7


  • Учителю
  • План-конспект урока татарского языка 'Партадашың кем?'

План-конспект урока татарского языка 'Партадашың кем?'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы төп гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе "Александр Бистәсе гомуми белем мәктәбе"





Партадашың кем?

темасына дәрес эшкәртмәсе.

(8 класс, рус группасы)



Эшкәртмәнең авторы:

1 категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Һадиуллина Рузалия Хәсән кызы.













2012 ел





ТЕМА: Партадашың кем?(1 дәрес)

Дәрес тибы: БСҮ

МАКСАТ: 1) лексик күнекмәләрне формалаштыру: актив сүзлек запасын үстерү, ныгыту, сөйләмгә кертү; 2) рәсем буенча логик фикерләү сәләтен үстерү 3) 1,2,3 берлек сан тартым кушымчаларын ныгыту, сөйләмдә актив куллануга ирешү; 4) -даш/-дәш, -таш/-тәш кушымчалары белән ясалган ясалган исемнәрне сөйләмдә актив куллануга ирешү; 5) «нишләгәнче» сүз үрнәген сөйләмгә кертү; 6) Үзара ихтирам, дуслык, ярдәмчеллек проблемаларын күтәрү.



Дәрес барышы:

1.а/. 1нче номерлы презентацияне ачу. Дәрес башында кабатланыла торган сүзлек гимнастикасы эшләнелә:

"Иртәнге гигиена" презентациясе күрсәтелә һәм аңа карап укучылар иртәнге гигиена турында сөйлиләр (сәгать … торам, урынымны җыям, гимнастика ясыйм, салкын су белән юынам, теш чистартам, чәчемне тарыйм, иртәнге ашны ашыйм, мәктәпкә китәм).

Ситуатив күнегү эшләү: (укучылар парларда эшлиләр)

  • Спроси у своего одноклассника, во сколько он встает, умывается, делает ли гимнастику, …

б/ . "Иртәнге гигиена" презентациясе сүндерелә. Бер укучы иртәнге гигиенасы турында үзлектән сөйли.

2. Менә мәктәпкә дә килеп җиттек. Сәгать сигездә дәресләр башлана. Рәсемгә карагыз. Малай белән кыз парта артында бергә утыралар. Алар бер-берсенә кемнәр? (Партадаш, классташ).

Партадаш, классташ сүзләренең ясалышын күзәтү, мисаллар китерү, дәфтәргә язу (классташ, яшьтәш, җирдәш, юлдаш, авылдаш,).

Сораулар бирү:

Бер класста укучылар кемнәр? (классташлар).

Коля белән Женя бергә утыралар, алар кемнәр? (партадашлар).

Без бер авылда яшибез, без кемнәр? (авылдашлар).

Сез бер яшьтә, сез кемнәр? (яшьтәшләр).

3. 2нче номерлы презентацияне ачу. Укытучы экрандагы дәрестә кирәк булачак яңа сүзләр белән таныштыра: рәхәтләнеп, холык, намуслы, ихтирамлы, түземле(сабыр), уйчан, максатчан, өлгер, горур, үткен, ягымлы, оялчан, тәкәббер, тупас, явыз, үзсүзле, ваемсыз, игелекле, уңай, тискәре.

Бу нинди сүзләр? (Кеше холкын тасвирлаучы сүзләр).

4. Китаптагы рәсем буенча балаларның фикерләре тыңланыла.

а/ Малай белән кызның бер-берсенә мөнәсәбәтләре нинди?(Малай белән кызның мөнәсәбәтләре бер-берсенә ихтирамлы. Алар яхшы дуслар, аларга бергә бик күңелле. )

б/ Алар бергә нишләп утыралар? (Малай белән кыз буш вакытта рәхәтләнеп сөйләшеп/әңгәмә корып/бәхәсләшеп утыралар. Малай белән кыз кызыклы китап турында сөйләшәләр. Малай белән кыз кызыклы рәсемнәр карап утыралар.)

в/ Алар ягымлы итеп сөйләшәләрме? (Алар ягымлы итеп сөйләшәләр. Кыз оялчан гына елмая).

г/ Малай белән кызның холкы нинди дип уйлыйсыз? Уңаймы? Тискәреме? Ни өчен? (Малай белән кызның холкы уңай дип уйлыйм, чөнки алар бик ягымлы, тату сөйләшеп утыралар. Күрәсең, алар яхшы дуслар.)

5. Укытучы сораулар бирә.

а/Син кем белән утырасың, синең партадашың кем?

б/ Аның партадашы кем?

Укучылар сорауларны бер-берсенә биреп укытучыны дәвам итәләр.

6. Кеше холкын тасвирлаучы тагын нинди сүзләр беләсез? (саран, юмарт, шәфкатьле, шәфкатьсез, ярдәмчел, усал, тырыш, ялкау, шаян, таләпчән, тәртипле, тәртипсез).

7. а/Ә хәзер үзебезнең холкыбыз турында сөйләшәбез.

- Мин таләпчән, кырыс, ярдәмчел һәм әзрәк ялкау. Ә син нинди?

- Синең партадашың нинди?

- Аның партадашы нинди?

Сорау - жавап формасында укучылар сөйләшүне дәвам итәләр.

б/Укытучы тактада җөмләләр бирә, укучылар җөмләләрне әйтеп бетерә.

Мин партадашым ..(нинди?).. булсын дип теләр идем.

Мин партадашым ..(нинди?).. булмасын дип теләр идем.

8. а/Гүзәл Әхтәмованың «Партадаш» шигырен беренче булып укытучы, аннары укучылар укый.

Партадаш

Мин - малай, син - матур кыз, Яхшы дус син, партадаш,

Без икебез - партадаш. Белем иленә юлдаш.

Дәрес дигән дөньяда Миңа көлә күзләрең,

Дус, сәяхәтче, юлдаш. Күп бит әйтер сүзләрең.

Бик моңсу була миңа, Кеп-кечкенә кәгазьдә

Әгәр сине күрмәсәм. Кулдан-кулга хат йөри.

Син мәктәпкә килмәгәндә, Тыңлый алмыйбыз дәресне,

Сәбәпләрен белмәсәм. Ярый, укытучы күрми.

Гөлзадә Әхтәмова

б/ укучылар эчтәлеген үз сүзләре белән әйтәләр.

в/ парлашып фикер алышалар:

Синеңчә, малайга партадаш кызы ошыймы?

Ә кызга малай ошыймы?

Алар дәрестә нигә хат язышалар?

(Укучылар жавапларын шигырьдән рәсемнән дәлилләр китереп бирәләр. Җавапларда ….., чөнки…. конструкциясе кулланыла).

9. -ганча/-гәнчә үрнәген өйрәнү.

Тактада: мин теләгәнчә без теләгәнчә үзебез теләгәнчә

син теләгәнчә сез теләгәнчә үзегез теләгәнчә

ул теләгәнчә алар теләгәнчә үзләре теләгәнчә

Син үзең теләгәнчә утырасыңмы?(сорау укучыга бирелә).

10. Ситуатив күнегү эшләү:

Спроси у одноклассников, так ли они сидят, как хотят.

(Укучылар парларда, группаларда эшлиләр).

11. Сорау-җавап формасында китап материалы өстендә укучылар

партадашлары турында сөйлиләр.

Сез бөтен дәресләрдә дә бергә утырасызмы? Әллә төрле дәресләрдә партадашларың төрлеме?

Дәресләрдә укытучылар сез теләгәнчә утырырга рөхсәт итәләрме?

Әгәр рөхсәт итсәләр, син кем белән утырыр идең? Ни өчен?

Сез дәрестә сөйләшеп утырасызмы, язу язышасызмы?

12. 3нче номерлы презентацияне күрсәтү. Слайдларда булган сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү.

14. Өй эшен бирү. Синең холкың нинди? Партадашың синең белән үзе теләгәнчә утырамы? Ә син кайсы дәрестә кем белән утырыр идең? Ни өчен? сорауларына җаваплар әзерләү.

15. Румия Фәтхетдинова башкаруында "Партадаш" җырын тыңлау.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал