7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарскому языку по теме 'Фигыль темасын кабатлау'

Конспект урока по татарскому языку по теме 'Фигыль темасын кабатлау'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Сингапург структурасы кулланып төзелгән дәрес зшкәртмәсе (4 нче сыйныф, татар теле, татар төркеме)

Тема: "Фигыль темасын кабатлау"

Максат: фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау;

укучыларның белемнәрен ныгыту, системалаштыру;

сөйләм һәм язма телне үстерү;

табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау:дәреслек, дәфтәрләр, карточкалар

Кулланылган структуралар: Тэйк оф -Тач даун, Релли Робин, Микс-Фриз-Груп

Дәрес барышы

  1. Оештыру

Уңай психологик халәт тудыру

  • Исәнмесез укучылар,

Хәерле көннәр сезгә.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телим мин һәммәгезгә.

  • Әйдәгез хәзер исәнләшик. Җилкәдәш партнерларыгыз белән исәнләшегез. Кара- каршы иптәшләрегез белән исәнләшегез. Рәхмәт укучылар.

  1. Актульләштерү

  • Дәресне башлыйбыз.

  • Үткән дәрестә без нәрсә турындп сөйләштек ? (фигыль). Сез тагын нинди сүз төркемнәре беләсез? (исем,сыйфат, алмашлыклар). Дөрес укучылар.

3 . Яңа тема белән эшләү

  • Дәфтәрләрегезне ачыгыз. Числоны языгыз.

  • Сезнең каршыгызда алсу, ак, зәңгәр төстәге карточкалар бар. Алсу төстәге карточкаларны алыгыз. Анда сүзләр язылган. Шул сүзләр арасыннан нишли? нишләде? нишләячәк? сорауларына җавап биргән сүзләр табарсыз, дәфтәрләрегезгә язарсыз. Бу эшне эшләр өчен Релли-Робин структурасын кулланырбыз. Сез парларда эшләрсез, бер-берегезгә әйтерсез. Аннан соң мин тикшерермен. Башладык. (сүз эзләү өчен 2 мин вакыт бирелә, бер-береңә әйтү өчен 1 минут бирелә) (сүзләр: агач, өстәл, фикерли, исте, кызыл, яшел, озын, гөрли, ышкылый, шакмак, лепелди.)

  • Нинди сүзләр яздыгыз? 2 өстәлдән 4 номерлы укучы җавап бирә.(фикерли, исте, гөрли, ышкылый, лепелди). Әфәрин. Син супер.

  • Хәзер беренче хәрефләрен генә кабат языгыз. Нинди сүз чыкты? (фигыл)

  • Димәк безнең бүгенге темабыз нинди? Дәрестә нәрсәләр эшләрбез икән? (укучылар җавабы)

  • Сез фигыль турында нәрсә беләсез? (укучылар җавабы

  • Әйдәгез хәзер Тэйк оф-тач даун структурасы кулланып бирем үтик. Мин сезгә сүзләр әйтәм. Әгәр ул сүз боерык фигыль булса басарсыз, башка сүзләр булса утырырсыз. Башладык. (сүзләр: бас, уйный, каләм, яшел, утыр, уйный, мин, барды, без, кис). Әфәрин укучылар. Сез булдырдыгыз.

  1. Ныгыту

Дәресебезне дәвам итәбез. Сезнең каршыгызда зәңгәр төстәге карточкалар бар. Шуларны алабыз. Карточкаларда җөмләләр язылган, тик фигыльләре куелмаган. Терәк сүзләрне кулланып текстны язарга кирәк. (Яз ... . Кояш көннән-көн күбрәк ... . Җылы яктан кошлар ... . Агачлар яфрак ... . Авылда язгы кыр эшләре ... . Басуларга тракторлар, чәчкечләр ... . Терәк сүзләр: килә,чыгачак, җылыта, ярачак, башланачак, кайта) (Тикшерү. Укыганда һәр фигыльгә морфологик анализ ясау)

-Елның кайсы фасылы турында язылган? (Яз турында сөйләшү)

5. Физминутка.

Микс - Фриз - Груп структурасы куллану.

-Хәзер укучылар мин сезгә сүзләр әйтәм. Җавабы ничә була шуның хәтле басарсыз. (музыка уйный, ул туктау белән укучылар төркемләшәләр. Сораулар: хикәя фигыльнең ничә заманы бар? Фигыль сүзендә ничә сузык аваз бар? Яма сүзендә ничә аваз? Сишәмбе атнаның ничәнче көне?) -- Сез молодцы укучылар.

6. Мәкальләр белән эш.

- Ак төстәге карточкаларыгызны алыгыз. Анда нәрсәләр язылган? Шул мәкальләрне әйтеп бетерегә кирәк. (һәр укучыга бер мәкаль, әйтеп бетерәләр)

Нинди фигыльләр кулланылган? (боерык)

  1. Рефлексия.

-Дәрес ошадымы? Нәрсәне аңламадыгыз?

8. Йомгак, билгеләр кую.

Өй эше: яз турында хикәя язарга



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал