7


  • Учителю
  • Конспект урока татарского языка в 5 классе 'Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре. '

Конспект урока татарского языка в 5 классе 'Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре. '

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


5 нче сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теле дәресе.

Тема: Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

Максат: 1. Укучыларны сыйфат турында төшенчә белән таныштыру; исемнән чыгып сорау куярга; аны башка сүз төркеменнән аерырга өйрәтү; сыйфат дәрәҗәләренең кушымчалары белән таныштыру; предмет билгеләрен чагыштырып, укучыларның фикер йөртә белү сәләтләрен үстерүне дәвам итү.

2. Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлеген, диалогик, монологик сөйләмне үстерү.

3. Туган як табигатенә сак караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү, ГКФ.

Җиһазлау: Дәреслек (Хәйдарова Р.З., Әхмәтҗәнова Г.М.. Татар Теле. 5 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. - Казан: «Татармультфильм», 2014) (78-79 битләр), таблица, магнитофон, урман рәсеме, карточка, дидактик материал.


Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез балалар!

Матур үтсен көнебез!

Көләч булсын йөзебез!

Булыйк һәрчак әдәпле,

Отыйк матур гадәтне.

Дөрес, матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик.


2.Актуальләштерү.

  • Бүген сыйныфта кем авырый?

  • Укучылар, бүген көн нинди?

  • Бүген көн кояшлы, салкынча, җилсез.

  • Кыш көне тагын нинди көннәр була?

  • Кышын буранлы, карлы, болытлы, җилле көннәрдә була.

  • Бүген ничәсе?

  • Февраль ае елның кайсы фасылына керә?

  • Кыш көне табигать нинди?


3. "Дуслар белән күңелле" темасы буенча сүзләрне әйтеп чыгу.


4. Чын дуслар нинди? (Җаваплар). Рус телендәге нинди? соравына җавап бирүче сүзләр нинди сүз төркеменә керә? (Сыйфат)

Әйе, без өйрәнәчәк сүз төркеме сыйфат ( имя прилагательное) дип атала. (Дәреснең темасы, максаты әйтелә).


5.Яңа теманы аңлату.

Укчылар сез рус теленнән сыйфатны беләсез. Әйдәгез русча кагыйдәсен искә төшерик.

Имя прилагательное - часть речи, которая обозначает признак предмета и отвечает на вопросы какой? который?. В предложении имена прилагательные являются определением или сказуемыми.

Татар телендә кагыйдә болайрак яңгырый .

Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? Сорауларына җавап биргән сүз төркеме сыйфат дип тала.

Ә хәзер карандаш һәм китап сүзләренә нинди? дигән сорауны куеп карыйк, сүзтемәләр төзик.

-Карандаш нинди? (озын, кыска, каты, гади, төсле).

-Китап нинди? (калын, яңа, төсле, матур, кызыклы).

Әлеге сүзләр предметның нәрсәсен белдерә? (билгесен)


6. Таблица өстендә эш.

Таблицадан күренгәнчә, сыйфат предметның төрле билгесен белдерә

алалар.

Төсен (кызыл алма, зәңгәр чиләк, яшел яулык)

Тәмен (баллы чәй, тозлы кыяр, ачы торма)

Формасын (түгәрәк өстәл, туры сызык, яссы такта)

Күләмен ( зур өй, биек тау, кечкенә күл)

Массасын ( җиңел, авыр)

Характерын ( акыллы бала, яхшы кеше, хәйләкәр төлке)

Һәр билгегә 3 шәр сыйфат уйлап яз.


7. 2нче күнегү нәтиҗәсендә сыйфат дәрәҗәсенә күчү.

1. Кайсы алма иң зур алма?

2. Иң кечкенә алма кайсы?

3. Кайсы алмалар зуррак?

Ә хәзер таблицага игътибар итик. Сыйфатның 4 дәрәҗәсе бар.

1. Гади дәрәҗә( Положительная степень)

2. Чагыштыру дәрәҗәсе (Cравнительная степень)

3. Артыклык дәрәҗәсе (Превосходная степень)

4. Кимлек дәрәҗәсе (Уменьшительная степень)

Җөмләдә аергыч , хәбәр , хәл булып килә ала.

  1. Аергыч. Матур җәй килде (Наступило прекрасное лето).

  2. Хәбәр. Көн матур ( День хороший).

  3. Хәл. Ул матур яза (Он пишет красиво).

(Балаларга сыйфат дәрәҗәсе таблицасын бирү).


  1. Сүзлек өстендә эш.

Ярдәмчел - отзывчивый

Тышкы кыяфәте - внешний вид

Әдәпле - веңливый


  1. Дәреслек белән эш.

3 нче күнегү. Сыйфатларның антонимнарын әйтегез: ак -..., салкын -..., әдәпле -..., йомшак -... .

4 нче күнегү. Бу нинди төсләр? Русчага тәрҗемә итегез: зәңгәр, зәп-зәңгәр, алсу, кып-кызыл, кызылрак, сары, сап-сары, яшел, ямь-яшел, ак, аксыл, ап-ак, кара, кап-кара.

6 нчы күнегү. Дустыгызның тышкы кыяфәте турында сөйләгез. Аңа мактау сүзләрен әйтегез.

  1. Сорау төзү күнекмәләрен ныгытыйк.

  1. Күршегезгә дустының тышкы кыяфәте турында сораулар бирегез.

  1. Дустыгызның күзе, чәче, күлмәге төсен әйтик һәм 4дәрәҗәгә куйыйк.

Салкын, ап-ак, җылы, ак, салкын, бик авыр, бик матур, тып-тын,

усал, хәйләкәр, куркак, матур, зур, авыр.

Гади

Чагыштыру

Артыклык

Кимлек

Зәңгәр

Зәңгәррәк

Зәп-зәңгәр

Зәңгәрсу

Соры

Сорырак

Соп-соры

Соргылт

Кара

Карарак

Кап-кара

Карасу

Сары

Сарырак

Сап-сары

Саргылт

Ак

Аграк

Ап-ак

Аксыл

Кызыл

Кызылрак

Кып-кызыл

Кызгылт

Яшел

Яшелрәк

Ямь-яшел

Яшкелт


  1. 8 нче күнегү. Как скажете о том, что:

  • у вас отзывчивый друг;

  • он отзывчивый, добрый;

  • вы с ним вместе играете, готовите уроки, ходите в школу?


12.Физ. минут.


13.Уен. Карточка белән. "артык сүзне тап".

Кыяр, яфрак, яшел, агач.

Алма, карбыз, җиләк, тәмле.

Эшчән, кыз, укучы, малай.

Җил, кояш, кар, кечкенә.

Дәфтәр, каләм, китап, чибәр.

Сыер, кәҗә, кызыл, сарык.

Кишер, зур, чөгендер, кәбестә.


14. Ныгыту өчен күнегүләр эшләү. (Карточкалар белән эш)

1 нче күнегү. (Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләләрне күчереп яз).

... ... көн. Болында ... , ... чәчәкләр үсә. ... күктә ... кошлар сайрый.

... үлән арасында ... җиләкләр үсеп утыра. Нинди ... вакыт.

Сыйфатлар: кызыл, зәңгәр, ак, җәйге, җылы, төрле-төрле, аяз, күңелле, яшел.

2 нче күнегү. (Сүзтезмәләрне татарчага тәрҗемә итеп яз. 2 җөмлә төзе).

Красивое платье, жаркое лето, умная девочка, ленивый кот, мелкий

дождь, холодный день, широкая река, прямая улица.

3 нче күнегү. (Түбәндәге сүзләрдән сүзтезмәләр төзеп яз).

Җилсез . чәчәк

Хуш исле . иртә

Көчле . дәрес

Кызыклы . бала

Уңайлы . тавыш

Тәмле . өстәл

Матур . аш

4 нче күнегү (Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетер).

Кышын көн кыска, ә төн ... .

Җәен көн аяз, ә көзен ... .

Күп укыган бала белемле, ә аз укыган ... .

Китап калын, ә дәфтәр ... .

Алма баллы, ә лимон ... .

Кар йомшак, ә боз ... .

Шикәр ак, ә күмер ... .


15. Йомгаклау.

- Бүген без дәрестә нинди сүз төркемен өйрәндек?

- Ул нәрсәне белдерә? Нинди сорауларга җавап бирә?

- Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар, ниндиләр?

- Сыйфатлар җөмләдә нәрсәгә бәйләнеп киләләр?

- Сыйфатның сөйләмдәге роле нинди?


Өй эше. "Әниемне яратам" , " Минем әнием", " Иң кадерле кешем"

дигән темага сыйфатлар кулланып 5-6 җөмләле сочинение язарга.


Билгеләр кую.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал