7


  • Учителю
  • 5кл. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы турында төшенчә

5кл. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы турында төшенчә

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





Татар теле дәресенә технологик карта

5 нче Б сыйныфы(татар төркеме)

Укытучы: Хисамова Л.М.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы турында төшенчә

Максат

Белем бирү максаты.

1.Cүз төзелеше һәм сүз ясалышы турында башлангыч сыйныфларда алган белемнәрен искә төшерү,гомумиләштерү,системага салу һәм тулы мәгълүмат бирү.

2.Татар телендә сүз ясалышы ысуллары турында төшенчә бирү.



Үстерелеш максаты.

1.Татар телендә сүзнең нинди мәгънәле кисәкләргә бүленүен анык белү; сүзнең мәгънәле кисәкләрен дөрес таный, аера, куллана белергә өйрәтү.

2.Татар телендә сүзләр нинди юллар ярдәмендә ясалуын ачыклау

3. Үз фикереңне дәлилли белергә өйрәтү.

4. Ишетеп аңлау күнегүләре аша игътибарлылыкны үстерү.

5Кирәкле информацияне сайлап ала белергә өйрәнү.



Тәрбия максаты.

1.Әдәплелек,әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

2. Туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту.





Планлаштырылган нәтиҗә

сүзне мәгънәле кисәкләргә дөрес бүлү:тамыр, нигез, кушымчаларны дөрес тану;

сүз ясалу ысулларын белү.

Төп төшенчәләр

Грамматик материалны дөрес таный, аера, куллана белү.

Предметара бәйләнеш

Рус теле

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү

Чыганаклар :

- төп











1Харисов Ф.Ф.,Харисова Ч.М. Татар теле.5 нче сыйныф.Рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы.Казан.Татарстан китап нәшрияты,2015,118б.

2. Дидактик карточкалар

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ -шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү





Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

− Исәнмесез, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.



- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.





Укучылар теләкләр тели:

−Хәерле көн!



КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Укытучы өчен максат:

Белем бирү максаты.

1. Cүз төзелеше һәм сүз ясалышы турында башлангыч сыйныфларда алган белемнәрен искә төшерү,гомумиләштерү,системага салу.

2. Сүз төзелеше,сүз ясалышы турында тулы төшенчә алу.



Үстерелеш максаты.

1. Кирәкле информацияне сайлап алырга өйрәтү.

2. Үз фикереңне дәлилли белергә өйрәтү.

3. Ишетеп аңлау күнегүләре аша игътибарлылыкны үстерү.



Тәрбия максаты.

1. Әдәплелек,әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү

2. Туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту





Укучылар өчен максат: грамматик материалны гомумиләштерү,системага салу,өстәмә мәгълүмат алу



Өй эшен тикшерү.

242нче күнегү:

- текстны сәнгатьле уку;

- тексттан сүз төркемнәренә мисаллар язу

- мәгънәле кисәкләрдәнсүзләр,сүзләрдән җөмлә төзү





Укучылардан сорау

-җөмләдәге сүзләр нинди мәгънәле кисәкләргә бүленгән?

-тамыр, кушымчалар

- сез санап киткән мәгънәле кисәкләр нәрсәне тәшкил итә, барлыкка китерә?

-сүз төзелешен .

-дәреслекнең 118 нче битен ачабыз.Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?

- сүз төзелешеһәм сүз ясалышы турында.



- текстны сәнгатьле укый;

- тексттан сүз төркемнәренә мисаллар яза;

- мәгънәле кисәкләрдәнсүзләр,сүзләрдән җөмлә төзи.

ТБУУГ: Cүз төзелеше һәм сүз ясалышы өлкәсенә караган терминнарны белү.

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү



Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү





Яңа материалны үзләштерү

-Әңгәмә

-дәрестә сүз төзелеше турында нәрсә белергә телисез?

-сүзләр нинди кискләргә бүленә.

- сүз ясалышы турында нәрсә белергә телисез?

-татар телендә сүзләр нинди юллар ярдәмендә ясала?

-243нче күнегү: күзәтү,грамматик анализ,нәтиҗә ясау

Укучыларның җаваплары















ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат:

Грамматик материал турында тулы төшенчә бирү;

Укучылар өчен максат:алган теоретик белемнәрне практикада куллана белергә өйрәнү,күнекмәләрне камилләштерү.

Яңа материалны үзләштерү

буенча эшнең дәвамы.

-тамыр,нигез,кушымчалар турында тел гыйлеменең кайсы бүлеге өйрәнә?

-сүз төзелеше.

- сүз төзелешенең бүленеше белән танышыйк:

Тамыр, сүз ясагыч кушымча,нигез,бәйләгеч кушымчалар,модаль кушымчалар. Сүзләрне сүз төзелеше ягыннан тикшергәндә нәрсәләрдән файдаланабыз?

-шартлы билгеләрдән.

Татар телендә сүзләр 6 ысул ярдәмендә ясала.Тактага язылган сүзләр белән танышып,алган белемнәрдән файдаланып сүз ясалу ысулларын бергә билгеләп карыйк:

Тамыр,ясалма,парлы,кушма,тезмә,кыскартылма.











Балаларның җаваплары



Тулы җавап бирү, дөрес итеп табу;

Сүзләрне дөрес таный,аера,куллана белү .









Үзбәя .

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү

Формалаштыру.

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Динамик пауза









Яңа белемнәрне ныгыту

Укытучы өчен максат:

яңа мәгълүмат туплауда өстәмә әдәбият куллану; белемнәрне уен формасында күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру



Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек һәм практик күнегүләр ярдәмендә камилләштерү

"Тамыр һәм кушымчалар" уены.Бирелгән сүзләргә кушымча ялгап, кушымчаның төрен дөрес билгеләү.









Схема буенча дөрес итеп кушымча ялгау.



РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру;



Укучылар өчен максат: дөрес итеп җөмлә төзи белү, грамматик анализ(өлешчә) ясый белү



Бирелгән сүзләргә анализ ясау.Карточкаларны җыю.

"Яңа сүз яса"уены.Мәсәлән,яка(аяк)

"Баскычтан кем тизрәк төшә?" уены.

дәфтәрләрдә эшләү.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

1. Рефлексия.

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз? Сүз төзелеше нинди мәгънәле кисәкләрдән тора?Сүзләр нинди юллар белән ясала?

2. Белемнәрне бәяләү.

Өй эше. 6(сүз ясалу ысуллары) җөмлә төзе,теоретик материалны укы, 6 сүзгә анализ (өлешчә) яса.





Балаларның җаваплары



ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу



















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал