- Учителю
- Разработка урока по татарской литературе на тему 'Фатих Карим' (11кл.)
Разработка урока по татарской литературе на тему 'Фатих Карим' (11кл.)
Башкортстан Республикасы Ярмәкәй районы
Тарказы урта гомуми белем бирү мәктәбе
Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе
11нче сыйныф
Тема:
Фатих Кәрим-гражданин, шагыйрь Һәм солдат
Үткәрде
Тарказы урта мәктәбе
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Ганиева Зөлфия Сафуан кызы
2015
Максат. 1. Әдипнең тормыш юлын, иҗатын өйрәнү. 2. Урта сыйныфларда алган белемнәрне барлау, истә калдыру, бәя бирү. 3. Шигырьләрнең батырлыкка рухландыргыч сыйфатларга бай булуын күрү; патриотик тәрбия бирү, Туган илне ярату хисе тәрбияләү.
Җиһазлау. Ф. Кәрим портреты, китаплар күргәзмәсе, магнитофон, кассета, дәреснең эпиграфы язылган плакат, балалар эшләгән иллюстрацияләр.
Дәрес барышы. Психологик уңай халәт тудыру.
Укытучы. Урта сыйныфларда без шагыйрнең тормыш юлын, кайбер шигырьләрен өйрәнгән идек. Хәтерегездә калганнарны искә төшерик әле. (Бер укучы "Ант" шигырен яттан сөйли.)
-
Бу шигырь нәрсә турында?
-
Тагы нинди шигырьләрен ошаттыгыз?
-
Миңа "Сибәли дә сибәли" шигыренең үзенчәлекле булуы ошады.
-
Бу шигырьнең үзенчәлеге нәрсәдә соң?
-
Бу шигырьдә солдатның көзге яңгыр астында якын иптәшен күмү вакыйгасы безгә моңсулык өсти. Көзге яңгыр - үлем хәсрәтен, йөрәк сагышын көчәйтеп килә. Кара төн, шыксыз салкын яңгыр сугыш дәһшәтен искә төшерә. "Сибәли дә сибәли" шигырен укучы яттан сөйли.
Ф. Кәримнең "Кыр казы" шигыре дә Туган ил язмышы, туган халкының киләчәге белән бәйләнгән. Сугыш кырына килеп чыккан кыр казы - солдатның туган җирен сагыну хисләрен, сөю ялкынын алып баручы бердәнбер тереклек. ("Кыр казы" шигырен укучы яттан сөйли.)
Без күренекле татар шагыйре Ф. Кәримнең сугыш елларында иҗат иткән шигырьләренең берничәсен искә төшердек.
Әйе, Ф. Кәрим - татар шигъриятенең сәнгатьчә үсешен яңа, югары дәрәҗәгә күтәреп, гражданлык каһарманлыгы һәм шигъри батырлык күрсәтеп һәлак булган шагыйрь.
Ул дөньяда барлыгы 36 ел гына яшәде. Шуның 4 елын төрмәдә, 4 елы сугышта үткәнен искә алсаң, аның гомере нинди кыска булганлыгын күрәсең.
- Хәзер укучылар, без аның иҗатына тагын да якынрак килик. Үткән дәрестә шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын үзаллы өйрәнергә кушылган иде.
1. Әйтегез әле, Ф. Кәримнең иҗаты ничә өлешкә бүленә? Шагыйрь булып китүенә кемнәр сәбәпче була?
2. Ф. Кәрим шигъри остазларын ничек бәяли?
3. Ф. Кәримнең фронт лирикасының үзенчәлекләрен әйтегез?
Югарыда сөйләгәннәрдән чыгып, дәфтәрләрдә "Хәтер төеннәре"н тутырабыз.
Ә хәзер программа буенча үтеләсе шигырьләрне Фоат Галимуллин укуында тыңлыйк. ("Ватаным өчен", "Мин - гуманист" шигырьләре тыңлана, анализлана.)
Рефлексия. Бүген дәрестә нәрсәләр белдек? Белемнәрне тәртипкә салыр өчен безгә ромашка таҗлары ярдәм итәр. (Ромашка таҗларындагы сорауларга җавап бирү.)
1. Иҗаты ничә өлештән тора?
-
Остазлары кемнәр булган?
-
Яраткан рус шагыйре.
-
"Табына торган аллам" дип кемне атаган?
5.Шагыйрьнең тормыш иптәше һәм кызларының исемен әйтегез.
-
Яраткан төсе.
-
Бүләкләре.