7


  • Учителю
  • План урока по татарскому языку

План урока по татарскому языку

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы

3 нче номерлы гимназия муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе


Татар теленнән

5 нче сыйныф рус телле укучылар өчен

беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Якупова Римма Мансуровнаның

дәрес эшкәртмәсе (ФДГББС буенча).


Тема. Вакыт берәмлекләре.

Максат :

  1. Вакыт берәмлекләрен өйрәнү.

  2. Уйлау- фикерләү сәләтен үстерү.

Күзәтүчәнлекне үстерү.

  1. Үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка

омтылыш тәрбияләү.

.

Дәрес тибы: яңа белем бирү дәресе.

Җиһазлау: компьютер, кроссворд, "Исеңдә тот" кагыйдәсе, стенд.


Дәрес барышы.


Исәнмесез балалар! Утырыгыз.

Дәресне башлыйбыз.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

  2. Актуальләштерү.

-Укучылар, сез саный беләсезме?

-1,2,...

-20, 30,..

-Сез ничәнче сыйныфта укыйсыз?

-Ничәнче мәктәптә укыйсыз?

-Хәзер ничәнче дәрес? Дәрес сәгать ничәдә башланды?

-Димәк, без бүген дәрестә нишләрбез?

Уку мәсьәләсе. Бүген без дәрестә вакыт берәмлекләрен үзләштерербез.


II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1. Дәреслектәге нәтиҗәне уку.

-36 нчы бит 1 нче бирем. (Рәсемнәргә карап , вакытны дөрес әйтергә өйрәнегез).


Сәгать 6 - 6 часов

Сәгать 6 да - в 6 часов...


2. Нәтиҗә. Исегездә калдырыгыз. (Сүзлек өчен бирелгән сүзләр белән эш).

Сәгать ничә?-Который час?

Сәгать алты.-Шесть часов.

Сәгать ничәдә?-Во сколько часов?

Сәгать алтыда.-В шесть часов.

  1. Вакыт белү нигә кирәк?

- Көндәлек режим нигә кирәк? (Мөстәкыйль эшләү, тикшерү, үзбәя).


36 бит 4 күнегү. (Көндәлек режимыгызны төзегез, сөйләргә өйрәнегез).


  1. Слайдлар карыйлар.

-Бирелгән рәсемгә туры килгән җөмләне табыгыз.

-Ул эшне сәгать ничәдә эшлисез?


  • 5. Нәтиҗә. Укучылар, тормышта яшәү өчен иң мөһиме нәрсә? (укчыларның фикерләре тыңланыла).

  • Бу сорауга болай җавап бирәсе килә: барысы да мөһим!

Әйдәгез әле, бу сорауга тагы да тулырак җавап бирү өчен шушы кроссвордны чишеп алыйк.

Мин сезгә табышмаклар бирәм (парлап эшләү, тикшерү, үзбәя), ә сез дөрес җавап бирергә тырышырсыз. (кроссворд эленә)

  1. Табышмак әйтәм сезгә,

Йон бирә безгә нәрсә? (Сарык)

  1. Башы тарак,

Койрыгы урак

Кычкыртып быргысын

Уята барысын (Әтәч).

  1. Түше ап-ак,

Койрыгы - кайчыдай (Карлыгач)


4. Энәсез, җепсез теккән күлмәк кигән (Агач)

5. Мыегы бар, сакалы юк,

Туны бар, чапаны юк

Файдасы өйдә булгач,

Яланга сәфәре юк. (Мәче)

6. Олысы да, кечесе дә эшләпә кигән (Гөмбә)

7. Яңагы бар - күшәми

койрыгы бар сыйпамый (Тавык)

8. Аяуксыз - кулсыз капка ача

Ача д артына кача (Җил)

9. Бер йомгакта мең энә,

Сиңа тими, син тимә (Керпе)

10. Көмеш тәнле,

Ите тәмле (Балык)



Әт

Кар

Аг

С

а

р

ы

к

ә

ч

л

ы

г

а

ч

а

ч

М

ә

ч

е

г

ө

м

б

ә

Җи

К

т

а

в

ы

к

л


е

р

п

е

б

а

л

ы

к


  • Нинди сүз килеп чыкты? (Сәламәтлек)

  • Балалар, әйтегез әле, сез сәламәтлек сүзен ничек аңлыйсыз? Нәрсә икән ул?

  • Ни өчен кирәк соң ул?

-Димәк сәламәт кеше генә тормышта ямь, эштә тәм, яшәү өчен дәрт табып яши ала.

  1. Модельләштерү.

- Бүген дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

-Саннар.

-Вакыт берәмлекләре.

-Көндәлек режим.

-Сәламәтлек.

7. Ысул чыгару.

Сәламәт яшәү өчен нишләрсез.?

---- Режим буенча яшәргә тырышырбыз.

---- Вакыт берәмлекләрен өйрәнербез.

---- Саннарны белербез.


  1. Рефлексив бәяләү.

1.Рефлексив кабатлау.

-Нәрсә белдек?

-Ничек белдек?

2. Үзбәя, үзара бәяләү.

3. Өй эше.

А) 36 бит 4 күнегү телдән.

Б) 37 бит 5 күнегү.

В) Үз режимың турында хикәя язырга.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал