7


  • Учителю
  • Урок по татарскому языку 'Минем туган конем' (5 класс)

Урок по татарскому языку 'Минем туган конем' (5 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Данный конспект урока - заключительный урок раздела "Минем туган конем", предназначен для русскоязычных учеников, изучающих татарский язык. Урок содержит творческое задание (написание открытки), актерское мастерство(поздравить друга по телефону), использование моноло
предварительный просмотр материала


Дәресләр циклының исеме: «Минем туган көнем»

Дәрес темасы: «Туган көн - күңелле бәйрәм»

Дәрес тибы: д/м сөйләм

Үткәрү формасы: дәрес - бәйрәм.

Дәреснең максатлары:

  • укучы балаларның татар телендә сөйләм һәм лексик-грамматик күнекмәләрен камилләштерүне күздә тотып, аларда аралашу ихтыяҗын тудыру өстендә эшне дәвам итү;

  • укучыларда татар теленә һәм халык иҗатына карата җылы хис-тойгыларны, бер-беренә карата ихтирамлылык тәрбияләү,укуда һәм хезмәттә үзләрендә белем-күнекмәләр булдыруга дәрт-теләкне үстерү;

  • укучыларның темага карата булган белемнәрен тулыландыру, танып белү активлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләмнәрен киңәйтү;


Җиһазлау: телефоннар; укучыларның иҗади эшләре - котлау открыткасы; бүләкләр; татар халкының милли бәйрәм ризыклары.


Дәрес барышы.


  1. Оештыру моменты.

Дәреснең темалары, максатлары белән таныштыру.

- Без сезнең белән «Минем туган көнем» дип аталган зур бер теманы тәмамладык. Кабатлау дәресе күңеллерәк булсын өчен, аны дәрес - бәйрәм итеп үткәрик.


  1. Төп өлеш.

1. - Димәк, безнең дәрестә нинди бәйрәм?

- Туган көн бәйрәме.

- Синең туган көнең кайчан?

- Минем туган көнем 18 октябрь.

- Яхшы.

Менә безне Даша туган көнгә чакырды. Ә туган көнгә чакыруның тагын нинди формаларын беләбез?

- Телефон аша яки чакыру открыткасы язу.

- Дөрес. Телефон аша сөйләшкәндә нинди сөйләшү булырга мөмкин?


2.Диалог:

- Алло, Исәнмесез. Мин Оля. Миңа Алсу кирәк иде.

- Исәнме, Оля. Хәзер чакырам.

- Исәнме.

- Алсу, сәлам. Бу мин - Оля. Мин сине бүген кичке сәгать алтыга туган көнемә чакырам.

- Рәхмәт, килермен.

3. - Менә сезгә бер ситуация: Даша сезне кунакка чакырды. Аңа бүләк алып барырга кирәк. Әниегездән киңәш сорагыз.

- Әни, Дашага нинди бүләк алып барырга?

- Дөрес. Ә туган көнгә нинди бүләкләр алып барырга була?

- Туган көнгә китаплар, уенчыклар, уку - язу әсбаплары бүләк итәргә булла.


4. - Бик яхшы. Бүләк тә булды.

Аудирование.

- Бер диалог тыңлап үтик.

- Максим, син Дашаның туган көненә барасыңмы?

- Әлбәттә, барам. Ә син, Саша?

- Мин дә барам. Әни матур бүләк тә алып кайткан.

- Минем дә бүләгем бар. Ул баллы бүләк. Даша бик тә шоколад ярата бит?

- Яхшы булган. Әйдә, дустым, туган көнгә киттек.

- Укучылар, малайлар нәрсә турында сөйләштеләр? ( Җаваплар рус телендә дә булырга мөмкин )


5. - Без дә тиздән туган көнгә китәрбез. Ә хәзер карыйк әле, Даша ничек әзерләнә микән?

- Даша нишли?

- Даша табын әзерли.

Даша: уртага тәлинкә куям, уң якка кашык куям, уң якка чәнечке куям, сул якка пычык куям.


6. - Молодец, Даша. Ул бәйрәмгә әзер. Әйдәгез без дә кузгалыйк.

Даша: Кунаклар, Өстәл янына рәхим итегез!. Зинһар өчен утырыгыз!.(балалар утырыша)


7. - Менә без табын артына утырыштык. Әдәп кагыйдәләрен искә төшерер вакыт җитте. Табын артында нишләргә ярамый? ( инф.+ярамый структуралы җөмләләр төзү аша, кагыйдәләрне кабатлау.)

Нишләргә ярамый?

- Табын янында сөйләшергә ярамый;

- Авызны чапылдатырга ярамый;

- Тиз ашарга ярамый;

- Алдан ашый башларга ярамый;

- Ризыкны сайланып утырырга ярамый.


8- Яхшы. Без бит кунакларны кыстау формаларын да өйрәнгән идек әле. Аларны искә төшерик инде.

- Я инде, тагын бер чынаяк чәй эч!

- Тавык итеннән авыз ит!

- Бәлешне ашагыз әле!

- Чәкчәк белән сыйланыгыз әле!

- Өчпочмактан авыз итегез!

- Ашыгыз тәмле булсын!


9.- Өстәл өстендә күп төрле ризыклар бар. Ниндиләр?

- Кыстыбый, өчпочмак, бәлеш, һ.Б.

- Болар нинди ризыклар?

- Татар халык ашлары.


10. - Әйдәгез, хәзер котлаулар өлешенә күчәбез. Алдагы дәресләрдә без котлау открыткалары ясаган идек. Сүзне Вероникага бирәбез.

Кадерле дустыбыз, Даша!

Сине туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа сәламәтлек, бәхет, яхшы билгеләр телибез. Әти- әниеңне тыңла, яхшы укы!

Синең сыйныфташларың!

- Бүләкләрне бүләк итәбез.


  1. Йомгаклау.


11. - Сез беләсез, бәйрәмдә күп кенә төрле уеннар уйныйлар. Шуларның берсен без дә уйныйбыз. Ул Ак калач дип атала. Әйдәгез уйныйбыз.

Дашаның туган көненә

Без пешердек ак калач.

Менә шундый ул биек,

Менә шундый тәбәнәк.

Менә шундый киңлектә

Менә шундый тарлыкта.

Ак калач, ак калач

Теләгәнеңне ал да кач!

( татар бию көе уйный, биеп алалар)



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал