7


  • Учителю
  • Выступление на НПК 'Дамир Асылов иҗатында экология темасы'

Выступление на НПК 'Дамир Асылов иҗатында экология темасы'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

4нче урта гомуми белем бирү мәктәбе



Дамир Асылов хезмәтләрендә экология темасы







Башкарды: 9 нчы сыйныф укучысы

Минәхмәтов Наил Радик улы


Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Сидыкова Гөлзада Камил

кызы

Бөгелмә,2014

Эчтәлек



I.Кереш...................................................................................................................... ..2

1. Аңлатма язуы

- фәнни хезмәтнең максаты

- теманың актуальлеге

II. Төп өлеш..............................................................................................................3- 5

1. Дамир Асылов хезмәтләрендә экология темасы.

III. Йомгаклау...............................................................................................................6

1.Без табигатьне сакларга тиешбез.



IV.Файдаланылган әдәбият.........................................................................................7

Аңлатма язуы

Исәнмесез! Мин, Минәхмәтов Наил, Бөгелмә шәһәре 4нче урта мәктәбенең 9 сыйныфында укыйм. Фәнни эшебез : ,,Дамир Асылов хезмәтләрендә экология темасы". Бу фәнни эш якташыбыз, Бөгелмә халкының горурлыгы булган Дамир Асылов хезмәтләрен тирәнтен өйрәнү һәм аның иҗатында экология темасының чагылышын күзәтү максатыннан чыгып башкарылды.

Без сайлаган тема бүгенге көндә бик актуаль. Экологик проблема- кешелек дөньясы язмышын билгели торган җитди мәсьәлә.Татарстан Республикасы президенты указы белән 2013 ел - Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә- тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Табигать - безнең яшәү урыныбыз. Без табигатьне яратабыз, аннан җаныбызга ямь, күңелебезгә тынычлык алабыз. Табигатьне саклау - ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз.

Фәнни эзләнү эшебездә түбәндәге максатларга ирешүне күздә тоттык:

  1. Дамир Асылов хезмәтләрен тирәнтен өйрәнү.

  2. Якташ хәбәрчебез иҗатында экология темасының чагылышын күзәтү.

  3. Өйрәнелгән материаллар белән укучыларны, сыйныфташларымны таныштыру.

  4. Фәнни эшне имтиханнарда, сочинениеләр язганда кулланырга өндәү.

Фәнни эзләнү объектлары:

  1. Дамир Асыловның "Җир маеның бар җае" очерклар җыентыгы.

  2. ,,Бөгелмә авазы" газеталары.

Төп өлеш

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ,,Бәллүр каләм" иясе, таныклы журналист Дамир Асыловның хезмәтләре күтәрелгән мәсьәләләрнең актуаль булуы белән укучыларны җәлеп итә. Дамир абый ,,Җир маеның бар җае" очерклар җыентыгында нефть чыгару сәнәгатендәге проблемалардан берсе булган экология турында да яза. Ул 14 ел ,,Азнакайнефть" идарәсендә нефтьче булып эшәгән.

,,Шундый- шундый хәлләр" язмасында : җирле халык ,, нифтәне" бик тиз арада кабул итеп бетерә алмады .Шул ,,нифтә" китерәчәк бәла- казалар турында әллә нинди куркыныч риваятьләр сөйлиләр иде. Маен суыртып алган урыннар бушагач, җир убырылып төшәчәк, шулай җир астына китәчәкбез, дип, авылның иң оста хикәячеләре мисаллар китерә иде. Инде алтмыш елдан артык суыртуга карамастан, әле бер авылның да, бер шәһәрнең дә җир астына киткәне юк. Тик җир тетрәү кебек күренешләр ешайды, климат үзгәрде. Геология өлкәсендә бер тамчы гыйлеме да булмаган өлкәннәр җирнең тынычлыгы югалачагын, экологик хәлнең мөшкелгә әйләнәчәген каян сизделәр икән?- дип татар халкының нинди зирәк икәнлеген әйтеп үтә.

,,Туган- үскән җир өчен" язмасында : баштагы елларда шактый ук зыянын күреп өлгердек нефть промыселларының. Хәл турыдан- туры нефтьнең үзенә түгел, бәлки нефть чыганакларын үзләштерүчеләрнең үз эшләренә карашларына, бигрәк тә табигатькә мөнәсәбәтләренә бәйле булды.Алар арасында безгә вакытлыча шөһрәт яуларга килгән затлар байтак иде. Алар,әлбәттә, безнең үзебезгә күз карасыдай кадерле туган җиребез турында кайгыртып , чәч агартып интекмәделәр, заманы өчен ярыйсы гына технологияләрнең үтәлешен тәэмин итмәделәр.Бүген Татарстан нефть промыселларында, шөкер, үрнәк тәртип.,,Татнефть" үзе хуҗалык итә торган җирләрдә табигатьне саклау мәсьәләләренә бик зур игътибар бирә. Менә берничә ел рәттән ул экология һәм экологик менеджмент өлкәсендә Русия күләмендә беренче урынны биләп тора. Экологик хәл турында мондый ихлас кайгыртуның төп сере - ,,Татнефть" компаниясен шушында туган, шушында үскән, шушында гомер кичерәчәк затлар җитәкле . Безнең халыкның:

Егет җанын кызганырмы

Туган- үскән җире өчен,-

дип җырлавы тикмәгә генә түгелдер шул.

,,Безнең нефть суга дошман түгел" язмасында Дамир Асылов:,, халкыбыз күңелендә табигатебез иминлеге, димәк, үзебезнең иминлегебез өчен тирән борчылу барын яшереп калып булмый .Чөнки ,,нефть" төбәгендә экологик хәл һаман начарая бара" дигәнрәк караш яши. Аның әлбәттә сәбәпләре бардыр. Ләкин, шунысы үкенечле, нефтьчеләр экологик хәлне савыктыру турында җитәрлек кайгыртмыйлар, хәл шуңа күрә начарая,

дигән фикердә йөрүчеләр дә шактый. Болар хаклымы, әллә ялгышалармы?" -дип яза.

Бу сорауны ул ,,Татнефть" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Фәхразый улы Тәхаветдиновка бирә. Аның җавабы шундый:

,,,,Татнефть" акционерлык җәмгыяте табигатьне саклау эшенә зур җаваплылык белән карый. Безнең табигатьне саклау эшчәнлегебез ,,Экология" дигән программа рәвешендә фәнни нигездә алып барыла. Экология программасы беренче тапкыр 1990- 1995 елларны үз эченә алып төзелгән иде. Аннан соң ,,Экология 1995- 2000" төзелде. Максатыбыз- үзебез хуҗалык итә торган мәйданда моннан соң табигатебезгә тырнак очы хәтле дә зыян салмау. 2000- 2015 елларга төзелгән экологик программабызда моңа ныклы нигез салынган. Бу программаны үтәү нефтьчеләргә авария очракларында табигатьне кара май агызып пычратмыйча нефть чыгарырга мөмкинлек бирә. Табигатьне саклауга ел саен 550 миллион сум тирәсе акча тотабыз. Бүгенге көндә нефтьчеләр 551 чишмәне карап төзекләндерделәр.Соңгы ике елда шундый максатларга дип, 21 миллион сумга якын акча бүленде. Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Менделеев районнары авылларын чиста су белән тәэмин итү эшендә өлеш кертәбез. Бөгелмә шәһәре үзе дә ,,Татнефть" ярдәме белән чиста су мәсьәләсен хәл итте, һәм шәһәр халкы чишмәләрдән китерелгән сулардан файдалана. Безнең нефть суга дошман түгел".

,,Челтер- челтер чишмә ага " очеркында ,,Нефть чыганакларын үзләштерә башлаган мәлләрдә зәһәр сулар агып, җир өсте пычранды , яшеллек юкка чыкты. Бу хәл нефтьчеләрнең ваемсызлыгыннан түгел. Барыннан да элек үзәкнең нефть сәнәгатенә карата алып барган ,,Күбрәк, тагын да күбрәк!" дигән сәясәте нәтиҗәсе булды. Шулай да ,,Татнефть" җитәкчелеге 80 нче елларда тәмам эштән чыга язган табигатебезне савыктыру эшенә керешә алды.

Югарыда китерелгән үрнәкләрдән күренгәнчә, Дамир Асылов үз очеркларында туган ягыбызның табигатен саклау төп проблемалардан берсе икәнен күрсәткән.

Экология темасы аның ,,Мәдәни җомга", ,,Бөгелмә авазы" газеталарында басылып чыккан мәкаләләрендә дә төп урынны биләп тора. Мин җитәкчем белән Дамир Асыловның ,,Бөгелмә авазы" газетасында соңгы елларда басылып чыккан мәкаләләре белән танышып чыктым. Экология темасы яктыртылган мәкаләләр:

,,Татнефть"нең чираттагы җиңүе" мәкаләсендә компаниянең ,,Русиянең иң яхшы 100 оешмасы. Экология һәм экологик менеджмент" конкурсында җиңүче булуы турында язылган.

,,Тормышның төп таянычы" мәкаләсендә ,,ТатНИПИнефть» институты белгечләренең экология өлкәсендәге проектлары турында мәгълүмат бирә.

,,Су хикмәте", ,,Хак юлда" , ,,Ихлас эшнең күркәм нәтиҗәләре" , ,,Саран катламнарны буйсындыру" язмаларында да экология проблемаларына төрле яктан якын килә.


Йомгаклау


Минем әтием, Радик Гатаулла улы да "ТатНИПИнефть,, институтында эшли. Ул да миңа институтта экология өлкәсендә алар нинди проектлар төзегәне турында сөйләде, экологик программалар белән таныштырды. Мин үзем дә нефтьче булырга хыялланам. Дамир Асыловның ,,Җир маеның җае бар" китабы белән танышкач, бу һөнәр белән кызыксынуым тагын да артты. Без, яшьләр, тирә- юньнең экологик чисталыгы өчен зур җаваплылык хисе тоеп, табигатькә зыян китермичә яшәргә тиешбез. Мин үз чыгышымны Дамир ага Асыловның ,,Челтер- челтер чишмә ага" очеркындагы шундый сүзләр белән тәмамлыйм: ,,Нефть кирәк, ләкин табигатьнең саулыгы күпкә кадерлерәк. Табигать саулыгы ул- кеше саулыгы дигән сүз ".

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!!!

-6-

Файдаланылган әдәбият:

  1. Асылов Д.С. Җир маеның бар җае/ Д.С. Асылов // ,, Без дә нефть чыгарыштык // Казан: ,,Рухият" нәшрияты, 2012 - 6-11 битләр.

  2. Асылов Д.С. Җир маеның бар җае/ Д.С. Асылов // ,, Челтер-челтер чишмә ага // Казан: ,,Рухият" нәшрияты, 2012 - 65- 70 битләр.

  3. Асылов Д.С. Җир маеның бар җае/ Д.С. Асылов // "Туган- үскән җир өчен,, // Казан: ,,Рухият" нәшрияты, 2012 - 65- 70 битләр.

  4. Асылов Д.С. Җир маеның бар җае/ Д.С. Асылов // "Безнең нефть суга дошман түгел ", // Казан: ,,Рухият" нәшрияты, 2012 - 158- 166 битләр.

  5. Асылов Д.С. ,, Тормышның төп таянычы" /Бөгелмә авазы- 2010.№4, 3 бит.

  6. Асылов Д.С. ,, Татнефтьнең чираттагы җиңүе /Бөгелмә авазы- 2010.№4, 2 бит.

  7. Интернет-сайтлар.(edu .tatar.ru. www.yandex.ru)

-7-



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал