 3. Алия нәрсәләр язарга ярата? 4. Мин кем белән горурланам? 5.Чаңгы ярышлары кайчанга билгеләнде? Үзбәя.

Регулятив: Коммуникатив: фикернең ачык итеп әйтелүенә ирешү.

Шәхси: дәлилләү, логик фикерләп, нәтиҗә ясау.


Үз-үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эш.

5 мин.


Максат: үзләштерелгән белемнәр буенча нәтиҗә ясау.


Тест

Укучылар индивидуаль эшлиләр, слайдтан төзиләр.

Җаваплар:

Регулятив: үз белемеңә контроль Танып-белү: шарт фигыль турында белемнәрне ныгыту

Шәхси: һәр укучы үз белеменә нәтиҗә ясый.

Нинди авырлыклар туды?

Белемнәрне системага салу.

4 мин.


Максат: алган белемнәрне куллану һәм ныгыту.

Төп нәтиҗәгә килер өчен сорау куела.

Һәр төркем аерым эшли, аннан соң берәр укучы тыңлана.

Чыгарылган нәтиҗәләр дәреслектән укыла.

Танып-белү: алган белемнәрдән тиешле нәтиҗәләр чыгару күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив: төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү.

Шәхси: эш барышында үз фикереңне белдерү.

Сорау җөмлә турында нинди гомуми нәтиҗә ясый алабыз?

Рефлексия

2 мин.

Максат: үз эшчәнлегеңә кире кайтып бәя бирү.


Үз эшеңне бәяләүгә юнәлтелгән сораулар куела.

Һәр төркемнең үз җавабы.


Регулятив: аңлашылмаган якны ачыклау, бергәләп эшләгәндә, бердәм карар кабул итә белүнең әһәмиятен аңларга булышу.

Шәхси: һәр баланың шәхси нәтиҗәгә ирешүе.

Коммуникатив: әңгәмәдә актив катнашу.

Дәрестә нинди УМ тикшердек?

Дәресне йомгаклау.

2 мин.

Максат: бер-береңнең эшен бәяләү, билгеләр кую.

Укытучы укучылар белән берлектә эшкә йомгак ясый.

Һәр төркемнең эшенә һәм индивидуаль чыгышларга, үз эшләренә укучылар бәя бирәләр, билге куялар.

Укучылар бер-берсенә рәхмәт белдерәләр.

Шәхси: үз эшеңә объектив бәя бирә белү һәм тәнкыйть күзлегеннән карау.

Укучылар, үзбәяләрегезне карагыз һәм билгеләрегезне куегыз.

Өй эше бирү һәм теләкләр.

2 мин.

205-207 нче күнегүләр.


Шәхси: үз мөмкинлегеңнән чыгып, өй эше алу.

Укучылар, дәрес тәмам. Дәрестә яхшы эшләвегез өчен рәхмәт!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал