- Учителю
- Татар әдәбияты дәресләрендә кулланма. Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты.
Татар әдәбияты дәресләрендә кулланма. Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты.
Казан шәһәре Киров районы
3 нче татар гимназиясе
ТЕМА:
Габдулла Тукайның
тормыш юлы һәм иҗаты
Төзеде:
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Садыкова Гөлсинә Солтан кызы.
2014
ПЛАН һәм КОНСПЕКТ
Тема:
Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты
Максатлар:
1. Г.Тукай шәхесенә ихтирам һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
2. Хезмәтләренең бүгенге көндәге әһәмиятен күрсәтү.
3. Язучының актуальлегенә тагын бер кат басым ясау.
Материал:
1. Әдәбият (XX йөз башы һәм 20 нче еллар): Татар урта гомуми белем мәкт. 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек / М.Х.Хәсәнов, А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, И.З.Нуруллин; А.Г.Әхмәдуллин ред-дә.- 3 нче басма.- Казан: Мәгариф. 2005.- 399 б.
2. Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем мәкт. 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек / Төз. А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин. - 3 нче басма.- Казан: Мәгариф. 2005.- 511 б.: рәс. б-н.
Җиһазлау:
1. Габдулла Тукай портреты;
2. язучының китаплары;
3. иҗатчының тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан күрсәтмәлекләр;
4. әдип турында презентация (компьютер ярдәмендә күрәтү).
5. Г.Тукай әкиятләре буенча эшләнгән мультфильмнар (компьютер ярдәмендә күрәтү).
Методлар һәм алымнар:
әңгәмә, сөйләү, аңлату, иллюстрация, китап белән эшләү, компьютердан презентация, видео күрсәтү.
Төре:
кабатлау һәм яңа белемнәрне алу дәресе.
ДӘРЕС ПЛАНЫ
-
Оештыру:
а) исәнләшү. Теманы ачып җибәрү өчен җирлек тудыру.
б) бурыч - максатларны әйтү.
II. Актуальләштерү:
а) татар әдәбиятында Габдулла Тукайның тоткан урынын билгеләү;
б) тормыш юлы һәм иҗаты буенча презентация карау:
в) кайбер мәгълүматларны дәфтәргә язып кую.
III. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру:
1. Г.Тукайның "Су анасы" әкияте буенча эшләнгән "Су анасы" мультфильмын карау;
2. Шагыйрьнең иҗаты буенча күңелле тест эшләү.
3. Шигырьләр уку;
а) сораулар ярдәмендә анализлау;
б) әңгәмә алышу.
IV. Йомгаклау:
а) дәрестә үтелгән материалны кабатлап чыгу;
б) дәрестә катнашкан актив һәм пассив укучыларны барлау, аларга билгеләр кую;
в) өйгә эш бирү;
г) саубуллашу.
ДӘРЕС БАРЫШЫ
I. Оештыру:
У: Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек?
у: Исәнмесез. Әйбәт.
У: Дәрестә кемнәр катнашмый?
у: Барыбыз да катнаша.
У: Афәрин. Безнең бүген дәресебез бик тә кызыклы булачак, шуңа күрә бар кешенең дә катнашуы бик әйбәт. Без сезнең белән бүген Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнүне дәвам иттерәбез. Без сезнең белән алдагы дәрестә нишләдек?
у: Габдулла Тукай турында видео карадык.
У: Дөрес. Бөек шагыйребезнең тормыш юлын һәм иҗатын бер дәрестә генә өйрәнеп бетеп булмый, шуңа күрә бүген өйрәнүне дәвам иттерәбез.
II. Актуальләштерү:
Татар шигъриятен үстерүгә тиңдәшсез зур өлеш керткән Габдулла Тукай, хаклы рәвештә, әдәбиятыбызның иң талантлы шагыйрьләреннән санала. Ул бары тик егерме җиде ел гына яшәде. Г.Тукай әйтерсең лә үзенең гомере аз икәнен алдан ук сизенде, йөрәге типкән вакытта мөмкин кадәр күбрәк язып калырга ашыкты. Халкыбызга гаять зур әдәби мирас калдырды.
Ә хәзер Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты буена презентация карыйбыз. Алдагы дәрестә караган видеоны да исегезгә төшереп утырыгыз. Кирәкле мәгълүматларны дәфтәрләрегезгә теркәп барсагыз бик әйбәт булыр иде. Шулай итеп, дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге көнне, теманы язып куегыз. Тактада язылган. Ә хәзер барыбыз да экранга карый.
(Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты буена презентация карау).
III. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру:
У: Сезгә презентация ошадымы?
у: Әйе.
У: Дәфтәрләрегезгә язып бардыгызмы?
у: Әйе.
У: Афәрин. Ә хәзер Г.Тукайның "Су анасы" әкияте буенча эшләнгән "Шүрәле" мультфильмын карыйбыз. Барыбыз да экранга карый.
(Г.Тукайның "Су анасы" әкияте буенча эшләнгән "Су анасы" мультфильмын карау).
Хәзер исә күңелле тест эшләп алабыз. Мин сорау бирәм, ә сез кул күтәреп җавап бирегез. Димәк, беренче сорау:
1. Малай су анасының нәрсәсен урлый?
а) көзгесен;
б) кулъяулыгын;
в) тарагын.
у: Тарагын.
У: Дөрес.
2. Микикики - микикики кәҗә башы бит ...
а) 2;
б) 12;
в) 22.
у: 12.
У: Дөрес.
3. Нәрсә рәхмәт укый, сакалын селкетә?
а) кәҗә;
б) кыш бабай;
в) кеше.
у: Кәҗә.
У: Дөрес.
4. Бала кем белән сөйләшә?
Әйт әле, ... ,
Сөйләшик бергәләп.
Бу кадәр күп очып,
Армыйсың син ничек?
а) сандугач;
б) күбәләк.
в) сыерчык.
у: Күбәләк.
У: Дөрес.
5. Шүрәленең бармагын кем кыстыра?
а) Былтыр;
б) Быел;
в) Узган ел.
у: Былтыр.
У: Дөрес. Афәрин, бар сорауга да дөрес җавап бирдегез. Ә хәзер хрестоматияләрегезнең 186 нчы битен ачыгыз. Габдулла Тукасйның "Тәәссер" шигырен укыйбыз. Башта үзем укыйм, аннары билгегә укыйсыз һәм бергәләп анализлыйбыз.
У: Габдулла Тукай шигыре -
"Тәәссер"
Гомернең иң читен, җайсыз, уңгайсыз бер минутында,
Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,
Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗаиб сүрә Коръәннән,-
Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.
Оча дилдән бөтен шик-шөбһәләр, һәм мин җылый
башлыйм,
Яңакларны мөкатдәс күз яшемдә энҗели башлыйм.
Бөтенләй сафлана күңлем, укыйм иман, булам мөэмин;
Килә рәхәт җиңеллекләр: хәлас булам авыр йөкдин.
Ходайа! Син тыйган эшләр тәмам әкътаг вә әбтәр, дим,
Иям баш сәҗдәгә: «Аллаһехак! Аллаһеәкбәр!»- дим.
***
Ә хәзер шигырьне чиратлашып, билгегә укыйсыз. Мин билге куйганда, сәнгатьлелеккә бик нык игътибар итәчәкмен. Иң беренче кем укырга тели?
у: Гүзәл Хәмитовна, ярыймы мин укыйм?
У: Әйдә.
(Берничә укучы шигырьне укый, билгеләр куеп барыла).
У: Афәрин. Ә хәзер әйдәгез анализлап алыйк. Шигырь нәрсә турында?
у: Монда сүз дин турында бара. Герой гомеренең авыр минутында кулына Коръән ала һәм аның газаплары беткәндәй була. Күңеленә рәхәт булып китә. Аннан авыр йөкләр төшкәндәй була. Ул Ходай тыйган эшләрдән тайпыла, Аллаһы Тәгаләгә баш ия.
У: Афәрин. Синең җавабың миңа бик тә ошады. Әйе, Г.Тукай иҗатында дин зур урын алып тора, һәм ул аның әсәрләрендә дә чагыла. Алдагы шигыре дә нәкъ шул хакта. Әйдәгез укып карыйк әле.
У: Ана догасы
Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,
Көмешләнгән бөтен өйләр вә сахралар тора балкып.
Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган
Халык йоклый - каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган.
Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;
Авыл кырыенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.
Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык
Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;
Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угълын:
«Ходаем, ди, бәхетле булса иде сөйгән, газиз угълым!»
Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;
Карагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас?
***
(Берничә укучы чиратлашып укый).
У: Афәрин, бу шигырьне дә бик матур укыдыгыз. Мин бары яхшы билгеләр генә куйдым. Әйдәгез, хәзер анализлап алыйк.
у: Кичке күренеш сурәтләнә. Авылда тынлык. Халык йокыда, хәтта этләр дә өрми. Бары бер өйдә генә ут. Бер Ана улы өчен дога кыла. Ходайдан улының бәхетле булуын сорый. Күзләреннән яшьләр ага.
У: Бик әйбәт анализ булды бу. Рәхмәт. Ә хәзер шагыйрьнең "Таян Аллага" шигырен укыйм. Безнең вакыт бик әз калып бара, шуңа күрә мине тыңлагыз да, өегездә шулай итеп сәнгатьле укырга әзерләнеп килегез. Шулай ук, "Милли моңнар" шигырен дә. Икенче дәрестә анализларбыз, Алла бирсә.
(Укытучы укый).
IV. Йомгаклау:
Димәк, без бүген дәрестә Габдулла Тукай тормышын һәм иҗатын өйрәнүне дәвам иттердек. Дәрес бик күңелле үтте. Барлык укучылар да бик актив булдылар. Мин сезнең җаваплардан бик канәгать калдым. Сезгә яхшы билгеләр куйдым. Көндәлекләрегезне бирерсез. Өй эшләрен аңладыгызмы?
у: Әйе.
У: Сораулар булмаса, чыгарга мөмкин. Саубулыгыз.
у: Саубулыгыз.