7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарскому языку

Рабочая программа по татарскому языку

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Татар теле татар балалары



Аңлатма язуы


1нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. РФнең"Мәгариф турында"гы 29.12.2012 нче елда чыккан 273 нче номерлы Федераль законы.(9 нчы маддәнең 2 нче пункты;12,13,28 нче маддәнең 36 нчы пункты);

2. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы законы", 8.07.1992 нче ел.

3. 2009 нчы елның 6 нчы октябрендә373 нче номерлы боерыгы белән расланган Федераль дәүләт белем бирү стандарты;

4.ТР ЧМР "16 нчы" МБГББУнең 27.0нче елда 260 нчы номерлы боерыгы белән расланган белем бирү программасы;

5. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы(татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар. 1-4 нче сыйныфларда татар телен укыту программасы.(төзүче-авторлары:Ф.Ф.Харисов, Ч М. Харисова.)- Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2010.-111б.

6. 2014 - 2015 нче уку елына, 2014 нче елның 27 августында 252 нче нче номерлы боерыгы белән расланган "16 нчы мщкт " МБГББУсенең укыту планы.

7. Әлифба : рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен дәреслек (татар телендә сөйләшүче балалар өчен) / Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х.Мияссарова.- Казан: "Мәгариф - Вакыт" нәшрияты, 2012.- 111б.

Татар теле: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек ( татар телендә сөйләшүче балалар өчен) / Ф.Ф.Харисов,Г.Д.Сираҗиева,- Казан, "Мәгариф - Вакыт" нәшрияты, 2012 ел.-71 б.


Әлеге программа базис план буенча атнага 3,елга 99 сәгать исәбеннән төзелде.Үрнәк буенча елга 102 сәгать каралганлыктан,кайбер темалар берләштерелде.

Сыйныф

Еллык сәгатьләр саны

Атналык сәгатьләр саны

Контроль эшләр саны

Дәреслек авторлары

1 А,БВ

99

3

4

(3-күчереп язу;

1- диктант)




Әлифба : рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен дәреслек (татар

телендә сөйләшүче балалар өчен) / Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х.Мияссарова.- Казан: "Мәгариф - Вакыт"

нәшрияты, 2012.- 111б.

Татар теле: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек.( татар

телендә сөйләшүче балалар өчен) / Ф.Ф.Харисов,Г.Д.Сираҗиева,- Казан, "Мәгариф - Вакыт" нәшрияты,

2012 ел.-71 б.

Гомуми башлангыч белем бирү мәктәбендә татар телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле дәресләренең максатлары:

- укучыларны татар теленең график системасы төзелеше һәм функциясенең гомуми закончалыклары белән танышу нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү;

-татар теленең барлык тармаклары буенча мәгълүматлылыкны булдыру;

-телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру;

-басма һәм язма хәреф билгеләренең формаларын үзләштерү ;

Универсаль уку гамәлләре.


Метапредмет нәтиҗәләр дигәндә реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (регулятив, коммуникатив, танып-белү) күз алдында тотабыз. Бу гамәлләр уку эшчәнлеген оештыруның һәм төп компетенцияләр формалаштыруның нигезе булып тора. Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә.

Предметара төшенчәләрне формалаштыру да метапредмет нәтиҗәләр яссылыгына куела.


Метапредмет (танып-белү, регулятив, коммуникатив) нәтиҗәләр:

танып-белү

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • үрнәк буенча эшли белү;

  • аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

  • рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

  • аңлап укый белү;

  • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

регулятив

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • уку хезмәтеңә бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү

  • укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

коммуникатив

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

- әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү


Шәхси универсаль уку гамәлләре.


Регулятив универсаль уку гамәлләре.

Танып-белү универсаль уку гамәлләре.


Коммуникатив универсаль уку гамәлләре.


1.Түбәндәге кыйммәтләрне аңлый һәм бәяли белү: яхшылык,түземлелек, табигать, туган ил, гаилә һ.б. Үз гаиләңә, туганнарыңа, ата-анаңа хөрмәт.

2.Укучы ролен үзләштерү. Укуга карата кызыксыну формалаштыру.

3. Гомумкешелек нормалары күзлегеннән чыгып, тормыш ситуацияләрен, геройларның үз-үзләрен тотышларын бәяләү.

1.Укытучы җитәкчелегендә эш урынын әзерләү, оештыру.

2.Укытучы җитәкчелегендә дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә, тормыш ситуацияләрендә биремнәрне үтәү максатын билгеләү.

3.Укытучы җитәкчелегендә дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә, тормыш ситуацияләрендә биремнәрне үтәү планын билгеләү.

1.Китап белән эшләү: бирелгән бүлекне өйрәнгәндә формалашучы белем-күнекмәләрне билгеләү.

2.Укытучының гади сорауларына җавап бирү, дәреслектән тиешле мәгълүматны табу.

3.Геройларны, аларның гамәлләрен чагыштыру, уртак һәм аермалы якларын табу.

4.Укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү.

1.Дәрестә һәм тормыш ситуацияләрендә диалогта катнашу.

2.Укытучы, сыйныфташларның сорауларына җавап бирү.

3.Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшү, хушлашу,рәхмәт белдерү;

4.Башкаларның сөйләмен тыңлап аңлау.

5. Парлап һәм күмәк эшләү.



Программа эчтәлеге


ӘЗЕРЛЕК ЧОРЫ - 11 сәгать

Язганда дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре белән танышу. Дәфтәр битләрендә ориентлашу, андагы сызыклар белән танышу. Вертикаль, горизонталь һәм авыш сызыклар турында белешмә.

Татар алфавиты хәрефләре график системасының структур берәмлеге буларак кулланылган элемент-сызыклар. Алгоритм буенча элемент-сызыкларны язу. Язма хәрефләрнең өлге формалары белән танышу. Бордюр-бизәкләр ясау процессында язма хәреф элементлары турында күзаллау тудыру.

График системаның структур берәмлеге булган язма хәреф элементларын чагыштыру, төркемләү һәм йомгаклау, гомуми нәтиҗә ясауга корылган логик күнегүләр үтәү.

Әзерлек чоры ахырына балалар:

1. Элементар образлы күзаллау дәрәҗәсендә тел берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстны аңлый, шулай ук татар алфавитының басма һәм язма хәрефләр системасын атый һәм формалары буенча аера белергә;

2. Рәсем, график модель яки тиешле фишкалар кулланып, беренчедән, дәрестә тудырылган тел ситуацияләре буенча 2 - 4 сүздән торган җөмләләр һәм 3 - 4 җөмләдән торган хикәя төзи; икенчедән, парта артында дөрес утыра һәм язма әсбаплардан дөрес файдалана, алгоритм буенча яки тактлап язма хәрефләрнең барлык элементларын да дөрес яза белергә тиешләр.


ӘЛИФБА ЧОРЫ - 50 сәгать

Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре.Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү.

Уку дәресләрендә элемент-өлгеләр ярдәмендә басма хәрефләрне төзү күнегүләре. Балалар хәтерендә барлык басма хәрефләрнең күрмә образларын формалаштыру.Язу дәресләрендә элемент-өлгеләрдән язма хәрефләр төзү һәм анализлау. Гомуми уртак элемент формалары буенча хәрефләрне төркемләү һәм чагыштыру буенча логик биремнәр үтәү.

Балалар хәтерендә язма баш һәм юл хәрефләренең төгәл күрмә-хәрәкәтле образларын формалаштыру. Бу хәрефләрне алгоритм һәм тактлап (санап) язу технологиясен камилләштерү.

Язуда оч төрле (өске, урта-йөзмә, аскы) тоташтыру алымы белән танышу.Дәрестә өйрәнелә торган хәрефне элек өйрәнелгән хәрефләр белән тоташтыру алгоритмнарын үзләштерү.

Тактлап язу алымы нигезендә кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшарту (киметү) белән ритмик чиратлаштыру күнегүләре.

Сүзнең аваз схемасын график формага үзгәртү һәм алга таба язма хәрефләр белән язу. Язма хәрефләр белән бирелгән иҗек, сүз, җөмлә үрнәкләрен уку. үрнәк буенча язу. укучыларның үз язуларының нәтиҗәләрен тикшерүләре.

Әлифба чорының ахырына балалар:

1. Татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә- калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;

- сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бөтенлегенә ия булуын;

- сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;

- сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;

- сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;

- әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;

элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;

- һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш.

2. Укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара, берсен аерып алып аңа характеристика бирә;

- анализ вакытында тартыкларның яңгырау-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана;

- сүзне иҗекләргә бүлә;

- схемалардан сүзнең аваз язылышын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

- схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

- сүзнең аваз формасын шартлы график формадан хәреф формасына һәм киресенчә үзгәртә;

- элемент-шаблоннар нигезендә басма һәм язма хәрефләрне төзи һәм анализлый;

- аерым график биремне үтәү дәвамында дөрес итеп утыра һәм язма әсбаплардан файдалана ала;

- билгеле бер алгоритм буенча хәрәкәт элементлары нигезендә хәрефләр яза;

- иҗекләрдә һәм сүзләрдә тоташтыруның өч алымын үти;

- тактлап язганда кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшарта;

- күчереп язганда һәм диктант вакытларында җөмләләрне һәм үз исемнәрен дөрес яза;

- бизәк-бордюрлар ясый ала белергә тиешләр.

Грамматика- 38 сәгать

Алгоритм буенча сүзләрдә язма хәрефләрнең һәм аларны тоташтыру сызыкларын язу технологиясен ныгыту.

Тактлап язганда кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшару халәте белән чиратлаштыра белү.

График хаталарны төзәтү һәм каллиграфик язу сыйфатын камилләштерү эшләре. Тизләтелгән темпта язу шартларында график грамоталылыкны һәм каллиграфик сыйфатны формалаштыру.

Язма һәм басма текстлардан сүз һәм җөмләләрне күчереп язу, әйтеп яздыра торган текстны язу.

Грамотага өйрәтүнең йомгаклау чорында беренче сыйныф укучылары:

1. Туган телнең сөйләм төзелешен аңлый, аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст кебек тел берәмлекләрен образлы күзаллый:

- татар алфавиты басма һәм язма хәрефләренең график системасын;

- һәр хәрефнең элемент формаларын;

- дөрес утыру һәм язма әсбапларны куллану кагыйдәләрен белергә тиеш.

2. Һәр укучы үзенә генә хас темпта басма һәм язма текстларны офоэпик нормаларга туры китереп укый;

- текстның аерым бер өлешләрен сөйли (2 - 3 җөмлә белән) ;

- укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирә;

- тыңланган текстка исем куша;

- төрле методик шартларда: 1) басма яки язма текстны күчереп язганда, 2) хәтер буенча яки 3) укытучы әйтеп яздырган вакытта, үзләштерелгән алгоритмга туры китереп аерым да, җөмлә эчендә дә сүзләрне өзмичә язу күнекмәләрен үзләштерә һәр укучы, шәхси мөмкинчелеген истә тотып, язу темпын арттыра белү кебек эш төрләрен башкара белергә тиеш.

3. О, ө хәрефләрен беренче иҗектә генә язу;

- әйтмә һәм язма сөйләмне тел берәмлекләренең төзелеше турында беренче сыйныф укучыларында формалашкан күзаллау нигезендә анализлау һәм тиешле символлар белән модельләштерү;

- тыныш билгеләренә игътибар итеп, иҗекләп, орфоэпик, бәйләнешле итеп уку алымнарын куллану;

- хәрефләрне язуда тоташ һәм тиз итеп язу алымнарын тормышка ашыру;

- татар теленең позицион принцибына нигезләнеп, [гь] [кь] авазларын язуда белдерү турында үзләштергән белем һәм күнекмәләрен уку эшчәнлегендә һәм көндәлек тормышта кулланырга өйрәнергә тиешләр.

Темалар бүленеше

Сәг.саны


Темага караган төп төшенчәләр

1.

Тел

дән әзер

лек чоры

11 сәг.

Танышу.1)Җөмләләрнең мәгнәләрен аңлап,Син кем? Исемең ничек? Ул кем? Ул Саматмы? Аның исеме ничек? Сиңа ничә яшь? Кебек сорауларга җавап бирү.2)Әйе,юк,түгел сүзләре белән раслау һәм инкяр җөмләләр төзи күнекмәләре тәрбияләү. 3) Зат алмашлыкларын,саннарны,ким җөмләләрне дөрес кулланып,предметны кемгә караганлыгын белдерү.

Безнең мәктәп 1)Укытучы, укучылар турында сөйләшү 2)Кем? Нәрсә? Кемнең?Нинди? Нишли? Нәрсә укый?Нәрсә белән?сорауларына җавап биреп, эш-обекты турында хәбәр итү.

Безнең гаилә. 1) Гаилә кешеләре,аларның исемнәре,Һөнәрләре,эш-хәрәкәтенең үтәлү урыны, вакыты турында хәбәр итү,бар,юк сүзләре белән җөмләләр төзү.2) Предметның саны, урыны турында хәбәр итү Ашамлыклар.Темага караган атамаларны әйтү,милли ризыкларны санап күрсәтү,белән бәйлеге+фигыль тезмәсен куллану, ризыкның сыйфатын, күләмен белдерү.

Кеше.1)Тән төзелеше атамаларын әйтә белү, кайсы? соравына җавап бирү

2) Предметның саны турында хәбәр итү,шәхси-гигиенага караган эш-хәрәкәт, аның объекты коралы,үтәлү вакыты турында хәбәр итү.

Өс-баш, аяк киемнәре. 1)Темага караган атамаларны әйтү, предметның саны, урыны,барлыгы-юклыгы, эш-хәрәкәтенең объекты үтәлү турында хәбәр итү.

Уеннар. Уенчыкларны,уеннарны турында хәбәр итү,кемнеке? икәнен белдерү, 2) Предметның саны турында хәбәр итү, караган эш-хәрәкәт, аның объекты коралы, уеннарның үтәлү вакыты турында хәбәр итү. Авылда. Хайван,яшелчә исемнәрен дөрес атау,аларның үсү, яшәү урыннары, объекты турында хәбәр итү.

Кошлар. Кошлар исемен әйтә белү. Күчмә,безнең якта кошлаучы кошларның исемнәре, аларның үсү, яшәү урыннары, табигатькә, кешеләргә файдалары турында хәбәр итү.

Шәһәрдә. 1)Темага караган атамаларны әйтү, эш-хәрәкәтенең исемнәре,билгеләре үтәлү урыны, вакыты турында хәбәр итү. Кайчан?соравына җавап бирү, җөмләләр төзү.Предметның саны, турында хәбәр итү.

Бәйрәмнәр. Бәйрәмнәрне санап күрсәтү, милли бәйрәмнәр турында сөйләү,уздыру вакыты, урыны, котлау сүзләрен урынлы куллану.

2.

Әлифба чоры

50 сәг.

Әлифба чорында бердәй әйтелешле авазлар белән танышу, аларны дөрес язу, уку.

А,О,Э,W,ГЪ,КЪ,Х,Ч,Ы авазлары кергән сүзтезмәләрне , җөмләләрне дөрес язу,уку.

Эчтәлеген аңлап, кирәкле урыннарда паузалар белән сүз басымын дөрес куеп уку.

Татар телендәге Ә,Ө,Ү,Җ,Ң,Һ авазлары кергән сүзләрне, сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне дөрес уку.

Хәрефләрдән иҗекләр төзү, иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр төзеп уку. Сүзтезмәләрдән җөмләләр төзү күнекмәләре тәрбияләү. Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

3.

Грамматика

38 сәг.

"Татар теле" дәреслеге белән танышу.Сөйләм,аралашу турында сөйләшү.Алфавитны истә калдыру. Сузык авазлар. Тартык авазларның бүленеше. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү. Җөмлә ахырында куела торган тыныш билгеләре. Предметны белдергән сүзләргә куелган сораулар. Эшнең, хәрәкәтнең үтәлмәгән вакыты. Сүздән җөмләгә.

Җөмлә ахырында куела торган тыныш билгеләре .Хикәя,өндәү, сорау җөмләләр.Темалар буенча өйрәнелгән сүзләрне, сүзтезмәләрне диктант итеп язу.

Милли-төбәк компоненты.

Мәктәптә белем ала башлаган бала үзе яши торган төбәк турында бик аз белә. Алар үз шәһәрләре, әби - бабалары яшәгән авыл турында, шәһәр турында кызыксыналар, белергә омтылалар. Шуңа күрә укучыларны үз милләтен, туган туфрагын, нигезен, әти - әнисен, әби-бабаларын, үз нәселен, туган телен яратучылар итеп тәрбияләүгә зур әһәмият бирү кирәк. Дәресләр үткәргәндә, мөмкин булган саен, балалар күңелендә туган якка, туган нигезгә булган мәхәббәт чаткыларын көчәйтергә кирәк. 1 нче сыйныфта туган җирне якыннан өйрәнү халык иҗаты жанрлары аша алып барыла. Мәкаль, сынамыш, тизәйткеч, табышмак кичәләре балаларның алган белемнәрен тирәнәйтәләр.

Бу программага ( региональ) милли-төбәк компонентка түбәндәге авторлар алынды: Мифтахова М. "Чистай кала", Исламов И. "Туган шәһәрем", К.Тимбикова "Песи пескәем".


Өстәмә әдәбият


1.Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. "Әлифба дәресләре өчен методик кулланма". Казан, "Мәгариф - Вакыт" нәшрияты, 2012 ел.

2.Ф.Ф.Харисов,Г.Д.Сираҗиева ."Татар теле дәресләре өчен методик кулланма". Казан, "Мәгариф - Вакыт" нәшрияты, 2012 ел.

3.Н.Гыймадиева , Р.Нуруллина. Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: "Мәгариф", 2010

4.«Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, "Мәгърифәт", "Ачык дәрес" газеталары.

5. Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар)Халикова Р.Ш.

Дәрес темасы

Дәрес тибы

Укыту эшчәнлеге төрләре

Белем үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәләре

Контроль төрләре

Сәг.

саны

Үткәрү вакыты

План буенча

Фактик вакыт

Телдән әзерлек чоры-11 сәгать



1.

Танышу.

Яңа тема

Дәреслек белән таныштыру

Сюжетлы рәсемнәр буенча мәктәптәге беренче көн турында кечкенә хикәя төзеп сөйләү.

Дөрес утыру кагыйдәләрен өйрәтү

Син кем? Исемең ничек? Ул кем?Аның исеме ничек? Сиңа ничә яшь?сорауларына аңлы җавап бирү.Әйе,юк,түгел сүзләре белән җөмлә төзү күнекмәләре булдыру.

Әңгәмә

1



2.

Безнең мәктәп (сыйныф).

Яңа белем бирү

Уку-язу әсбапларын кулланып әйтә белү. Мәктәп темасы лексикасы буенча эш

Укытучы,укучы турында сөйләшү,төрле сорауларга сыйныф бүлмәсендәге уку-язу әсбапларын кулланып әйтә белү. "Почтальон "уены.

Әңгәмә.

1



3.

Гаилә.

Белемнәрен тигезләү

Гаилә темасына караган лексика белән эш,бар,юк сүзләрен кулланып җөмләләр төзү.

Таблица буенча эшләү,бармак театры күрсәтү. Ситуатив рәсемнәр

"Кем күбрәк әйтә","Әйтеп бетер"уеннары.

Әңгәмә.

1



4

Ашамлыклар.

Белемнәрен тигезләү

Белмәмешкә дөрес җавап бирү

Бу темага караган атамаларны белән +фигыль тезмәсен кулланып әйтә белүләре.

Яттан сөйләтү.

1



5

Кеше.

Белемнәрен тигезләү

Тән төзелеше атамаларын рәсем-таблица аша активлаштыру. Яңа сүзләр белән телдән җөмләләр төзетү.

Белмәмеш курчагына эш-хәрәкәтнең үтәлү вакыты турында хәбәр итәргә булышулары.

Сораулар кую

1



6.

Өс-баш, аяк киемнәре.

Белемнәрен тигезләү

"Шапшак Наилә"әкиятен сәхнәләштерү, предметның кемнеке икәне турында диалогта сөйләшү.

Караган эш-хәрәкәт турында хәбәр итүләре.

Әңгәмә.

1



7.

Уеннар.

Белемнәрен тигезләү

"Серле капчык"уенын уйнау.

Яңа лексиканы кулланып уенчык кемнеке икәнен әйтә белүләре.

Яттан сөйләтү.

1



8.

Авылда.

Белемнәрен тигезләү ЛКК

"Ягез әле, әйтеп карагыз" җырлы- уенын уйнау.

Хайван,яшелчә исемнәрен дөрес атау,аларның объекты турында хәбәр итәргә тырышулары.

Сорауларга җавап

1



9.

Кошлар.

Белемнәрен тигезләү ЛКК

Йорт кошлары темасындагы лексика белән эш.

Телдән кроссворд чишү. Табигаткә файдалары турында Сертотмас үрдәккә дөрес җавап бирергә тырышулары

Хәрефләрне кабатлау.

1



10.

.Шәһәрдә.

Белем күнекмәләрен ныгыту

Кайчан? соравы ярдәмендә темага караган атамаларның исемнәрен әйтүдә активлаштыру.

Презентация буенча предметларның билгеләре турында хәбәр итүләре.

Такта янында тикшерү

1



11.

Бәйрәмнәр.

Ныгыту

Презентацияләр карау,әңгәмә.

Бәйрәмнәрне санап күрсәтү,сөйләмдә катнашу. Шәвәлине бәйрәм белән дөрес җавап биреп котлаулары.

Сорауларга җавап

1



Әлифба чоры (50)

12.

[ а] авазы. Юл а һәм баш А хәрефен язарга өйрәнү.

Белемнәрен тигезләү

[а ] авазы һәм хәрефе белән танышу

Фонематик ишетеп аңлау күнекмәсен,тыңлый һәм ишетә белүне үстерү

Сүзне иҗекләргә бүлү күнекмәләрен аңлату

Авазга билге булып килгән баш һәм юл хәрефләрен танырга өйрәтү

Рәсемнәр белән эш

Сорауларга җавап

Язу дәфтәрендә эшләү

Әйтелеш үзенчәлекләре булган авазны әйтә белү

Баш һәм юл а хәрефен яза белү

Сюжетлы рәсемнәрдән [ а] авазы сүзнең башында,урта-сында,ахырында килгән сүзләрне табу (мәсәлән:ат,ай,

арба,бабай,маймыл,аю,гар-мун,алма,дага,дуга һ.б.)

Әңгәмә.Схема-лар белән эш-ләүне тикшерү.

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1



13.

[ ә] авазы. Юл ә һәм баш Ә хәрефен язарга өйрәнү.

ГКФ

[ә ] авазы һәм хәрефе белән танышу

Фонематик ишетеп аңлау күнекмәсен,тыңлый һәм ишетә белүне үстерү.

Сүзне иҗекләргә бүлү күнекмәләрен аңлату.

Сорауларга җавап.

Рәсемле карточкалар белән эш.

Язу дәфтәрендә эшләү.

Татар теленә генә хас авазны әйтә белү

Өйрәнелә торган авазның сүздәге урынын билгели белү

Сюжетлы рәсемнәрдән [ ә] авазы сүзнең башында,урта-сында,ахырында килгән сүзләрне,табышмак җавабын табу

Туганлык кыйммәтләрен формалаштыру

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1



14.

[ ы] авазы. Юл ы һәм баш Ы хәрефен язарга өйрәнү.

ГКФ

[ы ] авазы һәм хәрефе белән танышу

Фонематик ишетеп аңлау күнекмәсен,тыңлый һәм ишетә белүне үстерү.

Сүзне иҗекләргә бүлү ысулларын ныгыту.

Рәсемнәр буенча текст төзү.

Шул аваз кергән сүзләр уйлап әйтү.

Тизәйткеч өйрәнү

Язу дәфтәрендә эш

Әйтелеш үзенчәлекләре булган авазны әйтә белү

Баш һәм юл хәрефен яза белү.

Сюжетлы рәсемнәрдән [ ә] авазы сүзнең башында,уртасында,ахырында килгән сүзләрне табу.

Сүзләрне иҗекләргә бүлә белү.


Сорауларга җавап.

Хәрефләрне кабатлау.

1



15.

[ э] авазы. Юл э һәм баш Э хәрефен язарга өйрәнү.

ГКФ

[ э] авазы һәм хәрефе белән танышу

Э хәрефенең ике авазга билге булып килүен төшендерү

Сүзләрне иҗекләргә бүлү

[ э] авазын ишетеп тану

Кроссворд чишү

Язу дәфтәре белән эш

Укытучының укыганын игътибар белән тыңлый белү

Әйтелеш үзенчәлекләре булган әлеге аваз кергән сүзләрне табу

Э хәрефен яза белү


Сораулар.

1



16.

[ и] авазы. Юл и һәм баш И хәрефен язарга өйрәнү.

ГКФ

[ и ] авазы һәм хәрефе белән таныштыру

Логик фикерләү формалаштыру

Сүзгә аваз анализы ясарга өйрәнү

Язу дәфтәре белән эш

Сүзләрне үзгәртү алымнарын үзләштерү

Авазны әйтә белү

Хәрефне яза белү

Схемага туры килгән сүзләрне таба алу

Сораларга эзлекле җавап бирү


Язу күнекмәләрен тикшерү.

1



17.

Өйрәнелгән хәрефләрнең язылышын ныгыту.

ГКК

Өйрәнелгән хәрефләр буенча язу күнекмәләрен камилләштерү

Авазларны кабатлау

Хәрефләрне дөрес яза беләләр

Тиешле аваз кергән сүзләрне әйтә беләләр

Такта янында тикшерү.

1



18.

[ у] авазы. У,у хәрефләрен язу.

ГКФ

[ у] авазы һәм хәрефе белән танышу

Рәсемнәр белән эш

Язу дәфтәрендә эшләү

Сүзгә аваз анализы ясау

Хәрефне язарга өйрәнү

Схемага туры килгән сүзне табып әйтә белү

Соруларга дөрес җавап бирү

Укытучының сөйләмен тыңлау һәм аңлау

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1



19.

[ ү] авазы. Юл ү хәрефен язу.

ГКФ

[ ү] авазы һәм хәрефе белән танышу

Сүзләрне иҗекләргә бүлү

Сузык авазның иҗек ясау функциясен ныгыту

Логик фикерләү формалаштыру

Табышмаклар белән эш

Язу дәфтәрендә эшләү

Авазны әйтә белү

Хәрефне яза белү

Ү хәрефе кергән сүзләрне эзләп әйтү

[ у] авазының урынын билгели белү


Язу күнекмәләрен тикшерү.

1



20.

[ ү] авазы. Баш Ү хәрефен язу.

ГКФ

Баш Ү хәрефен язу

Рәсемнәр белән эш

Сорауларга җавап

Язу дәфтәрендә эш

Татар теленә генә хас баш Ү хәрефен язарга өйрәнү

Сорауларга дөрес җавап бирү

Авазны дөрес әйтә белү

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1



21.

[ о] авазы. О,о хәрефләрен язу.

ГКФ

[ о] авазы һәм хәрефе белән танышу

Сүзгә аваз-хәреф анализы ясау

Фонематик ишетеп аңлау-ны үстерү

Презентация белән эш

Язу дәфтәрендә эш

Хәрефләрне язарга өйрәнү

Рус һәм татар алфавитында-гы о хәрефләренең аермалы әйтелешен аңлау

Сорауларга эзлекле җавап бирә белү

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1



22.

[ ө] авазы. Ө,ө хәрефләрен язу.

ГКФ

[ ө] авазы һәм хәрефе белән танышу

Сүзләрне иҗекләргә бүлү

Рәсемнәр белән эш

Язу дәфтәрендә эш

Сузык авазның иҗек ясау функциясен ныгыту

Ө хәрефенең беренче иҗектә генә язылуын аңлату

Ребус,табышмаклар чишү

Татар теленә генә хас Ө хәрефен яза белү

Әлеге авазны укый һәм таный белү

Беренче иҗектә генә язылуын аңлау һәм сүзләр, сүзтезмәләр төзеп

ныгыту

Укытучыны тыңлый һәм үз фикереңне әйтә белү

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1



23.

[ н] авазы. Н,н хәрефләрен язу.

ГКФ

[ н] авазы һәм хәрефе белән танышу

Язу дәфтәрендә эш

Дөрес уку күнекмәләрен формалаштыру

Кушылмалар,сүзләр,иҗекләр укырга өйрәнү

Текстны тыңлап аңларга өйрәнү

Н хәрефен укый һәм яза белү

Сузык һәм тартык аваз арасындагы аерманы ачыклау

Сүзләрне иҗек җыеп укый белү

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1



24.

[ л] авазы. Л,л хәрефләрен язу.

ГКФ

Тартык [ л] авазы һәм л хәрефе белән танышу

Сүзне "үстерү" һәм "үзгәртү" алымнары белән эш

Авазның калын һәм нечкә яңгырашына сузык авазларның йогынтысын ачыклау

Сүзләрне үзгәртү

Рәсемнәр белән эш

Язу дәфтәрендә эшләү

Л хәрефен укый һәм яза белү

Сузык авазлар белән кушып уку һәм иҗек ясау

Авазның сүз мәгънәсен үзгәртүгә мөнәсәбәтен аңлау

Сүз схемаларын укый белү

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1



25.

[ м] авазы. Юл м хәрефен язу.

ГКФ

[ м] авазы һәм м хәрефе белән танышу

Рәсем буенча сурәтләү хикәясе төзү

Сүзләр янындагы шартлы билгеләрне өйрәнү

Язу дәфтәрендә эш

Кушылмалар таблицасы белән эш

М хәрефен яза белү

Әлеге аваз кергән сүзләрне әйтә белү, сүзтезмәләр төзү

Төрле кушылмаларны дөрес итеп уку

Җөмләләр уку

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1



26.

[ м] авазы. Баш М хәрефен язу.

ГКФ

Баш М хәрефен язу

Укучыларның актив сүзлек запасын баету

Уку күнекмәләрен формалаштыру

М хәрефен яза белү

Әлеге аваз кергән сүзләрне әйтә белү, сүзтезмәләр төзү

Төрле кушылмаларны дөрес итеп уку

Җөмләләр уку

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1



27.

[р ] авазы. Р,р хәрефләрен язу.

ГКФ

[р ] авазы һәм Р,р хәрефләре белән танышу

Сүзгә аваз анализы ясау

Язу дәфтәрендә эш

Тексттан р хәрефе кергән сүзләрне табу уены

Иҗекләп уку

Рәсемнәр белән эш

Буяу кәгазьләре

Р хәрефен укый һәм яза белү

Әлеге аваз кергән сүзләр белән җөмләләр төзи белү

Рәсем буенча бөйләнешле текст төзи белү

Уеннарда актив катнашу

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1



28.

[й] авазы.Й,й хәрефләрен язу.

ГКФ

[ й] авазы һәм й хәрефе белән танышу

Сүзләрне, җөмләләрне уку күнекмәләрен камилләштерү

Бөйләнешле сөйләм телен үстерү

Язу дәфтәрендә эш

Сорауларга җавап

Уеннар

Сүз эчендә яңа сүзләр табу


Й хәрефен укый һәм яза белү

Текстның эчтәлеген рәсем эчтәлегенә тәңгәлләштерә белү

Авазларны дөрес итеп укый белү, сүзтезмәләр төзү

Фикерне төгәл,эзлекле итеп әйтә белү

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1



29.

Өйрәнелгән хәрефләрне матур күчереп язу күнегүләре.

ГКК

Фонематик ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү

Өйрәнелгән хәрефләрне кабатлау һәм язу

Хәрефләрне дөрес яза беләләр

Тиешле аваз кергән сүзләрне әйтә беләләр

Контроль тикшерү.

1



30.

[ң] авазы.ң хәрефен язу.

ГКФ

[ ң] авазы һәм ң хәрефе белән танышу

Уку һәм сөйләм күнекмәләрен ныгыту

Язу дәфтәрендә эш

ң хәрефенең баш хәрефе юклыгын аңлау

Уеннар

Рәсемнәр белән эш

Текстлар өйрәнү

ң хәрефен яза белү

[ ң] авазын әйтә белү

Сүз башында язылмавын аңлау

Рәсемнәр буенча җөмләләр төзи белү

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1



31.

Я хәрефе.

ГКФ

Я хәрефе белән таныштыру

Әлеге хәрефнең ике аваз кушылмасына билге булып йөрүен төшендерү

Калын яңгырашлы сүзләрдә [ йа],нечкә яңгырашлы сүзләрдә [йә]кушылмасы булып укылуын аңлату

Язу дәфтәрендә эш

Я хәрефе кергән сүзләрне ишетеп аңлый белү

Сүзләр,җөмләләр укый белү, сүзтезмәләрдән җөмлә төзеп фикерне төгәл һәм дөрес итеп аңлата белү

Я хәрефен яза белү

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1


.


32.

Ю хәрефе.

ГКФ

Ю хәрефе белән таныштыру

Әлеге хәрефнең ике аваз кушылмасына билге булып йөрүен төшендерү

Калын яңгырашлы сүзләрдә [ йу],нечкә яңгырашлы сүзләрдә [йү]кушылмасы булып укылуын аңлату

Язу дәфтәрендә эш

Ю хәрефен танып укый белү

Ю хәрефен яза белү

Сүзләр,җөмләләр төзи белү

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1



33.

Е хәрефе.

ГКФ

Е хәрефе белән таныштыру

Әлеге хәрефнең ике аваз кушылмасына билге булып йөрүен төшендерү

Калын яңгырашлы сүзләрдә [ йы],нечкә яңгырашлы сүзләрдә [йэ]кушылмасы булып укылуын аңлату

Язу дәфтәрендә эш

Сюжет буенча бәйләнешле текст төзергә өйрәнү

Е хәрефен танып укый белү

Әлеге хәрефне язуда күрсәтә белү Сүзтезмәләрдән җөмлә төзеп фикерне төгәл һәм дөрес итеп аңлата белү

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1



34.

[ д]авазы.Юл д хәрефен язу.

ГКФ

[ д]авазы.Юл д хәрефе белән таныштыру

Тартык авазның калын һәм нечкә яңгырашына янәшәдәге сузык авазның йогынтысы барлыгын белдерү

Интерактив тактада эш

Язу дәфтәрендә эш

Тексттан бердәй әйтелешле [д]-т авазы кергән сүзләрне табу, ишетеп аңлау

Сүзгә аваз анализы ясый белү

Текстны укырга өйрәнү

Яңа сүзләр ясау ысулларын үзләштерү

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1



35.

[д]авазы.Баш Д хәрефен язу.

ГКФ

Баш Д хәрефен язу

Рәсемнәр белән эш

Схемалар белән эш

Сүз эченнән яңа сүзләр табу

Уеннар

Сүзләрне укый белү

Текстны укый белү

Д хәрефен яза белү

Сүз эченнән яңа сүзләр ясый белү


Язу күнекмәләрен тикшерү.

1



36.

[ т]авазы.Т,т хәрефләрен язу.

ГКФ

[ т]авазы.Т,т хәрефләре белән таныштыру

[д]авазының яңгырау пары булуын аңлату

Рәсемнәр белән эш

Язу дәфтәрендә эш

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны чагыштыра һәм аера белү

Хәрефне яза белү текст эчендә әлеге авазны дөрес итеп уку

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1



37.

[з ]авазы.З,з хәрефләрен язу.

ГКФ

[з ]авазы.З,з хәрефләре белән таныштыру

Язу дәфтәрендә эш

Сүзгә фонетик анализ

Схемалар,рәсемнәр белән эш

Сәнгатьле уку күнекмәләре

Хәрефне яза белү

Сүзгә фонетик анализ ясый белү

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны чагыштыра белү

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1



38.

[ с ]авазы.С,с хәрефләрен язу.

ГКФ

[ с ]авазы.С,с хәрефләре белән таныштыру

Уку күнекмәләрен формалаштыру

Кушылмалар белән сүзләр төзү

Сорауларга җавап

Язу дәфтәрендә эш

Дөрес,аңлап уку,текстлар белән эш

Сорауларга төгәл җавап бирү

Хәрефне яза белү

Сүздән яңа сүзләр төзи белү

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1



39.

[ г ]авазы.Г,г хәрефләрен язу.

ГКФ

[ г ]авазы.Г,г хәрефләре белән таныштыру

Авазга характеристика бирә белү күнекмәләрен формалаштыру(яңгырау,калын яки нечкә,парлы)

Язу дәфтәрендә эш

Схемалар белән эш

Сорауларга җаваплар

уеннар

Хәрефне тану,яза белү

Авазларны дөрес әйтү

Үз фикереңне әйтә белү

Сурәтләү текстлары төзи белү

Сүз эченнән сүз табу

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1



40.

[к ]авазы.Баш К хәрефен язу.

ГКФ

[к ]авазы.Баш К хәрефе белән таныштыру

Дәрес темасын билгеләргә өйрәнү

Язу дәфтәрендә эш

Сорауларга җавап

Баш К хәрефен яза белү

Монологик сөйләмне белү

Текстларны орфоэпик дөрес укый белүлогик фикерләү һәм хәтерне үстерү

Сүзләр,җөмләләр төзи белү

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1



41.

[к ]авазы.Юл к хәрефен язу.

ГКФ

Юл к хәрефе белән таныштыру

Язу дәфтәрендә эш

Дәреслек белән эш

Схемалар буенча сүзләр төзү

Уеннар

Кроссворд чишү

Юл к хәрефен яза белү

[к ]авазын дөрес әйтеп уку

Сүзләр эченнән яңа сүзләр табу , сүзтезмәләрдән җөмлә төзеп, фикерне төгәл һәм дөрес итеп аңлата белү

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1

2.


42.

[в ]һәм[w] авазлары.Баш В хәрефен язу.

ГКФ

[в ]һәм[w] авазлары.Баш В хәрефе белән таныштыру

Авазларга характеристика бирү

Орфоэпик дөрес уку күнегүләре

Язу дәфтәрендә эш

Сорауларга җаваплар

Карточкалар белән эш

Баш В хәрефен яза белү

Авазларны дөрес әйтә белү

Шәхси фикереңне әйтә белү

Текстларны дөрес укый белү

Сорауларга тулы җавап бирү

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1

3.12


43.

[в ]һәм[w] авазлары.Юл в хәрефен язу.

ГКФ

Юл в хәрефе белән таныштыру

Интерактив тактада эшләү

Сорауларга җаваплар

Дәреслек белән эш

Язу дәфтәрендә эш

Уеннар

Юл в хәрефен яза белү

Сүзләрне орфоэпик дөрес уку

Текстны дөрес укый белү

Сораулар куя һәм аларга җавап бирә белү

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1

6.12


44.

[ ф]авазы.Баш Ф хәрефен язу.

ГКФ

[ ф]авазы.Баш Ф хәрефе белән таныштыру

Дәреслек белән эш

Язу дәфтәрендә эш

Сүзгә аваз анализы

Рәсемнәр белән эш


Баш Ф хәрефен яза белү

[ ф]авазын дөрес әйтеп уку

Текстны сәнгатьле укый белү

Авазларны калынлыкта,неч-кәлектә чагыштырып укый белү

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1

9.12


45.

[ф ]авазы.Юл ф хәрефен язу.

ГКФ

Юл ф хәрефе белән танышу

Язу дәфтәрендә эш

Карточкалар белән эшләү

Рәсемнәр буенча хикәя төзү

Юл ф хәрефен яза белү

Шәхси фикерне әйтә белү

Сүзләргә сораулар кую һәм җавап бирә белү

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1

10.12


46.

[б ]авазы.Юл б хәрефен язу.

ГКФ

[б ]авазы.Юл б хәрефе бе-лән танышу

Язу дәфтәрендә эшләү

Дәреслек белән эш

Уеннар

Сорауларга җаваплар

Юл б хәрефен яза белү

Куелган тема буенча үз фикереңне башкаларга җиткерә белү

Укытучы биремнәрен төгәл үти белү

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1

13.12


47.

[б ]авазы.Баш Б хәрефен язу.

ГКФ

Баш Б хәрефе белән танышу

Схемалар белән эшләү

Язу дәфтәрендә эш

Рәсемнәр белән эш

Уеннар

Баш Б хәрефен яза белү

Схемалар буенча сүзләр төзү

Сорауларга төгәл җавап бирү

Яңгырау,саңгырау тартыкларны аера белү

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1

16.12


48.

[п ]авазы.П,п хәрефләрен язу.

ГКФ

[п ]авазы.П,п хәрефләре белән таныштыру

Дәреслек белән эш

Язу дәфтәрендә эш

Рәсемнәр белән эш

Иҗекләп уку

Буяу кәгазьләре

П,п хәрефләрен яза белү

Сүзләрне иҗекләргә бүлә белү

Текстны дөрес уку

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1

17.12


49.

[ж ]авазы.Ж,ж хәрефләрен язу.Басмачадан күчереп язу күнегүләре.

ГКФ

[ж ]авазы.Ж,ж хәрефләре белән таныштыру

Күчереп язу күнегүләре

Уеннар

Текст белән эш

Ж,ж хәрефләрен яза белү

Текстны укый белү

Сораларга төгәл җавап бирү

Үз фикереңне әйтә белү


Язу күнекмәләрен тикшерү.

1

20.12


50.

[ш ]авазы.Ш,ш хәрефләрен язу.

ГКФ

[ш ]авазы.Ш,ш хәрефләре белән таныштыру

Аңлап уку күнекмәләре формалаштыру

Карточкалар белән эшләү

Дәреслек белән эш

Язу дәфтәрендә эш

Ш,ш хәрефләрен яза белү

Саңгырау тартыкны калынлыкта,нечкәлектә чагыштыра белү

Сүзләр эченнән яңа сүзләр ясый белү


Язу күнекмәләрен тикшерү.

1

23.12


51.

[җ ]авазы.Җ,җ хәрефләрен язу.

ГКФ

[җ ]авазы.Җ,җ хәрефләре белән таныштыру

Дәреслек белән эш

Интерактив тактада эшләү

Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү

Татар теленә генә хас Җ,җ хәрефләрен яза белү

Куелган тема буенча фикереңне белдерә алу

Сөйләм телен үстерү


Язу күнекмәләрен тикшерү.

1

24.12

.


52.

[ч ]авазы.Ч,ч хәрефләрен язу.

ГКФ

[ч ]авазы.Ч,ч хәрефләре белән таныштыру

Сорауларга җавап

Язу дәфтәре белән эш

Татар сөйләменә кызыксыну уяту

Аудирование


Ч,ч хәрефләрен яза белү

Текстны сәнгатьле укый белү

Сорауларга эзлекле җавап бирү

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1

10.01.14.


53.

[х]авазы.Х,х хәрефләрен язу.

ГКФ

[х]авазы.Х,х хәрефләре белән таныштыру

Авазларга характеристика бирү

Текст белән эшләү

Язу дәфтәрендә эш

Орфоэпик күнегүләр

Х,х хәрефләрен яза белү

Фонематик ишетеп аңлау

Авазларны дөрес әйтү

Сорауларга җавап бирү


Язу күнекмәләрен тикшерү.

1

14.01


54.

[ һ]авазы.Һ,һ хәрефләрен язу.

ГКФ

[ һ]авазы.Һ,һ хәрефләре белән танышу

Схемалардан сүзләр төзү

Уеннар

Язу дәфтәре белән эш

Дәреслек белән эш

Татар теленә генә хас Һ,һ хәрефләрен яза белү

Авазларны дөрес әйтеп уку

Сөйләм телен үстерү

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1

17.01


55.

Ё,ё хәрефләрен язу.

ГКФ

Ё,ё хәрефләре белән таныштыру

Сүзләрне дөрес уку

Сорауларга җаваплар

Язу дәфтәре белән эш


Ё,ё хәрефләрен яза белү

Текстны сәнгатьле укый белү

Сорауларга эзлекле җавап бирү

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1

21.01


56.

[ щ]авазы.Щ,щ хәрефләрен язу.

ГКФ

[ щ]авазы.Щ,щ хәрефләре белән таныштыруу

Фонематик ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү

Схемалардан сүзләр төзү

Уеннар

Язу дәфтәре белән эш

Щ,щ хәрефләрен яза белү

Фонематик ишетеп аңлау

Авазларны дөрес әйтү

Сорауларга җавап бирү

Татар теленә рус теле аша кергән сүзләрне үзләштерү

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1

24.01


57.

[ ц]авазы.Ц,ц хәрефләрен язу.

ГКФ

[ ц]авазы.Ц,ц хәрефләре белән таныштыру

Сүзлек запасын баету

Дәреслектәге текстлар белән эш

Язу дәфтәрендә эш

Ц,ц хәрефләрен яза белү

Сурәтләү текстлары төзү

Авазларны дөрес әйтү,орфоэпик дөрес итеп уку

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1

28.01


58.

Ь хәрефе һәм сүзләр язу.

ГКФ

Ь хәрефе белән таныштыру

Язу дәфтәрендә эш

Тавышсыз хәреф Ь билгесенең иҗекне нечкәртүгә юнәлгән булуын аңлату

Уеннар

Хәрефне яза белү

Фонематик ишетеп аңлый белү

Күреп хәтергә алу күнекмәләрен үстерү

Әлеге хәрефләр булган сүзләрне укый белү

Язу күнекмәләрен тикшерү.

1

31.01


59.

Әйтеп һәм күчертеп яздыру.

ГКК

Күчереп язу күнекмәләрен үстерү

Әйтеп язу күнекмәләре булдыру

Матур яза белү

Укыганны күчереп яза белү

Әйткәнне аңлап яза белү

Шәхси тикшерү.

1

3.02


60.

Ъ хәрефе һәм сүзләр язу.

ГКФ

Ъ хәрефе белән таныштыру

Язу дәфтәрендә эш

Тавышсыз хәреф Ъ билгесенең тартык авазлардан соң килгәндә калынлык билгесе булуын аңлату

Рәсемнәр белән эш

Хәрефне яза белү

Фонематик ишетеп аңлый белү

Күреп хәтергә алу күнекмәләрен үстерү

Әлеге хәрефләр булган сүзләрне укый белү, сүзтезмәләрдән җөмлә төзеп фикерне төгәл һәм дөрес итеп аңлата белү


Язу күнекмәләрен тикшерү.

1

4.02


61.

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп язу.Басмачадан күчерү.

ГКК

Барлык хәреф һәм авазларны кабатлау

Интерактив тактада эш

Рәсемнәр белән эш

Дөрес язу күнегүләре

Җөмләләр төзү

Җөмләләр төзи белү

Дөрес һәм матур яза белү

Сүзләрне орфоэпик дөрес уку

Калын һәм нечкә сузыкларны аеру

Саңгырау һәм яңгырау тартыкларны аеру

Контроль эш.№1. Күчереп язу.


1

7.02



Грамматика (38 сәгать)


62.

Сөйләм.Аралашу әдәбе.

ГКФ

Сөйләм,аралашу турында сөйләшү

"Татар теле" дәреслеге белән танышу

Рәсемнәр белән эш

Каллиграфик язу

Тәрҗемә итү

Диалогик сөйләм

Биремнәрне үтәү

Рәсем буенча җөмләләр төзи белү

Матур язу күнегүләре

Сорауларга җавап бирү

Тәрҗемә итә белү

Сорауларга җавап.

Диалог төзү.

1

10.02


63.

Сүз.Сүз һәм иҗек.

ГКФ

Иҗекләр,сүзләр турында аңлату

Уеннар

Чиста язу күнекмәләре

Дәреслек белән эш

Иҗек һәм аның төрләрен белү

Җөмләләр төзи белү

Чиста һәм дөрес язуга омтылу

Сорауларга җавап бирү

Фронталь тикшерү.

1

11.02


64.

Авазлар һәм хәрефләр.

ГКФ

Аваз һәм хәреф аермасын аңлату

Рәсемнәр белән эш

Дөрес уку күнекмәләре

Чиста язу күнекмәләре

Схемалар белән эш

Сорауларга җавап

Эш дәфтәрләрендә эшләү

Рольләргә бүлеп укый белү

Сүзләр уйлап әйтү

Буталган хәрефләрдән сүзләр төзеп уку

Рәсемнәр ярдәмендә тикшерү.

1

14.02


65.

Алфавит.

ГКФ

Алфавит белән танышу

Рәсем буенча эш

Уеннар

Күнегүләр


Хәреф исемнәрен дөрес әйтү

Алфавитны истә калдыру

Сорауларга төгәл җавап бирү

Матур һәм чиста яза белү

Рәсемнәр ярдәмендә тикшерү.

1

24.02


66.

Баш хәрефтән языла торган сүзләр.

ГКФ

Сүзлек белән таныштыру

Әкият белән эшләү

Сорауларга җавап бирү

Кеше исемнәре,кушамат-лар белән танышу

Язылышларын истә калдыру

Эш дәфтәрләрендә эшләү

Дәреслек белән эшләү

Сүзнең мәгънә төсмерен аера белү

Сүзлектәге сүзләрне истә калдыру

Терәк схемалар белән эшләү.
Сораларга җавап.

1

25.02


67.

Баш хәрефтән языла торган сүзләр.

ГКФ

Рәсем белән эш

Уеннар

Күнегүләр

Исем,фамилияләрнең язылышын аңлату

Сүзлекләр белән танышу

Күнегүләрдәге биремнәрне үтәү

Кагыйдәне истә калдыру

Сүзлек белән эшләү

Сорауларга җавап.

1

28.02


68.

Сузык авазлар.

ГКФ

Сузык авазларның ике төркемгә бүленүен кабатлау

Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү

Матур язу күнекмәләре

Сузык авазларның бүленешен истә калдыру

Текстны күчереп яза белү


Фронталь тикшерү.

1

3.03


69.

Тартык авазлар.

ГКФ

Тартык авазлар һәм аларны белдергән хәрефләр

Иҗек ясалышын кабатлау

Эш дәфтәрендә эшләү

Уеннар

Тартык авазларны белү

Кагыйдәләрне истә калдыру

Чиста һәм матур яза белү

Сорауларга дөрес җавап бирә алу

Схемалар белән эш.

1

4.03


70.

Тартык авазларның бүленеше.

ГКФ

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны кабатлау

Эш дәфтәрендәге биремнәрне үтәү

Рәсемнәр буенча текст төзү

Уеннар

Күнегүләр эшләү

Сүз басымын дөрес кую.Сорауларга җавап бирә алу

Матур язу күнегүләре

Сорауларга җавап.

1

7.03


71.

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

ГКФ

Сүзләрне юлдан-юлга күчерүне аңлату

Иҗеккә бүлү белән юлдан-юлга күчерүнең аермасын билгеләү

Сүзләрне юлдан-юлга күчерә белү

Җөмләләрне тәрҗемә итү

Күчереп язу күнекмәләрен үстерү

Сорауларга җавап.

1

10.03


72.

Күчереп язу. "Яз".

Контроль

Диктант язу


Сөйләгәнне аңлап язу

Текстның эчтәлеген аңлау

Контроль №2

1

11.03


73.

Хаталар төзәтү эше.Үтелгәннәрне ныгыту.

ГКК

Диктантта җибәрелгән хаталарны төзәтү эше

Кагыйдәләрне кабатлау

Схемалар,карточкалар белән эш

Хаталарны төзәтү

Кагыйдәләр белән ныгыту


Диалог төзү.

1

14.03


74.

Сузык һәм тартык аваз хәрефләрен дөрес язу һәм уку.Э,е хәрефләре.

ГКФ

Э,е хәрефләрен дөрес язу һәм уку

Кроссворд чишү

Уеннар

Сорауларга җаваплар

Кагыйдәләрне белү

Эш дәфтәрендә эшләү

Сузык һәм тартыкларны дөрес укый белү


Рәсемнәр ярдәмендә

1

17.03


75.

Ө,е хәрефләре.

ГКФ

Уеннар

Матур язу

Интерактив тактада эш

Сорауларга җавап

Ишетеп аңлау күнегүләрен эшли белү

Матур язу

Кагыйдәләрне белү

Уку,язу күнекмәләрен тикшерү

1

18.03



76.

О,ы хәрефләре.

ГКФ

Әлеге хәрефләрнең дөрес язылышын аңлату

Кагыйдә

Дәреслек белән эш

Эш дәфтәрендә биремнәрне эшләү

Биремнәрне төгәл үти белү

Кагыйдәләрне өйрәнү

Чиста һәм матур яза белү

Сорауларга дөрес җавап бирә алу

Әйтелешне тикшерү

1

21.03

.


77.

Я хәрефе.[йа ],[йә] авазлары.

ГКФ

Я хәрефенең ике аваз төзелмәсе булуын аңлату

Сүзләрнең иҗекләргә бүленеше

Юлдан-юлга күчерү күнекмәләре

Транскрипция

Текст белән эшли белү

Сүзләрне иҗекләргә бүлә белү

Сүзләрне юлдан-юлга күчерә белү

Сүзләрнең транскрипциясен яза белү

Әйтелешне тикшерү

1

1.04


78.

Ю хәрефе.[ йу] ,[йү ] авазлары.

ГКФ

Ю хәрефенең ике аваз төзелмәсе булуын аңлату

Уеннар

Сүзләрнең иҗекләргә бүленеше

Юлдан-юлга күчерү күнекмәләре

Транскрипция

Сүзләрне юлдан-юлга күчерә белү

Сүзләрнең транскрипциясен яза белү

Сүзләрне иҗекләргә бүлә белү

Сорауларга төгәл җавап бирә белү

Әйтелешне тикшерү

1

4.04


79.

Е,е хәрефе. [ йы],[йэ]авазы.

ГКФ

Е хәрефенең бер һәм ике аваз белдерү очраклары белән танышу

Сорауларга җаваплар

Дәреслек белән эшләү

Дөрес язу күнекмәләре

Кагыйдәләрне истә калдыру

Текстны дөрес күчереп язу

Сорауларга төгәл җавап бирү

Сүзлек диктанты яза белү

Әйтелешне тикшерү

1

7.04


80.

Й хәрефе.

ГКФ

Й хәрефенең язылыш урынын өйрәнү

Интерактив такта белән эш

Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү

Сорауларга җавап

Тулы җөмләләр төзи белү

Сорауларга тулы җавап бирү

Матур язу күнегүләрен үтәү

Кагыйдәләрне истә калдыру


Әйтелешне тикшерү

1

8.04


81.

Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

ГКК

Кагыйдәләрне искә төшерү

Матур язу күнегүләре

Схемалар белән эш

Рәсемнәр белән эш

Кагыйдәләрне сөйли белү

Дәфтәрдә матур язу

Сорауларга төгәл җавап бирү

Язу күнекмәләрен тикшерү

1

11.04


82.

В хәрефе.

ГКФ

В хәрефенең әйтелешен өйрәнү

Тәрҗемә эше

Интерактив тактада эш

Схемалар белән эш

Схема буенча сүзләр төзи белү

Сорауларга төрле җавап формаларын истә калдыру

Матур яза белү

Рәсемнәр белән

1

14.04


83.

К,г хәрефләре.

ГКФ

Җөмләләр төзү

Рәсемнәр белән эш

Дәреслек белән эш

Дәфтәрдә күнегүләр эшләү

Кагыйдәләр

Кагыйдәләрне истә калдыру

Дәфтәрдә чиста һәм матур язу

Сорауларга җавап бирә белү

Әйтелешне тикшерү

1

15.04


84.

Контроль сүзлек диктанты. Иҗади тәнәфес.

Контроль

Өйрәнелгән сүзләр буенча сүзлек диктанты язу

Иҗади тәнәфес

Сүзлек диктанты яза белүтөрле биремнәрне үти белү

Контроль

сүзлек диктанты №3

1

18.04


85.

Хаталар төзәтү эше.Үтелгәннәрне ныгыту.

ГКК

Җибәрелгән хаталарны төзәтү,кагыйдәләр белән ныгыту

Сузыкларны кабатлау

Рәсемнәр белән эш

Тартыкларны кабатлау

Схемалар белән эш

Сузыклар турында мәгълүмат бирә алу

Тартыклар турында сөйли алу

Матур яза белү

Куелган сорауларга җавап бирә алу

Диалог төзү.

Сорауларга җавап.

1

21.04


86.

Басым.

ГКФ

Татар сүзләрендә басымны билгеләү

Дөрес басым белән әйтергә өйрәнү

Тәрҗемә эше

Сүз эченнән сүзләр эзләү

Сүзләргә басымны куя белү

Басым куелган сүзләрне дөрес уку

Сорауларга җавап бирә белү


Әйтелешне тикшерү

1

22.04


87.

Предметны белдергән сүзләр.

ГКФ

Сүз һәм предмет төшенчәләрен аерырга өйрәтү

Сорау кую күнекмәләре

Уеннар

Рәсемнәр белән эш

Сүзләргә сорау куя белү

Сүз белән предмет төшенчәсен аера белү

Предметны белдергән сүзләр уйлап әйтә белү

Терәк схемалар ярдәмендә

1

25.04


88.

Предметны белдергән сүзләргә куелган сораулар.

ГКФ

Иҗади биремнәр үтәү

Сораулар кую күнегүләре

Интерактив тактада эшләү

уеннар

Сүзләргә сорау куя белү

Иҗади биремнәрне үти белү

Терәк схемалар ярдәмендә

1

28.04


89.

Предметның эшен,хәрәкәтен белдергән сүзләр.

ГКФ

Сөйләм күнекмәләрен үстерү

Предметның эшен белдергән сүзләр белән таныштыру

Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү

Сорауларга җавап

Предметның эшен белдергән сүзләргә мисаллар китерә белү

Рәсемнәр буенча җөмләләр төзи белү

Терәк схемалар ярдәмендә

1

29.04


90.

Эшнең,хәрәкәтнең үтәлмәгән вакыты.

ГКФ

Фигыльнең юклык формасын аңлату

Тыңлап аңлау күнегүләре

Картина белән эш

Эшнең үтәлмәгән вакытына мисаллар китерә белү

Матур язу күнегүләрен камилләштерү

Сорауларга җавап бирә белү

Рәсемле схемалар ярдәмендә

1

2.05


91.

Предметның билгесен белдергән сүзләр.

ГКФ

Предмет билгесен белдергән сүзләр белән таныштыру

Чиста язу күнекмәләре

Рәсемнәр белән эш

Предметның билгесен аера белү

Дәфтәрдә язу эшен чиста башкару


Сорауларга җавап.

1

5.05


92.

Өйрәнелгәннәрне ныгыту күнегүләре.

ГКК

Кагыйдәләрне искә төшерү

Матур язу күнегүләре

Таблицалар белән эш

Рәсемнәр белән эш

Кагыйдәләрне сөйли белү

Дәфтәрдә матур язу

Сорауларга төгәл җавап бирү

Дөрес язу күнекмәләрен тикшерү

1

6.05


93.

Сүздән җөмләгә.

ГКФ

Сүзне җөмләдән аерырга өйрәтү

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше

Җөмлә төзү схемалары белән эш

Дәфтәрдә эшләү

Сорауларга җавап

Уеннар

Җөмләдә сүз тәртибен аңлап эшли алу

Җөмлә төрләрен белү

Чиста һәм матур яза белү

Җөмләдә сүз тәртибен дөрес урнаштыра белү


Җөмлә төзү калыбын тикшерү

1

9.05


94.

Җөмлә ахырында куела торган тыныш билгеләре.

ГКФ

Җөмлә чикләрен аера һәм тыныш билгеләре белән билгели белү

Бәйләнешле сөйләмдә сорау һәм өндәү җөмләләрне куллану

Схемалар белән эш

Тыныш билгеләрен куя белү

Җөмлә чикләрен аера белү

Сорауларга аңлап җавап бирә белү

Сорауларга җавап

1

12.05


95.

Җөмлә һәм сүз.

ГКФ

Мәкальләр уку

Җөмләләр төзү

Рәсем буенча җөмләләр,текст төзү

Сорауларга җаваплар

Табышмаклар

Мәкальләрнең мәгънәсен аңлатып бирә белү

Рәсем буенча диалог төзи белү

Сорауларга эзлекле җавап бирә белү

Сорауларга җавап

1

13.05


96.

Үткәннәрне ныгыту, диктантка әзерләнү.

ГКК

Кагыйдәләр

Схемалар белән эш

Уеннар

Күнегүләр эшләү

Сорауларга җаваплар

Кагыйдәләрне сөйли белү

Сорауларга җавап бирә алу

Чиста һәм матур яза белү


Сорауларга җавап.

Төркемнәрдә эшләүне тикшерү

1

16.05


97.

Контроль диктант."Мәктәптә".

Контроль эш

Диктант язу

Кагыйдәләрне истә тотып,диктант яза белү

Контроль диктант №4

1

19.05


98.

Хаталар төзәтү эше.Хикәя,өндәү җөмләләр. Сорау җөмләләр

ГКФ

Диктантта җибәрелгән хаталарны төзәтү,кагыйдә-ләр белән ныгыту

Таблица белән эш

Җөмлә төрләре белән эш Рәсем буенча сорау җөмләләр төзү


Җөмләләрне дөресләп яза белү

Кагыйдәләрне искә төшерү

Җөмлә төрләрен аера белү

Сорау җөмләләр төзи белү


Сорау-җавап

1

20.05


99.

Үтелгән темаларны гомумиләштерү.Йомгаклау.

Бсү.

Темалар буенча фикер алышу

Уеннар

Рәсем белән эш

Кагыйдәләрне әйтә белү

Рәсем буенча хикәя төзеп сөйли белү

Сорау-җавап

1

24.05





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал