7


  • Учителю
  • Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата Миргазыян Юнысның «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» әсәре буенча “Аш мәҗлесе”

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата Миргазыян Юнысның «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» әсәре буенча “Аш мәҗлесе”

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышлана.

Миргазыян Юныс «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» әсәре буенча

"Аш мәҗлесе"



Төп геройлар:

Карчыклар:

Миңлезифа(төп герой ашка җыючы)

Сәүрә абыстай

Бәдигылҗамал карчык

Мәрфуга карчык

Нәфисә карчык

1945 нче елның 9 нчы мае. Миңлезифа әбинең ишегалды.Ул чиста итеп җыештырылган.Бакчада шомырт агачы чәчкә аткан.Ашка килүче карчыклар шомырт агачы янында туктап яулыкларын төзәтәләр,шомырт исенә ләззәтләнеп тирә-юньгә күз салалар.Аяк киемнәрен салып түргә узгач,мендәрләр тезелгән сәкегә утырып,озак итеп дога кылалар.Һәркем бер-берсен уздырырга тырышып озаграк итеп дога кыла,ә аннары хуҗа хатынга борылып:

Сәүрә абыстай:И-и,исән сау гына торасыңмы, Миңлезифа? Йөрибез инде шунда сине бимазалап...

Миңлезифа:Юк-юк,бер мәшәкате дә юк.Аллага шөкер, ач тормыйбыз.Ходай рәхмәтеннән ташламый.Кичә олы малаемның хаты килде.Сугыш бетә дип язган.Түрдән уз,түрдән уз инде Сәүрә абыстай.

Сәүрә абыстай:Сәйринеңнән килдемени?

Миңлезифа:Әйе,әйе шунысыннан инде.Хат эченә кәртечкәсен дә тыккан.Сәләмүтенә сөялеп тора.Түше тулы орден.Тач атасы инде.

(Кулдан кулга йөртеп фоторәсемне карыйлар)

Бәдигылҗамал карчык:И-и-и тәүфыйгы арткыры,гөбернатыр диярсең,җилкәсенә нәрсә аскан ул?Әстәгыфирулла,ике җилкәсенә дә йолдыз сурәте төшкән нәмәстәкәй.Аны зур урында утырганын күрсәтергә дип такканнардыр инде.

Сәүрә карчык:Сәләмүт йөртер өчен бирелгән дүкәмиттер инде. Яраплан тикле ярапланны язусыз беркемгә дә бирми торганнардыр аны?

Бәдигылҗамал карчык:Карале ә, ничек итеп кош сыман очып күккә менә диген ә?Кем өйрәтте микән аны?

Мәрфуга карчык:Шул җен нәмәстәкәенә ничек курыкмыйча утыра икән , егылып төшсә?

Сәүрә карчык: Китап әйтә, Мөхәммәд галәйһиссәлам ди,Миграҗда канатлы дөлделгә атланып Йәсрибтән очып киткән, Йөрсәлим мәчетендә намаз укып кайтуына түшәктәге урыны да суынып өлгермәгән , ди.

Нәфисә карчык: Мөхәммәд пәйгамбәр заманында да сәләмүтләр булды микәнни?

Сәүрә карчык:Ахырзаман баласы бар нәрсәне дә булдыра, дигән бит китап.Ахырзаман дигәннәре шушыдыр инде..

Нәфисә карчык: Улың кайтып та җитәр инде? Бүген иртән сугыш бетте ,теге гитлер дигәнен оясына куып кертеп дөмектердек дип, радиудан сүләделәр..

Миңлезифа:Әйдә түргәрәк менегез, ахирәтләр.( төрткәләп) Син, ахирәт, түргә мен инде,

(Сәүрә карчыкка ишарәләп) Абыстай, син нигә алай кыланасың,сәке читендә утыру килешәмени? Бер ризалыгым юк.Түргә мен яме.

(Карчыклар утырышалар һәм дога кылалар,Сәүрә абыстай корьән укып,Сәйриннең исән-сау йөрүенә багышлап дога кыла,башкалар да аңа кушылалар.Миңлезифа табынга аш чыгара.)

Миңлезифа:Җитешегез,кунаклар.Абыстай үрел инде. Аш суына бит, аштан олы булып булмый дигән китап.(Сәүрә карчык бисмилласын әйтеп ашка сузыла, башкалар да тыйнак кына аңа иярәләр.

Сәүрә абыстай:Телләреңне йотып җибәрерлек бит бу Миңлезифа.Төшемдә тозлы каз шулпасы ашаганымны күреп ымсынып уянган идем.Аллаһы тәгалә аш-суыңа -бәрәкәт,балаларыңа миһербан бирсен.балаларың янында бергә-бергә,куаныч белән тигезлектә торырга насыйп булсын.

Миңлезифа: Тозы җиңелрәк булмадымы икән , салыр алдыннан казны чайкап алган идем?

Мәрфуга карчык:Миңлезифа,ашка кулың җиңел синең,нәрсә пешерсәң дә,шулай тәмле була.

Сәүрә абыстай:Саранлык ашның тәмен ала бит ул.

Нәфисә карчык:Анысы дөрес.Дөньясы шулай бит, кысынкылыкка үрәндек

(Табынга ит белән бәрәңге куела)

Миңлезифа:Җитешегез, кунаклар.Карап утырырга куймадык, җитешегез.

Бәдигылҗамал карчык:Карале Миңлезифа,Сәйринең сәләмүтенә утырып кайтса,аны кая куеп торырсың?Абзарга сыймый торгандыр бит ул?

Миңлезифа:Ишегалдына да сыярлык түгел дип аңлатты теге ранный булып кайткан Фәйрүзә малае. Без аны теге зират янындагы чирәмлеккә илтеп куярбыз дип торабыз.

Бәдигылҗамал карчык:Беләм,чирәмлеге бик матур. Җире дә коры.Бала-чага берәр шөребен борып алмасмы соң?

Нәфисә карчык: Идарә каршындагы буш урынга куеп торырга булыр.Кәҗүннәй урын, каланча янында гына бит, Габделвәли күз-колак булып торыр

Сәүрә абыстай:Бигрәк тә миһербанлы булды инде Сәйринең,әүлия дә әүлия,ул да әүлия. Шундый зирәк,шундый ягымлы инде.Тәрбияле иде бит.Авызыннан бер әшәке сүз чыкканы булмады.Чебенне дә кыерсытмас иде.

Нәфисә:Зирәклеге аркасында инде. Атасы да шундый иде бит.Үзе районга киткәндә бригадир итеп Сәйринне калдыра иде.Беркөнне шулай мәш килеп борчак утап йөрибез,җилкәсенә сажин элеп Сәйрин килеп чыкты Кая күпме утадыгыз,үлчим ди.Шул көнне ике норма утадык.

Мәрфуга:Дөрес,Сәйрин үлчәгәндә нормасы да икеләтә артык чыга торган иде бит аның.

Бәдигылҗамал:Ә синең кызың нәрсәлеккә укып йөри соң әле, Мәрфуга? Аны бит дипломның иң зурысын ала икән дип сүләгәннәр иде.

Мәрфуга:Мөгаллимә булыр инде.

Нәфисә :Мәрфугаттәй , кызыңның укымаган китабы,танымаган хәрефе калмагандыр инде. Шулхәтле бер башка ничек сыеп бетә икән? Мин дә бит өч ел буе мәптеккә йөрдем, шулчакта өйрәнгәннәремнең бөртеге дә хәтеремдә калмаган.

Бәдигылҗамал карчык:И-и Миңлезифа,бигрәкләр дә пар килгәннәр инде. Сәйринең белән Разияне әйтәм. Сәйринеңне армиягә дә шул Мәрфуга ахирәтнең кызы Разия озатты түгелме соң инде?

Миңлезифа: И-и ахирәт, яшьләр хәзер акыллы,үзләре карар әле. Ходай насыйп итсә,белмәссең, таза матур акыллы балалар белән дә сөендерерләр.Әйдә әнә чия суыннан да авыз итегез, көздән җыеп киптереп куйган идем.

Нәфисә карчык: Узган атнаны шәһәргә барган идем.Барам шулай урам буйлап,бер ташпулатның ишегеннән кулына комган тотып теге Мәймүнә килеп чыкты.Күземә күренәсеңме,минәйтәм.И-и- кочаклаплар алды инде, менәтрә.Әйдә, керәбез, дип чат ябышты.И менәбез, и менәбез мин сиңа әйтим.Бишенче катта яшиләр икән. Үләм дип торам,бетте хәлем,бетте хәлем...Күгәрченнәр кебек менеп кунаклагансың икән, дим.Әй көлә Мәймүнә.Рәхәткә чыктым, ди үзе. Асларында да кеше яши икән.Исләрең китмәле инде менә..

Мәрфуга карчык:И-и ахирәткәйләрем.Мин гелләрем дә кызыкмыйм ул шәһәр тормышына. Сагындыра, күңелне коргаксыта, ул шәһәр дигәннәре.Анда тәмле итеп сөйләшеп утырырга да җай юк бит .Менә шулай җыйнаулашып эчләр бушаганчы,тәннәр рәхәтләнеп киткәнче сөйләшүдән дә хозурлырак нәрсә бар бу дөньяда?

Нәфисә карчык:Бу сугышның бетүе хак сүз булса, җырлап яшәрбез әле аллаһы боерса.

Миңлезифа:Җырлап дигәннән, бүген әллә нишләп күңелем алгысап тора, Сәүрә абыстай син бит мөнәҗәт әйтеп күңелләрне җилкендереп җибәрә торган идең.Әйдәле, бер яшь чакларны искә төшереп алыйк әле.Шушылай җыелышып сөйләшеп утырмаганга да ничә еллар узды бит.Барсына да шушы сугыш кына гаепле. Җырлашып утыру түгел туктап бер-беребезгә сүз кушарга да җай таба алмадык бит,ахирәткәйләрем. Әйдә инде абыстай, берне генә җырла инде.

Сәүрә абыстай: Кая ул, ю-у-ук, хәтерем начарланды.Диһенем тишекләнеп бетте инде. Бернәрсә дә хәтеремдә калмый.

Мәрфуга:Елый-елый тыңлармын дип өметләнеп килгән идем. Инде ничәмә еллар бергә җыелып мәнәҗәтләр дә әйтә алмадык бит бу каһәр суккан сугыш аркасында.

Нәфисә:Көттермә инде ахирәт, син башласаң , мин кушылырмын.

Сәүрә абыстай: Мә, Нәфисә,үзең башла, синең тавышың матур.(Нәфисә яулыгын аркасына шудырып куйгач, дәфтәрне кулына алып,кулын алга сузып,башын артка ташлап матур тавыш белән башлый.Бөтенесе тын калып аны тыңлыйлар.Шул вакытта хат ташучы керә һәм Сәйриннең сугышчан задание үтәгәндә батырларча һәлак булуы турында язылган хатны укый. Бөтенесе тын калып Миңлезифа янына килеп аны кочаклыйлар, кайгысын уртаклашырга, аны юатырга тотыналар.Миңлезифа елый-елый бөгелеп төшә.(пәрдә ябыла)



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал