7


  • Учителю
  • 'Зоопаркта' темасы буенча ачык дәрес эшкәртмәсе

'Зоопаркта' темасы буенча ачык дәрес эшкәртмәсе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

4нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән сәяхәт дәрес

Шайхутдинова Гөлфия Сахибетдиновна

Казан шәһәре 4 нче номерлы махсус коррекцияләү интернат - мәктәбе

Тема . Зоопаркта


Максат: 1) хайваннар , кошлар дөньясы турында алган белемнәрне ныгыту;

2) укучыларнын сүзлек байлыгын арттыру , диалогик, монологик сөйләмен активлаштыру;

3) хайваннарга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Материал: дәреслек, тест, уеннар, рәсемнәр, магнитафон.


Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.

- Исәнмесез!

- Хәерле көн!

-Утырыгыз.

-Бүген кем дежур?

-Бүген ничәсе?

- Атнанын нинди көне?

- Дәрестә кем юк?

Укучылар, без бүгенге дәрестә «Зоопаркта » темасын йомгаклыйбыз. Безнен бу дәрес гадәти дәрестән бераз аерыла, чөнки без бу дәресне «Сәяхәт дәрес» дип атарбыз. Без зоопаркка, гомумән хайваннар , кошлар дөньясына сәяхәт итәрбез. Хэерле юлга кузгалыйк!

IIФонетик кунегу.

Зоопаркка кергәнче без кош , хайван исемнәрен дөрес әйтергә өйрәненргә тиешбез, шуңа курә фонетик күнегү эшләячәкбез.

Хайван исемнәрен дөрес әйтү. [ ө ] [ ү ], авазларын ишетсәгез кул чабабыз,

[ у], [ о ] авазларын ишетсәгез аякларны тыпырдатабыз.

Елан, көнгерә, тиен, торна, бүре, фил, дөя, тукран, болан, ләкләк маймыл, бөркет, ябалак.

Тизәйткеч әйтү.

III белемнәрне актуальләштерү.

1 нче тукталыш . «Тәрҗемәче»

Знакомство с Казанским зоопарком. Внимательно послушайте текст.

Текст өстендә эш. Текстны сәнгатьле уку һәм тәржемә итү. Сорауларга жавап бирәбез.

Казан зоопаркы 1931 нче елда ачылган. Ул Кабан күле буенда урнашкан. Анда меңгә якын хайван һәм кош яши. Зоопаркта фил, дөя, арыслан, юлбарыс, аю, маймыллар, буреләр, төлкеләр, аккошлар, бөркетләр, торналар, ләкләкләр бар. Хайваннар һәм кошлар зур читлекләрдә яшиләр.

2 нче тукталыш. Безнен якларда яшәуче хайваннар һәм кошлар читлеге янында.

Без эле хайваннарны курэ алмыйбыз, аларны күрер өчен, безгә биремнәрне утәргә кирәк.

А. «Кем зирәк?» уены. Сорауларга жаваплар бирү. Син безнең якта яшәүче нинди хайваннарны беләсең? Бездә кайсы кошлар яшиләр? Иң усал хайван нинди? Иң хәйләкәр хайван нинди? Иң куркак хайван нинди? Ин кечкенэ кош нинди?

Дәфтәр белэн эш.

Дәфтәрләрне ачабыз, чиста, матур итеп язабыз.

Б. Блиц- турнир. «Төсле» сорауларга жавап бирү. Я раздаю карточки, читаете задание и выполняете, после проверяем. Карточки трех видов. Даю вам на подготовку 3 минуты.

Составим предложения.

1.Тиен кишер

Куян бал ашый

Аю чикләвек

Тукран бөҗәк.

Составим предложения.

2. Баралар, балалар, зоопаркка.

Яши хайваннар, кошлар, һәм читлекләрдә.

Бар шәһәрдә зоопарк.

Уйный читлектә маймыл.

Составим предложения.

3.Торна сикерә

Елан йөгерэ

Бака оча

Буре шуыша.

3 нче тукталыш. «Күңелле тәнәфес»


«Әйткәнне тыңла»

Укытучы төрле командалар бирә. Лэкин аларны берәр хайван яки кош исеме белэн әйтелсә генә утәргә кирәк. Кулны кутәрдек, төлке бар. Малайлар тәрәзәгә карагыз. Басыгыз , ябалак. Артка борыл, елан. Укучылар, утырыгыз. Күзләрне йомабыз, маймыл. Утырыгыз, куян.


4 нче тукталыш. «Жылы якларда яшәүче хайваннар».

«Табышмак» уены.

Бу хайванның колаклары озын. Бу-

Бу кошның күзләре зур. Бу-

Бу хайванның муены озын . Бу -

Бу хайванның сумкасы бар. Бу-

Бу хайван хайваннар патшасы. Бу -

Бу иң кечкенә кош. Бу -


Рэсем буенча эш.

Юлбарыс рәсеме курсәтелә. Балалар бу филме? Фил рәсеме күрсәтелә. Балалар бу дөяме? Кунегу шулай дәвам итә.


5 нче тукталыш. "Тоньякта яшәүче хайваннар, кошлар"

«Кайсыгыз беренче» уены.

Жөмләләрдәге төшеп калган суз урынына тиешле сүзлэрне табып куялар.

Ак аю ... яши.

Морж ... ашый.

Боркет ... оча

Ябалакнын ... зур.

Зоопаркта торле ... яши.

(төньякта , балык, биектә, күзләре, хайваннар)

6 нчы тукталыш . «Уйнап күрсәт»

-Балалар сез хәзер уйнап курсәтерсез. Ромашка таҗларын алабыз һәм уйнап курсәтәбез. Калган укучылар укучының кемне яки нәрсәне сурәтләп күрсәткәнен белергә тиешләр.


IV «Йомгаклау».

Э хәзер укучылар тест биремнәрен үтибез Сигнал карточкаларны кутәреп җавап бирәбез.


Кыргый хайваннар

1.дикие животные

2.домашние животные

3домашние птицы.

Балык нишли ?

1. оча

2. чаба

3. йөзә


Без зоопаркка ...

1. баралар

2. барам

3. барабыз


Фил нинди?

1.куркак

2.усал

3.көчле


Балалар хайваннарны яратыгыз

1.Хикәя җөмлә

2.Сорау җөмлә

3.Боерык җөмлә

Найди неправильно написанное слово.

1.Ташбака

2.Доя

3.Елан

Ак аю кайда яши?

1.Төньяктан

2.Төнькка

3.Төньякта.


Казан зоопаркы кайда урнашкан?

Аккош күле буенда.

Кабан күле буенда.

Идел елгасы буенда.


Хайваннар читлектә яши

1.баш килеш

2.чыгыш килеш

3.урын-вакыт килеш.


Узбәя.

-Укучылар кем дәрестә бик яхшы жавап бирдем дип уйлый, шул укучылар кызыл тугәрәкләрне ала, ә кем уртача гына жавап бирдем дип уйлый , ул укучы яшел тугәрәкне сайлый.


V. Өй эше.

Укучыларнын белем дәрәҗәсен испкә алып өй эше ике төрдә бирелә.

1«Зоопаркта» темасына диалог төзү.

2 Җөмләләр төзергә.


VI Саубуллашу.

-Балалар, бугенге дәрес тәмам. Сау булыгыз !


Хәбәрләшү өчен телефон 89372897038


4нче интернат- мәктәп.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал