7


  • Учителю
  • Татар теле дәресе Кешенең матурлыгы эше белән, 7 класс

Татар теле дәресе Кешенең матурлыгы эше белән, 7 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Апас муниципаль районы Болын-балыкчы төп гомуми белем бирү мәктәбе















Татар теле дәресе Кешенең матурлыгы эше белән, 7 класс

Проект технологиясе элементлары кулланып,

хәл темасын йомгаклау дәресе, 7 нче сыйныф













Укытыучы: Сафиуллина Ландыш Рәшиткызы

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы















2015

Максат: 1. Хәлләр турында белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү.

2. Хәлләрне тексттан танып белү күнекмәләрен үстерү.

3. Якташыбыз Социалистик Хезмәт Герое Мәгъсүмә

Кәлимуллина үрнәгендә хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү



Җиһаз: 1. М. Кәлимуллинага багышланган стенд "Буыннар чылбыры

ялганганда".

2. М. Кәлимуллинага багышланган музей материаллары.

3. Дәреснең моделе - таблицалар.

4. Карточкалар.



Эпиграфлар: 1. Кешенең матурлыгы - төсе белән

Кешенең матурлыгы - эше белән.

  1. Җирдә кеше торса торсын

Эзе калсын тирән булып,

Үзе үлсә, эше калсын

Мең яшәрлек имән булып.

М. Җәлил.



Дәрес барышы:

1. Мотивлаштыру. ( Дәрестә уңай психологик халәт тудыру).

Укытучы: Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!

Балалар: Хәерле көн!

Хәерле булсын безнең дәресебез,

Хәерле булсын һәр эшебез.



2. Белемнәрне тигезләү.

1. Өй эшен тикшерү.

Укытучы: Дәресебезне, укучылар, өй эшен тикшерүдән башлыйбыз. "Тирәбездә - яхшы кешеләр" дигән темага 1 нче группага - сочинение, 2 нче группага - җөмләләр, 3 нче группага мәкальләр язарга иде.

Өй эшенә бәя бирү.

Нәтиҗә: Сез иҗади эшләрегездә хәлләр кулландыгызмы?

Ни өчен без аларны яхшы кешеләр дип атыйбыз? Нәрсә ул яхшылык?

3.Уку мәсьәләсен кую

- Өй эшенә нинди максат куйган идек?

- Искә төшерик эле, нәрсә ул хәл?

- Хәлнең нинди төркемчәләре була?

- Нәрсә белән белдерелә?

- Менә без бүген 8 хәлне аера белербезме? Аларны дөрес куллана беләбезме?

- Ә хәзер, безгә дәреснең моделе юнәлеш биреп торачак.





Татар теле дәресе Кешенең матурлыгы эше белән, 7 классТатар теле дәресе Кешенең матурлыгы эше белән, 7 классТатар теле дәресе Кешенең матурлыгы эше белән, 7 класс

Вакыт х.

Кире х.

Урын х.



Татар теле дәресе Кешенең матурлыгы эше белән, 7 классТатар теле дәресе Кешенең матурлыгы эше белән, 7 класс

Татар теле дәресе Кешенең матурлыгы эше белән, 7 класс

Татар теле дәресе Кешенең матурлыгы эше белән, 7 класс

Эш-хәрәкәтнең кайда, кайчан, ничек, ни сәбәпле, нинди шартларда, нинди максат белән үтәлү-үтәлмәвен күрсәтеп, фигыльгә ияпгән һәм, билгенең дәрәҗәсен белдереп, сыйфатка, рәвешкә буйсынган иярчен кисәкләр хәл кисәкләр дип аталаТатар теле дәресе Кешенең матурлыгы эше белән, 7 класс

Сәбәп х.

Татар теле дәресе Кешенең матурлыгы эше белән, 7 класс

Шарт х.Татар теле дәресе Кешенең матурлыгы эше белән, 7 класс

Татар теле дәресе Кешенең матурлыгы эше белән, 7 класс



Татар теле дәресе Кешенең матурлыгы эше белән, 7 классТатар теле дәресе Кешенең матурлыгы эше белән, 7 класс

Татар теле дәресе Кешенең матурлыгы эше белән, 7 класс

Татар теле дәресе Кешенең матурлыгы эше белән, 7 класс

Максат х.Татар теле дәресе Кешенең матурлыгы эше белән, 7 класс

Күләм х

Татар теле дәресе Кешенең матурлыгы эше белән, 7 класс

Рәвеш х.

- Димәк, бүгенге максатыбыз хәлләрнең 8 төркемчәсен дә кабатлау. Әле минем тагын бер максатым бар.

- Ә хәзер тактада язылган шигырь юлларына игътибар итәбез.

Җирдә кеше торса торсын

Эзе калсын тирән булып,

Үзе үлсә, эше калсын

Мең яшәрлек имән булып.



- Бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

- М. Җәлил бу шигыре белән нәрсә әйтергә тели?

- Бу җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез.

- Матур эшләре белән халык күңеленә кереп калган кемнәрне беләсез?

- Бу уңайдан "Кошның матурлыгы- төсе белән, кешенең матурлыгы - эше белән" дигән татар халык мәкале гыйбрәтле. Юкка гына борынгы заманнарда ук Пифагор "Һәйкәлне сыны, ә кешене гамәле бизи" димәгәндер. Эше, кылган гамәлне белән районыбызда гына түгел, ә республикабыз горурлыгына әверелгән асыл затлар арасында М. Кәлимуллина аеруча зур урын алып тора. Ул фидакарь хезмәте өчен Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы исемгә лаек. Алар районда да 4 кенә.

- Күрәм, сез, алар турында азрак беләсез.

- Менә шуңа күрә дә икенче максатым, хәлләрне кабатлаганда, Мәгъсүмә апа турында күбрәк белү.

- Бәлки, сорау туадыр, ни өчен Мәгъсүмә апа турында өйрәнәбез? Чөнки аның тууына быел 95 ел була - быел аның юбилее.



4. Уку мәсьәләсен чишү



  • Ә хәзер, укучылар, сезнең эзләнүләр нәтиҗәсендә тупланган материалларга нигезләнеп, карточкалар әзерләдем.Карточкалар белән "Чылбыр" уены рәвешендә хәлләрне кабатларбыз. Шул ук вакытта Мәгъсүмә апаның тормыш юлы турында да күбрәк белербез.



1нче группа өчен бирем - хәлләрнең төркемчәсен, нәрсә белән белдерелүен, нинди җөмлә кисәге булуын ачыклау

2нче группа - хәлләрнең төркемчәләрен, нәрсәгә иярүен белергә.

3нче группа - хәлләрне табарга.



Нәтиҗә ясау: 1. Димәк, хәлләрнең төрле төркемчәләре бар, алар фигыль белән

белдерелеп килгән хәбәрләргә иярәләр.

2. Димәк, Мәгъсүмә апа яшьтән үк тырыш, өлгер булган.



- Быел, укучылар, нинди ел дип игълан ителде?

- Менә шул уңайдан Мәгъсүмә апа гаиләсендә ничек булды икән?

- Мәгъсүмә ханым гаиләдә дә тырыш, бала җанлы кеше була. Тормыш авырлыкларына зарланмыйча, алар ире Гашыйк белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Ә хәзер сезгә Мәгъсүмә апаның балаларыннан үзегез язып алган истәлекләрне тәкъдим итәм. Компьютерда бирелгән өзектән хәлләрне генә сайлап билгеләп барасыз.



Нәтиҗә: 1 - Укучылар, текстка хәлләр ни өчен кирәк?

(Хәлләр вакытны, урынны, сзбзпне, максатны, шартны белдереп киләләр, алар белән фикерне дөрес әйтеп була, сөйләм барлыкка килә.)

  • 2-Ни өчен горурланып сөйли Рушания апа?

(Чөнки алар хезмәтне сөяләр, шуңа күрә тормышта югалып калмаганнар.)



Эстафетаны кабул итеп алган балалары Кәлимуллиннар данын югары тоталар. Ни өчен югары дим? Чөнки Мәгсүмә апаның улы Нәҗип абыйның 30 еллап стаҗы бар. Ул алдынгы шофер, 4 ел рәттән шоферлар арасында алдынгылыкны бирми. Бу уңышлары өчен Нәҗип абыйга 2002 нче елда "Татарстан республикасының атказанган транспорт хезмәткәре" дигән мактаулы исем алды. Сез беләсез, Нәҗип абыйның тормыш иптәше Гөлсияр апа күп еллар буена мәктәптә укытты, мәгариф отличнигы, хәзерге көндә ветераннар советын җитәкли. Ә аларның балалары да тормышта үз юлларын тапканнар: Әнисә Казанда стоматолог булып эшли, Светлана - элемтә министрлыгында, Булат - экология министрлыгында бүлек җитәкли. Бүгенге көндә Кәлимуллиннарның иң яшь буыны - Кәрим үсеп килә. Шулай, хезмәте белән хөрмәткә лаек булган буын дәвам итә һәм алар безнең арада дип горурланып эйтә алабыз.

Рефлексив бәяләү этабы

Дәрескә нинди мәсьәлә куелган иде? Эш ничек башкарылды? Гомуми нәтиҗәне әйтергә, ни өчен хәлне белергә кирәк?

"Үзеңә кадәргеләргә ихтирам аларның каһарманлыгын дәавм итүдән, алар кылган гамәлләрне онытмаудан гыйбарат" дигән татар халкы өчен күп хезмәт куйган галим Лев Гумилев. Бик гыйбрәтле бу сүзләр. Бүгенге көндә Мәгсүмә апаның исеме - "Апасым - гомер бишегем", "Гомерем чакрымнары" китапларына кертелгән, ә авылыбызның үзәк урамы М. Кәлимуллина исемен йөртә. Бездә аның хезмәт батырлыгын истә калдырырга һәм үрнәк алырга тиешбез. Шуңа күрә дә өй эшен Мәгъсүмә апа белән бәйләп бирәсем килә.

Өй эше

1 нче группага - Мәгъсүмә Калимуллинага карата шигырь иҗат итәргә.

2 нче группага - миниатюр сочинение.

3 нче группага - җөмләләр язарга



Ә мин ул өй эшен алданрак үтәп килдем



Күңелемдә шигырь туды

Чып-чын шигырь күрәмсез,

Мондый бөек, зур шәхесне

Без тарихтан беләбез.

Авылымның горурлыгы-

Ул йолдызлы каһарман

Яшь буынга маяк булып,

Хезмәттә дан казанган.



Аңа булган зур зур ихтирам

Гел сакланган күңелдә.

Сагыну хисе мәңге яшәр

Безнең йөрәк түрендә.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал