7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарскому языку на тему Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау

Конспект урока по татарскому языку на тему Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Дәрес

Тема. Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау.

(6 класс өчен)



Максат. 1. Исем темасын гомумиләштереп кабатлау.

2.Укучыларның алган белемнәрен конкретлаштыру һәм мисаллар өстендә ныгыту, компьютер, интерактив такта куллану ярдәмендә аларның уйлау сәләтен һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Күнегүләр һәм әңгәмәләр аша туган телебезгә игътибарлылык һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау. Компьютер, интерактив такта, дәреслек, тестлар, карточкалар, күнегүләр җыентыгы.



Дәрес барышы.

I.Оештыру

II. Актуальләштерү.

Җилләр ачы сызгыра,

Бит-борынны кыздыра,

Кояш нуры тонык кына,

Чана җиксәң ыжгыра.

Интерактив тактада язылган табышмакны чишү, исемнәрне табу, аларның санын, тартымын һәм килешен күрсәтү.



III. Дәреснең төп өлеше.

Укучылар, без сезнең белән исем темасын өйрәнеп үттек.Ә бугенге дәрестә әлеге тема буенча алган белемнәребезне тагын да ныгытырбыз. Бергәләп кызыклы күнегүләр эшләрбез, тест биремнәренә җаваплар табарбыз, алган белемнәребезгә йомгак ясарбыз.

Белемнәрне гомумиләштерү.

1.Интерактив тактада "Исемнәр илендә" исеме астында 3-4 минутлык презентация карала.



2.Карточкалар белән эш.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә карап, төрле катлаулылыктагы биремнәр таратыла, язма эш эшләнә.

1нче карточка

1)Күке кычкыра.

Сайрый сыерчык.

Саескан йөри,

Һавада очып. (Х.Вахит)

2) Минем (А,а)лмаз абый (А, а)лмаз руднигында эшли.

Бирем: Исемнәрне табып килешен, санын билгеләргә. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне табарга, ялгызлык исемгә бер, уртаклык исемгә ике сызык сызарга.

2 нче карточка

Мин торам кырларда,

Болында ,урманда,

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда. (Г.Тукай)

Буең зифа, йөзен (А,а)лсу, исемең дә (А,а)лсу мәллә?

Казан каласыннан бер дигән (К,к)азан сатып алдым.

Бирем: Исемнәрне табып килешен , санын билгеләргә. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне табарга, ялгызлык исемгә бер, уртаклык исемгә ике сызык сызарга.

3нче карточка

Балкыды биттә нурлар.

Дәреслек алды куллар.

Мәктәпкә килде юллар.

Без инде хәзер зурлар!

Чәчкә апа миңа матур (Ч,ч)әчкәләрдән тәкыя үрде.

Беләзегең (Б,б)өгелмә, (Б,б)өгелмәдән түгелме?

Бирем: Исемнәрне табып килешен, санын билгеләргә. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне табарга, ялгызлык исемгә бер, уртаклык исемгә ике сызык сызарга.



4нче карточка

Күкрәүләр тынды,болыт китте,

Давыллар ,җилләр туктыды.

Яңадан кызды эссе кояш.

Агачлар да тынып йоклады.

Дөньяда (А,а)лмачуар атлар аз була.

Без (А,а)лмачуарны җигеп, печән чабарга бардык.

(А,а)ты авылы (А,а)тларга бик бай диләр.

Бирем: Исемнәрне табып килешен, санын билгеләргә. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне табарга, ялгызлык исемгә бер, уртаклык исемгә ике сызык сызарга.

Алга таба бирем янә компьютер ярдәмендә үтә.

Укытучы.Укучылар, ә хәзер алдагы биремгә күчәбез. Барыгыз да игътибар белән каршыгыздагы мониторларга карагыз. Мониторда бирелгән сүзләрне килеш, сан, тартым белән төрләндерергә кирәк. (Эш телдән башкарыла).

Бала, сын, көн, алан, кунак, урман, үлән, бизәк, капка, тәрәзә, баскыч, олан, авыл, чәчәк, кул, әнкәй, апа, дәфтәр, үсемлек.

Биремне эшләп бетергәннән соң, физкультминутка үткәрелә, күзләр ял иттереп алына.

Укытучы. Укучылар, хәзер тагын бер бирем үтәп алабыз. Моның өчен II вариантка бүленергә кирәк. I вариантлар берничә биремнән торган тест эшләр, II вариантлар интерактив тактада бирелгән биремне үтәрләр.



1вар. өчен тест биремнәре.

1.Исемнәр

  • предметны;

  • предметның билгесен;

  • предметның эш-хәлен .

  • предметның санын белдерә.

2.Татар телендә килешнең саны

  • биш;

  • өч;

  • җиде.

  • алты

3.Иялек килешендәге исемнәр җөмләләр

- ия һәм хәбәр

- хәл һәм аныклагыч;

- аергыч һәм тәмамлык булып килә.

4. Юнәлеш килешендәге исемнәр җөмләдә

- ия һәм аергыч;

- хәбәр һәм аергыч;

- хәлләр һәм тәмамлык булып килә.

5. Килеш кушымчалары

- төрле сүз төркемнәрен бәйли;

- исемнәрне генә бәйли;

- сыйфатларны гына бәйли





6. Агач ботакларына мамыктай йомшак бәс куна.

Астына сызылган сүз җөмләдә

- ия;

- аергыч;

- хәбәр

- тәмамлык булып килә.

7.Парлы исемнәр бирелгән рәтне табарга

- ата-ана, кош -корт, кием-салым, тирә-як;

- КДПУ, җирем - суым, көнбагыш;

- җир җиләге, драма түгәрәге, сукыр кычыткан.

8. Кайсы кушымчалар исем ясамыйлар

- лык, -лек; -ма, -мә; -даш, - дәш;

- ак, -әк; -чы, че; -гыч, -геч;

- ча, -чә; -лы, ле; -ла, -лә.

9.Матурлык, яхшылык, чисталык сүзләре нинди сүз төркеменә керә?

- сыйфатлар;

- исемнәр;

- исемләшкән сыйфатлар.

10.Җыелыш, үсеш, йөреш, өлгереш сүзләре нинди сүз төркемнәренә керә?

- рәвешләр;

- фигыльләр;

- исемнәр;

- сыйфатлар.



2 вариант өчен бирем. Бирелгән исемнәрнең антонимнарын табып язарга.



Дус- әни- малай-

көн- апа- җир-

эш- кыш- тау-

шатлык- яз- аяк-

картлык- кояш- кунак-



Укытучы. Ә хәзер, балалар, бүгенге дәрескә әзерләнгән соңгы биремне бергәләшеп телдән эшләрбез. Дәреслектәге 110 нчы күнегүне табабыз һәм биреме белән танышабыз.( Бирем үтәлә)



Паркта һичкем юк, ял итүчеләр барысы да диңгездә. (Морфологик анализ тәртибен кабатлау).

ял итүчеләр- затланышсыз сыйфат фигыль, барлыкта, төп юнәлештә, хәзерге заманда, исемләшкән: күплек санда, тартымсыз, баш килештә, җөмләдә ия, ясалма сүз.



Укытучы. Укучылар, безнең бүгенге дәресебез тәмам. Дәфтәрләрне җыябыз, ә икенче дәрестә һәр эшкә нәтиҗә ясарбыз.

IV. Дәрескә йомгак ясала, билгеләр куела.

V. Өй эше бирелә.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал