7


  • Учителю
  • Разработка урока по татарскому языку по теме: 'Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау. ' В 6 кл.

Разработка урока по татарскому языку по теме: 'Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау. ' В 6 кл.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар теле, 6 Б сыйныфы

Дәреснең темасы: Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.

Дәреснең максатлары:

1. Белем бирү максаты - Укучыларның сыйфат темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, сорауларын, кушымчаларын, дәрәҗәләрен искә төшерү, башка сүз төркемнәреннән аеру, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3. Тәрбияви максат - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Җиһазлау:

Техник чаралар: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация.

Таратма материал: битләр, маркерлар, каләмнәр,схемалар, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге.

Дәреслек: Максимов Н.В. Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалар өчен). - Казан: Мәгариф, 2010.

Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү, системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәресе.

Метод һәм алымнар: практикум дәрес, биремнәр үтәү.

Кулланылган структуралар:

- ХАЙ ФАЙВ

- МЭНЭДЖ МЭН;

- ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН;

- МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР;

- КОНТИНИУС РАУНД РОБИН;

- ФОЛОУ ЗЭ ЛИДЕР;

- МИКС - ФРИЗ - ГРУП;

- ДЖОТ ТОТС;

- ТИК-ТЭК-ТОУ;

- ТАЙМД РАУНД РОБИН


Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү. ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә.

2) Дәрескә кирәк әсбапларны барлау.

3) Дәрес максатын хәбәр итү.

- Бүгенге дәрестә без сезнең белән төрле структуралар кулланып, сыйфат сүз төркеме турында белемнәрне кабатларбыз.

2.Өй эшен тикшерү.

Әйдәгез әле, укучылар, өй эшен тикшереп үтик. Әйтегез әле, өй эшенә нәрсә бирелгән иде?

ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН (Take Off - Touch Down)

Сыфатның билгеләмәсе (дөрес булса басалар, дөрес булмаса утыралар)

Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау (сыйфат дәрәҗәләре укыла.).

Укучылар асыл сыйфатларга туры килгән мисалларны ишеткәч басалар, нисби сыйфатларны ишеткәч утыралар.

Исемләшкән сыйфатлар (машиналар, яшь, урындыклар, картлык, куллар, һөнәрле, кеше, кадерлем).

Укучылар, молодцы! Өй эшен кабатлап килгәнсез. Ә хәзер сыйфатлар өстендә эшләүне дәвам итәбез.

3. Актуальләштерү.

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР (Frayer Model)

Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята, башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез. Шул бүленгән кисәкнең бер почмагын әз генә бөклибез һәм альбом битен вертикаль рәвештә ачып каршыбызга куябыз. Әлеге биттәге бөкләнгән урыннарны карандашлар белән кабатлап чыгабыз һәм уртага сыйфат дип язабыз. Беренче баганага сыйфатның билгеләмәсен, икенче баганага характеристика, өченче баганага мисаллар, дүртенче баганага капма-каршы мисалларны язабыз. Һәр кәгазь битен мөстәкыйль рәвештә тутырабыз. Cезгә барлыгы дүрт минут вакыт бирелә.


Билгеләмә Характеристика

Сыйфат-предметның билгесен Асыл, нисби сыйфатларга бүленә. белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? Гади, чагыштыру,артыклык, кимлек дә-

сорауларына җавап бирә . рәҗәләре бар. Сыйфат сыйфатланмыш

белән кулланыла. Сыйфатланмыштан

башка исемләшәләр.Җөмләдә аергыч,

хәбәр, хәл булып киләләр.


сыйфат

Мисаллар Капма-каршы мисаллар

ап-ак бара

куе сөйли

җылырак ике

кышкы этә-төртә

матур җырлаучы

батыр җиде

алсу килә


КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (Continuous Round Robin)

Ә хәзер һәрбер өстәлдән А1 нче укучыдан башлап һәрберегез үзегезнең язган вариантларыгызны укыгыз. Аннан соң Б2, А3, Б4.

Яхшы укучылар, сез сыйфатның үзенчәлекләрен исегездә калдыргансыз.

4. Ял моменты: ФОЛОУ ЗЭ ЛИДЕР.

- Без сезнең белән бераз гына ял итеп алабыз. Моның өчен без ФОЛОУ ЗЭ ЛИДЕР (следуем за лидером) структурасын кулланабыз. Сез хәзер бер-берегез артына басасыз. Музыка уйный башлау белән беренче укучы, ул лидер, нәрсә эшли, сез дә шуны эшләргә тиеш буласыз. Хәрәкәтләрне сыйныф буенча эшлибез. Музыка бетүгә лидер алышына. Беренче укучы артка барып баса. Хәзер инде икенче укучы лидер була, шулай , бар укучы да лидер булганчы, дәвам итәбез.

-Барыбыз да бастык, урындыкларны рәтләдек, бер-беребез артына бастык. Музыка башланды. (Музыканы туктатабыз, җибәрәбез).

- Рәхмәт, урыннарыгызга утырыгыз.

5. Ныгыту.

ДЖОТ ТОТС (Jot Thoughts)

Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята, башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез. Һәр кәгазь битенә "алма" сүзе белән бәйләнгән сүзләр язабыз. Сүзне язар алдыннан аны кычкырып әйтәсез, аннан язасыз. Башкалар ул сүзне язмый.

ТИК-ТЭК-ТОУ (Tic-Tac-Toe)

Хәзер ул кәгазь битләрен бутыйбыз һәм 3*3 итеп 9 карточка тезәбез.

Һәр укучы горизонталь яки вертикаль буенча 3 сүзне кулланып, 3 җөмлә төзи. Кулланылган сүзләрнең астына сызабыз.

МИКС - ФРИЗ - ГРУП (Mix-Freeze-Group)

Укучылар, без хәзер барыбыз да бер әйләнә ясап басабыз. Музыка кушыла, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз.

1. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? (4)

2. Матур сүзендә ничә тартык аваз бар? (3)

3. Кояшлы сүзендә ничә аваз бар? (7)

4. Ясалышы ягыннан сыйфатлар ничә төргә бүленә? (5)

5. Сыйфатка ничә төрле сорау куеп була? (3)

6. Хәйләкәр сүзендә ничә нечкә сузык бар? (3)

7. Парлы сыйфатлар ничә сүздән ясала? (2)

8. Кошлы сүзендә ничә калын сузык бар? (2)


6.Йомгаклау.

ТАЙМД РАУНД РОБИН (Timed Round Robin)

Һәр укучы 30 секунд эчендә Бүген дәрестә үзенә нинди яңалык ачканын сөйли. Һәр өстәлдән 1-2 укучыдан сорыйм.

Өй эше язабыз: (Өй эшен көндәлекләргә язу) Сезгә 3 вариантта өй эше тәкъдим итәм. Берсен сайлап эшләгез.

  1. 76 биттәге 124 нче күнегү. Күчереп язарга һәм сыйфатларга морфологик анализ ясарга.

  2. Сыйфатлар кергән 4 җөмлә язарга.

  3. "Сыйфатлар" темасына газета, постер ясап килергә.

Укучылар, бүгенге дәресне "5"легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә "4" ле куя, кемнәр "3"ле куя? (Белемнәр бәяләнә)

Тырышлык булса, уңышлар да булыр!

Сау булыгыз, укучылар!




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал