7


  • Учителю
  • 5 Нче сыйныфның татар төркеме өчен ФГОС буенча төзелгән эш программасы

5 Нче сыйныфның татар төркеме өчен ФГОС буенча төзелгән эш программасы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Аңлатма язуы.

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде

Программа: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы. Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа, төзүче авторлары: Ф. Х. Җәүһәрова, Казан, 2013

ТР АМР "Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9нчы урта мәктәп" ГБМБУнең 2014-2015 нче уку елына укыту планы

Татар әдәбиятын укытуның максатлары:

- Халык авыз иҗаты иҗатыннан тулырак мәгълүмат бирү.

- Телгә караган белемнәрне гамәли яктан ныгыту.

- Аерым әдипләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу.


Татар әдәбиятын укытуның бурычлары:

  • Укучыларда туган телгә хөрмәт һәм аны ярату хисе, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы ббуларак аңлы караш тәрбияләү;

  • Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана аалырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;

  • Татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз ббайлыгын арттыру;

  • Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.


Уку елы башына укучыларның гомумбелем һәм фән буенча белем күнекмәләренә характеристика

Укучыларның сөйләм эшчәнлеге.

1. Әдәби әсәр белән эшләү:

  • әсәрнең исемен аңлау, аның эчтәлек белән бәйлелеген күрсәтү;

  • укыган кисәккә исем уйлау;

  • текстны мәгънәсе ягыннан бәйле кисәкләргә бүлә белү;

  • әсәрнең исеме, иллюстрацияләр ярдәмендә эчтәлекне якынча күзаллау;

  • текстның эчтәлеге буенча сорау куя белү;

  • план төзи белү;

  • укытучы ярдәмендә персонажга бәя бирә белү;

  • балалар турындагы әсәрне укытучы ярдәмендә дәвам итә белү.

2.Сөйләм телен үстерү:

  • зур булмаган әсәрләрнең эчтәлеген тулысынча сөйләү;

  • ирекле сөйләшү-диалог оештыру;

  • бирелгән план буенча берәр герой исеменнән сөйләү;

  • иҗади эшләргә өйрәтү-хикәя, әкиятләрне дәвам итү, әкиятләр,табышмаклар уйлау;

  • шигырьләр ятлау.

3 .Уку техникасы:

  • аңлап, йөгерек, сәнгатьле уку;

  • кычкырып уку тизлеге - 60-70 сүздән ким булмаска тиеш;

  • аңлап һәм эчтән шома уку күнекмәләренә ия булу;

  • дөрес, тиешле тон һәм интонацияне сайлый белү;

  • сәнгатьле уку ярдәмендә текстның эчтәлеген төшенү.





Уку елы дәвамында формалаштырырга тиешле белем һәм күнекмәләр.

  • Әдәби әсәрләрне аңлап, дөрес интонация белән сәнгатьле, йөгерек итеп укый белергә, бәйләнешле дөрес сөйләм күнекмәләрен үстерергә;

  • Әдәби әсәрләр аша үзеңдә әхлакый, кешелеклелек, эстетик һәм патриотик сыйфатларны тәрбияләргә;

  • Язучылар, шагыйрьләрнең иҗаты, тормышы турында мәгълүмат алу, истә калдыру;

  • Театр тарихы белән бәйләнешле рәвештә татар театры, аның тарихы, күренекле драматурглар, сәхнә артистлары турында өстәмә мәгълүмат алу;

  • Әдәби әсәрләрнең темасын, идеясен, проблемасын ачыклый белергә, әсәрләрнең эчтәлекләрен сөйли белергә, әсәр буенча үз фикереңне әйтә белергә;

  • Шигъри әсәрләрне яттан сәнгатьле итеп сөйләү осталыгын, хәтер ныгытуны үстерергә;

  • Милли бәйрәмнәр, йолаларыбызны белергә, аларны хөрмәт итәргә, үзеңдә милли аң, милли хис тәрбияләргә;

  • Алабуга төбәгендә һәм шәһәрендә яшәгән, хәзерге көндә иҗат итүче шагыйрьләр, күренекле шәхесләр турында мәгълүмат алу.


Программаның эчтәлеге


Темалар

Сәгать саны

1

Халык авыз иҗаты

12

2

Халык иҗаты белән рухланып

3

3

Хәзинә. Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре

3

4

Казан ханлыгы әдәбияты үрнәкләре

1

5

XIX йөз әдәбияты үрнәкләре

5

6

XX йөз башы татар әдәбияты үрнәкләре

2

7

XX йөз татар әдәбияты үрнәкләре

5

8

Сугыш чоры әдәбияты

13

9

Сугыштан соңгы чор әдәбияты

7

10

Туган ил, туган як турында

9

11

Тәрҗемә әсәрләр

3

12

Шагыйрьләр һәм язучылар иҗатында юмор

7


Барлыгы

70



Укыту-тематик планлаштыру

Предмет татар әдәбияты

Сыйныф 5-б

Укытучы Гарданова Хәлимә Вәзир кызы

Сәгатьләр саны

Барлыгы 70 сәгать; атнага 2 сәгать


Планлаштыру


Программа: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы. Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа, төзүче авторлары: Ф. Х. Җәүһәрова, Казан, 2013


Дәреслек: Хәсәнова Ф.Ф. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче с-ф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк / Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина; [рәссамы Фәридә Ризаева]. - Казан : "Мәгариф - Вакыт" нәшр., 2014. - 143 б.: рәс. б-н.

Хәсәнова Ф.Ф. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче с-ф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк / Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина; [рәссамы Фәридә Ризаева]. - Казан : "Мәгариф - Вакыт" нәшр., 2014. - 119 б.: рәс. б-н.



Укыту-методик кулланмалар.

Укытучылар өчен:

  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы. Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа, төзүче авторлары: Ф. Х. Җәүһәрова, Казан, 2013

  2. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче с-ф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк / Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина; [рәссамы Фәридә Ризаева]. - Казан : "Мәгариф - Вакыт" нәшр., 2014. - 143 б.: рәс. б-н.

  3. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче с-ф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк / Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина; [рәссамы Фәридә Ризаева]. - Казан : "Мәгариф - Вакыт" нәшр., 2014. - 119 б.: рәс. б-н.

  4. "Габдулла Тукай" интерактив мультимедиа уку-укыту әсбабы.

  5. "Тылсымлы сәхифәләр" дискы.

  6. Язучыларга презентацияләр.

  7. Г.Тукай иҗатына диск.

  8. http://www.balarf.ru


Укучылар өчен:

  1. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче с-ф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк / Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина; [рәссамы Фәридә Ризаева]. - Казан : "Мәгариф - Вакыт" нәшр., 2014. - 143 б.: рәс. б-н.

  2. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче с-ф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк / Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина; [рәссамы Фәридә Ризаева]. - Казан : "Мәгариф - Вакыт" нәшр., 2014. - 119 б.: рәс. б-н.

  3. Язучыларга презентацияләр.

  4. http://www.balarf.ru




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал