- Учителю
- Открытый урок по творчеству Р. Миннулина
Открытый урок по творчеству Р. Миннулина
Дәреснең темасы: Роберт Миңнуллин."Ә ни өчен?" шигыре
I. Дәреснең максатлары:
1.фәнни : 1. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру, шагыйрь иҗатының төп үзенчәлекләрен аерып чыгару өчен җирлек тудыру;
2.коммуникатив: әниләр турында, матур яшәү рәвеше турында әңгәмә;
3.тәрбияви: шагыйрь иҗатына, шигърияткә карата
кызыксыну уяту;
бер -береңә, тирә - яктагы кешеләргә хөрмәт,
мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
II. Дәреснең бурычлары:
Укучыларның шигъри текстларны аңлау күнекмәләрен ныгыту; укучыларның фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен камиллләштерү;
III. Дәреснең принциплары:
-
дидактик: күрсәтмәлелек, эзлеклелек;
-
гомумметодик: коммуникатив, ситуатив- тематик.
IV. Укыту ысуллары: аңлату- күрсәтү.
V. Укыту алымнары: темага карата, шигырьләр буенча фикер алышу, сәнгатьле итеп шигырьләр уку.
VI. Дәреснең төре: яңа материалны аңлату
VII Дәрес тибы: ЛГКК
VIII. Җиһазлау: : Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева, З.М. Шаһгалиева "Татар теле 9 сыйныф " дәреслеге, телевизор, караоке язмалары, китаплар күргәзмәсе, компьютер, мультимедия, шагыйрьнең иҗатын, тормыш юлын чагылдырган презентация.
Дәрес планы
I. Башлам өлеше. 2 м.
II. Актуальләштерү 3 м.
Дәреснең темасы белән таныштыру
III. Яңа материал өстендә эш 35 м.
-
Р. Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.
Презентация буенча эш.
-
"Әнкәй" җырын башкару.
4. Физкультминут
-
Тест биремнәр башкару
-
Ситуатив күнегүләр эшләү
-
Укучыларның чыгышын тыңлау. Р.Миңнуллинның шигырьләрен укыйлар.
8. Дәреслек буенча эш 119-120битләр .
IV. "Ә ни өчен?" шигырен уку
Анализ
V. Йомгаклау. 5 м.
Өй эше бирү
Билгеләр кую
Дәрес барышы.
-
Оештыру өлеше.
Исәнләшү. Психологик халәт тудыру.
Очрашканда кешеләр-
Олылар һәм кечеләр-
Бер-берсен сәламлиләр:
"Исәннәрмесез!"-диләр.
Саумы ,кояш ,саумы көн?
Дусларым ,хәерле көн!
Телим сезгә сәламәтлек,
Бәхет һәм яшәү дәртен.
-Исәнмесез, укучылар! Бер - берегезгә карап елмаегыз. Сез бик матур. Шушы җылы мөгаләмәдә дәресне башлыйбыз.
2. Теманы хәбәр итү. Укучыларга дәреснең темасын, максатын җиткерү, эшләнәсе эшләр турында хәбхр итү.
- Без Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗат белән танышып үтәрбез. Аның "Ә ни өчен?" шигырен укырбыз. Аның эчтәлеге буенча сөйләшербез.
- Роберт Миңнуллинның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру. Презентация буенча әңгәмә.
- "Әнкәй" җырын башкару. (укучыларның алларында җырның сүзләре, рус телендә тәрҗемәсе)
- Тестлар үтәү.
- Р.Миңнуллин иҗаты буенча ситуатив күнегүләр эшләү.
Ситуатив күнегүләр
1. Вы пришли в библиотеку. Спросите у библиотекаря книгу стихов Р.Миннулина;
2 .Вы в книжном магазине. Узнайте у продавщицы, есть ли книги Р.Миннулина?
3. Спроси у друга, какой стих Р.Миннулина больше ему (ей) нравится?
4. Спроси, какие стихи Р.Миннулина он (она) знает?
5. Узнай, почему ему ( ей) нравятся стихи Р.Миннулина?
6. Узнай, был ли Р.Миннулин в Великой Отечественной войне? Если нет, почему?
7. Спроси, сколько лет Р. Миннулину?
8. Спроси, где он живет?
9. Спроси, нравится ли твоему другу творчество Р.Миннулина и почему?
10. Спроси, для кого он больше писал?
- Балалар,әйдәгез шагыйрьнең берничә шигырен тыңлап китик.
( Укучылар Роберт Миңнуллинның шигырьләрен укыйлар, алдан өй эше итеп бирелгән була).
- Сүзлек эше.
Үпкәләшми - [үпкәләләшмий ] - не обижаясь
Төрткәләшми - [ төрткәләшмий] - не толкая
әрепләшми - [әрепләшмий] - не пререкаясь
әләкләшми - [ әләкләшмий] - не ябедничая
ялкауланмый - [ йа◦лкъаwланмый] - не ленясь
3. "Ә ни өчен" шигырен уку.
Башта укытучы укый, аннан укучылар, сүзләрнең дөрес әйтелешенә һәм интонациягә игътибар ителә).
Шигырь буенча әңгәмә:
Укытучы: Бу шигырь нәрсә турында дип уйлыйсыз?
Укучылар җавабы: Бу шигырьдә кешеләрнең үзара ничек яшәүләре турында сүз бара. Автор кешеләргә төрткәләшмичә, әрепләшмичә, ялкаулашмыйча, алдашмыйча елашмыйча, тату, матур яшәп була, ди.
Матур яшәү турында.
Укытучы: Ә матур яшәүне ничек дип аңлыйсыз?
-
Көтелгән җаваплар: тәрбияле , кешелекле булу. Тормышта үз урыныңны белеп, кешеләргә ярдәм итеп яшәү. Синең яшәвеңнән кешеләргә рәхәт булсын;
Кешеләргә ваемсыз булмау һ.б. лар.
Укытучы: Дөрес, балалар, иң беренче чиратта кешелекле булырга кирәк.
Ә нәрсә соң ул кешелеклелек? Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән карыйбыз.
-
Автор тормыштагы нинди күренешләрне ямьсез ди?
Үпкәләшү,төрткәләшү, әрепләшү, әләкләшү ,ялкаулану, алдашу, шаулашу.
-
Әсәрнең төп идеясе кайсы юлларда дип уйлыйсыз?
( тату гына яшәп була, матур гына яшәп була).
4.Китап буенча эш. 5 күнегүне башкару.
Укучылар бирелгән сүзләрне матур һәм ямьсез күренешләргә бүлеп язалар.
Матур күренешләр
Ямьсез күренешләр
Ихтирамлы булу
Алдашу
Эш ярату
сугышу
Чисталык сөю
әләкләшү
Тыныч тору
Ялкаулану
Бер -береңә авыр сүз әйтмәү
Шаулашу
Бер -береңә ихтирамлы булу
Бер -береңә авыр сүз әйтү
Татулык
Сүгенү
Эчкечелек
5. Йомгаклау. Билгеләр кую.
- Укучылар, чыннан да бу шигырь кешелекле булып, дус, матур яшәү турында. Ә менә Роберт Миңнуллин нәкъ менә шундый кешелекле шагыйрь. Һәм үзенең шигырьләрендә безне матур яшәргә өнди.
-
6. Өй эше бирү. 1 группа: шигырь буенча "Матур яшәү нәрсә ул?" дигән темага хикәя төзергә
-
2 группа: 121 бит 9 күнегү.
Шигырьнең 1 баганасын ятларга.
* 3 группа: шигырьне сәнгатьле укырга
7. Максатка ирешү дәрәҗәсен тикшерү