7


  • Учителю
  • Конспект урока татарского языка (для рус. Гр.) По теме 'Нишләргә ярый (ярамый. . .) Структуралы җөмләләр'

Конспект урока татарского языка (для рус. Гр.) По теме 'Нишләргә ярый (ярамый. . .) Структуралы җөмләләр'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Муниципальное бюджетное учреждение «Информационно-методический центр Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»

МБОУ «Красноярская основная общеобразовательная школа ЗМР РТ»

Муниципальный семинар заместителей директоров

по воспитательной работе и классных руководителей

«Экологическое воспитание школьников»

Урок татарского языка в 5классе

".... нишләргә кирәк (-ми,түгел), ярый (ярамый) структуралы җөмләләр"



Учитель: Низамеева Раушания Фаргатовна

д. Красный Яр, 2013



План-конспект урока татарского языка в 5 классе (рус.гр.)

5 сыйныф, татар теле дәресе.

Укытучы: Низамиева Р.Ф.

Аралашу темасы: Мин өйдә булышчы.

Дәрес Р.З.Хәйдәрова авторлыгы астында чыккан дәреслек буенча үткәрелә

Аралашу темасы буенча дәрес тәртибе - дәрес №2

Дәрес темасы: "Табигать ярдәм сорый.

.....нишләргә кирәк (-ми; түгел), ярый (ярамый) структуралы җөмләләр"

Дәрес тибы: ЛГКК

Дәрес максатлары:

- рус теленнән алынган белемнәренә таянып, нишләргә ярый (ярамый), нишләргә кирәк (-ми; түгел)структуралы җөмлә төрләре буенча укучыларның белем-күнекмәләрен үстерү ;

-рустелле укучыларның темага карата бәйләнешле сөйләмнәрен арттыруга эшне юнәлдерү;

-әйләнә-тирә мохит турында укучыларның күзаллауларын, белемнәрен киңәйтү, туган як табигатенә карата мәхәббәт тәрбияләү;

Җиһазлау: экология темасына карата рәсем-плакат, дәрес темасына презентация, табигатьне сурәтләүче рәсемнәр, татар теле дәфтәрләре, дәреслек-сүзлекләр, тактада тематик сүзлекчә

Дәрес барышы:

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

I а).Терәк белемнәрне актуальләштерү этабы

Ә) экспозиция этабы


1.Дәрес презентация белән аралашып алып барыла.

Слайд № 1-2. Укытучы сыйныф белән исәнләшә.

Слайд 3 - 4. Дежур укучы белән "Көзге табигать " темасына әңгәмә кора:



2.Өй эшен тикшерү:

А)Нинди эш бирелде?

Ә)өй эше тикшерелә (төзәтүләр кертелә, бәяләнә)

карточка буенча эш: чуртан балыгы, Идел елгасы, урман кошы сүзтезмәләре белән гади җөмләләр төзү. (әлеге сүзтезмәләр тактада алдан языла).

Cлайд № 5-6

3. Табигать турында Д/М/С

а)Укытучы укучылар белән әңгәмә кора. . Табигать турында әңгәмә.

-Табигать нәрсә ул? Табигать кешегә нәрсә бирә? Табигать ни өчен сакларга кирәк? Нинди эшләр башкару мөһим (важно выполнить)? Нишләргә ярамый?



Ә) Бу хакта сөйләшү (диалог) тыңлап карыйк әле. Диалог "....нишләргә?"



4 а) Балалар! Диалогта сакларга,утыртырга, чистартырга фиг-рен ишеттек. Әйтегез әле, алар нинди фигыль формасына карый?

ә) инфинитив - ул нинди фигыль формасы? Мисаллар китерегез.


1.Исәнләшү.

Дежур укучы укытучы белән " Көзге табигатьне саклау" темасына әңгәмәдә катнашу әңгәмәдә катнаша.

2. Өй эше башкарылган дәфтәрне ачалар:



А) Бирелгән сорауга җавап кайтарыла.

Карточка буенча бирем башкарырга.



Ә) тактада язылган чуртан балыгы, Идел елгасы, урман кошы сүзтезмәләре белән җөмләләр укыла.



Cлайд № 5-6

3.

а)Укытучы сорауларына җавап бирәләр

Ә) диалог «..нишләргә?"

-Исәнме, дустым!

-Сәлам! Хәлләрең ничек?

-Кәефем начар. Кичә әтием белән урманга бардым. Ә анда....

-Нәрсәләр күрдең?

-Бөтен җирдә чүп-чар, агачлар сынган,гөмбәләр тапталган.

-Нишләргә инде?

-Урманны сакларга , агач утыртырга, чүптән чистартырга кирәк.

4. а)Укытучы соравына җавап бирәләр: инфинитив.



ә) Инфинитив турында кагыйдә яңгырый. Мисаллар китерәләр.




II. Яңа грамматик тема буенча белем-күнекмәләр үстерү этабы.


Слайд №7

1.Дәреснең темасы, максаты игълан ителә. Дәфтәрегезне ачыгыз, бүгенге көннең числосын, дәреснең темасын языгыз.

".....нишләргә кирәк (-ми; түгел), ярый (ярамый) структуралы җөмләләр"



2. Слайд № 8. Инфинитив. Схема буенча кагыйдәне кабатлау.



Слайд 9 .Дәреслек буенча эш.

Күнегү өстендә эш.

  • 44 бит , 2 күнегү


1.Тыңлыйлар һәм дәфтәрдә көннең числосын, дәрес темасын язалар.



2. Слайд № 8. Инфинитив. Схема буенча кагыйдәне кабатлыйлар.



Слайд 9 .Дәреслек буенча эш.

Күнегүне башкаралар.

  • 44 бит , 2 күнегү

III. Белем-күнекмәләрне ныгыту этабы

Слайд 10. Тематик сүзлекчә.

Слайд11. Табигатьне ничек сакларга? ("Экология" темасына слайдлар 12-21)

Рәсемнәр буенча инфинитив фиг. формасын һәм ярый, ярамый, кирәк, кирәк түгел сүзләрен кулланып, җөмләләр төзегез. (телдән)

Слайд 10. Тематик сүзлекчә.

Слайд11. Табигатьне ничек сакларга? ("Экология" темасына слайдлар 12-21)

Рәсемнәр буенча ярый, ярамый. кирәк, кирәк түгел сүзләрен кулланып, җөмләләр төзиләр. (телдән)

IV. Йомгаклау этабы.

Слайд 22. Дәрес буенча йомгаклау әңгәмәсе, нәтиҗә ясау.



Табигатьтә ял итүчеләргә киңәш бирегез.Нишләргә кирәк,нишләргә ярамый структураларын кулланыгыз.

Дәрескә йомгак ясала. Укучыларга билгеләр куела.

Өй эше бирелә.



Слайд 23 : Өй эше.

44 бит 1 биремне кабатларга.

46 бит 5 к. язмача.

Слайд 24-25. Дәресне тәмамлау.




Слайд 22. Дәрес буенча йомгаклау әңгәмәсе, нәтиҗә ясауда катнашалар.

Табигатьтә ял итүчеләргә киңәш бирәләр. Нишләргә кирәк,нишләргә ярамый структураларын кулланалар.

Әңгәмәдә катнашалар.

Көндәлеккә өй эшен язалар.

Слайд 23 : Өй эше.

44 бит 1 биремне кабатларга.

46 бит 5 к. язмача.



Слайд 24-25. Дәресне тәмамлау.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал