7


  • Учителю
  • Папка передвижка на тему 'Җәлил рухы шат булыр'

Папка передвижка на тему 'Җәлил рухы шат булыр'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Бездә сабыйлар ана сөте белән үк Җәлил рухын имеп, аның идеалларын нәни йөрәкләренә сеңдереп, Дөньяны Муса күзләре белән күрергә, Ватанны, Милләтне Муса кебек яратырга өйрәнеп үсә. Нәкь шулай. Чөнки безнең бакчабызда шушы игелекле, сабыр, тыйнак, әмма искиткеч нәтиҗәле тә
предварительный просмотр материала


Бездә сабыйлар ана сөте белән үк Җәлил рухын имеп, аның идеалларын нәни йөрәкләренә сеңдереп, Дөньяны Муса күзләре белән күрергә, Ватанны, Милләтне Муса кебек яратырга өйрәнеп үсә. Нәкь шулай. Чөнки безнең бакчабызда шушы игелекле, сабыр, тыйнак, әмма искиткеч нәтиҗәле тәрбия эшен туктаусыз хәрәкәткә китереп, аңа яңа эчтәлекле, яңа заманча алымнар өстәп торалар.

Ел башыннан ук нәниләребез төркемнәрдә каһарман шагыйребез Муса Җәлилнең тормыш юлын, иҗатын өйрәнеп "Батырлык дәресләре" үткәрделәр. Һәр төркемнең "Җәлил шигырьләрен иң яхшы белүчеләре" билгеләнде. Һәм алар шагыйрьнең туган көнендә бәйрәмчә бизәлгән, Җәлилнең портреты, аның янына балалар өчен язылган китаплары күргәзмәсе куелган залга җыйналдылар. Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында фоторәсемнәр, язмалар белән танышканнан соң, сүз "нәни Җәлилчеләр"гә бирелде. Балалар Мусаның кечкенә чагын тасвирлап, шигырьләр укыдылар, аның әсәрләренең геройларына әверелделәр.

Җәлил әсәрләренә балалар рәсемнәре, иллюстрацияләр күргәзмәсен дә нәниләребез яратып карады. Татар халкының игелекле уллары Муса Җәлил һәм Габдулла Тукайнын юбилее якынлашкан көннәрдә бакчабызда аеруча җанлылык сизелде. Һәр төркем үзенчә чаралар планы төзеде, әдәби-музыкаль кичәләр әзерләде. Быел Татарның бөек трагик артисты Мохтар Мутинның тууына - 125 ел була, аның туган көненең бездәге театр атналыгына туры килүе бер дә гаҗәп түгел. Мохтар Мутин- безнең якташыбыз. Ул Такталачыкныкы. Һәр төркем үзенең сәхнә осталыгын, бай сөйләмен күрсәтте. Әкият костюмнары киеп алган сабыйлар хозурланып уйнады. Театрда төркемнәрдәге һәр баланың да катнашуы үзе үк уңышлы нәтиҗә. Татар театрының 105 еллыгын әнә шулай билгеләп үттек без.









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал