7


  • Учителю
  • Конспект к уроку татарского языка ' Кышкы урманга сәяхәт'

Конспект к уроку татарского языка ' Кышкы урманга сәяхәт'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Кышкы урманга сәяхәт.

Рус мәктәбенең рус төркемнәрендә белем алучы

6нчы сыйныф укучылары өчен дәрес эшкәртмәсе

Азнакай районы Актүбә 1нче номерлы

муниципаль гомүмбелем урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шакирова Лилия Рәшит кызы.

Дәрес тибы: ЛГКК

Максат: Укучыларның «Кыш» темасын өйрәнү вакытында алган белемнәрен тикшерү, аларны ныгыту; укучыларның сүз байлыгын арттыру; сөйләм телен үстерү;укучыларда табигатькә, урманга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Материал: А.Ш.Әсәдуллин, К.С.Фәтхуллова Татар теле 6 нчы сыйныф; Ф.Ю.Йосыпов,З.Ф.Камалова "Гөлбакча".

Җиһазлау: яңа сүзләр таблицасы; кыш күренеше; плакатлар; рәсемнәр;кроссвордлар.

Дәрес барышы

1.Оештыру.

2.Исәнләшү.

-Исәнмессез.Хәлләрегез ничек?

-Укуларыгыз ничек?

-Бүген сыйныфта кем дежур?

-Бүген 15нче декабрь.Атнаның дүшәмбе көне.Татар әдәбияты дәре-сендә барысы да бар.

3.Дәрескә әзерлекләрен тикшерү

-Барыгыз да дәрескә әзерме?

4.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

-Бүген без сезнең белән кышкы урманга сәяхәткә чыгар-быз."Сәяхәт" сүзен сүзлекчәдән табып, тәрҗемәсен әйтегез. Дөрес,"путешествие" дип тәрҗемә ителә. (2нче слайд ) "сәяхәт" сүзе менә болай языла, ә болай- әйтелә. (2нче слайд )

"сәяхәт" сүзе өстендә эш үткәрү.

-хор белән әйтү;

-татар теленә хас хәрефләрне әйтү;

-укытучы артыннан кабатлау:

Зур сәяхәт, кызыклы сәяхәт, сәяхәт итү.

-Как скажите:

путешествие в зарубежные страны,

я путешествую,

интересное путешествие,

веселое путешествие. (3нче слайд )

-Безнең сәяхәтебез күңелле, кызыклы узсын өчен, сезнең актив һәм тырыш булуыгыз сорала. Бүгенге дәреснең девизы.(Уңай атмосфера оештыру):

"Бер, ике, өч, бездә күмәк көч."(Барысы бергә укыйлар) (4нче слайд )

-Һәр сәяхәт нинди дә булса транспорт төрен сайлаудан башла-на. Сәяхәткә без автобуста барачакбыз. Автобуска утырыр өчен безгә нәрсә кирәк?

-Билет.

-Әйе. Хәзер сез билетлар алырсыз. Алар гади генә түгел, ә биремле. Кем табышмакның җавабын әйтә, шул сәяхәткә чыга.(Укытучы табышмаклар язылган билетлар өләшә, укучылар укыйлар һәм җавапларын әйтәләр.Табышмаклар кышкы табигать белән бәйле.)

1.Канатсыз-йонсыз нәрсә оча?(Кар, кар бертекләре)

2.Җир өстендә ак мамык.(Кар.)

3.Утта янмый, суда батмый.(Боз.)

4.Үзе су, үзе каты.(Боз.)

5.Акыра да бакыра,

Бөтен җирне тутыра.(Буран) б.Ак мамык кебек,

Ялтырый алмаз кебек.(Кар) 7.Кулсыз, күзсез, буяусыз

Ясый ул терле бизәк.(Суык) 8.Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил, буран,

Бу кайчак туган? (Кыш)

-Булдырдыгыз, укучылар, димәк, барыбыз да юлга! .(5нче слайд )

-Беренче тукталыш (остановка)-"ИҖАТ" дип атала.(6нчы слайд )

Ләкин бу тукталыштан биремнәрне үтәмичә кузгалып китеп бул-мый."Кышкы урман"рәсеме буенча (7нче слайд )әңгәмә оештыру.

-Бу рәсемдә нинди ел вакыты сурәтләнгән?

-Кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

-Нинди агачлар күрәсез? Агачларга нәрсә кунган?

-Сезгә кыш ошыймы? Ни өчен?

-Бу тукталышта без дәреслектән Р.Миңнуллинның "Ак кыш" шигы-рен укырбыз. (148б.) Бер укучы сәнгатьле итеп укып күрсәтә.

-бергә тәрҗемә итү;

-чылбыр буенча уку;

-шигырьдән соң бирелгән сорауларга җавап бирү.

-Юлыбызны дәвам итәбез.Алда "СЕРЛЕ УРМАН" тукталышы. (7нче слайд )

Ә ул чыннан да бик серле (таинственный).Урманны үтәр өчен безнең якта яшәүче җәнлекләрнең, үсүче агачларның исемнәрен әйтергә кирәк.Укучылар русча-татарча итеп җәнлекләрнең һәм агачларның атамаларын атыйлар.

-Бүре-волк, төлке-лиса, тиен-белка, куян-заяц, аю-медведь, поши-

лось, бурсык-барсук, ... .(8нче слайд )

-Каен-береза, имән-дуб, миләш-рябина, тал-осина, өрәнге-клен, ... (9нчы слайд )

-Инде урман әченә юл ачык.Ә урман буйлап кемдер атлый.Таный-сызмы, кем ул?

-Кыш бабай.(10нчы слайд)

-Әйдәгез әле, укучылар, Кыш бабайга кышкы урман турында шигырьләр сөйләп күрсәтик.

1нче укучы Җинан Гарифуллина "Кыш"

2нче укучы.Әхмәт Ерикәй "Беренче кар"

3нче укучы. Җ. Тәржеманов "Кыш"

4нче укучы. Бари Рәхмәт "Кыш бабай"

5нче укучы. Гомәр Толымбай "Буран"

Кыш бабай буләкләр өләшә. -Юлыбызны, бераз ял иткәч ,дәвам итәрбез. ФИЗКУЛЬТМИНУТКА.

Бер, ике без бастык

Чат-чат итеп кул чаптык,

Аякларны бер урында:

Тып-тып-тып итеп бастык

Бер утырдык, бер бастык

Утырдык тагын бастык

Инде бераз хәл алдык

Тыныч кына уттырдык.

-Сәяхәтебезне дәвам итәбез.Алда безне "ДУСЛЫК"тукталышы каршы ала.(11нче слайд)Безнең сыйныфта төрле милләт балалары укый.Без барыбыз да татар телендә сөйләшергә өйрәнәбез. Диалог оештырыла.

1.-Света, син кышны яратасыңмы?

-Әйе, мин кышны яратам.

- Нинди уеннар уйнарга яратасың?

- Хоккей уйнарга,кышкы урманда чаңгыда,чанада шуарга яратам.

2.-Юля ,кыш айларын әйт әлә?

-Кыш көне нинди үзгәрешләр була?

-Ә кыш көне нинди бәйрәмнәр була

Укытучы сүзе.

-Укучылар! Кыш бер генә кешене дә битараф калдырмый. Кыш турында язмаган шагыйрь,язучы,рәссам,композитор бар микән? Елның hәp фасылы узенә бер матурлык,гүзәллек белән чорналган.Без әле генә кышкы урман турында сөйләштек.Бары тик кыш көне генә без чана,чаңгы шуабыз,тимераякта йөрибез.Иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе-Яңа елны бәйрәм итәбез.Укучылар,кыш-ул матурлык дөньясы гына түгел икән.Кыш турында мәкальләр дә бар. Хәзер без шуларның берничәсе белән танышырбыз,мәгънәләрен аңлатырбыз һәм шуның белән үзебезгә кире кайтырбыз.

Кар күп булса,иген уңар.

Кышкы кар-көзге икмэк.

Калган эшкә кар явар.(12нче слайд)

-Укучылар,без бүген озын юл үттек,күп сынаулар аша уздык,кире мәктәпкә кайттык. Дәреснең йомгаклау өлешендә сез "Кыш"темасына карата кроссворд чишәрсез. .(13нче слайд)

Өй эше. 149нчы бит 6нчы күнегү(язма)

Билгеләр кую.

Йомгаклау.


-Әйдәгез әле, укучылар, Кыш бабайга кыш турында шигырьләр сөйләп күрсәтик

1 Җинан Гарифуллина "Кыш" Быелгы Кыш,никтер

Әрсез кебек,

Быелгы кыш,никтер,

Сәер дә...

Быелгы кыш кебек Кар тауларын Күргәнем юк кебек Гөмергә.

2.Әхмәт Ерикәй "Беренче кар" Йомшак кына кар яуды,

Бөтен җирне каплады.

Ап-ак булды болыннар,

Ап-ак булды киң кырлар.

З.Җәвад Тәржеманов"Кыш" Уянып,бүген иртән

Карасам тәрәзәгә,

Ак сакаллы Кыш бабай

Кар алып килгән безгә.

Әйдәгез,тауга барыйк, Чанада шуып калыйк. Бер тузан юк,саф һава, Җиргә ап-ак кар ява.

4.Бари Рәхмәт "Кыш бабай" Кыш бабай килгән,

Ап-ак тунын кигән.

Көтә:кем генә

Чыгар,дип,өйдән,

Чыксаң-чеметә,

Битне өшетә,

Менә шул аның

Бөтен эше дә.


5.Гомәр Толымбай "Буран" Урамда- буран,

Мин өйдә торам.

Тәрәзә аша

Тик авыз ерам.

Эй,җил выҗылдый, Буран

дуылдый, ачулы песи Кебек мырылдый.

Җиңдем, ди бугай Дуланып шулай.

Әй, бичаракай Кыланма болай.

Кыш бабай буләкләр өләшә.

-Юлыбызны, бераз ял иткәч ,дәвам итәрбез. ФИЗКУЛЬТМИНУТКА.

Бер, ике без бастык

Чат-чат итеп кул чаптык,

Аякларны бер урында:

Тып-тып-тып итеп бастык

Бер утырдык, бер бастык

Утырдык тагын бастык

Инде бераз хәл алдык

Тыныч кына уттырдык.

-Сәяхәтебезне дәвам итәбез.Алда безне "ДУСЛЫК"тукталышы каршы

а ала.Безнең сыйныфта төрле милләт балалары укый.Без барыбыз да татар телендә сөйләшергә өйрәнәбез. Диалог оештырыла.

1.-..., син кышны яратасыңмы?

-Әйе, мин кышны яратам.

- Нинди уеннар уйнарга яратасың?

- Хоккей уйнарга,чаңгыда,чанада шуарга яратам.

2.-... ,кыш айларын әйт әлә?

-Кыш көне нинди үзгәрешләр була?

-Ә кыш көне нинди бәйрәмнәр була

-Укучылар! Кыш бер генә кешене дә битараф калдырмый. Кыш турында язмаган шагыйрь,язучы,рәссам,композитор бар микән? Елның hәp фасылы узенә бер матурлык,гүзәллек белән чорналган.Без әле генә Кыш турында сөйләштек.Бары тик кыш көне генә без чана,чаңгы шуабыз,тимераякта йөрибез.Иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе-Яңа елны бәйрәм итәбез.Укучылар,кыш-ул матурлык дөньясы гына түгел икән.Кыш турында мәкальләр дә бар. Хәзер без шуларның берничәсе белән танышырбыз,мәгънәләрен аңлатырбыз һәм шуның белән үзебезгә кире кайтырбыз.

Кар күп булса,иген уңар.

Кышкы кар-көзге икмэк.

Калган эшкә кар явар.

-Укучылар,без бүген озын юл үттек,күп сынаулар аша уздык,кире мәктәпкә кайттык.Дәреснең йомгаклау өлешендә сез"Кыш"темасына карата кроссвордлар чишәрсез.

Өй эше. 149нчы бит 6нчы күнегү(язма)

Билгеләр кую.

Йомгаклау.


1.Оештыру.

2.Исәнләшү.

-Исәнмессез.

-Хәлләрегез ничек?

-Укуларыгыз ничек?

-Бүген сыйныфта кем дежур?

-Бүген 26нчы ноябрь.Атнаның дүшәмбе көне.Татар әдәбияты дәре-сендә барысы да бар.

З.Дәрескә әзерлекләрен тикшерү

. -Барыгыз да дәрескә әзерме?

4.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

-Бүген без сезнең белән "Кыш иленә" сәяхәт итәрбез."Сәяхәт" сү-зен сүзлекчәдән табыгыз. Дөрес,"путешествие" дип тәрҗемә ителә. "сәяхәт" сүзе менә болай языла, ә болай- әйтелә.

"сәяхәт" сүзе өстендэ эш.

-хор белән әйтү;

-татар теленә хас хәрефләрне әйтү;

-укытучы артыннан кабатлыйлар:

Зур сәяхәт, кызыклы сәяхәт, сәяхәт итү.

-Как скажите:

путешествие в зарубежные страны,

я путешествую,

интересное путешествие,

веселое путешествие.

-Безнең сәяхәтебез күңелле, кызыклы узсын өчен, сезнең актив һәм тырыш булуыгыз сорала. Бүгенге дәреснең девизы.(барысы бергә тактадан укыйлар):

"Бер, ике, өч,

Бездә күмәк көч."

-Һәр сәяхәт нинди дә булса транспорт төрен сайлаудан башла-на. Сәяхәткә без автобуста барачакбыз. Автобуска утырыр өчен безгә нәрсә кирәк?

-Билет.

-Әйе. Хәзер сез билетлар алырсыз. Алар гади генә түгел, ә бирем-ле. Кем табышмакларның җавапларын таба, шулар гына сәяхәткә чыга.(Укытучы табышмаклар язылган билетлар өләшә; укучылар кычкырып укыйлар һәм җавапларын кычкырып әйтәләр.Табышмак-лар кышкы табигать белән бәйле.)

1 .Канатсыз-йонсыз нәрсә оча?(Кар, кар бертекләре) 2.Җир өстендә ак мамык.(Кар.)

З.Утта янмый, суда батмый.(Боз.)

4.Үзе су, үзе каты.(Боз.)

5.Акыра да бакыра,

Бөтен җирне тутыра.(Буран) б.Ак мамык кебек,

Ялтырый алмаз кебек.(Кар) 7.Кулсыз, күзсез, буяусыз

Ясый ул терле бизәк.(Суык) 8.Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил, буран,

Бу кайчак туган? (Кыш)

-Булдырдыгыз, укучылар, димәк, барыбыз да юлга!

-Беренче тукталыш(остановка)-"ИҖАТ"(Картадан күрсәтелә)Ләкин бу тукталыштан биремнәрне үтәмичә кузгалып китеп бул-мый."Кыш"рәсеме буенча әңгәмә оештыру.

-Бу рәсемнәрдә нинди ел вакыты сурәтләнгән?

-Кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

-Балалар нинди уеннар уйныйлар?

-Сезгә кыш ошыймы? Ни өчен?

-Бу тукталышта без дәреслектән Р.Миңуллинның"Ак кыш" шигы-рен укырбыз.Сәнгатьле итеп бер укучы укып күрсәтә.

-бергә тәрҗемә итәләр;

-чылбыр буенча уку;

-шигырьдән соң бирелгән сорауларга җавап бирү.

-Юлыбызны дәвам итәбез.Алда "СЕРЛЕ УРМАН" тукталышы.Ә ул чыннан да бик серле (таинственный).Урманны үтәр өчен безнең як-та яшәүче җәнлекләрнең, үсүче агачларны санарга кирәк.

Укучылар русча-татарча итеп җәнлекләрнең Һәм агачларның ата-маларын атыйлар.

-Бүре-волк, төлке-лиса, тиен-белка, куян-заяц, аю-медведь, поши-

лось, бурсык-барсук...

-Каен-береза, имән-дуб, миләш-рябина, тал-осина, өрәнге-клен... -Инде урман әченә юл ачык.Ә урман буйлап кемдер атлый.Таный-сызмы,кем ул?

-Кыш бабай.

-Әйдәгез әле, укучылар, Кыш бабайга кыш турында шигырьләр сөйләп күрсәтик

1 Җинан Гарифуллина "Кыш" Быелгы Кыш,никтер

Әрсез кебек,

Быелгы кыш,никтер,

Сәер дә...

Быелгы кыш кебек Кар тауларын Күргәнем юк кебек Гөмергә.

2.Әхмәт Ерикәй "Беренче кар" Йомшак кына кар яуды,

Бөтен җирне каплады.

Ап-ак булды болыннар,

Ап-ак булды киң кырлар.

З.Җәвад Тәржеманов"Кыш" Уянып,бүген иртән

Карасам тәрәзәгә,

Ак сакаллы Кыш бабай

Кар алып килгән безгә.

Әйдәгез,тауга барыйк, Чанада шуып калыйк. Бер тузан юк,саф һава, Җиргә ап-ак кар ява.

4.Бари Рәхмәт "Кыш бабай" Кыш бабай килгән,

Ап-ак тунын кигән.

Көтә:кем генә

Чыгар,дип,өйдән,

Чыксаң-чеметә,

Битне өшетә,

Менә шул аның

Бөтен эше дә.


5.Гомәр Толымбай "Буран" Урамда- буран,

Мин өйдә торам.

Тәрәзә аша

Тик авыз ерам.

Эй,җил выҗылдый, Буран

дуылдый, ачулы песи Кебек мырылдый.

Җиңдем, ди бугай Дуланып шулай.

Әй, бичаракай Кыланма болай.

Кыш бабай буләкләр өләшә.

-Юлыбызны, бераз ял иткәч ,дәвам итәрбез. ФИЗКУЛЬТМИНУТКА.

Бер, ике без бастык

Чат-чат итеп кул чаптык,

Аякларны бер урында:

Тып-тып-тып итеп бастык

Бер утырдык, бер бастык

Утырдык тагын бастык

Инде бераз хәл алдык

Тыныч кына уттырдык.

-Сәяхәтебезне дәвам итәбез.Алда безне "ДУСЛЫК"тукталышы каршы

а ала.Безнең сыйныфта төрле милләт балалары укый.Без барыбыз да татар телендә сөйләшергә өйрәнәбез. Диалог оештырыла.

1.-..., син кышны яратасыңмы?

-Әйе, мин кышны яратам.

- Нинди уеннар уйнарга яратасың?

- Хоккей уйнарга,чаңгыда,чанада шуарга яратам.

2.-... ,кыш айларын әйт әлә?

-Кыш көне нинди үзгәрешләр була?

-Ә кыш көне нинди бәйрәмнәр була

-Укучылар! Кыш бер генә кешене дә битараф калдырмый. Кыш турында язмаган шагыйрь,язучы,рәссам,композитор бар микән? Елның hәp фасылы узенә бер матурлык,гүзәллек белән чорналган.Без әле генә Кыш турында сөйләштек.Бары тик кыш көне генә без чана,чаңгы шуабыз,тимераякта йөрибез.Иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе-Яңа елны бәйрәм итәбез.Укучылар,кыш-ул матурлык дөньясы гына түгел икән.Кыш турында мәкальләр дә бар. Хәзер без шуларның берничәсе белән танышырбыз,мәгънәләрен аңлатырбыз һәм шуның белән үзебезгә кире кайтырбыз.

Кар күп булса,иген уңар.

Кышкы кар-көзге икмэк.

Калган эшкә кар явар.

-Укучылар,без бүген озын юл үттек,күп сынаулар аша уздык,кире мәктәпкә кайттык.Дәреснең йомгаклау өлешендә сез"Кыш"темасына карата кроссвордлар чишәрсез.

Өй эше. 149нчы бит 6нчы күнегү(язма)

Билгеләр кую.

Йомгаклау.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал