7


  • Учителю
  • Татар теленнән дәрес- план конспекты Сәламәт булыгыз!(ссылка на видео урока:https://yadi.sk/i/WXuRS7QuxAsbY)

Татар теленнән дәрес- план конспекты Сәламәт булыгыз!(ссылка на видео урока:https://yadi.sk/i/WXuRS7QuxAsbY)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Дәрес-план конспекты 3 нче сыйныф (рус төркеме)

Тема: "Сәламәт булыгыз" бүлеген кабатлау дәресе.

(ссылка на видео урока: https://yadi.sk/i/WXuRS7QuxAsbY)

Максат: 1. Укучыларның "Сәламәт булыгыз" темасы буенча алган белемнәрен системалаштыру һәм гомумиләштерү; 2. Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү. 3) Яңа технологияләр кулланып телгә кызыксыну уяту. Активлык, үзара дуслык тәрбияләү.

Җиһазлау: проектор, интерактив такта, ноутбук, карточкалар, таратма материаллар.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.

-Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

Әйдәгез бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик.

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн сезгә!

Хәерле көн барыбызга да!

  • Сыйныфта бүген кем дежур? (Дежур укучы чыгышы.)

  1. Алган белемнәрне ныгыту, системага салу.

-Укучылар бүген без сезнең белән "Сәламәт булыгыз" бүлеген кабатларбыз. Бу бүлектә өйрәнгән яңа сүзләрне искә төшерербез, рәсемнәр буенча шул сүзләр белән җөмләләр төзербез. (1 нче слайд). Хәзер дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны, теманы язып куегыз. (Дөрес утыруга, матур язуга игътибар итү.)

1. Сүзлек диктанты язу. (2 нче слайд)

- Ә хәзер укучылар без сезнең белән сүзлек диктанты язарбыз. Экранда бер-бер артлы рәсемнәр чыгар, ә сез аларны сүз белән дәфтәрләрегезгә язып барырсыз. (3 нче слайд) (Сүзләрне язу: дару, даруханә, мәтрүшкә, кычыткан, гөлҗимеш, дару үләннәре, чыныгу, үлән)

Эшне тәмамлыйбыз. Хәзер дәфтәрләрегезне яныгызда утыручы иптәшегез белән алышыгыз әле. Сүзлек диктантын тикшереп алырбыз. Экранда дөрес җаваплар күрсәтелгән, игътибар белән тикшерегез,хаталарны төзәтегез. (4 нче слайд) (Дару үләннәренең файдасы турында әйтелә) (Үзбәяләү үткәрелә).

2. Төркемнәрдә эш.

- Хәзер без 3 төркемгә бүленербез. Һәр төркемгә дә бер конверт бирелә.Конверт гади түгел, эчендә бирем бар. Биремне алып укыйбыз. (Сүзләрне дөрес тәртипкә салып җөмлә төзергә кирәк) (5,6 нчы слайдлар) (Башкарылган эшне экраннан тикшерү, төркемнәрне бәяләү, нәтиҗә ясау.)

3. Ял итеп алу.

4. Вариантларда эш. (7 нче слайд)

- Хәзер башкарыласы эшебез рәсемнәр буенча җөмлә төзү булачак. Экранда 4 рәсем: шуның 2 рәсеменә 1 нче вариант, ә калган 2 рәсемгә 2 нче вариант җөмлә төзеп яза. ( Җөмләләрне уку, бәяләү, нәтиҗә ясау.)

4. "Югалган хәрефләр" уены. (8, 9 нчы слайдлар)

</<font face="Times New Roman, serif">- Без сезнең белән бер уен уйнап алырбыз. "Югалган хәрефләр" уены дип атала. Сүзләрдә сузык хәрефләр юкка чыккан. Ә безгә аларны урыннарына кайтарырга кирәк. Сез миңа булышасызмы?.. (Укучылар алдында сузык авазлар язылган карточкалар ята. Алар сүзгә туры килгән хәрефне күтәреп, дөрес итеп укып бирәләр, тәрҗемәсен дә әйтәләр. Һәр җавап укучылар тарафыннан "чәчкәләр" белән бәяләнә).

III. Йомгаклау.

IV. Өй эше бирү.











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал