7


  • Учителю
  • 7 Нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

7 Нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Класс 7

Укытучы Гәрәйшина Гөлүзә Мәүләветдин кызы

Сәгатьләр саны:

Барысы - 105 сәг.; атнага - 3 сәг.

Планлаштыру "Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә укучы татар балаларына татар телен укыту программасына (1 -11 нче сыйныфлар) ,Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, В.А.Гарипова, Р.Р.Җамалетдинов, Г.Ф. Җамалетдинова) , Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзелде.


Дәреслек: Р.Ә.Асылгәрәева, М.З.Зиннәтова. Татар теле. Рус телендә төп гомуми белем бирүче мәктәпнең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) , Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2010 ел.


Өйрәнелә торган материалның сәгатьләргә бүленеше


1

Бүлекләр

Барлык сәгатьләр саны

Теоретик материал

Кабатлау

Бәйләнешле сөйләм үстерү

5-6 нчы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

9


6

3


Фигыль

61

40

5

16


Аваз ияртемнәре

6

4


2


Хәбәрлек сүзләр

4

3


1


Бәйлекләр

6

4


2


Теркәгечләр

6

5


1


Кисәкчәләр

5

3


2


Ымлыклар

2

2




7 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

6


5

1


Барлыгы

105

61

16

28

Диктантлар - 7 Изложениеләр - 5 Сочинение - 6




Аңлатма язуы


Татар теле - халкыбызның буыннан буынга күчеп килүче рухи, мәдәни байлыгын саклаучы, буыннар чылбырын тоташтыручы, тормыш көнкүрешнең барлык өлкәләрендә кулланыла торган аралашу чарасы.

Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның түбәндәге бурычлары бар:

  1. Татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, телебезгә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.

  2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

  3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләен камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләрен тулысынча файдаланырга өйрәтү.

  4. Туган тел аша өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау.

  5. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

  6. Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту.

  7. Укучыларның логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү.

  8. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.


7 нче сыйныфта өйрәнелә торган сүз төркемнәреннән фигыль төп урынны алып тора: фигыльнең барлык төркемчәләре һәм аларның грамматик үзенчәлекләре тәкъдим ителә, ясалышы өйрәнелә, аларга морфологик анализ ясап, тема йомгаклана.

Программада аваз ияртемнәре мөстәкыйль сүз төркеме рәтендә бирелә. Аларның морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре, исемнәр белән фигыльләрне ясаудагы әһәмияте ассызыклана.

Хәбәрлек сүәләр мөстәкыйль һәм ярдәмлек сүз төркеме буларак карала. Аларның телебездә тоткан урыны, формалары, кулланылышына игътибар ителә.

Бәйләгеч сүз төркемнәре буларак, бәйлекләр белән теркәгечләрнең сөйләмдәге әһәмияте, кулланылу үзенчәлекләре, аларны төркемләү мәсьәләсе, рус телендәге теркәгечләр белән уртак билгеләре киң яктыртыла.

Кисәкчәләрнең сөйләмдә тоткан урыны, мәгънәләре,төркемнәре, аларның дөрес язылышы да тәфсилләп бирелә.

Ымлыклар турында гомуми мәгълүмат алгач, укучылар аларның ясалу үзенчәлекләрен һәм төркемчәләрен өйрәнәләр.

7 нче сыйныфта грамматиканың бер бүлеге булган морфологияне өйрәнү тәмамлана.




VII класста татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр.


Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итә белү

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

1. Уку мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү.

2. Уку операцияләрен
планлаштыру.

3. Белем алуның
рациональ ысулларын сайлау.

4. Үзеңнең уку һәм
танып-белү эшчәнлегеңне
анализлау, аңа бәя бирү.

5. Мөстәкыйль белем алу буенча эшне планлаштырырга өйрәнү.

6. Предмет түгәрәге старостасы булып эшли белү.

1. Дәреслек белән эш итә белү.

2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

3. Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү, текстның логик схемасын билгеләү, гади һәм катлаулы план белән эш итү.

4. Белемнәрне системалаштыру өчен таблица, график, схемалардан файдалану.

5. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку:


- уку елы башында - 80-95 сүз;

- уку елы ахырында - 85-100 сүз.


6. Сүзлекләр, белешмә әдәбият һәм иҗтимагый сәяси әдәбияттан файдалана белергә өйрәнү.

7. Китапханәдә систематик каталог белән эш итә белү.

8. Аудио-видео белән эш итә белү.

9. Вакытлы матбугат басмалары белән даими эшли белү.

1. Уку мәсьәләсен куя белү.

2. Танып белү активлыгын үстерү.

3. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

4. Төшенчә, термин, кагыйдә,
закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү.

5. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә
ясау күнекмәләрен камилләштерү.

6. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү:

- сүзтезмәләргә анализ ясау;

- җөмлә кисәкләреңә анализ ясау;

- гади җөмләгә синтаксик анализ ясау.

7. Тикшеренү ысуллары:

- модельләштерү;

- охшатып эшләү

1. Телдән сөйләм:

- кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

- сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе;

- диалоглар төзү күнекмәсе,

- үрнәк схема планнар ярдәмендә характеристика төзи белү күнекмәсе;

- тәрҗемә итү күнекмәсе.

2. Язма сөйләм:

- күчереп язу;

- сүзлек диктанты - 22-30 сүз;

- контроль диктант - 65-80 сүз,

- катлаулы план буенча изложение язу:

- уку елы башында - 190-

230 сүзле текст (язманың күләме - 105-115 сүз);

- уку елы ахырыңда - 280-

270 сүзле текст (язманың күләме- 115-125 сүз);

- фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп сочинение язу;

- эш кәгазьләре язу (гариза, хат һәм акт).


Тематик план



Т/с

Бүлекләр һәм темалар

Дәрес тибы

Үзләштерелергә яки камилләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр

Контроль төре


Өй эше

Үткәрү

вакыты

Үтәлеше

1 чирек

1.

Туган телем - иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем

Катнаш


Хикәя "Туган телем - иркә гөлем"


I. 6 сыйныфта үткәннәрне кабатлау һәм белемнәрне тирәнәйтү

2.

Морфология турында төшенчә


Кабатлау

ныгыту

Мәгънәләре һәм грамматик билгеләре буенча бер төркемгә берләштерелә торган сүзләрне сүз төркемнәре дип атау. Телдә барлыгы 12 сүз төркеме булу. Аларнын мөстәкыйль (исем, сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре), бәйләгеч (бәйлек, теркәгеч), модаль (хәбәрлек сүз, ымлык, кисәкчә) сүз төркемнәренә бүленүе.

Терәк сүзләр буенча хикәя төзү


3.

Исем

Кабатлау

ныгыту

Исем. Ялгызлык, уртаклык исемнәр. Исемнәрнең берлек-күплек төре, килеш һәм тартым белән төрләнеше. Исемнәрнең ясалышы.

Сүзлек диктанты. (Ялгызлык, уртаклык исемнәр)


4

Беркетмә язу

Катнаш

Җыелыш беркетмәсе язу

Беркетмә язу


5

Сыйфат

Кабатлау

ныгыту

Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфатларның ясалышы һәм язылышы. Сыйфат ясагыч кушымчалар. Гариза язу.


Гариза язарга

6

Сан.Сан төркемчәләре.

Кабатлау

ныгыту

Сан сүз төркеме. Сан төркемчәләре.


Ышаныч кәгазе
язарга

7.

Алмашлык. Алмашлык төркемчәләре

Кабатлау

ныгыту

Алмашлык. Алмашлык төркемчәләре..


Автобиография язарга

8

Рәвеш

Кабатлау

ныгыту

Рәвеш. Рәвеш төркемчәләре. Рәвешләрнең ясалышы, дөрес язылышы.

9

"Морфология" темасы буенча диктант


тикшерү

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.

Диктант №1


ФИГЫЛЬ

10.

Фигыль

Катнаш

Предмет яки затның эшен, хәрәкәтен, хәл-торышын белдерә торган сүзләрнең фигыль дип аталуы. Эшне белдерүче фигыльләрнең нәрсә дә булса эшләү, сөйләү, фикерләү мәгънәсен белдерүләре. Хәрәкәтне белдерүче фигыльләрнең нәрсәнең дә булса хәрәкәтен, хәл - торыш фигыльләре яшәү - торышны, хисне белдерүләре. Фигыльләрнең нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? нишләячәк? кебек сорауларга җавап бирүләре, җөмләдә күбрәк хәбәр булып килүләре. Фигыльләрнең барлык - юклык, заман, зат - сан белән төрләнүләре.

11

Фигыльнең башлангыч формасы

Яңа белем бирү

Фигыльнең төп мәгънәсе аның тамырында яки на-гезендә булу. Тамыр нигезле һәм ясалма нигезле фигыльләр булу. Тамыр нигезле фигыльдә кушымчалар булмау,ә ясалма нигезле фигыльдә ясагыч кушымчаларның булуы. Сүзлекләрдә фигыльләрнең исем фигыль һәм инфинитив формасында теркәлүләре. Татар телендә тезмә нигезле фигыльләрнең дә булуы, аларның исемгә яки аваз ияртемнәренә ярдәмче фигыль өстәлеп ясалулары (карар кылу, ярдәм итү)

1 2.

Фигыльләрнең барлык-юклык формасы

Яңа белем бирү

Фигыльләрнең барлык-юклык төрендә булуы. Фигыльләрнең барлык төре эш-хәлнең үтәлүен белдерүе, юклык төре эш-хәлнең үтәлмәвен белдерүе. Юклык төрендәге фигыльләрдә басым юклык кушымчасы алдындагы иҗеккә төшә. Фигыльләрнең юклык төренең тамыр яки ясалма нигезгә -ма, -мә, -мый, -ми кушымчалары ялганып ясалуы. Фигыльләрнең барлык-юклык төре бар, юк, түгел сүзләре белән дә белдерелүе.

13.

(Изложение «Сугыш чоры икмәге")диктант контр.кисем " Кичке җыр"

тикшерү


Изложение № 1


14.

Фигыль юнәлешләре

Яңа белем бирү

Фигыль юнәлешләре эш белән эш үтәүче арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне белдерә: эшне үтәүче үзе башкара, кем белән дер бергәләп эшли, кемгәдер кушып эшләтә һ.б. Татар телендә фигыльнең биш юнәлеше булуы: төп юнәлеш, кайтым юнәлеше, төшем юнәлеше, уртаклык юнәлеш, йөкләту юнәлеше.

• Төп юнәлештән үтәүче эшне үзе башкара, кушымчасы юк;

• кайтым юнәлешендә эш үтәүченең үзенә кайта, кушымчалары: -я, -ын, -ен;

• төшем юнәлешендә эш кешегә яки предметка читгән төшә, кушымчалары. -л,-ыл,-ел,

• уртаклык юнәлешендә үтәүче эшне кем беләндер бергәләп эшли, кушымчалары: -ш, -ыш, -еш,

• йөкләтү юнәлешендә үтәүче эшне кемгәдер йөкләтеп эшләтә яки эшнең үтәлүенә сәбәпче була, кушымчалары: -дыр, -дер, -тыр, -тер, -т һ.б.

15.

Фигыль юнәлешләре

Яңа белем бирү

Фигыль юнәлешләре истә калдыру буенча күнегүләр эшләү, һәрбер фигыльне бөтен биш юнәлешкә дә куеп булмаска мөмкинлеге. Рус телендәге фигыльләрнең өч юнәлеше булу: действи-телъный залог (төп юнәлеш), страдательный залог (төшем юнәлеше), возвратно - средний залог (кайтым юнәлеше), Уртаклык юнәлешенең взаимный залог дип, ә йөкләтү юнәлеше побудительный залог дип тәрҗемә ителүе.

16.

Фигыль төркемчәләре

Яңа белем бирү

Фигыльләрнең предметның яки затның эшен яки хәлен төрлечә белдерүләре. Аларнын төрләнешенә, җөмләдә башкарган эшенә карап, 7 төркемчәгә бүлү: боерык фигыль, хикәя фигыль, шарт фигыль, сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив. Барлык төркемчәләргә кергән фигыльләр бар-лыкта-юклыкта килә алалар, төрле юнәлеш формалары алалар.

Затланышлы фигыльләр

17.

Боерык фигыль

Яңа белем бирү

Боерык фигыльнең эш кушуны, боеруны белдерүе, зат-сан белән төрләнүе, барлыкта яки юклыкта килүләре җөмләдә хәбәр булып килүе.

18.

Боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше

Яңа белем бирү

Боерык фигыльнең заман белән төрләнмәве, зат-сан белән төрләнүе. Икенче зат боерык фигыльнең кушымчасы булмавы.

19.

Боерык фигыльләрнең дөрес интонация һәм басым белән кулланылышы

Яңа белем бирү

Боерык фигыльләрнең боеру интонациясе һәм көчле басым белән әйтелүе. Боерык фигыльдә басымның үзгәрүе: II затның берлек һәм күплек санында беренче, I һәм III затта соңгы иҗеккә төшүе.

20

Изложение (контроль)

" Әбиемнең куллары"

тикшерү

Изложение №2

21

Хат язу

тикшерү

Дустыма хат язу.

Хат язу


22.

Хикәя фигыль

Яңа белем бирү

Хикәя фигыльнең эш-хәл, хәрәкәтнең хәзерге, үткән һәм киләчәк заманда үтәлү - үтәлмәвен хикәяләп белдерүе, барлык-юклык формаларда килүе, зат - сан белән төрләнүе. Хикәя фигыльнең җөмләдә хәбәр булып килүе һәм нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? нишләячәк? дигән сорауларга җавап бирүләре.

23

Хәзерге заман хикәя фигыль

Яңа белем бирү

Хәзерге заман хикәя фигыльнең күбрәк сөйләүче сөйләп торган вакыттагы эш-хәлне, хәрәкәтне белдерүе, нишли? соравына җавап бирүе, җөмләдә хәбәр булуы. Хәзерге заман хикәя фигыльнең ясалыш ысулларын белү. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

24.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләре

Яңа белем бирү

Хәзерге заман хикәя фигыльнең сөйләүче сөйләп торган чактагы эш-хәлне, хәрәкәте белдерүе, җөмләдә хәбәр булып килүе; даими яки гадәт буларак кабатлана торган эш-хәлне, хәрәкәтне белдерүе; якын киләчәктә булуы ышанычлы эшне аңлатуы; сөйләмне җанландыру өчен, үткән заман мәгънәсендә кулланылуы.

25.

"Хәзерге заман хикәя фигыль" темасы буенча тест (арадаш аттестация эше)

тикшерү


Диктант №2


26.

Үткән заман хикәя фигыль

Яңа белем бирү

Үткән заман хикәя фигыльнең сөйләүче сөйләп торган вакыттан алда булган эш яки хәлне белдерүе. Аның билгеле үткән заман һәм билгесез үткән заманнарга бүленүе. Билгеле үткән заманның нишләде? нишләмәде? сорауларына җавап бирүе. Билгеле үткән заман хикәя фигыльләрнең тамыр яки ясалма нигезгә -ды, -де; -ты, -те кушымчалары ялганып ясалышы. Билгеле үткән заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.

27

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

Яңа белем бирү

Сөйләүче үзе катнашмаган, күрмәгән яисә анык белмәгән эш, хәл, хәрәкәт турында бары аның нәтиҗәсе буенча яки башка чыганакларга таянып хәбәр итсә, фигыльләрнең билгесез үткәнл заман формасы кулланылуы. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең нишләгән? нишләмәгән? ни булган? сорауларына җавап бирүе.

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең ясалышы,
зат-сан белән төрләнеше


28.

Үткән заман хикәя фигыльнең мәгънәләре

Яңа белем бирү

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльләрнең мәгънәләрен аера белү.


29.

"Үткән заман хикәя фигыль" темасы буенча диктант

тикшерү


Диктант №3


30.

Киләчәк заман хикәя фигыль

Яңа белем бирү

Киләчәк заман хикәя фигыленең сөйләп торган вакыттан сон булачак эш-хәлне белдерүе. Аның билгеле киләчәк заман һәм билгесез киләчәк заманнарга бүленүе. Билгеле киләчәк заманның буласы зш-хәрәкәт турында анык һәм кискен рәвештә хәбәр ителгәндә кулланылуы. Билгеле киләчәк заманның нишләячәк? нишләмәячәк? сорауларына җавап бирүе.

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең ясалышы, зат-сан белән төрләнеше.


31.

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль

Яңа белем бирү

Эш, хәл, хәрәкәтнең киләчәктә булу яки булмавы ихтимал рәвешендә генә хәбәр ителгәндә билгесез киләчәк заманда кулланылуы. Аның нишләр? нишләмәс? сорауларына җавап бирүе. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең ясалышы, зат-сан белән төпләнеше.

32.

Киләчәк заман хикәя фигыльнең мәгънәләре

Яңа белем бирү

Билгеле киләчәк заманның һичшиксез эшләнергә тиешле, эшләнәчәге билгеле булган эш, хәл, хәрәкәтне белдерүе. Билгесез киләчәк заманның алдагы эш, хәл, хәрәкәтләр турында уйлану, ихтимал итүне белдерүе; кискен интонация белән әйтелеп, эшләнәчәге ышанычлы булган эш, хәл, хәрәкәтне белдерүе; аерым вакытка карамаган гомуми эш-хәлне белдерүе.


"Без хикәя фи-гыльләр турында ниләр беләбез" темасы на хикәя язарга

33.

Шарт фигыль

Яңа белем бирү

Шарт фигыльнең икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү -үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерүе. Шарт фигыльләрнең ясалышы

34.

Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

Яңа белем бирү

Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, мәгънәләре.

35.

Изложение " Эдельвейс»


тикшерү


Изложение №3


36.

Шарт фигыльнең җөмләдә кулланылышы

Яңа белем бирү

Шарт фигыльнең икенче бер фигыльгә ияреп килмәгәндә, шартны белдермәве, бәлки теләк, укену, утену кебек мәгънәләрне белдерүе. Шарт фигыльнең да, дә, та, тә кисәкчәләре белән килеп, кире шарт мәгънәсен белдерүе. Шарт фигыльнең иярчен җөмләнең хәбәре булып та килә алуы.

37.

Шарт фигыльнең теләкне һәм үтенечне белдерү формалары

Яңа белем бирү

Теләк, үтенү, укенү кебек мәгънәләрне белдергәндә -чы, -че кисәкчәсе һәм иде ярдәмче фигыле өстәлүе.

38.

Сочинение "Минем яраткан шөгылем"

тикшерү


Сочинение №1


39.

Сыйфат фигыль

Катнаш

Сыйфат фигыльнең үзендә берьюлы сыйфат һәм фигыль билгеләрен берләштерүе: эш-хәлне предметның билгесе итеп белдерүе, нинди? ни эшләуче? нишләгән? соравына җавап биреп, җөмләдә аергыч булып килүе.

40.

Сыйфат фигыльнең сыйфат һәм фигыль белән уртак яклары

Яңа белем бирү

Сыйфат фигыльнең заман формалары, сыйфат һәм фигыль белән уртак яклары.

41.

Хәзерге заман сыйфат фигыль

Яңа белем бирү

Хәзерге заман сыйфат фигыльнең гади һәм тезмә формалары. Гади формасының фигыль тамырына -учы, -уче кушымчасы кушылып ясалуы. Тезмә формасының торган ярдәмче фигыле белән ясалуы. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең юклык формасы да булуы.

42.

Үткән заман сыйфат фигыль

Яңа белем бирү

Үткән заман сыйфат фигыльнең фигыль тамырына -гая, -гәп, -кан, -кән кушымчалары ялганып ясалуы. Үткән заман сыйфат фигыльнең исем урынында килеп, килеш, сан , тартым белән төрләнүе. Үткән заман сыйфат фигыльнең билгесез үткән заман хикәя фигыль белән аваздашлыгы.

43.

Киләчәк заман сыйфат фигыль

Яңа белем бирү

Киләчәк заман сыйфат фигыльнең ясалышы:

• -ачак, -эчәк, -ячак, -ячәк кушымчалары белән ясалуы; • -ар, -әр, -ыр, -ер, -р кушымчалары белән ясалуы;

• -асы, -өсе, -ыйсы, -исе кушымчалары белән ясалуы. Киләчәк заман сыйфат фигыльнең билгесез киләчәк заман хикәя фигыль белән аваздашлыгы.

44

Киләчәк заман сыйфат фигыльнең җөмләдә кулланылышы

Кабатлау

ныгыту

Киләчәк заман сыйфат фигыльнең җөмләдә кулланылышы


45


Хәл фигыль.



Яңа белем бирү



Төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне белдереп килгән фигыльнең хәл фигыль дип аталуы. Хәл фигыльнең ничек?, кайчан? кайчанга чаклы? нишләп? нишләгәч? нишләгәнче? сорауларына җавап бирүе, төрләнмәве.


46

Хәл фигыльнең төрләре




Яңа белем бирү







Хәл фигыльнең дүрт төре булуы (I төре -п, -ып, ~еп кушымчалары ялганып ясала, 2 төре -а. -ә, -ый, -и кушымчалары ялганып ясала, 3 төре -гач, -гәч, -кач, -кәч кушымчалары ялганып ясала , 4 төре -ганчы, -гәнче, -канчы, -кәнче кушымчалары ялганып ясала). Дүртенче төренең юклык формасы булмавы.

47.

"Хәл фигыль" темасы буенча диктант (контроль)

Кабатлау

ныгыту






Диктант №4

48

Хаталар өстендә эш.

Хәл фигыльләрнең кулланылышы Һәм дөрес язылышы


тикшерү






Парлы фигыльләрнең дөрес язылышы. 1 төр хәл фигыльләргә -рак, -рәк кушымчасы ялгаганда үзгәрешләр.

Затланышсыз фигыльләр

49


Исем фигыль





Яңа белем бирү




Исем фигыльнең берьюлы исем һәм фигыль билгеләренә ия булган, зат-сан белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе булуы. Аның эш-хәлнең исемен

белдерүе, нәрсә? нишләү? нишләмәү? сорауларына җавап бирүе.


50.


Исем фигыльнең фигыль белән һәм исем белән уртак яклары




Яңа белем бирү

Фигыль билгеләре: барлыкта-юклыкта, юнәлеш
формасында була, үзенә исемнәр һәм башка сүзләр
ияртә алуы. Исем билгеләре: килеш, тартым, сан
белән төрләнүе; җөмләдә ия, аергыч, тәмамлык,
хәл булып килүе.

51.

Исем фигыльнең

исемгә әйләнү оч-

раклары

Яңа белем бирү

Исем фигыльнең, фигыль билгеләрен югалтса,

исемгә әйләнүе.

52.

"Мәктәп" темасына диалог төзү

тикшерү


Диалог


53

Изложение

(контроль)

тикшерү


Изложение №4


54.

Инфинитив

Яңа белем бирү

Эш яки хәлне максат яки тиеш булу мәгънәсендә

белдереп, сузыкка беткән фигыль нигезенә -рга,

~ргә, тартыкка беткән нигезгә -ырга, -ергә, -арга,

-әргә кушымчалары ялганып ясалган фигыльнең

инфинитив дип йөртелүе. Аның зат-сан белән

төрләнми торган фигыль төркемчәсе булуы, ниш-

ләргә? нишләмәскә? сорауларына җавап бирүе.

Инфинитивның кулланылышы: икенче фигыльгә

ияреп килүе; кирәк, тиеш, мөмкин, ярый кебек

хәбәрлек сүзләр белән килүе; мөстәкыйль кулланы-

луы. Инфинитивның архаиклашкан һәм хәзерге

телдә сирәк очрый торган төре: -мак, -мәк кушым-

чалары ялганып ясалуы.

55

Инфинитивның дөрес язылышы

Яңа белем бирү


56

Инфинитивның җөмләдә кулланылышы

Кабатлау

ныгыту


57.

Мөстәкыйль фигыль- ләр" темасы буенча диктант

диктант

тикшерү


Диктант №5


58.

Ярдәмче фигыльләр

Яңа белем бирү

Ярдәмче фигыльләр: иде, икән, ит. Аларның

мөстәкыйль мәгънә белдермәве, аерым кулланыл-

мавы.


59.

Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә йөрүе

Яңа белем бирү

Кайбер мөстәкыйль фигыльләрнең (кит, кил, чык, бар, җит, йөр, җибәр, бет, ал, бир, куй, кал, тор, ят, утыр, ташла, сал, күр, кара, яз, бул) жөмлә эчендә ярдәмче фигыль ролендә йөрүе, аларның төп фигыльгә төрле мәгънә төсмерләре өстәве.

60

Сочинение "Нинди һөнәр сайларга

тикшерү

"Нинди һөнәр сайларга" темасы буенча

Сочинение №2


61.

Фигыль ясагыч кушымчалар

Яңа белем бирү

Ясалышлары ягыннан фигыльләрнең тамыр һәм ясалма булулары. Фигыль ясагыч кушымчалар: -ла, -лә, -лаш, ~ләш,- лап, -лән, -ай, -әй, ~р, -а, -ык, -ек, -ы, -е, -сын, -сен һ.б. Аларның төрле сүз төркемнәреннән фигыльләр ясавы.

62.

Фигыльләрнең җөмләдә кулланылышы

Кабатлау

ныгыту

Фигыльләрнең җөмләдә төрле җөмлә кисәкләре булып йөрүләре.

63.

"Безнең елга" темасы буенча хикәя язу

тикшерү

"Безнең елга" темасы буенча

Хикәя


64

Фигыльләрне татарчага тәрҗемә итү күнегүләре.

Катнаш


65.

Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау

Кабатлау

ныгыту

Бүлек буенча өйрәнгәннәрне кабатлау. Фигыльләргә морфологик анализ ясарга өйрәнү.


Акт язарга

66

Фигыльләрнең төрле җөмлә кисәге булып йөрүе

Катнаш

Фигыльләргә морфологик анализ ясау

67

Фигыльләргә морфологик анализ ясау

Кабатлау

ныгыту

Фигыльләргә морфологик анализ ясау

68

"Фигыль" темасы буенча белемнәрне ныгыту

Кабатлау

ныгыту

Фигыльләргә морфологик анализ ясау

69.

"Яз килә" темасына сочинение язуга әзерлек

тикшерү


70.

Яз килә" темасына сочинение

тикшерү


Сочинение №3


71

Аваз ияртемнәре

Яңа белем бирү

Кеше һәм башка җан ияләре чыгарган авазларга, шулай ук төрле предметлар һәм табигать күренешләренең тавышларына охшатып ясалган сүзләрнең аваз ияртемнәре дип аталулары. Аваз ияртемнәренә кешенең физиологик хәлен, күреп яки тоеп сиземләнә торган күренешләрне белдерә торган сүзләрнең дә керүе. Аваз ияртемнәренең мөстәкыйль сүз төркемнәренә керүе, аңа морфологик анализ ясый белү.

Сүзлек диктанты


72

Белдерү

Катнаш

Эш кәгазьләре белән таныштыруны дәвам итү.

Белдерү


73


Аваз ияртемнәренең ясалышы

Яңа белем бирү

Аваз ияртемнәренең төзелешләре һәм язылышлары буенча ялгызак; бер үк сүзне кабатлап ясалган парлы; икенче сүзе фонетик яктан охшаш булган пар-лы\ берничә өлештән торган катлаулы булуы. Ялгызак аваз ияртемнәренең һәрчак аерым, парлы аваз ияртемнәренең сызыкча аша язылуы, катлаулы аваз ияртемнәренең сызыкча аша һәм күп нокталар аша язылулары.

74.

Аваз ияртемнәренең сүзләр ясауга нигез булып торулары


Яңа белем бирү

Аваз ияртемнәренең исем һәм фигыльләр ясауга нигез булып хезмәт итүләре. Аваз ияртемнәреннән -а. -ә, -ла, -лә, -на, -нә, -кыр, -кер, -ылда, -елдә кушымчалары ярдәмендә бик күп фигыльләр ясалу. Аваз ияртемнәренә ит һәм кил ярдәмче фигыльләре өстәлеп, тезмә фигыльләр ясалу.

75.


Аваз ияртемнәренең җөмләдә кулланылышы

.

Катнаш

Аваз ияртемнәренең, җөмләдә башка сүзләр белән бәйләнешкә кереп, күбесенчә рәвеш хәле, хәбәр булып килүләре, кайбер очракта аергыч була алулары.

76

"Табигать дуслары" темасына сочинение

тикшерү

Катлаулы план нигезендә язып бирү.

Сочинение - хөкем йөртү (№4)


77

Хәбәрлек сүзләр

турында төшенчә.


Яңа белем бирү


Я раслау, я кире кагу мәгънәсен белдерә торган сүзләрнең хәбәрлек сүзләр дип аталулары.

78

Хәбәрлек сүзләр




Яңа белем бирү

Татар телендә хәбәрлек сүзләрнең тоткан урыны. Аларның җөмләдә күбесенчә җөмлә ахырында хәбәр булып килүләре. Җөмләнең башка урынында килсә, хәбәрлек сүзнең башка сүз төркемнәре функциясен үтәве, җөмләнең төрле кисәге булып килүе.

79.

Хәбәрлек сүзләргә морфологик анализ

тикшерү

Хәбәрлек сүзләргә морфологик анализ ясау күнегүләре

Инша : "Безнең елга"

80.

"Хәбәрлек сүзләр" темасы буенча диктант

тикшерү


Диктант №6


81.

Бәйлек

Яңа белем бирү

Бәйлек - бәйләгеч сүз төркемнәреннән берсе.Анын җөмләдә иярүче кисәкне ияртүче кисәккә һәм иярченле кушма җөмлә өлешләрен бер-берсенә бәйләве.

82.

Бәйлекләрнең төркемчәләре

Катнаш

Үзләреннән алда килгән сүзнең нинди килештә килүен таләп итүеннән чыгып, бәйлекләрнең өч төркемчәгә бүленүе: баш килешне таләп итүче бәйлекләр (белән, өчен, кебек, шикелле, төсле, кадәр, чаклы, хәтле, тикле), юнәлеш килешне таләп итүче бәйлекләр (таба, ку рә, каршы, кадәр, чаклы, хәтле, тикле), чыгыш килешне таләп итүче бәйлекләр (башка, бирле, соң, элек). Бәйлекләрнең, иярүче сүзне ияртүче сүзгә бәйләгәндә, төрле-төрле мәгънә мөнәсәбәтләрен (бергәлек, корал, вакыт һ.б. мәгънәләр ) белдерүе.

83.

Сочинение


тикшерү


Сочинение №4


84.

Бәйлек сүзләр

Яңа белем бирү

Җөмләдә ас, өс, ян, як, эч, тыш, буй, чит, арт, ара, тирә, урта, төп кебек урын-ара төшенчәләрен белдерә торган исемнәрнең бәйлек суз булып килүләре. Бу вакытта аларның икенче бер сүзгә иярүләре, тартымлы юнәлеш, чыгыш яки урын-вакыт килешендә булулары.

85.

Бәйлекләргә морфологик анализ ясау

Кабатлау

ныгыту

Бәйлекләргә морфологик анализ ясый белү.

86.

Изложение

Тикшерү

Эчтәлекне киңәйтеп язу

Изложение №5


87.

Теркәгеч

Яңа белем бирү

Теркәгечнең, җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмләдә гади җөмләләрне үзара бәйләү өчен кулланыла торган ярдәмлек сүз төркеме булуы.

88.

Теркәгечләрнең төркемчәләре.Тезүче теркәгечләр.

Яңа белем бирү

Теркәгечләрнең тезүче һәм ияртуче төркемнәргә бүленүе. Тезуче теркәгечләрнең җөмләнең тиңдәш кисәкләрен һәм тезмә кушма җөмлә өлешләрен үзара бәйләүләре; җыю, каршы кую, бүлү кебек мәгънә бәйләнешләрен белдерүләре.

89.

Теркәгечләрнең төркемчәләре. Ияртүче теркәгечләр

Яңа белем бирү

Теркәгечләрнең тезуче һәм ияртүче төркемнәргә бүленүе.

Ияртүче теркәгечләрнең иярчен кисәкне ияртүче кисәккә һәм иярченле кушма җөмләдә ияртү юлы белән өлешләрне үзара бәйләве; сәбәп, шарт, кире шарт, чагыштыру һәм ачыклау кебек мәгънә бәйләнешләрен белдерүләре.

Инша "Язгы каникулда"


90.

Теркәгеч сүзләр

Яңа белем бирү

Теркәгеч сүзләрнең җөмләләрне һәм җөмлә кисәкләрен бер-берсенә бәйләү өчен хезмәт итүе. Аларның ялгызак булганда күрсәтү алмашлыгы белән, ә парлы булганда, сорау Һәм күрсәтү алмашлыгы белән белдерелүе.

91.

Теркәгечләрнең дөрес язылышы

Кабатлау

ныгыту

Теркәгечләрнең һәрвакыт аерым язылулары. Теркәгеч (да, дә, та, тә) белән кисәкчәләрне (-да, -дә, -та, -тә) аеру билгеләрен белү.

1 . Урын-вакыт килеше кушымчасына басым төшә, ә теркәгеч белән кисәкчәгә бервакытта да басым төшми.

2. Урын-вакыт килеше кушымчасын алган сүзнең кемдә? нәрсәдә? кайда? кайчан? кебек сорауларның берсенә җавап бирүе.

3. Теркәгеч урынына һәм сүзен куеп карап булуы.

92.

Мәктәптә уздырылган берәр кичә турында сочинение

тикшерү

Сөйләм төрләрен (сыйфатлау, хикәяләү, фикер йөртү) кулланып, фикерне эзлекле язу.

Сочинение №5


93.

Кисәкчә

Яңа белем бирү

Аерым сүзләрнең яки җөмләләрнең мәгънәләренә өстәмә төсмер бирә торган сүз тэркеменең кисәкчә дип аталуы.

94.


Кисәкчә төркемчәләре

Яңа белем бирү

Аерым сүзнең һәм җөмләнең мәгънәсенә нинди өстәмә төсмер бирүенә карап, кисәкчәләрнең 8 төркемчәгә (көчәйткечләр, чикләүчеләр, сорауны бел-деручеләр, якынлык - ераклык яки тизлекне белдерүчеләр, раслау-ныгытучылар, билгесезлек, икеләнүне белдерүчеләр, үтенү һәм теләкне белдерүчеләр, инкарь итүне һәм юклыкны белдерүчеләр) буленүе.

95.

Кисәкчәләрнең дорес язылышы

Яңа белем бирү

Кисәкчәләрнең дөрес язылышын үзләштерү. Көчәйткеч кисәкчәләрдән: сүзнең беренче иҗегенә җайлаштырылган артыклык дәрәҗәсе ясый торган кисәкчәләр сызыкча аша языла; сүзнең беренче иҗеге белән уртаклыгы булмаган кисәкчәләр аерым языла, һич кисәкчәсе юклык алмашлыгы ясаганда кушылып языла. Башка сүз белән килгәндә һич кисәкчәсе аерым языла. Сүз ахырында килә торган ~мы, -ме, -мыни, -мени, -дыр, -дер, -тыр, -тер, -чы, -че, -сана, -сәнә кисәкчәләре кушылып языла. Сүз яки җөмлә соңында килгән да, дә, та, тә, гына, генә, ук, үк, ла, лә, лабаса, ләбаса, бит, ич, түгел кисәкчәләре аерым языла. Сүзләрнең яки җөмләнең алдында да, соңында да килә ала торган әле, әллә, инде, хәтта кисәкчәләре һәрвакытта да аерым язылалар. Кисәкчәләргә морфологик анализ ясый белү.

Хикәя язу: "Су буйларына агач утырту"


96.

Әдәби герой ту-рында сочинение язуга әзерлек

(контроль)

тикшерү

Сөйләм төрләрен (сыйфатлау, хикәяләү, фикер йөртү) кулланып, фикерне эзлекле язу.

Сочинение №6


97

Әдәби герой ту-рында сочинение язу


тикшерү

Әдәби герой турында сочинение язуга әзерлек


98.

Ымлыклар

Яңа белем бирү

Кешенең эчке кичерешләрен, хис-тойгыларын, теләк-ихтыярларын кыска рәвештә белдерә торган сүзләрнең ымлыклар дип аталулары. Ымлыкларның төрләнмәве. Ымлыкларның, нигездә, кешенең эчке кичерешләрен (якын күрү, кызгану, шелтәләү, шатлану, күңел күтәренкелеге, борчылу, шелтәләү, үкенү, кайгыру, борчылу, икеләнү, гаҗәпләнү, раслау, сызлану, ис китү, аптырау, шелтәләү, тыю, атны туктату, нәфрәт, җирәнү) белдерүе

99.

Ымлыклар янында тыныш билгеләре

Яңа белем бирү

Ымлыкларның җөмләнең башка кисәкләреннән күбрәк өтер белән аерылулары. Көчле тойгы белән әйтелгәндә ымлыктан соң өндәү билгесе куелу. Парлы ымлыкларның сызыкча аша язылуы. Ачык ишетелмәгән авазларның язуда күрсәтелмәве. Ымлыкларга морфологик анализ ясау.

100.

"Морфология" темасы буенча тест

тикшерү

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау

Диктант №7


101

Морфология буенча контроль диктант

тикшерү

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү максатында

102.

Мөстәкыйль сүз төркемнәрен кабатлау

Кабатлау

ныгыту

Мөстәкыйль сүз төркемнәрен кабатлау

103

Ярдәмлек сүз төркемнәрен кабатлау

Кабатлау

ныгыту

Ярдәмлек сүз төркемнәрен кабатлау

104

Модаль сүз төркемнәрен кабатлау

Кабатлау

ныгыту

Модаль сүз төркемнәрен кабатлау

105

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау

Кабатлау

ныгыту

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал