7


  • Учителю
  • Открытый урок по теме 'Ш. Галиев 'Кунаклар' (3 класс)

Открытый урок по теме 'Ш. Галиев 'Кунаклар' (3 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Әдәби уку. (3 нче сыйныф )


Дәреснең темасы: Ш.Галиев «Кунаклар". Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Дәреснең тибы: Лексик күнекмәләрне формалаштыру.

Дәреснең төре:яңа теманы ныгыту

Дәреснең максат: 1.Ш.Галиев "Кунаклар"шигыре буенча лексик күнекмәләрне ныгыту.

2. Кыстау формаларын кулланып сөйләм оештыра белү, логик һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

3. Яшелчәләрнең, җиләк-җимешләрнең кеше сәламәтлеге өчен файдасын төшендерү, милли ашларыбыз аша татар милләтенә хөрмәт уяту.

Җиһазлау: экран, проектор, компьютер, биремле карточкалар, фломастер, карандашлар.

Материал: Р.З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина "Күңелле татар теле" 3 нче сыйныф, (62 бит)


Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

Исәнләшү.Дәрескә уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, балалар!

-Хәерле көн!

- Безгә бүген кунак апалар килделәр. Әйдәгез, кунак апалар белән исәнләшик әле!

-Исәнмесез,хәерле көн!!(кунаклар исәнләшәләр)

-Кәефләрегез ничек, укучылар?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен - татар телен

Өйрәнергә без килдек.

-Изге ниятләрегез өчен рәхмәт! Утырыгыз,укучылар!

II.Белемнәрне актуальләштерү.

1)Фонетик зарядка.

а) Тыңлагыз, мин сүзләр әйтәм, сез [къ] авазы булган сүзләрдә кул чабарсыз (1 хлопок)

Кыстыбый, чәкчәк, бавырсак, кош теле, кесәл, өчпочмак, коймак.

б ) "Артык" сүзне табыгыз:

Кош теле,бәлеш, кыстыбый ,өчпочмак, кунак,коймак

-Ни өчен "артык"?

2)"Тәрҗемә ит"уены.

а) Т-Р: Татар халык ашлары, табын, шигырь, шагыйрь, кунаклар, табын әзерлибез,ризыклар

табын әзерләдек, чәчәк янына, бәлеш янына, чәкчәк куябыз, чәкчәк куйдык.

б) Р-Т: добро пожаловать, проходите, угощайтись, приятного аппитета!,ешьте, пробуйте, какой вкусный!, очень вкусно было, спасибо, приходите ешё.


3) Ребус чишү.Ребусны һәм кроссвордны чишү өчен, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне искә төшерәбез.

Шалкан,әфлисун,үсә, карбыз, әфлисун, түтәл (Шәүкәт)

Груша, алма, лимон, исә, елмая, виноград (Галиев)

Огурец, лук, свёкла,чеснок,морковь,репка, кабак,картошка

(тәрҗемәләре буенча - "Кунаклар")

III. Дәрес темасы өстендә эш.

1) -Димәк, безнең темабыз - Ш.Галиев "Кунаклар" шигыре өстендә эшне дәвам итү.

-Кем соң ул Шәүкәт Галиев? (слайд 1)

(Ш.Галиев- балалар шагыйре. Ул балаларның киңәшчесе, дусты)

-Ш.Галиев нәрсәләр язган? (шигырьләр)

-Нинди шигырьләр язган?(шаян,көлкеле)

-Сез Ш.Галиевның нинди шигырьләрен беләсез?("Онытылган,өйдә калган...", "Шәвәли","Кунаклар")

-Кемнәр сөйләп күрсәтә?(1-2 укчы сөйли)

-Ул балаларны нинди булырга өйрәтә?(гадел, тырыш, кыю)

-Әйе,укучылар. 20ноября,завтра, ему исполнилось бы 86 лет. Но три года тому назад, 2011 году детский поэт Ш.Галиев ушел из нашей жизни. Ему было 83 года.

Он оставил много-много стихотворений для своих юных читателей.

-Әйдәгез, «Кунаклар»шигыре өстендә эшебезне дәвам итик.


2) - Шигырь буенча сүзләрне искә төшерик. (слайд2)( һәрбер сүзне укытучы артыннан кабатлыйлар, "Яңгырау телефон"уены буенча бер-берсенә әйтәләр, аннан соң һәр төркемнән 1 укучы кычкырып әйтә)


Китереп бөтен ягын [китэрэп бөтөн йагын] - соблюдая все правила

Төрле-төрле [төрлө-төрлө] - разные

Өлеш [өлөш] - доля, часть

Җитешегез [җитэшэгэс] - пробуйте,успейте попробовать

Ашыкмагыз [ашыкмагыс] - не торопитесь

Кыстатмагыз [кыстатмагыс] -



3) Шигырьне укытучы, аннан соң 1-2 укучы укый.


4) Найдите в тексте словосочетания, предложения, где говорится о том, что:

- в середину поставили цветы;

-угощения (блюда) разные-разные;

-не торопитесь, гости;

-каждому достанется доля;

-домой уходить;

-мы накрываем стол.


5) Шигырь буенча сорауларга җавап бирү:

- Шигырь нәрсә турында?(табын турында)

- Шигырь кемнәр турында?(кунаклар турында)

-Өстәлдә нинди ризыклар бар?(чәкчәк,бавырсак,кош теле,сумса,бәлеш,өчпочмак, гөбәдия, коймак.кыстыбый)

-Бу нинди ашлар?( татар халык ашлары)

-2014год- год культуры(мәдәният елы) В нашей республике дружно живут очень много национальностей:русские,татары,чуваши, мордва и др. У каждого народа есть свои национальные блюда.


6)-Әйдәгез,татар халык ашларын карап үтик. (слайдлар 3) -Рәсемнәрне карыйбыз һәм бу сүз белән парларда диалог төзибез.(-Син гөбәдия яратасыңмы? - Әйе, мин гөбәдия яратам.)


7) Шигырьне (слайдтан4) ,милли аш рәсемнәрен сүзләр белән алыштырып уку.

-Әйтегез, әле бу татар халык ашларының кайсылары -итле ,кайсылары татлы ризыклар?

Итле ризыклар: өчпочмак, бәлеш, пәрәмәч

Татлы ризыклар: кош теле, чәкчәк, бавырсак, гөбәдия, коймак


8) - Ә витаминлы ризыклардан нәрсәләрне беләсез? (яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен атыйлар)


IV.Физминутка. (басып, шигырьне хор белән әйтәләр,хәрәкәтләр белән күрсәтәләр)


Без чәчәбез яшелчә, Күктә кояш елмая,

Кыяр,кишер, кәбестә, Җылы яңгырлар ява,

Су сибәбез, су сибәбез, Йомшак кына җил исә,

Алар үсә дә үсә. Яшелчәләр зур үсә.


V.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.


1) Ситуатив күнегү. -А как ты скажешь, что:

- в овощах много витаминов;

-овощи и фрукты очень полезны;

)-Димәк,табынга кунакларга җиләк-җимешләр дә куябызмы?(Әйе)


2).(Слайдтагы5)диалогны төзү:

- Сезгә кунаклар киләме?

- ....

-Табынга нәрсәләр куясыз?

- ....


3)- Әйдәгез,инде табын әзерлибез!(төркемнәрдә эш)- куелган битләрдә табынга нәрсәләр куялар,шуны ясыйлар һәм табын турында сөйләргә өйрәнәләр)


4)Һәр төркемнән 1 укучыны тыңлау.

5)-Кунакларны каршы алу,кыстау, кунакларның рәхмәт әйтү, мактау сүзләрен таблицага язу.(Слайд6)

Хуҗалар Кунаклар

..... .....

6) "Кунаклар һәм хуҗалар"(хуҗалар кунакларны каршы ала, кыстыбый белән сыйлый, ә кунаклар мактый, рәхмәт сүзләре әйтә)

VI.Дәресне йомгаклау.

1)-Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Нәрсәгә өйрәндек?

Әниегезгә, әбиегезгә тәмле аш өчен нинди сүзләр әйтерсез?Сезгә Ш.Галиевның "Кунаклар" шигыре ошадымы? Ул безне нәрсәгә өйрәтә?

2)Бәяләү.-Дәрестә катнашуыгызга карап үзегезгә билге куегыз!

3) Өй эше: Ш.Галиевның "Кунаклар"шигырен ятларга.

-Дәрес тәмам.Сау булыгыз,укучылар!
























 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал