7


  • Учителю
  • Мероприятие по творчеству Г.Тукая Слабое звено

Мероприятие по творчеству Г.Тукая Слабое звено

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Көчсез звено.

Бу темага дәрес 6 нчы Б,В,Г,Д сыныфларыннан командалар белән үткәрелә.Командага сәләтле укучыларны алу күздә тотыла.

Максат:1.Г.Тукай турындагы белемнәрне гомумиләштерү,ныгыту.

2.Татарча фикер йөртү сәләтен үстерү.Төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен булдыру.

3.Толерантлык хисе тәрбияләү.Г.Тукай белән горурлану хисе тудыру.

Җиһазлау:проектор,компьютер, презентация, Г.Тукайның шигырь китаплары.

Дәрес барышы:

I Кереш

Без ,сөекле шагыйребез Г.Тукай иҗатына шактый тирән күзәтү ясадык.Аның әсәрләренең чын мәгънәсендә халыкчан булуын ачыкладык.Ул үзе дә "Халык зур ул,моңлы ул ,шагыйрь ул",-дип язып калдырган.

Сүзне командаларга бирәбез.(Командалар бер-берсен сәламлиләр)

6Б Сокланыгыз,сакланыгыз

Без бит әзер көрәшкә

Зирәклектә сынатмабыз

Алдынгы без һәр эштә.

6В "Тамчылар"

Тамчылардан күл җыела

Белеп әйткән өлкәннәр

Бу уенда ярдәм булыр

Дәресләрдә белгәннәр.

Бүген без дә ярышабыз

Тапкырлыкта сынашабыз

Зирәклектә узышабыз

Җиңдермәскә тырышабыз.

Сез бездән сәламне алыгыз,

Гомергә яшь булып калыгыз.

Уенның кагыйдәләре.(Вакытны билгелү өчен ком сәгатен кулланырга була)Һәр команда вакыт башлану белән конвертны ача биремне укый һәм тиз генә аны башкарырга тырыша.

1 нче бирем.

Җөмләләрне дөрес тәртиптә әйтегез.("Башта сорау бирегез, аннан җавапны әйтегез ",-дип, диалог төзергә мөмкин.)

1) елда Г.Тукай авылында 1886 нчы туган Кушлавыч

2)Аны Шәрифә асрамага бирәләр әтисе үлгәч карчыкка

3)Җаек мәдрәсәсендә укый шәһәрендә "Мотыгыя"

4) 1907-1913 нче елларда яши иҗат Казанда итә

2 нче бирем."Мин -сиңа,син-миңа"

Сорауларга җавап уйлагыз.Командалар бер-берсенә сораулар бирәләр.

Ял вакыты.Г.Тукайның балачагы турында презентация куела.

3нче бирем. Диалогларда кирәкле репликаларны куеп сөйләп күрсәтегез.

А)-Дустым,әйт әле "Туган авыл","Туган тел" шигырьләрен кем язган?

-...

-Аның туган авылы Кырлаймы?

-.....

-Кушлавыч авылында Г.Тукай музее бармы?

-....

Б)-Дустым,әйт әле ,Г.Тукай балалар өчен нинди әкиятләр,шигырьләр язган?

-...

-Тукайның әсәрләренә музыка язылганмы?Алар нинди әсәрләр?

-....

-Былтыр "Шүрәле"поэмасының төп героемы?

-....

В)-Дустым,Г.Тукайның дуслары булганмы?Алар кемнәр?

-....

-Г.Тукай нинди шәһәрләрдә сәяхәттә булган?

--...

Г)-Дустым ,Г.Тукайны Уральск шәһәренә кем ала?

-....

-Г.Тукайның нинди псевдонимнары булган?

-...

Ә хәзер сез Прусакова Диана башкаруында "Безнең гаилә"шигырен ишетерсез.

4 нче бирем ."Г.Тукай турында кызыклы факт беләм"

"Халык зур ул,көчле ул,моңлы ул,әдип ул,шагыйрь ул" дигән сүзләрне "Шәрыкъ»клубында әйтә.Г.Тукай 1910 нчы елда халык иҗаты буенча лекцияләр укый.

Г.Тукайның дингә багышланган шигырьләре бар.Алар "Ана догасы","Таян Аллага","Туган тел".

Г.Тукай "Мәктәптә милли әдәбият дәресләре" дип аталган җыентык чыгара.Ул 1911нче елда дөнья күргән һәа аннан соң да кабат бастырылган.

Г.Тукайның мәхәббәте Зәйтүнә аңа хат яза,ә Тукай җавап бирми.Ул яратуны кызгану дип кабул итә.Зәйтүнәне башка кешегә кияүгә бирәләр.

Язучы Гаяз Исхакый Тукай үлеменнән соң мәкалә яза.Ул анда "Г.Тукай -татар милләте өчен Ходай тарафыннан иңдерелгән алмаз иде",-дип яза.

5 бирем .Кросворд чишү.

Мероприятие по творчеству Г.Тукая Слабое звено

Горизанталь буенча:

1.Касы айда Г.Тукайныь туган көне? (апрель)

3. Уральск шәһәрендә Г.Тукай укыган мәдрәсәнең исеме. (мотыйгия)

5.1907 нче елда нинди шәһәрдә яши. (казан)

6. 26нчы апрельдә аның туган көне. (габдулла)

Вертикаль буенча:

2.Сәгъди абзый кайсы авылга Тукайны тәрбиягә ала? (кырлай)

4.Нәрсә турында Г.Тукай : "Яктылыкка,нурга илтә",- дип әйтә? (театр)

Шул арада болельщикларга биремнәр бирелә.

Җөмләләрне дөрес итеп дәвам итегез.

!)Г.Тукай 1886нчы елда ...

2)Кырлайда ...

3)1895 нче елда ...

4)1905 нче елда..

5)1907 нче елда ...

6)1911-1912 нче елларда .....

Игътибар белән тыңлагыз.Бу кайсы әсәрдән өзек?

1.И туган тел,и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле....("Туган тел")

2.Җәй көне эссе һавада мин суда коенам,йөзәм..(Су анасы")

3.Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә...("Эшкә өндәү")

4.Җир яшәрмәс,гөл ачылмас-төшми яңгыр тамчысы...("Мәхәббәт")

Театр турында аудирование. Г.Тукай театр турында нәрсә ди?

Җаваплар:

А)"Туган тел","Туган авыл" шигырләрен Г.Тукай язган.Кырлай аның туган авылы түгел.Туган авылы Кушлавыч.Кушлавычта Тукаевлар музей-йорты бар.

Б)Үзе исән чакта дөнья күргән Г.Тукайның 34 китабының 16сы турыдан-туры балаларга багышлана("Юаныч"(1908),"Энҗе бөртекләре"(1909)

"Балалар күңеле"(1910)һ.б.Г.Тукай 400 шигырь, 350 хикәя шуларның яртысы диярлек мәсәлләр(Крыловтан тәрҗемә),9 поэма.

Метапредмет бәйләнеше.Г.Тукайның 100дән артык әсәренә музыка язылган.Җ.Фәйзи"Бәйрәм бүген",А.Монасыйпов "Тукай аһәңнәре","Туган авылым" вокаль-симфоник цикл. Р.Яхин "Шагыйрь","Мәхәббәт" шигырләренә музыка.Тукай әсәрләренә язылган музыкаль әсәрләр:Фәрит Яруллинның "Шүрәле"балеты,Әнвәр Бакировның" "Су анасы"әсәренә "Алтын тарак" балеты,Р.Гобәйдуллинның "Кисекбаш" балеты,М.Шәмсетдинованың "Кәҗә белән сарык" дип исемләнгән мюзикл.Үзе дә халык көйләрен яраткан.10 яшендә үк 28 җырны үз эченә алган җыентык төзегән була.Алар арасында башкорт халык көйләре дә бар.

Г.Тукайны Ф.И.Шаляпин белгән аның турында"Как Аллаха ни хвали, он выше всех похвал. И благодать он даровал,и подать даровал.

Дирижер А.Эйхен сказал:»Если бы Тукай изучил музыку из него вышел бы прекрасный композитор .Он страстный поклонник музыки».

В)Тукайның дуслары:Фатих Әмирхан,беренче татар большевигы Хөсәен Ямашев. Гәлиәсгар Камал белән бергә"Яшен" газетасын чыгаралар,Әстерханнан Сәгыйт Рәмиев.Гофур Коләхмәтов белән 1908нче елда "Әл-ислах"ны чыгарганнар.Театр артистларыннан Г.Кариев,Сәхипҗамал Гыйззәтуллина -Волжская.

Г.Тукай Түбән Новгородта 1908 нче елда була.Әстерханда 1911 нче елда Санкт-Петербургта 1912 нче елда,Троицк шәһәрендә 1912нче елда Петербургтан соң туктала.Уфада 1912 нче елда.

Г) Тукайның псевдонимнары:Г.Т,Шүрәле,Апуш,Дәрдмәнд.



































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал