- Учителю
 - Разработка урока по татарскому языку на тему 'Хайваннар дөньясында' (4 класс)
 
Разработка урока по татарскому языку на тему 'Хайваннар дөньясында' (4 класс)
Сыйныф: 4а (рус төркеме)
Укытучы: Нуркаева Гөлнур Флит кызы (1 нче категорияле укытучы)
Тема: Хайваннар дөньясы.
Максат:
-  
Хайван исемнәрен атау, сүзтезмәләрне, җөмләләрне төзү. Хайваннарның яшәү урыннары турында сөйләү. Татар телендә җөмләдә сүзләр тәртибе турында белемнәрне ныгыту.
 -  
Балаларның тәрҗемә итү, сүзләрдән сүзтезмәләр, сүзтезмәләрдән җөмләләр төзү, сораулар кую күнекмәләрен камилләштерү. Сүзлек байлыгын үстерү. Интуитив фикер йөртергә, логик эзлелеккә өйрәтү, фонематик ишетү хәтерен, охшашлык таба белергә, гомумиләштерү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен таба белергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү.
 -  
Иптәшеңә карата хөрмәт, коллективлылык рухы, хайваннарга мәхәббәт, ярдәмчелекне тәрбияләү.
 
Дәрес тибы: йомгаклау дәресе.
Җиһазлау: хайваннар рәсемнәре, биремнәр белән карточкалар.
ТСО: компьютер, проектор.
 
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
- Исәнләшү.
- Поприветствуйте партнера по лицу, а сейчас поприветствуйте партнера по плечу.
- Дежур рапорты.
 
II. Ишетеп аңлаү күнегүсе.
Прослушайте и укажите слова со звуком [а°]
Авыл, сарык, бүре, аю, төлке, яши, урман, файдалы.
 
III. Фонетик күнегү.
[а°] - авыл, сарык, файдалы, аю.
 
IV. Үткән дәресләрнең нәтиҗәләрен тикшерү.
ДЖОТ ТОТС структурасы буенча хайваннарны язарга.
Хәзер 1 нче һәм 2 нче номерлы укучылар кыргый хайваннарны аерып алыгыз, ә 3 нче һәм 4 нче номерлы укучылар йорт хайваннарын аерып алыгыз.
 
V. Актуальләштерү.
-  
Балалар, безнең бүгенге дәресебез гади генә түгел.
 -  
Сегодняшний наш урок несовсем обычный.
 -  
Внимание на экран!
 
(Идет видеоролик.)
(Слова учителя)
На поверхность нашей планеты высадился инопланетный летающий аппарат. Инопланетяне задумали похитить наших животных и увезти их в свои далекие миры. Но, по каким-то причинам, к счастью, их операция сорвалась. И маленькие зеленые человечки перепутали наших несчастных домашних и диких животных. Нам с вами поручено важное задание, можно сказать даже миссия, расселить животных по своим родным местам, и тем самым, спасти их от верной гибели.
 
VI. Үткән материалны ныгыту.
1. 1) Сыер тавышы ишетәләр.
Ребята, первое животное просит нас о помощи.
-  
Бу нәрсә тавышы?
 -  
Бу сыер.
 
Ребята, мы его спасем только выполнив задание.
На 1-ом столе у вас есть прилагательные, на 2-ом столе - существительные, на 3-ем столе - глаголы. Вам сейчас нужно найти нужные слова, которые подходят корове.
Мөгезле сыер сөт бирә.
Мы спасли первое животное.
-  
Кәҗә тавышы.
 
-  
Бу нәрсә тавышы?
 -  
Бу кәҗә.
 
Хәзер кәҗә турында җөмлә төзегез.
Сакаллы кәҗә йон бирә.
-  
Песи тавышы.
 
-  
Бу нәрсә тавышы?
 -  
Бу песи.
 
Хәзер песи турында җөмлә төзегез.
Йомшак песи тычкан тота.
-  
Эт тавышы.
 
-  
Бу нәрсә тавышы?
 -  
Бу эт.
 
Хәзер эт турында җөмлә төзегез.
Тугры эт өй саклый.
-  
Ат тавышы.
 
-  
Бу нәрсә тавышы?
 -  
Бу ат.
 
Хәзер ат турында җөмлә төзегез.
Матур ат йөк ташый.
2. - Сыер, кәҗә, песи, эт, ат кайда яшиләр?
- Алар авылда яшиләр.
 
Ребята, чтобы отправить наших животных в деревню, нам нужно выполнить еще несколько заданий.
 
-  
Ситуатив күнегүләр эшләү.
 
Спроси у друга:
-  
Каких домашних животных он знает?
 -  
Какое домашнее животное самое красивое?
 -  
Зачем нужна собака?
 
-  
Бу җөмләләр дөресме?
 
Бу - кәҗә. Ул кечкенә. Сыер урманда яши. Ул тычкан тота. Сыер алма ашый.
-  
1 нче номерлы укучы бер биттә хайван исемен яза һәм 2 нче номерлы укучыга бирә. 2 нче номерлы укучы нишли соравына җавап биргән сүз, 3 нче укучы нинди?, 4 нче укучы кайда? соравына җавап биргән сүз яза. Шул сүзләрдән җөмлә төзиләр.
 -  
МИКС ПЭА ШЭА структурасы ярдәмендә парлар табалар һәм үрнәк буенча диалог төзиләр.
 
-  
Коля, синең песиең бармы?
 -  
Әйе, минем песием бар.
 -  
Син песигә нәрсә ашатасың?
 -  
Мин песигә сөт бирәм.
 
3. Ребята, мы отправили наших животных домой, а сейчас нам нужно спасти диких животных. Отгадайте загадку.
1) Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак.
(Куян)
-  
Нинди хәреф төшеп калган? (Ку...н)
 -  
1 нче өстәл куян сүзенең транскрипциясен языгыз.
 -  
2 нче өстәл куян турында языгыз.
 -  
3 нче өстәл куян турында җөмлә төзегез.
 
Куркак куян кишер ярата.
2) Сорыдыр төсе,
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Сарыклар эзли.
(Бүре)
-  
Нинди хәреф төшеп калган? (Б...ре)
 -  
2 нче өстәл бүре сүзенең транскрипциясен языгыз.
 -  
3 нче өстәл бүре турында языгыз.
 -  
1 нче өстәл бүре турында җөмлә төзегез.
 
Усал бүре ит ярата.
-  
Җәй буе бал җыя,
 
Кыш буе хәл җыя.
(Аю)
-  
Нинди хәреф төшеп калган? (...ю)
 -  
3 нче өстәл аю сүзенең транскрипциясен языгыз.
 -  
1 нче өстәл аю турында языгыз.
 -  
2 нче өстәл аю турында җөмлә төзегез.
 
Зур аю бал ярата.
-  
Бер йомгакта мең энә,
 
Сиңа тими, син тимә.
(Керпе)
-  
Нинди хәреф төшеп калган? (К...рпе)
 -  
1 нче өстәл керпе сүзенең транскрипциясен языгыз.
 -  
2 нче өстәл керпе турында языгыз.
 -  
3 нче өстәл керпе турында җөмлә төзегез.
 
Энәле керпе гөмбә ярата.
5) Нечкә билле,
Көлтә койрыклы.
(Төлке)
-  
Нинди хәреф төшеп калган? (Т...лке)
 -  
2 нче өстәл төлке сүзенең транскрипциясен языгыз.
 -  
3 нче өстәл төлке турында языгыз.
 -  
1 нче өстәл төлке турында җөмлә төзегез.
 
Хәйләкәр төлке тавык ярата.
-  
Агач башларында яши
 
Кышын-җәен.
Агачлардан агачларга
Сикереп үтә,
Чикләвекләр ашап, шунда
Гомер итә.
(Тиен)
-  
Нинди хәреф төшеп калган? (Ти...н)
 -  
3 нче өстәл тиен сүзенең транскрипциясен языгыз.
 -  
1 нче өстәл тиен турында языгыз.
 -  
2 нче өстәл тиен турында җөмлә төзегез.
 
Җитез тиен чикләвек ярата.
4. - Куян, бүре, аю, керпе, төлке, тиен кайда яшиләр?
- Алар урманда яшиләр.
 
Ребята, чтобы отправить наших животных в лес, нам нужно выполнить еще несколько заданий.
 
-  
Ситуатив күнегүләр эшләү.
 
Поинтересуйся у друга:
-  
Злой ли медведь?
 -  
Хитрая ли лиса?
 -  
Заяц зимой какой?
 
-  
У каждого стола есть конверты со словами. Вам нужно составить предложения с данными словами.
 
Татарстанда зур, матур урманнар бар.
Урманнарда чәчәкләр, гөмбәләр, агачлар үсә.
Татарстан урманнарында төрле хайваннар яшиләр.
-  
Җәмләләрне рәсемнәргә карап урнаштырыгыз.
 -  
ИНСАЙД-АУТСАЙД СЁКЛ структурасы ярдәмендә парлар табалар һәм диалогны тулыландыралар.
 
-  
...?
 -  
Әйе, мин куян күрдем.
 -  
...?
 -  
Урманда.
 -  
...?
 -  
Кыш көне.
 -  
Куян нинди төстә иде?
 -  
... .
 
Ребята, мы отправили наших животных домой.
 
VII. Дәресне йомгаклау.
- Ребята, давайте вспомним , для того , чтобы спасти животных от гибели, что нам нужно было сделать?
- Карточкаларда сүзләрне тәрҗемә итәләр.
 
VIII. Өй эше.
Домашнее задание у каждого из вас будет разное.
Я вам раздаю карточки, на них написано то , что вы должны
будете сделать дома.
 
IX. Билгеләр кую.