7


  • Учителю
  • Вне классное мероприятие посвященное творчеству Абдуллы Алиша 'Алиш - язучы да, батыр да'

Вне классное мероприятие посвященное творчеству Абдуллы Алиша 'Алиш - язучы да, батыр да'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Алиш - язучы да, батыр да

(Абдулла Алиш иҗатына багышланган сыйныфтан тыш чара)










Укытучы: Дәүләтшина ФәнияРавил кызы

Максат: укучыларда балалар язучысы Абдулла Алишның тормышына,

иҗатына кызыксыну уяту;

балаларның сөйләм телен телен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү,

сүзлек запасын баету;

язучы әкиятләре аша гәделлеккә, көче күңелле булырга өйрәтү,

дуслык хисе, әти-әниләргә

хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: А.Алиш портреты, әкиятләр китабы, рәсемнәр

Кичәнең барышы

"Үзем турында җыр" шигырен уку

1 нче укучы: Әйтсәләр дә барып тор син, дип,

Дөньяның иң рәхәт җиренә.

Әйтер идем: кирәк түгел, дип,

Кайтам мин, дип туган илемә.

2 нче укучы: Әйтсәләр дә, алтын сарайда тор син,

Ләкин илең ирексез калсын, дип,

Әйтер идем, мине зинданга сал,

Фәкать илем ирекле булсын, дип.

3 нче укучы: Сатмас егет илен алтын - көмешләргә,

Әгәр югалтмаса вөҗданын,

Алтынны ул чүпкә санар,

Иң кыйммәтле күрер ватанын.

Алып баручы: -Безнең кичәбез Абдулла Алишның тормышы һәм иҗатына багышлана. Абдулла Алиш ... Дөньяда аз гына яшәсә дә, ул үзенең гүзәл тормыш юлы, фидакарь эшчәнлеге, Ватанга тугрылыклы булуы һәм батырлыгы белән халык күңеленә кереп калган кешеләр рәтендә тора. Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм башка батыр көрәшчеләр белән бергә Абдулла Алишның исемен дә зур хөрмәт белән искә алабыз, аның әсәрләрен яратып укыйбыз.

4 нче укучы: Көн буе ачка интегеп,

Йоклый ярканат,

Кайчан кара төн туар, дип,

Ярыктан карап.

Мин, ярканат кебек, һич тә

Яктыдан качмам.

Иркәләп сөйгән кояшка

Булмамын дошман.

Мин барамын якты көнгә.

Ачык йөз белән,

Хуш киләсез, көләч, иртә,-

Дигән сүз белән.

Шул таң белән кояш кайта

Манчылып нурга.

-Сәлам туган авылыңнан!-

Дигән сыман миңа. ("Ярканат" шигыре)

5 нче укучы: Абдулла Алиш Татарстанның Куйбышев районы, Көек авылында туган. Гүзәл табигать кочагында үскән зирәк малай бик кечкенәдән үк китаплар белән дуслаша. Алты - җиде яшендә әтисеннән укырга, язарга өйрәнә, авылдагы башлангыч мәктәптә белем ала. Абдулла кечкенәдән үк бик сәләтле, тырыш бала була. Ул концертлар оештыра, үзе дә шигырьләр, хикәяләр яза.

2 нче укучы: Сугышка кадәр А.Алиш "Ялкын" журналы редакциясендә эшли. Бөек Ватан сугышы башлангач А.Алиш 1941 нче елның июлендә фронтка китә. Фашистлар кулына әсирлеккә төшә. Лагерьдан-лагерьга йөри торгач, ул Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша. Алар бер оешмага берләшеп дошманга каршы көрәш башлыйлар. А.Алиш һәрвакыт туган илен, хатынын, балаларын сагына, ул үзенең тиздән кайтуына чын күңелдән ышана. Ләкин аларга кайту насыйп булмый. Алар фашист суды тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителәләр. Аларның үлмәс исемнәре генә әйләнеп кайта.

6 нчы укучы: А.Алиш балалар күңеленә үзенең әкиятләре белән килеп керә. Ул 25 ләп әкият иҗат итә. Быел аңа 15 нче сентябрьдә 105 яшь тулган булыр иде. Әгәр дә ул исән булса, безне үзенең тагын да матур-матур әкиятләре белән сөендерер иде.

3 нче укучы: Абдулла Алиш балалар өчен күп хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр иҗат иткән. Аларны олылар да, нәниләр дә бик яратып укый. Менә монда бик күп рәсем, иллюстрация куелган. Алар Алиш абыегыз әсәрләре буенча ясалган. - Сез, укучылар, аның нинди әкиятләрен беләсез? (укучылар җавабы)

Алып баручы: Хәзер сез А.Алиш әкиятләреннән өзекләр тыңларсыз. Аның нинди әкияттән икәнен әйтерсез.

"Хәзер инде ул яңа киез итекләрен киеп, рәхәтләнеп йөри икән. Ләкин ул җылы итекләргә өйрәнмәгән булган, алардан ул бик тиз туйган, салып ташлаган. Әнием тапмасын дип яшереп куйган. Әнисе аны эзләп табып баласына кигезә, ә ул аларны салып ташлый икән."

- Бу әкиятнең исеме ничек? («Куян кызы»)

- Куян кызы ни өчен авырый? (Әнисе алып кайткан итекләрне кими, әнисенең сүзен тыңламый.)

- Куян кызы үзенең ялгышын аңлыймы? (Әйе, ул әнисенең сүзен тыңлый, итекләрен моннан соң бер дә салмый.)

- Тагын әкияттән өзек тыңлагыз. "Әниеңнең сүзен тыңламагансың, үзеңә үпкәлә, андыйларга минем агачта кунак булырга рөхсәт юк, - дип тиен ябалак кунаклаган ботакны селкеткән. Мескен ябалак, ботакны кабалап - кабалап, башка агачка күчкән. Ләкин кошлар аны бу агачтан да куганнар, хәзер үк күзләреннән югалырга кушканнар."

- Ә, бу өзек кайсы әкияттән? ("Бик яхшы сабак алды ябалак".)

- Ни өчен аны тиен һәм кошлар үз агачларыннан куалар? (Чөнки ул әнисенең сүзен тыңламый, аерылып китә.)

- Ул үзенең ялгышын аңлыймы? Нинди сүз бирә? (Ул үзенең ялгышын аңлый. Һәрвакыт әти-әнинең сүзен тыңлармын дип сүз бирә.)

- А.Алишның без искә төшергән бу әкиятләрендә әти-әнисенең сүзен тыңламаучы кошлар һәм җәнлекләр турында бара. Һәм алар икесе дә бәлага очрыйлар. Һәрвакыт әти-әни сүзен тыңларга, аларны борчымаска кирәк.

4 нче укучы: Абдулла Алиш балалар белән ихлас күнелдән сөйләшә белгән. Аларга ягымлы һәм гади сүзләр белән тормышның катлаулы серләрен төшендергән. Үзенең бөтен иҗаты белән сабыйларны туган илне яратырга, аны сакларга, табигатьнең матурлыгына сокланырга, күңел белән тоемлый белергә өндәгән.

- Ә хәзер, әйдәгез, 4б сыйныфы укучылары катнашында А.Алишның "Койрыклар" исемле әкияте буенча сәхнәләштерелгән тамашаны карап үтик. (әкият карау)

- Абдулла Алиш балалар өчен менә шундый мавыктыргыч әсәрләр язган. Бу "Койрыклар" дип аталган әкиятендә Куян үзенең ялкаулыгы аркасында койрыксыз кала язган.

"Күңелле балачак" дигән җыр (Г.Латыйп сүзләре, И.Шәмсетдинов көе) башкарыла.

- Менә шулай рухланып, илһамланып йөргәндә, ил күген кара болыт каплый, дәһшәтле сугыш башлана, һәм Абдулла Алиш, кулына корал алып, илне саклаучылар сафына баса.

Сугыш темасына музыка уйный.

7 нче укучы: Булгач давыл ничек шауламасын,

Чайкалмасын камышы.

Ярсый йөрәк дулкынлана

Авыр-авыр сагышы.

Беренче кат күзем кояш күргән

Җирләр ерак калды.

Тирә-ягым көзге болыт кебек

Кайгы чорнап алды.

Алып баручы: 1941 елның октябрендә Абдулла Алиштан хатлар килү туктала, ул хәбәрсез югала. Берничә ел буе аның язмышы билгесез булып кала. Бары тик сугыштан соң, Муса Җәлил исеме белән бергә А.Алиш турында дөреслек тә туган илгә әйләнеп кайта.

Алиш дошман алдында тез чүкмәгән, әсирлек тормышының иң авыр шартларында да көрәшчеләр сафында калган, җиңүгә булган ышанычын югалтмаган., Ватанына һәм халкына булган тугрылыкны соңгы сулышына кадәр саклаган! Абдулла Алишның әнисе Газизә апа бу турыда болай дип язган:

3 нче укучы: Рәхмәт булсын балама,

Тугры юллардан барган.

Дошманнарның йөрәгенә

Бик күп куркулар салган.

Дошманнарның алдында

Балам сүзендә торган.

Нинди газаплар күрсә дә,

Һәман нык, чыдам булган.

Үзем үләм димәгән,

Балам кала димәгән.

Дошман сүзенә алданып,

Туган илен бирмәгән!

Алып баручы: Абдулла Алиш Берлин төрмәсендә, 1944 елның 25 августында, 12 сәгать 12 минутта, фашистлар тарафыннан, башы киселеп үтерелә. Олы хөрмәткә ия булган, кадерле язучыбызның язмышы бик аянычлы тәмамлана. Ләкин ул үзеннән соңгы буынга, ягъни сезгә, безгә, күпме байлык - кызыклы әкиятләр, мавыктыргыч шигырьләр калдырып киткән. Нинди авыр көрәш юлында да һаман каләм тибрәтеп, бик күп әкиятләр язып калдырган. Абдулла Алиш үлгәндә аңа 36 яшь тә тулмаган була. Ул безнең күңелләрдә шулай мәңге яшь булып сакланыр!

"Матур булсын" дигән татар халык җыры башкарыла һәм кичә шуның белән тәмамлана.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал