7


Үткән заман хикәя фигыльләр

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Үткән заман хикәя фигыльләр.

Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату дәресе

Дәреснең максатлары:

Танып-белү максаты: үткән заман хикәя фигыльләр турында төшенчә бирү; аларны барлыкка китерергә, җөмләдә кулланырга өйрәтү;

Белемнәрне үстерү максаты: логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү;

Тәрбияви максат: тырышлык, эш сөючәнлек, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.



Материаллар һәм җиһазлау: татар теле, 4 кл. Гафурова Ф.А., презентация, компьютер, интерактив такта, слайдлар, "Домино" уены, карточкалар.



Дәреснең методы: укытучы сүзе, репродуктив, өлешчә эзләнүләр.

Дәреснең формасы: традицион

Дәреснең төре: яңа тема аңлату.

Дәреснең дәвамлыгы: 45 минут



Кыскача аннотация: Әлеге дәрестә татар теле буенча яңа мәгълүматләр туплау, үткән дәрес темасын эзлекле кабатлау күзәтелә. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү планлаштырыла.



Дәреснең планы.

I. Оештыру моменты. Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.

II. Актуальләштерү.

  1. Татар егете белән әңгәмә.

  2. Үткән дәрес темасын кабатлау.

III. Яңа тема.

  1. Үткән заман хикәя фигыль төшенчшсе белән таныштыру.

  2. Күнегүләр өстендә эш.

IV. Белемнәрне камилләштерү, тигезләү.

V. Йомгаклау.



Дәреснең конспекты.

I. ОЕШТЫРУ МОМЕНТЫ.

- Исәнмесез, укучылар! (укытучы) (1 слайд)

- Хәерле иртә.



II. АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ.

Ишек шакыйлар. Татар егете керә.

  • Саумысыз, балалар. Мин сезнең янга бик ерактан, Тел иленнән килдем. Безнең илдә төрле телләрне белгән бик күп малайлар һәм кызлар яши. Менә шуларның берсе мин. Беләсезме мин нинди телене яхшы беләм?

  • Татар телен бик яхшы беләм.

  • Беләсезме ни өчен мин аны яхшы беләм?

  • Менә минем бер капчыгым бар, шул капчыкка мин, тел буенча алган бөтен белемнәремне җыеп барам. Әмма бер көнне минем капчыгым тишелгән, андагы бөтен белмнәр дә төшеп калган. Инде хәзер нәрсә эшләргә инде миңа? Ничек ул белемнәрне кире җыярга?

  • Балалар, бәлки сез миңа ярдәм итерсез? Ярдәм итәсезме?

  • Ай, рәхмәт, бик акыллы балалар укый икән монда, кайда башка балалардан да ярдәм срап карыйм әле, мин сезгә кире кайтканда тагын керермен, сез миңа бөтен белгәннәрегезне түкми-чәчми сөйләп бирерсез.



Балалар, әйдәгез татар егетенә ярдәм итәбез, бүгенге дәрестә берникадәр белем алабыз да, түкми чәчми барысын да аңа сөйләп бирәбез. Ризасызмы?

Шулай булгач алга, белемгә юл алыйк.

Укучылар, 3 нче сыйныфта әле физкультура дәресе бара. Әйдәгез әле карап үтик, балалар дәрестә нәрсә эшлиләр икән.

Игътибар белән карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

  • Балалар дәрестә нәрсә эшлиләр?

  • (Видеоролик карау) (2 слайд)

  • Балалар дәрестә нәрсә эшлиләр? (укучыларның җавабы)





Тактада: Балалар чаңгы шуалар, йөгерәләр, гимнастика ясыйлар, уйныйлар. (3 слайд)





-Әйдәгез бу җөмләдән эшне, хәрәкәтне белдергән сүзләрне табабыз. ( 4 слайд)

-Эшне, хәрәкәтне белдергән сүзләр ничек атала?

- Фигыль нәрсәне белдерә?

- Нинди сорауларга җавап бирә?

- Тактадагы фигыльләр кайсы заманда?



- Балалар кем миңа уйна фигылен зат сан белән төрләндереп күрсәтә ала?

(Афарин, бик яхшы).



Балалар, дәрестә укытучы, нәрсә эшли? (карап тора, эш куша)

Эш кушканда без нинди фигыльләр кулланабыз? (боерык фигыльләр)

Боерык фигыльләр нәрсәне белдерә? (эш кушуны, боеруны, үтенүне)

Кем мисал китерә ала?



Ә хәзер игътибар белән алдагы рәсемнәргә карагыз. (Җиләк җыйганнар, гөмбә җыйганнар, агач утыртканнар, су кергәннәр)

  • Балалар бу эшләрне без бүген башкара алабызмы? Ни өчен?

  • Тактада кайчан эшләнгән эшләр сүрәтләнгән? (элек)

  • Димәк, бүген дәрестә без кайчан эшләнгән эшләр турында сөйләшәчәкбез?

Дөрес, без бүген дәрестә элек үтәлгән яки үтәлмәгән эшләр турында, дөресрәге үткән заман хикәя фигыльләр белән танышачакбыз, аларны барлыкка китерергә, җөмләдә кулланырга өйрәнәчәкбез.



Нәтиҗә: Схема буенча кабатлау.





III. ЯҢА ТЕМА.

Үткән заман хикәя фигыль сөйләүче сөйләгәнгә кадәр үтәлгән (яки үтәлмәгән) эшне белдерә:

Нишләде? Нишләгән? сорауларына җавап бирә. Мәсәлән: сөйләде, язды, көрәгән кискән.

Ә хәзер әйдәгез үзегез дә мисаллар китереп карагыз.



  • Балалар, тактадагы текстка карагыз.

Артур мәктәптән икедә кайтты. Башта табак-савытын юды, өй җыештырды, өй эшләрен эшләде, энесен балалар бакчасыннан алды. Соңыннан дуслары белән футболга барды.



  • Әйдәгез бергәләп укыйбыз.

  • Артур мәктәптән ничәдә кайткан?

  • Ул нинди эшләр эшләгән?

  • Артур нинди малай?

  • Балалар, кулларыгызны күтәрегез әле, кем мәктәптән кайткач әти-әнисенә булыша?

  • - Ни өчен әти-әниләргә булышырга кирәк?



Ә хәзер тексттан үткән заман хикәя фигыльләрне табыгыз.



Димәк үткән заман хикәя фигыльләр нәрсәне белдерә?



Тактадагы схемага игътибар итегез.

Үткән заман хикәя фигыльләр 2 зат боерык фигыльгә түбәндәге кушымчалар кушу ярдәмендә барлыкка килә.-ды,-де, -ты, -те, -ган, -гән, -кан, -кан кушымчалары ялгап ясала:



Үткән заман хикәя фигыльләрне дөрес итеп барлыкка китерү өчен шушы схемаха таянып эшләргә кирәк.



Исегездә калдырыгыз!

Сузык авазларга һәм яңгырау тартыкларга беткән 2 зат боерык фигыльләргә -ды, -де, -ган, -гән кушымчалары ялгана.

Саңгырау тартыкларга беткән 2 зат боерык фигыльләргә -ты, -те, -кан, -кән кушымчалары ялгана.





Хәзер дәфтәрләрне ачтык, бүгенге числоны языгыз, тактада язылган фигыльләрдән үткән заман хикәя фигыльләр барлыкка китерергә кирәк.





Димәк, үткән заман хикәя фигыльләрне ничек барлыкка китерәбез?



Ял минуты.





IV. БЕЛЕМНӘРНЕ ТИГЕЗЛӘҮ, НЫГЫТУ.

Тактадагы фотосүрәтләргә карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

-Алдагы дәрестә сез нәрсәләр эшләдегез? Җавапларны конкрет бирергә кирәк, Мәсәлән, Артур китап укыды.

(китап укыды, сөйләде, рәсем төшерде, тактада язды, гөлгә су сипте, такта сөртте)

Билгеләр кую.

V Өй эше ярминкәсе:

1.Үткән заман хикәя фигыльләр кергән 3 җөмлә язып килегез.

2."Мин яшәгән урам" исемле хикәя төзеп языгыз.

3.Кышкы каникулларны ничек үткәрдегез? ( укытучыга хат языгыз)



Йомгаклау. Билгеләр кую. Балалар, өйдә бүген алган белемнәрне тагы кабатлап килегез. Чөнки икенче дәрескә кем килә әле?





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал