7


  • Учителю
  • Конспект урока татарский язык 5 класс на тему Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Конспект урока татарский язык 5 класс на тему Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

В.Д.Шадриков методикасы буенча төзелгән татар теленнән дәрес конспекты

Сыйныф: 5

Төркем: рус төркеме

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова "Татар теле "

Тема: "Исемнәрнең тартым белән төрләнеше"

Максат: 1. Иемнәрнең тартым белән төрләнешен аңлату; исемнәрнең зат-сан

белән төрләнешен, кемнеке?соравына җавап булып килгән алмашлыкларны кабатлау.

2. Логик фикер йөртүне үстерү; тартымлы исемнәрне сөйләмдә активлаштыру

3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын

арттыру, дүрт аяклы дусларыбызның гадәтләре турында әйтә белергә күнектерү, аларга

карата мәрхәмәтле булырга кирәклеген төшендерү.

Җиһазлау: мультимедия проекторы, презентация, индивидуаль карточкалар, дәреслек, аудиоязма, Р.З.Хәйдәрова "Татар теле таблицаларда".

Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге

I Оештыру моменты:

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

− Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме?"Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр", - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезгә карап,елмаеп, яңа көн белән котлыйк.

- Хәерле көн, миңа!

- Хәерле көн ,сиңа!

- Хәерле көн, аңа!

- Хәерле көн һәммәбезгә!

II Өй эшен тикшерү:

Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү.

Укучылар өчен максат: өй эше дөреслеген тикшерү.


Алымнар:

1. Өй эшен карап чыгу

2. Хаталарны ачыклау, төзәтү

3. Дөрес итеп уку


-Балалар, сезгә нинди өй эше бирелгән иде.?

-113 нче бит, 5 нче күнегү бирелгән иде.

-Бу күнегүдә нәрсә эшләргә тиеш идегез?

-Н.Мадьяровның "Инде мактанмас" шигырендәге

кемнеке?соравына җавап булган сүзләрне билгеләргә, һәм күплек санда язарга иде.

-- Сез аны эшли алдыгызмы?

- Әйе, эшли алдык.

- Алия, беренче бүлекне укып аңлатып бир әле.

- Синеке (кемнеке?)

- Ирек икенче бүлекне укып аңлата.

-Синеке,(кемнеке?)

- Вика өченче бүлекне укып аңлата.

-Минеке? (кемнеке?)

-Дөрес,Ә хәзер әйтегез, боларны нинди сүз төркеме белән билгеләдек?

- зат алмашлыклары, тартым белән төрләнгән (притяжтельные местоимения )

- Зат алмашлыклары тартым белән төрләнгәндә нинди

кушымчалар белән билгеләнә?

  • калын әйтелешле сүзләрдә -ныкы, нечкә әйтелешле үзләрдә -неке ( балалар җавап бирә)

  • Тартым алмашлыклары тагын нәрсәләр белән төрләндердек?

  • Сан һәм килешләр белән төрләнә.

  • Безнеке, сезнеке, аларныкы.

  • Безнеке алмашлыгын иялек,юнәлеш,чыгыш килешләренә куеыз.

  • безнекенең,безнекенә,безнекеннән.

  • Дөрес ,булдырдыгыз.

III Яңа теманы аңлату

Фонетик күнегү:

Укытучы өчен максат: [ү], [k ], [ қ] авазларының дөрес әйтелеше өстендә эшләү, ясалу үзенчәлекләрен искә төшерү, мәкаль зчтәлеген төшендерү.

Укучы өчен максат: [ү], [k ], [ қ] авазларын дөрес әйтү күнекмәләрен камилләштерү, мәкальләрнең мәгънәен аңлау.


Күрсәтмәлелек:

1 Карточкалар

2. Слайдлар

3.Аудиоязма


3. Фонетик күнегү.

- Укучылар, карагыз әле, без слайдта (1) нәрсәләр күрәбез?

(Слайдта [ ү], [k ], [ қ] авазлары һәм мәкальләр язылган)

а ) Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын.

б ) Тыйнаклык кешене бизи.

- Артур, бу нинда авазлар?

- [ү ], [k ], [ қ] авазлары.

- Дөрес. Бик яхшы. Ә хәзер игътибар белән мине тыңлагыз һәм кабатлагыз.

( авазларны кабатлау)

- Балалар, [ү] авазы кайсы сүздә очрый?

- үзеңне, үзең сүзләрендә.

- Балалар, [k] авазы кайсы сүздә очрый?

- кеше, кешене сүзләрендә.

- Балалар, [қ] авазы кайсы сүздә очрый?

- тыйнаклык,мактама,мактасын сүзләрендә.

- Дөрес. Ә хәзер, әйдәгез мәкальләрнең мәгънәен аңлатыйк

( укучылар тәрҗемә итәләр һәм мәгънәсен ачыклыйлар.

- Скромность украшает человека.

- Сам себя не хвали, пусть тебя другие хвалят.

- Шигырьдәге малай Вилгә бу мәкальләр белән киңәш биреп буламы?

- Әйе. (Укучылар мәкальләрне кабатлыйлар)

Яңа тема аңлатуга максат:

Укытучы өчен максат: исемнәрнең тартым белән төрләнеше аңлату, кушымчалары белән таныштыру;

Укучылар өчен максат: исемнәрнең тартым белән төрләнешен аңлап, куллана белүләренә ирешү; актив сөйләмгә кертү;

4. Яңа теманы аңлату

а) - Балалар, без зат алмашлыкларын тартым белән төрләнешен кабатладык.

-В русском языке принадлежность выражается какими местоимениями и существительными какого падежа.

- (мой,твой,его,ёё,наш,ваш,их) и сущ-ми родительного падежа ( платье мамы)

б) Тартым алмашлыкларын искә төшерик.( укучылардан әйттерү.)

соңыннан слайд (2 ) күрсәтелә

Минем (мой)

Безнең (наш)

Синең ( твой)

Сезнең (ваш)

Аның (его,ёё)

Аларның ( их)

в) - Ә хәзер дус һәм күз сүзен тартым алмашлыклары белән әйтеп карагыз.

-дус,күз сүзләре нинди сүз төркеме белән билгеләнә,нинди сорауларга җавап булып килә?

(укучыларның җаваплары)

( укучылар төрләндерә, хаталар төзәтелә.)

г) Слайд (3) күрсәтелә

Минем дустым күзем

Безнең дустыбыз күзебез

Синең дустың күзең

Сезнең дустыгыз күзегез

Аның дусты күзе

Аларны дуслары күзләре


д)-Хәзер исемнең тартым кушымчаларын билгелик.(Укучылардан кушымчаларны әйттерү)

Слайд ( 4) күрсәтү.

-ым /-ем, - м

-ыбыз /-ебез, -быз / -без

-ың / -ең, -ң

-ыгыз / -егез, -гыз / -гез

-ы /-е, -сы / -се

-лары /-ләре


е)Балалар, скажите в каких случаях мы будем к существительным(исем) прибавлять окончание -ым,

-ың,- ы,-ыбыз,-ыгыз, -лары?

- Если слова твёрдого произношения.

- Балалар, если слово мягкого варианта, то в этом случае какие окончания добавляем?

(балаларның җаваплары)

з) Слайд (5)

- Ә хәзер 5 нче слайдка карыйк һәм ? билгесе урынына тиешле алмашлыкларны куегыз.

... сумкасы, ...тәпием, ...мәктәбегез, ...китаплары, ...күзе, ...гадәтләребез, ...этем.

(укучыларның җаваплары,нәтиҗә ясау)

IV Ныгыту

Укытучы өчен максат: яңа теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

Укучы өчен максат: яңа үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәтү

Метод:

Сорауларга җавап бирү.

Дилог төзү

Ситуатив күнегүләр.

5.Ныгыту.


1.Индивидуаль карточкалар буенча эшләү.

- Балалар, бугенге числоны язабыз, сыйныф эше.

а) Һәрбер укучыга кем ? нәрсә?соравына җавап булган сүзләр язылган карточкалар бирелә.

Бирем : исемне тартым категрияләре белән язарга.

б) Укучыларның җавапларын тыңлау,хаталарын төзәтү.

в) Бирелән сүзләр белән җөмләләр төзү.

2. Аудирование.

г) - Ә хәзер, балалар сезнең белән аудиоязма тыңлап үтәбез. (аудиоязма тыңлатыла)

Минем дүрт аяклы дустым бар. Күзләре зур,матур. Койрыгы кечкенә. Тиресе йомшак, мамыклы. Минем сумкамны мәктәпкә күтәреп бара. Мин этемне бик яратам.

д) Тыңлаган җөмләләрдән тартымлы исемнәрне санап чыгыгыз.

е) Укучыларның җаваплары.Дүрт аяклы дусларыбызны рәнҗетмәскә, яратырга кирәклеген әйтү.

3.Дәреслек белән эш.

а) 114 нче бит,2 нче күнегүне эшлибез.

Бирем: Диалогка төшеп калган репликаларны өстәп языгыз. Тартымлы исемнәрне билгеләгез.

-...?

- Әйе,минем этем бар.

- ...?

-Этем зур,матур.

-...?

Юк, бу эт минек түел, Сашаныкы.

-...?

-Минек кара.

б) Укучыларның җаваплары.Хаталарын төзэтү.

4. Ситуатив күнегү


- Ә, хәзер сезнең белән ситуатив күнегү эшләп үтәбез.

Как скажешь о том, что:

-какая у тебя собака: злая или не злая?

-какой породы?

-сколько лет собаке?

-какие у неё есть хорошие поводки?

(Укытучы укучылар җавабын тыңлый) 5.Төркемнәрдә эш. Диалог төзү:

Балалларга карточкалар таратыла. Карточкаларда бирем язылган:

1нче төркемгә этләр турында, ә икенче төркемгә песиләр турында диалог төзергә.

6. Бәяләү.

Дәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен көндәлеккә билгеләр кую.

V. Өй эше бирү.

Укытучы өчен максат: исемнең тартым категориясен ныгыту, үзләштерү.

Укучылар өчен максат: яңа структураны мөстәкыйль куллана, аера белү

7. Өй эше бирү

116 нчы бит,9 нчы күнегү.

Спроси у друга:

-есть ли у него собака;

-подаёт ли она лапу;

-играет ли она с ним.

8.Йомгаклау.

- Балалар, кем әйтә ала, без бүген нәрсә белдек?

-Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Сау булыгыз.






 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал